квн "Ипи тәме тоз белән"
материал по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

квн "Ипи тәме тоз белән"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ipi_tme_toz_beln.kvn_.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

          Кайбыч муниципаль районы Р.Кәлимуллин                            

              исемендәге Борындык  урта мәктәбе

Ипи тәме тоз белән, өйнең яме кыз белән-

       8-11 класс кызлары өчен    КВН

                  Технология укытучысы: Мөхәммәтҗанова З.Р.

Ипи тәме тоз белән, өйнең яме кыз белән-КВН

Алып баручы жюри һәм уенда катнашучы укучылар белән таныштыра.

Командалар бер- берсен сәләмли.

1.нче конкурс. Капитаннар ярышы

Һәр капитанга да берәр текст укыла .

1 нче капитанга сорау.Бу әйбер 15 гасыр башында Париж эшчесе

тарафыннан уйлап табыла.Барлык яңалык шикелле,ул бик кыйммәт бәяләнә һәм үзен уйлап табучыга зур табыш – 3 миллион доллар акча китерә.( инә)

 2 нче капитанга сорау. Европада 16 гасырда киемнең бу өлеше мөһим булып саналган. Аны, үзенең физик кимчелеген яшерү максатыннан,бер испан кызы уйлап тапкан.Хәзер ул киемнең зарури бер өлеше булып санала (яка)

2 нче конкурс  “Прическа ясау”.

Һәр командадан икешәр кыз сорала.(Кызлар прическа ясыйлар.Ул прическага исем бирәләр, һәм бу прическа белән кая барып булганнарын әйтәләр.)

3 нче конкурс. Күп белүчеләр конкурсы.                                      

Һәр командага 5 әр сорауга җавап бирә.

1нче командага сораулар.

                                                                                     

  1. Камыр кулга ябышмасын өчен нишләргә кирәк?(Уч төбенә көнбагыш мае сөртергә);
  2. Кайсы тукыма иң югары темпиратурага бирешми?(җитен)
  3. Пешкәндә итнең төсе ни өчен үзгәрә ?(иттә многлобин була, пешкәндә ул таркала);
  4. Майга сеңгән тәмсез исне һәм төсне ничек бетерергә була?(бәрәнге телемнәре салып, сүлпәи утта 10 минут кайнатырга);
  5. Суган тураганда күздән яшь акмасын өчен нәрсә эшләргә?(пычакны салкын суда юып алырга)

2нче командага сораулар.

  1. Чистартканда балык кулдан шумасын өчен нишлиләр? (тоз сибәләр);
  2. Иске бәрәңгене пешергәндә,тәмлерәк булсын өчен, нәрсә өстәсәң яхшы?(шикәр комы);
  3. Витаминнар саклансын өчен яшелчәләрне ничек пешерергә?(кайнап  торган тозлы суга салырга);
  4. Киемнең үлчәмен ничек билгелиләр?(күкрәк әйләнәсен үлчәп);
  5. Сөт ташымасын өчен нишләргә?(кәстрүл кырыена көнбагыш мае сөртергә).

4 нче конкурс. Модельерлар конкурсы .

Конкурска кайчы, газета әзерләп кую зарур.

Һәр командадан ике кыз газетадан алъяпкыч иҗат итә

5 нче конкурс Үлчәм алу конкурсы

Конкурска үлчәм алу тасмасы,тасма әзерләнә

Һәр командадан ике кыз чыга итәк үлчәмен ала.

6 нче конкурс Иртәнге аш өчен өстәл әзерләү.

Һәр командадан бер кыз чыга . Иртәнге ашка өстәл әзерли.

7 нче конкурс Игътибарлыкны сынау конкурсы.

Һәр командага азык әзерләү рецепты бирелә.Командалар андагы ялгышны табарга тиешләр.

Командаларга сораулар бирелә.

  1. Кунакка соңга калган кешене көтәргәме ? (Көтәргә кирәк түгел)
  2. Кунак чакырганда нинди эшләр башкарырга? (Иң беренче чиратта өйдә чиста һәм пөхтә булырга тиеш)
  3. Өстәлгә нинди эскәтер ябарга?(Ак эскәтер өстенә полиэтелен пленка булырга тиеш)
  4. Бәйрәм өстәлен ничек бизәргә?(Анда чәчәкләр дә булырга тиеш)
  5. Кунаклар өстәл янына ничек утыра?(Хуҗа тәкъдиме белән)
  6. Хуҗаларга ничек киенергә?(Бәйрәмчә ,тыйнак итеп)
  7. Кунакка чакырусыз килергә мөмкинме?(Чакыру белән килү мәҗбүри,очраклы рәвештә туры килсәң,хуҗа кушканны үтәү зарур)
  8. Кунактан киткәндә ишекне кем ача?(Беренче булып кунак ача)
  9. Кунакларга җиңел аяк киеме тәкъдим итәргәме?(Юк,ул кунакның киемен бозып күрсәтә.Кунаклар аяк киеме турында үзләре кайгыртырга тиеш)
  10. Кунакка баргач, баскычтан менәргә туры килсә,алдан менә егетме, әллә кызмы ?(Менгәндә кыз, төшкәндәегет)

Йомгаклау.

 

Алып баручы. Кадерле һәм сөйкемле туташлар,уңган кызлар.Сез бүген үзегезне булдыклы, ягымлы, һөнәрле хуҗабикәләр итеп таныттыгыз. Бу сыйфатларыгыз,алган һөнәрләрегез тормышыгызда юлдаш булсын.Ә хәзер сүзне җюрига бирик. Җиңүчеләр билгеләнә.