Сценария "Винегрет"
материал (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

Осенний праздник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vinegret.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Винегрет

( Монтаж – скетч)

Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Ике малай уйнап утыралар. Әби тавыш ишетелә.

Әби : Улым кая әле син.?

1 малай; И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.

2 малай: Ярый , бар ашап чык. Миндә киттем.

Әби керә. Кулында винегрет.

Әби: Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыета, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.

Малай: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм. ( болгатып карый, борчак таба) ә-ә менә нинди зур витамин (каба) Тфү, тфү ,борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

Әби : Ах, киребеткән малай. Витамины күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз  витамины бар. А,В, С, Д, Р, К витаминнары була. Ашамлыкны улым рәнҗетергә ярамый. Ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере,  барысы да витамин инде. (китә)

Малай: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган- фу исе, ашамыйм. (сикергәләп йөри)

Әби-әби винегретта

Бик күп , дидең, витамин

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк, бит аның

Әби керә.

Әби:Кара син ,бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеген дә калдырмыйча, ашап бетергән бул, ишеттеңме?

Малай: 

Аңладым әбием

Әби-әби винегретта

Бик күп , дидең, витамин

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк, бит аның

( Шигырьне кабатлый – кабатлый йоклап китә һәм төш күрә)

Музыка. Бии,бии яшелчәләр керә. Бию “Бии итек-читекләр”көенә башкарыла)

Борчак:

 Борчакларым бигрәк тәмле

Охшаган витаминга

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

Чөгендер:

 Чөгендерем бигрәк тәмле

Кан составын яхшырта

Глюкоза, витаминнар

Бар минем составымда

Кишер:

Витамины күп булмаса

Ашар идеме, куян

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч каян?

Кәбестә:

 Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре

Кәбестәне әрәм итмә

Алтын кебек бөртеге.

Бәрәңге :

 Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле

Апельсиныкыннан да күп

Витаминнар күләме

Суган:

Исем тәмсез булса да

Сугандай дару кирәк

Салкын тисә, тизрәк

Суган ашарга кирәк.

Барысы бергә:

 Балаларга үсү өчен

Сәламәт булу кирәк

Безнең белән дус булсагыз

Үсәрсез сез тизрәк.

Витаминнар малай янына һәрберсе аерым килеп колагына пышылдап әйтәләр.

Кәбестә:

 Аша син кәбестә, кәбестә

Тәнеңә витамин с өстә.

Бәрәңге:

 Аша син бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.

Чөгендер:

Аша син чөгендер, чөгендер

Алмадан бердә ким түгелдер.

Кишер:

Аша син кишер дә киәер дә

Чирләми яшәрсең гомерә.

Суган:

Аша син суганны суганны.

Карамый исенә , тәменә.

Борчак:

Аша син борчакны, борчакны

Тәгәрәп китәрсең бер чакны

Малай йокысыннан уяна.

Малай: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чынннанда витаминнар бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара , кара чынннан да тәмле икән.

Әби керә.

Әби: Менә улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме? әллә берәрсе булыштымы?

Малай: Әйе, әбием фәрештәләр булышты

Әби: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла боерса.

Көзге уңыш бәйрәме