4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.
методическая разработка (4 класс) по теме

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zur_uzysh_4kl..doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республкасы Апас муниципаль районы

Апас урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе.

Тема: 4 нче сыйныф укучылары арасында, сүз төркемнәре темасын йомгаклаганда,   “Зур узыш” бәйгесе.

Дәресне әзерләде һәм үткәрде: башлангыч сыйныфлар

укытучысы Салаватуллина Гөлшат Шәрәф кызы.

Апас, 2012 нче ел.

   

    Тема.  «Зур узыш» бәйгесе. (“Большие гонки”).

     Максат.  Укучыларның татар теленнән сүз төркемнәре, кышкы уеннар турында алган  белемнәрен гомумиләштерү, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлек, игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

   Тип: уен элементлары белән гомумиләштерү.

   Метод: укытучы һәм укучы сүзе, иңади эш, сорауларга җавап бирү, төркемнәрдә эш, күрсәтмәлелек.

   Җиһазлау: ноутбук, презентацияләр, проектор,экран, тестлар.

Уен барышы.

     Класс ике командага бүленә. Уенны укытучы алып бара. Баллар тактага язып барыла.

    Иң беренче командадагы һәр бала үзе белән таныштыра.

1 нче этап. “ Кем  өлгер?”.

       Укытучы татарча җөмләләр әйтә, укучылар русчага тәрҗемә итә. Җавапны кайсы команда тизрәк һәм дөрес әйтә балл шул командага куела.

         1.Алсу китап укый. (Алсу читает книгу.)

          2.Менә салкын кыш җитте. (Вот наступила холодная зима.)

          3.Урамда кар ява. (На улице идёт снег.)

          4.Җир ак кар белән капланды. (Земля покрылась белым снегом.)

          5.Без Яңа елны каршыладык. (Мы встречали Новый год.)

          6.Кыш бабай безгә бүләкләр алып килде. (Дед мороз принёс нам подарки.)

          7.Бәйрәмдә балалар, җырлар җырладылар, биеделәр.На празднике дети пели песни, танцевали.)

         8.Кыш көне салкын. (Зимой холодно.)

         9.Марат мәктәпкә бармады, чөнки ул авырый. (Марат не ходил в школу, потому что он болеет.)

         10.Сез кайда яшисез? (Вы где живёте?)

2 нче этап. “Парын тап”.

      Ике командага аерым  - аерым экранда бер якта рәсемнәр, икенче якта сүзләр күрсәтелә. Өстән аска таба рәсемнәргә туры килгән сүзләрне әйтеп барырга. (1 нче слайд һәм 2 нче слайд.)

3 нче этап. “Кем тапкыр?”.

      Рәсемдәге предметларның исемнәренә туры китереп сыйфатлар өстәп әйтергә. (3 нче һәм 4 нче слайдлар.) (1 нче командага - куян, алма,  күлмәк, чәчәк, курчак, кыяр. 2 нче командага – фил, лимон, бүрек, җиләк, китап, әтәч)

4 нче этап. “Артык сүзне тап”.

(5 нче слайд.) Экрандагы сүзләрне укыйлар, артык сүзне әйтәләр. Ни өчен артык? – фикерләр тыңлана.(1 балл)

Чыпчык                                                                  каен

      Песнәк                                                                    чыршы

   Карга                                                                      имән

            Тукран                                                                     кырмыска

         Ромашка                                                               шомырт

   Аккош                                                                   усак

                               Торна                                                                    тал      

5 нче этап. “Җөмләне тәмамла”.

        Экранда тәмамланмаган җөмләләр берәм – берәм чыга бара, кайсы команда тизрәк әйтә, шуңа балл языла. (6 нчы слайд.)

       1.Мин Апаста ... .

        2.Безнең Республиканың исеме  ... .

        3.Татарстанда куе урманнар, киң кырлар ... .

       4.Татарстанда зур елгалар ... .

        5.Татарстанда төрле халыклар ... .

        6.Мин туган җиремне ... .

6 нчы этап. “Хаталы җөмләне тап”.

      Экранда җөмләләр чыга, хаталы җөмләне кайсы команда дөрес әйтә, шуңа 1 балл языла. (7 нче слайд.)

        1)Әти Мәскәүдән кайта.

       2)Мин сүзләрне тәрҗемә итттем.

       3)Ул ярата китап укырга.

        4)Хәзер без дүртенче сыйныфта укыйбыз.

7 нче этап. “Башваткыч”.

         Укытучы. Хәзер елның кайсы фасылы? (Кыш.) Кыш көне кешенең организмына витаминнар җитешми. Шуңа күрә күбрәк нәрсәләр ашарга кирәк? (Җиләк –җимеш, яшелчәләр.) Менә бу башваткычта яшелчә исемнәре язылган. Кайсы команда күбрәк яшелчә исемнәре таба, шул команда күбрәк балл ала. (3 минут.) (8 нче слайд.)

К

Ч

С

К

Ә

Б

Е

И

Ө

У

Г

А

Н

С

Ш

Г

К

Ы

Я

Р

Т

Е

Е

Н

Д

Е

Р

Ә

Р

Ш

А

Л

К

А

Н

 

(кишер, шалкан, чөгендер, кыяр, кәбестә, суган)

8 нче этап. “Кемнең җөмләсе  матур?”

       Экранда балаларның кышкы уеннарын сурәләгән  рәсемнәр  күрсәтелә. Балалар нишлиләр? дигән сорауга җөмләләр төзеп әйтергә. Һәр дөрес җөмләгә 1 балл. (9 нчы слайд.)  Йомгаклау. Балларны санау. Җиңүче команданы билгеләү. Вакыт калса тест эшләү.

Тест.

1.Хаталы язылган сүзне табарга.

 (Найди неправильно написанное слово.)

1) шәһәрләр                          2)урамлар                     3)куяннар

2.Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне табарга.

 (Найди слово, отвечающее на вопрос нәрсә?)

1) әни                                       2) язучы                         3) эт

3.Яңа сүзенең антонимын билгеләргә.

 (Подбери антоним к слову  яңа.)

1) яшь                                        2) иске                            3) кечкенә

4.Кайсы фигыль  киләчәк заманда  бирелгән?

 (Какой глагол в будущем времени?)

1) укыдым                                 2) җырлый                      3) язармын

5. Дөрес тәрҗемәне тап.

 (Найди правильный перевод.)      

Дәресләрдән соң без ял итәбез.

             1)До уроков мы отдыхаем.

            2)После уроков мы долго отдыхаем.

            3)После уроков мы отдыхаем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Уку дәресендә белем тикшерү

Уку дәресендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әзерләнгән материал....

2 нче сыйныфта әдәби укудан 2 нче чирекне йомгаклау тесты.

Тест Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналарның "Әдәби уку"  (2 сыйныф, 1 кисәк) дәреслегенә нигезләнеп төзелде. "Перспектив башлангыч мәктәп" һәм "Перспектива" концепцияләренә нигезләнә....

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Әйләнә-тирә дәресендә уеннар

Кече  яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша  алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә , аны...

Татар теле дәресендә уен технологиясе

Әлеге документта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен кызыклы уен төрләре күрсәтелде....

Татар теле дәресендә уен технологиясе (презентация)

Алдагы проект эшенә багышланган презентация...