Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
видеоурок (4 класс) на тему

Серягина Нурзия Сагитовна

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                       Татарстан Республикасы  Әлки  муниципаль  районы

“Хлебодаровка  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе”  муниципаль  белем  бирү йорты

                                   

                                                            Һөнәрләр

                           (4 нче сыйныфның  рус  төркемендә  татар  теле дәресе)

                                     II нче категорияле татар теле укытучысы

                             Серягина  Нурзия  Сәгыйть кызының дәрес  планы

               

                                        Тема:  Һөнәрләр.

Максат: 1) Укучыларны төрле һөнәр исемнәре белән таныштыру

                2) Һөнәр исемнәрен сөйләмдә активлаштыру. Милли – төбәк компонетлары        

                   кулланып,  

                     балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксанучанлыкларын, үстерү.

                3) Укучыларның әти-әниләренең хезмәтенә, башка хезмәт ияләренә хөрмәт

                    тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллованың 4 нче  сыйныф дәреслеге, дәфтәр, магнитафон, карточкалар, тест битләре, “тылсымлы тартма”.

                                                         Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

    - исәнләшү

    - дежур сүзе

    - өй эшен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

1. – Укучылар, сез хәзер  язмада шигырьләр  тыңларсыз. Безнең  бүгенге  дәресебез  нәрсә турында булыр  икән?  Нинди һөнәрләр  ишетерсез?  Игътибар  белән  тыңлап  утырыгыз.

Әткәм минем  тракторчы.

Әткәм эшен яратам.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәрбер тарафтан.      (Ф. Сафин)

Минем  әти-  йорт төзүче.

Ул сала яңа йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып яна утлар.                (Ә.Еники)

Минем  әнием – тегүче,

Үз эшен бик нык сөя:

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр  кия.         (Ф.Яруллин)

Ә менә минем апа

Конфет-прәннек сата.

Һәммәсе мактап китә.

Апамны хөрмәт итә.           (М.Садри)

Ә минем апам   һава

Фермада  сыер сава.

Беркөн барып  карадык,

Сыерларын санадык.           (М.Садри)

Дәү әтисе белән  Каюм

Көн дә  бара  урманга.

“Дәү әтисе  кем?”  дисезме,

... (умартачы)  ул анда        (Ә.Габиди)

(укучылар  шигырьләрдә әйтеп үтелгән  һөнәр исемнәрен әйтеп чыгалар)

III. Төп өлеше

1. Дәреслектәге  114  бит, 1 нче  күнегүдәге  сүзләрне  барыбыз  бергә  дөрес  итеп  әйтеп  чыгабыз.   Һөнәр – һөнәрләр, эш – эшләр,  оешма – оешмалар, завод – заводлар,  фирма- фирмалар.

2. Без бүген  һөнәр исемнәре  белән  танышырбыз.  Ә нәрсә соң ул һөнәр?

Ожеговның  аңлатмалы сүзлегендә  һөнәр сүзенең  аңлатмасы  шулай  язылган:

Профессия -  это у  людей  основной  род   занятий,  трудовой   деятельности.

Димәк,  һөнәр – ул кеше  хезмәте һәм  эшчәнлегенең  төп төре.  (Дәфтәргә язалар)

  Кайбер  һөнәр  исемнәре  тамыр  яки  ясалма  нигезгә  сүз  ясагыч  кушымчалар:  -чы,  -че,  -учы,    -үче кушымчалары ялганып  ясалалар.   (тактада рәсемнәр күрсәтелә)

3. – Ә хәзер, балалар,  тактага карагыз. Бу кем? (Анда берничә  ребус  күрсәтелә, балалар  чишәләр:  табиб,  сыер  савучы,  тәрбияче,  сатучы,  очучы)

4. –Балалар,  уйлап  карагыз  әле.  Аграномнар,  тракторчылар,  комбайнчылар  нишлиләр? (Алар икмәк  үстерә)

- Ә терлекче  нишли? (Терлекче  терлек  карый).

- Ә сыер  савучы  нишли?  (Ул  сыер  сава).

- Көтүче  нишли?  (Көтүче  көтү  көтә).

- Димәк,  авылда  кемнәр  яши?  (Балалар  санап,  әйтеп  китәләр).

- Укучылар,  уйлап  карагыз  әле.  Укытучы  авылда яши,  ә укытучы  шәһәрдә  яши  аламы?  (Әйе,  яши ала)

- Балалар,  шәһәрдә дә,  авылда  да тагы кемнәр  яши?  (сатучы,  тегүче,  табиб,  төзүче).

5. – Димәк, шул ук  кешеләр  авылда  да,  шәһәрдә  дә  яшиләр.  Хәзер карточкалар  белән  эшлибез.  Беренче  баганада  кем?,  икенче  баганада – кайда  эшли?  Соравына  җавап бирә  торган  сүзләр  язылган.  Кемнәр  дөрес  җөмләләр  төзеп  әйтә?

6. Физкультминутка.  “Миңлебай”  көенә.  (Магнитофон кабызыла)

Күрсәт  әле,  үскәнем

Ничек  сыер  савалар?

Менә шулай,  менә  шүлай

Шулай  сыер  савалар.  (ничек печән  чабалар,  ничек  машина  йөртәләр?)

7.  Мин  җөмләләр төзедем.  Әгәр  дөрес  булмаса   дөресләп  төзергә  кирәк.  (Балаларга ялгыш  язылган  җөмләләр   бирелә. Фигыльләр  өстәлгә  таратыла.  Укучылар  үзләренең  җөмләләренә  туры килүче  сүзләрне  эзләп табалар.)

Аш пешерүче пешерә.  Сатучы сата.  Табиб дәвалый.  Төзүче төзи.  Укытучы укыта.  Сыер савучы сыер сава. Тегүче  тегә.  Көтүче көтү көтә.  Умартачы бал  җыя. Рәссам  рәсам ясый.  Балыкчы  балык  тота.  Нефтьче нефть  чыгара.  Тәрбияче  балалар  тәрбияли.

Iv. Белем һәм  күнекмәләрне  ныгыту.

1) Тәрбияче  кайда   эшли?

А) төзелештә;

Б) фабрикада;

В) балалар  бакчасында.

2) Төзүче  нишли?

А) балалар  тәрбияли;

Б) күлмәкләр  тегә;

В) биналар  төзи.

3) Тегүчегә  нинди предметлар  кирәк?

А) кайчы,  энә,  җеп,  линейка;

Б) дәфтәр, ручка,  бетергеч;

В) градусник,  шприц,  мамык,  бинт.

2. “Лото”  уены.  Гаилә  елы  эмблемасы  ясала.  Икенче  ягына  төрле  һөнәр  ияләренә  кирәкле  предметлар  ясала.  “Бу предметлар  кемгә  кирәк?”  соравына  җавап  бирәләр.

3. Парлап  эшләү.

- нинди рәсем   килеп  чыкты?  (2008  ел – Гаилә  елы).

- Ә хәзер  парлап  эшлибез.  Бер-берегездән  сорагыз.  Әти-әниләрегез  кайда  эшлиләр?

Света  Алеся белән,  Алеша  Дима  белән,  Рәмис  Наташа  белән,  Регина  Галя  белән.

4. Ә сез  үзегез  үскәч  кем  булырга  телесиз?  Менә  минем   кулымда   тылсымлы  тартма.  Үзегезнең  теләкләрегезне  язып  салыгыз.  Мәктәпне   тәмамлагач,  сыйныф  җитәкчегез  белән  бергә  алып  укырсыз.  Хыялларыгыз  тормышка  ашармы  икән.

5. Безнең  Әлки  районына  слесарьлар,   балта  осталары,  терлекчеләр,  тракторчылар  кирәк һ.б авыл  хуҗалыгы  эшчеләре  кирәк. Тырышып эшләгән  кешене  зурлыйлар,  хөрмәтлиләр.  Безнең  районда  да  тырыш,  удган  кешеләр  бик  күп. Менә  шуларның  кайберләре: Степанова Светлана – Әлки  районының  алдынгы   сыер  савучысы,  Сагиров  Марс – Әлки  районының  аграномы.

v. Йомгаклау.

1.-балалар,  сез ничек  уйлыйсыз : һөнәрнең  кайсысы  кирәклерәк,  әйбәтрәк?  (балаларның җаваплары).

- Димәк, бөтен  эшләр  дә  кирәкле,  барысы  да  яхшы.

2. Үз эшеңә  бәя бир.

- Син бүген  нәрсәләр  белдең?

- Нәрсәләрне  истә  калдырырга кирәк   дип  уйлыйсыз?

- Син  үз  җавабыңнан канәгатьме

- Иптәшләреңнең  җавабы  ошадымы?

Vi. Өй эше.  Әти-әниләрегезнең  һөнәрләре  турында  хикәя  төзеп  килергә.

                                 

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес, 3 класс

Ялгызлык исемнәр, татар теленнән ачык дәрес , 3 класс...

1-3 класс өчен Татар теленнән ачык дәрес

Аз комплектлы мәктәптә эшләүчеләр өчен татар теленнән ачык дәрес планы. 1 нче класста Я,Ю,Е хэрефләренең дөрес язылышын ныгыту, 3 нче класста "Исем " темасын гомумиләштереп кабатлау....

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

2 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Рус төркемендә татар теле дәресенең технологик картасы...