Риторика. Рабочая программа. 2 класс
рабочая программа (2 класс) по теме

Риторика дәреслеге аша син матур итеп сөйләшергә, яшьтәшләрең белән аралашырга, үз фикереңне башкаларга төгәл итеп әйтә белергә өйрәнерсең , сүзнең тылсымлы көче турында аңларсың.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ritorika_esh_program..doc101.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программа М. Х. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова авторлар астында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басыла.

Риторика дәреслеге дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Казан “Мәгариф” .

Программа атнага бер сәгатьтән, елга 34 сәгать итеп төзелгән.

Риторика дәреслеге аша син матур итеп сөйләшергә, яшьтәшләрең белән аралашырга, үз фикереңне башкаларга төгәл итеп әйтә белергә өйрәнерсең , сүзнең тылсымлы көче турында аңларсың.

Дәресләрдә әдәплелек, үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерерсең, халкыбыз хәзинәсе: бишек җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, санамышлары, тизәйткечләре белән танышырсыз.

Мәктәптә риторика курсын укыту, нигездә, гамәли фәннәрдән санала. Әгәр дә без сөйләүчене нәтиҗәле, ышандырырлык, юатырлык, тынычландырырлык яки нинди дә булса гамәл белән җәлеп итәрлек дәрәҗәдә аралашырга өйрәтергә телибез икән, балалар риторика дәресендә үзләре күбрәк сөйләшергә һәм язарга тиешләр. Дәреснең зур өлеше гамәли эшкә бирелә:

  1. телдән һәм язма текстларны риторик анализлауга;
  2. риторик мәсьәләләргә;
  3. риторик уеннарга.

Тәкъдим ителгән риторик мәсьәләләрдә тормыш ситуацияләре тасвирлап бирелгән, аларга төрле баланың карашы да төрлечә булырга мөмкин.

Риторик уеннар, риторик мәсьәләләрдән аермалы буларак, ярыш элементын да эченә ала һәм җиңүчене ачыклауны таләп итә: кем (кайсы команда) күңеллерәк. Мәзәгрәк, көлкелерәк сөйләр, тизәйткеч әйтер, сынамыш уйлап чыгарыр һ.б. Сөйләм һәм сүз урыннарыннан аермалы буларак, риторик уеннар риторика программасы материалына корылалар һәм шул фәннең максатына туры киләләр. Шуңа күрә җиңүчене ачыклаганда риторик максаттан чыгып бәяләргә, ситуацияне дөрес тасвирларга, җиңүнең бәяләү критерийларын төгәл күрсәтергә кирәк.

Риторика фәне мәктәпнең укыту планына кермәгән очракта, аны татар теле (уку) сәгатьләренең сөләм үстерү өчен куелган вакытта, класстан тыш уку дәресләрендә яки факультатив итеп укытырга мөмкин.

Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру. Кыскасы, физкульминут этабы күңелле һәм файдалы үтәргә тиеш.

Бурычлар:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү;

- сөйләм жанрлары турында төшенчәләр туплау;

- авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;

- хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү;

- хисләр сферасын әхлакый , рухи матурлык тойгылары белән баету;

- әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Үзләштерелергә тиешле махсус белем күнекмәләре

Дәрес төре

Тикшерү төре

Белемнәрне активлаштыру

       Дата  

Искәрмә

ләр

план

факт

1

Риторика-матур сөйләү, ораторлык сәнгате турындагы фән.

1

Сөйләмнең аралашу чарасы булуын аңлату, балаларны дөрес сөйләргә өйрәтү. Сүз куәтен, сөйләм матурлыгын ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Сөйләмнең кешеләргә генә хас булуын аңлату. Укучыларны төрле ситуациягә куеп, хайваннар, кошлар, үсемлекләрнең аралашу чарасын ачыклау.

Кабатлау дәресе

2

Тыңларга өйрәнәбез.

1

Сөйләмнең кеше тормышындагы ролен ачыклау. Ялгызлык – авыр хәсрәт. Кеше аралашып яшәргә тиеш, дигән фикерне үзләштерү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Мәкальдәге сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау. Сөйләмнең кеше тормышындагы ролен күзәтү. Зур шалкан әкиятен күмәк уйнау.

3

Әдәплеләр иленә сәяхәт.

1

Тәрбияле кеше сөйләме турында уйланырга этәрү. Туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Магнитофон язмасында кошлар тавышын тыңлау. Табигатьтәге тереклекне үзара аралашу мөмкинлеген укучыларга сак кына аңлатырга, табигатьне җимермичә генә кабул итәргә күнектерергә.

Яңа белем үзләштерү дәресе

4

Тылсымлы сүзләр.

1

Укучыларны бер-берләре, өлкәннәр белән дөрес аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. Очрашканда, саубуллашканда бер-береңә әйтелә торган сүзләр турында мәгълүмат бирү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Яхшы сүз белән каракны, ялганчыны да дөрес юлга бастырып булганлыгына инану. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

Кабатлау дәресе

Иҗади эш

Ярышлар,  таптыру,үгет-нәсыйхәтне үзләреннән таптыру,рәсемнәр,шигырьэчтәлегеннән файдаланып иҗади эш башкару,хикәяне дәвам итү,үз сүзләре б-н язу,мөст.анализ ясау,укучы уе(мөст.эш),ИКТ.

5

Үтенеч сүзләре.

1

Сөйләм әдәбенә өйрәтү, диалог һәм монолог сөйләменә төшендерү. Мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Туган көн бәйрәмендә уйнала торган уеннар уйнау.

6

Әдәпле сүзләр.

1

Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өндәү. Саксызлык күрсәткәндә гафу үтенә белү. Сөйләмне яңа сүзләр белән баету.

Гафу үтенү сүзләрен тиешле урыннарда куллана белү. Шигырь ятлау.

Яңа белем үзләштерү дәресе

7

Сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

1

Үтенеч сүзләрен нинди вакытта кулланырга кирәген аңлату. Аралашу культурасын үстерү. Эстетик тәрбия бирү.

Үтенеч сүзләрен кертеп берәр җөмлә төзү. Шәүкәт Галиевның “Шәвәли нәрсә дияр?” шигырен анализлау.

Иҗади эш

8

Сөйләм тизлеге.

1

Сөйләшкәндә без белергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру. Дөрес сөйләшергә өйрәнүне дәвам итү.

Ситуацияләрне уйнап карау һәм анализ ясау. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә. Уен уйнау. Халык әйтемнәре, күрсәтмәләре, киңәшләре.

Яңа белем үзләштерү дәресе

9

Сөйләм көе, тавыш төсмере.

1

Укучыларны әдәпле, ягымлы сүзләрне урынлы кулланырга өйрәтү һәм күнектерү. Сөйләм әдәбе. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Өйрәнгән мәкальләрне кабатлау. Рәсем буенча көндәлек режим турында сөйләшү. “Әдәпле качыш” уенын уйнау. “Иң зур кеше” шигырен уку.

10

Әңгәмә кора беләсеңме?

1

Балаларны урамда әдәпле итеп йөри, сөйләшә белергә өйрәтүне дәвам итү. Халык әйтемнәре белән таныштыру.

“Гномнар урамда” дигән хикәяне уку, эчтәлек буенча әңгәмә. Ситуацияләргә анализ. Лото уенын уйнау.

11

Диологик һәм монологик сөйләм.

1

Укучыларны төрле ситуацияләрдә бер-берең белән аралашканда кулланыла торган сүзләр белән таныштыруны дәвам иттерү һәм аларны файдаланырга өйрәтү. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

Шәүкәт Галиевның “Хәерле юл” шигырен укып анализлау. Материалны ныгыту күнегүләре. Төрле ситуацияләргә анализ ясау. “Ярый, ярамый” уенын уйнау.

Яңа белем үзләштерү дәресе

12

Шрифт һәм аның әһәмияте.

1

Укучыларны сөйләм төрләре, аларның охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру. Сәнгатьле сөйләү кунегүләре өйрәнү.Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

Телдән һәм язма сөйләм турында мәгълүмат бирү. Хәрефләр, алфавит турында әйтү, укучылар белән хәрефләрне язу. Рәсемнәр күрсәтеп, аралашу формаларын ачыклау. Табышмакларга җаваплар табу.

13

Текстларның төрлелеге.

1

Укучыларны сөйләмдәге мимика, кул хәрәкәтләре белән таныштыру. Укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып аралашырга өйрәтү. Эстетик тәрбия бирү.

“Тавыштан таныйсыңмы?” уенын уйнау. “Чеби” әкияте өстендә эш. Рәсем-схема өстендә эш. “Борынны урынына урнаштыр” уенын уйнау.

Кабатлау дәресе

14

Сүрәтләү турында төшенчә.

1

Укучыларны тавыш төсмере (тембр) төшенчәсе белән таныштыру, дөрес, ачык сөйләргә өйрәтү. Сәнгатьле сөйләм серләренә төшендерү. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

“Паравоз” уенын оештыру. Җәйге урманны күзәтү. “Хайваннар авазы” дигән җырлы уен оештыру. Рәсемнәр буенча дөрес авазлар кулланып сөйләргә өйрәнү.

Яңа белем үзләштерү дәресе

15

Чагыштшрып сүрәтләү.

1

Укучыларны сөйләмнең төп үзенчәлекләреннән берсе булган тавыш көче белән таныштыру. Бишек җырлары турында төшенчә бирү. Сәнгатьле сөйләм аша матурлык хисе тәрбияләү.

Бер шигырьне төрле тавыш көче белән уку. “Су анасы” әкиятен тыңлау. Магнитофон язмасында җыр тыңлау һәм тавыш көчен билгеләү.

16

Чагыштыру.

1

Укучыларны телефоннан дөрес сөйләшә белергә өйрәтү. Төрле ситуацияләрдә сөйләм төзи белергә өйрәнү. Фикерләү сәләтен үстерү, тыйнаклык тәрбияләү.

Телефон аша аралашу. Укытучы сөйләме. “Ватык телефон” уенын уйнау. Төрле ситуацияләрдә Телефон аша аңлашу.

17

Китап укырга өйрәнәбез.

2

Сөйләм турында өйрәнгәннәрне кабатлау. Баланың уңай характер сыйфатларын үстерү. Сәнгатьле сөйләү күнегүләре өйрәнү.

Табышмаклар тыңлау һәм аларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. Уен- бәйге үткәрү.

Кабатлау дәресе

18

Текст.

1

Балаларга текстның исеме турында төшенчә бирү, текстның эчтәлеге белән исеме арасындагы бәйләнешне ачыклау.

Укылган текст буенча әңгәмә. Текстка исем кую-текстның эчтәлеген кыскача билгеләү икәненә төшендерү.

Кабатлау дәресе

19

Текстның төп мәгънәсе.

1

Укучыларны текстның темасы төшенчәсе белән таныштыру. Текстның (рәсемнең) темасын ачыклый белергә өйрәтү.

Текстның темасы турында төшенчә бирү. “Ташбака белән куян” хикәясен уку, темасын ачыклау. “Ак куян” уены.

Үз сүзләре б-н сөйләү,тулысынча сөйләү,вакыйгаларга бүлү,бирем табышмакларны тутырып язу,була алмый торган вакыйгалар уйлап чыгару,Мөст. Эш,күз алдына китереп рәсем ясау.иҗади эш,ИКТ.

20

Текст төзелеше.

2

Балаларның текстта аңлашылмаган сүзләрне табарга өйрәтү, аларны аңлау өчен сүзлекләр белән эшләргә күнектерү.

Х. Халиковның “Витаминлы аш” хикәясен уку. Сүзлек эше. Аңлашылмаган сүзләрне табу, аларның мәгънәләрен ачыклау. “Сүзнең мәгънәсен уйлап тап” уены. Музыкаль тәнәфес.

21

Текстның планын төзү.

1

Укучыларны терәк сүзләр белән таныштыру. Терәк сүзләр буенча хикәя яки әкият төзү. Фикерләү сәләтен үстерү.

Терәк сүзләр төшенчәсен аңлату. “Бу нинди әкият” уены. “Артык сүзне тап” уены. Әкият буенча терәк сүзләрне табу. Терәк сүзе буенча әкиятнең исемен табу.

22

План буенча текстның эчтәлеген сөйләү.

2

Картина буенча хикәяли белергә күнектерү. Сөйләмне бозмыйча, матур, төзек җөмләләр белән сөйләргә гадәтләндерү.

“Балык тотканда” картинасы буенча эш. Сүзлек эше. Юмористик картина карау. “Балыкчы нәрсә уйлый?” темасына хикәя төзү. “Балык нәрсә уйлый” темасына бергәләп хикәя төзү.

Кабатлау дәресе

Хикәяләр укып, сөйләргә өйрәнү

23

Изложение язарга өйрәнәбез.

1

Укучыларны шигырьләр укырга, шигырьне аңлый белергә өйрәтү. Шагыйрьләрнең балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре белән таныштыру.

Табышмаклар җавабын табып, кроссворд чишү. Р. Миңнуллинның “Күңелләргә шигырь кирәк” шигырен уку. Шигырьләр эчтәлеге буенча әңгәмә. “Иң матур шигырь сөйләүче” ярышы.

Яңа белем үзләштерү дәресе

Иҗади эш

24

Үзлегеңнән хикәя төзү.

1

Укучыларның сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылыкны үстерү. Зиһен үткенлеген тәрбияләү.

“Корабль” дигән уен уйнау. Сүзлек уеннары. “Әйтеп бетер”уены. Мәкальләр искә төшерү. Шигъри табышмаклар чишү. “Киресен әйтешле” уены.

Сюжетны бер-берсенә бәйләп кыскартып сөйләү,персонажларны табу,авторны табу,Язма эш әсәрне өлешләргә бүлү күнегүләре,ИКТ.

25

Үзебез мәкалә язабыз.

2

Шигырь, җыр-бию, әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Балада туган телебезгә ихтирам һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Ана телебезгә булган мәхәббәтне җырлар, биюләр, уеннар аша белдерү. Бишек җырлары турында әңгәмә. Әкият тыңлау, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Иҗади эш

26

Дөньяда иң тынгысыз сүз.

1

Диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләргә төшенчә бирү, аларны әйтергә өйрәтү.

Дәреслектә бирелгән текстны рольләргә бүлеп уку. Әйтешләр өйрәнү. “Сезгә кем килде ?” дигән әйтешне бергәләп яттан өйрәнү. “Аптыратыйммы” уены.

27

Яңалыкны ничек белергә.

1

Балаларны санамышлар белән таныштыру. Санамышларның кайчан кулланылуын мисаллар өстендә аңлату, санамышлар өйрәнү. Сөйләм запасын баету, хәтер үстерү күнегүләре белән танышу.

Санамышлар турында укытучы сөйләве. Санамыш төрләре турында аңлатма бирү. Санамышларның әйтелү темплары. Санамышларның шигырьләр белән охшашлыгын ачыклау.

Кулланылган әдәбият:

1. М. Х. Хәсәнова,Г. М. Сафиуллина,М. Я.Гарифуллина 2 нче сыйныф өчен“Риторика” дәреслеге Казан “Мәгариф ”

2. К. М. Зарипова “Балалар риторикасы” дәресләре.

3. “Тәрбия хәзинәләре” китабы.

4. Хәсән Туфан “Агыла да болыт агыла”китабы.

5. С. Г. Вәгыйзов “Кызыклы грамматика” китабы.

6. Ягъфәров “Балалар фольклоры” китабы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по детской риторике 4 класс по программе Ладыженской Т.А.

Рабочая  программа  по  риторике для  4 класс  разработана в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования...

Рабочая программа по риторике 3 класс

Разработана  на основе  примерной  типовой  программы по риторике  в соответствии с требованиями Федерального компонента государственного стандарта общего образования ,на осно...

Пояснительная записка к рабочей программе по риторике 2 класс

Пояснительная записка составлена к рабочей программе по риторике 2 класс в соответствии ФГОС....

Рабочая программа класса по окружающему мирудля 2 УМК Школа России

Программа разработана на основе Федерального государ­ственного образовательного стандарта начального общего обра­зования, Концепции духовно-нравственного развития и воспи­тания личности гражданина Рос...

Рабочая программа !класс.Окружающий мир.УМК "Перспектива"

Рабочая программа.1 класс.УМК "Перспектива"...

Рабочие программы класс Школа России

В данном материале находятся рабочие программы, для 1 класса по УМК "Школа России". По математике, технологии, русскому языку (букварный и после букварные периоды), литературному чтению, окр...

Рабочая программа по внеурочной деятельности.Детская риторика.2 класс ( Т.А.Ладыженская, Н.В.Ладыженская «Детская риторика в рассказах и рисунках».)

Детская риторика34 часа, 1 час в неделюТ.А.Ладыженская, Н.В.Ладыженская«Детская риторика в рассказах и рисунках», 2 класс Рабочая программа по внеурочной деятельности (общеинтеллектуа...