"Исем" темасын ныгыту.
план-конспект урока (3 класс) по теме

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennn_dres_plany3_klass.doc884.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем темасын ныгыту.

Максат: 1) Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү һәм теманы

             ничек үзләштерүләрен тикшерү;

               2) Укучыларның иҗади һәм индивидуаль эшләү

             сәләтләрен үстерү;

                3) Туган якны һәм табигатьне ярату хисләре тәрбияләү.

Материал: А. Х. Нуриева «Татар теле» 3нче сыйныф өчен

               дәреслек, 80нче бит, С. Г. Вагыйзов «Кызыклы

               грамматика» 150нче бит, «1 – 4нче сыйныфлар өчен

               диктантлар җыентыгы» 35нче бит, «Татар теленнән

              тестлар» - «Мәгариф» 2005, №3

Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта, проектор, слайдлар,

              перфокарталар, индивидуаль карточкалар, тестлар.

Дәрес тибы: Ныгыту дәресе.

Дәрес барышы.

      1. Оештыру өлеше. Сәламләү.

    Укытучы: - Хәерле иртә, балалар!

    Укучылар: - Хәерле иртә һәммәбезгә дә,

                     Олыбызга да, кечебезгә дә!

     Укытучы: - Рәхмәт, балалар. Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз. Матур язу күнегүләрен эшлибез (тактада):

       Бе   Бе   Беб   Беб   Бееб    Бееб

       Беләге юан берне егар,

       Белеме юан меңне егар. (мәкаль)

      Укытучы: - Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

( укучылар аңлата)

      2. Төп өлеш.

      Укытучы: - Бүгенге дәрестә без кемнәрнең бик белемле булуларын белербез. Без сезнең белән нинди зур теманы тәмамладык әле? (исем)

      Укытучы: - Әйдәгез, исемнең кагыйдәсен искә төшереп китик. (укучылар кагыйдәне әйтә)

       Укытучы: - Димәк, исем кем? нәрсә? сорауларына җавап була дидек.

( слайд №1 «Исемнең сораулары») 

 

    - Тикшереп карыйк әле, кемнәр исемнәрне бик тиз һәм күп итеп табар икән. Рәсемгә карагыз. ( слайд №2 «Рәсем», рәсем буенча әңгәмә үткәрү)

   - Исемнәрне дәфтәрләргә язабыз. Ә кем игътибар итте – бу рәсемдә ничә кош ясалган? (9 кош)

      Укытучы: - Ә хәзер искә төшерик: исемнәр нинди саннарда килә? (берлек һәм күплек саннарда)

 

                    Слайд №3 «Исемнәрнең берлек һәм күплек саны»

-  Күплек сан кушымчалары ниндиләр әле?

( -лар, -ләр, -нар, -нәр)

      Укытучы: - Укучылар, без сезнең белән сүзлек диктанты язарбыз, сез исемнәрне күплек санга әйләндереп язарга тиеш буласыз. Күплек кушымчалары өстәгәндә игътибарлы булыгыз.

     Сүзлек диктанты: Авыл, агач, чәчәк, болыт, имән, болын, балыкчы, бишек, игенче, укытучы, суган, карлыган, дус, песнәк, сыбызгы, урман.

      Укытучы: - Эшләрне парларда тикшерәбез, дәфтәрләрне алышыгыз. Тик онытмагыз – иптәшегезнең хатасын карандаш белән генә төзәтәсе. (укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр)

      Укытучы: - Ялганган кушымчалардан чыгып, нинди нәтиҗә ясый аласыз? (калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганды) Кайсы сүзләр сезгә кыенлык тудырды? Ңи өчен? Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялганды)

      Укытучы: - Исем турында искә төшерүне дәвам итәбез: исемнәр нинди ике төркемгә бүленәләр? (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр)

                     Слайд №4 «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»

       Укытучы: - Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә? Алар ничек язылалар? (укучылар мисаллар китерәләр)

      Укытучы: - Карточкалар белән мөстәкыйль эшләп алырбыз:

I төркемнәргә – бирелгән исемнәрне ялгызлык һәм уртаклык формада куеп, җөмләләр төзеп язарга, ә II төркемнәргә - җәя эчендәге сүзләрне дөрес итеп, җөмләләрне күчереп язарга. (мөстәкыйль эшләү, берничә укучының эшен тикшерү)

       Укытучы: - Исем турында без тагын нәрсәләр өйрәндек? (исемнәр килешләр белән төрләнә) Әйе, татар телендә ничә килеш бар? Нинди килешләр?

                                        Слайд №5 «Килешләр»

       Укытучы: - Перфокарталарда эшләп, исемнәрне килешләр белән төрләндерүне ничек үзләштерүегезне тикшерербез.

                      Слайд №6 «Килешләр белән төрләндер»

    - Кем интерактив тактада эшли? (ике укучы тактада, калганнар дәфтәрләрдә эшли) Төрләндереп бетергән укучылар шул исемнәрне кертеп, җөмләләр уйлап язалар.

      Укытучы: - Эшләрне тикшерәбез. Килеш кушымчаларына карап, нинди нәтиҗә ясый алабыз. ( калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, ә нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганды)

       Укытучы: - Укучылар, бер табышмак әйтәм, нәрсә икән ул: соры тунын сала да, ак тунын кия кышка. (куян) Әйе, балалар, менә шул куян, бүген безнең дәрескә килгән. Әйдәгез, куян турында җырны аңа җырлап күрсәтик әле.

                                    Физкультминут.

                     Слайд №7 «Куян рәсеме һәм музыка» 

                   Укытучы: - Балалар, без сезнең белән урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәндек, җәнлекләргә дә тияргә ярамаганлыгын беләбез.

      Укытучы: - Ә хәзер, бер уен уйнап алыйк: к хәрефеннән башланган һәм к хәрефенә беткән исемнәр уйлап язарга кирәк. Кем яза? Калганнар уйлап утырыгыз әле: бу исемнәр эченә дә ниндидер исемнәр яшеренгән.

                                                 

                                       Слайд №8 « 5 исем»

      Укытучы: - Булдырдыгыз, балалар. Без сезнең белән исем турында өйрәгәннәрне искә төшердек. Алдагы бирем – исемнәрне үрнәк буенча язып тикшерергә: I төркем – Казаннан, балаларны;

                     II төркем – урманга, елганы.

                  Слайд № 9 «Үрнәк буенча язып тикшер»

         

     Укытучы: - Укучылар, алдагы бирем – «Исемнәрне табыгыз» дип атала. Юкка чыккан исемнәрне сез табып язарга тиеш буласыз.

Иҗади диктант: Айлы …, кояшлы …, тирән …, бөдрә …, хәйләкәр …, куркак …, усал …, кара …, сары …, зәңгәр ….

       Укытучы: - Безнең алда соңгы сынау – исем турында барлык белемнәрне искә төшереп, тест эшләп алу. (мөстәкыйль тест эшләү)

      Укытучы: - Ә хәзер бирегә карыйбыз һәм тестларны үзегез тикшереп, үз-үзегезгә билге куярсыз.

                      Слайд №10 «Тест «Исем»

   

  3. Нәтиҗә ясау.

       Укытучы: - Бу дәрестә без сезнең белән кайсы сүз төркемен кабатладык? Дәрестә барыгыз да бик актив эшләдегез. Мөстәкыйль эшләр һәм тестлар буенча билгеләр куярмын. Сез инде үзегез дә үз эшчәнлегегезне бәяләдегез.

     4. Өйгә эш: Тиздән нинди бәйрәм җитә? Яңа ел бәйрәменә әзерләнү  турында өйдә хикәя язып килергә. Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килде икән, шул турыда мәгълүмат эзләп карарсыз әле.  

     Дәресне йомгаклау.

 

 

 

                       

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту

математикадан 2 класслар өчен дәрес планы....

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла...

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....