Татар теленнән дәрес планы."Бертөрле ике тартыкның янәшә килүе" 2 сыйныф
план-конспект урока (2 класс) по теме

Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

План-конспект урока по татарскому языку помогает учителям.Так как по татарскому языку мало материалов.План-конспект написан по требованиям ФГОС.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema1.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе Максат:1.Укучыларның икеләтелгән тартык авазлы сүзләрне дөрес язарга, юлдан-юлга дөрес күчерергә өйрәтү.

                 2.Матур язу күнекмәләрен                                                                                                                                                                                                                                                                                               камилләштерү.

                  3.Логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

                    4.Туган телгә ихтирам ,кызыксынучанлык, дуслык,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,тикшерү,өлешчә эзләнү.

Технология:коммуникатив үстерелешле укыту,компьютер технологиясе

Планлаштырылган нәтиҗә:1.Бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне истә калдыру;

2.Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга дөрес күчерү.

Җиhазлау:таблицалар,индивидуаль-дифференциаль карточкалар,кроссворд,компьютерда слайдлар,ябалак,пингвин,күбәләк рәсемнәре.

Материал:Татар теле 2 сыйныф.И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова. “Кызыклы граммтика” С.Г.Вәгыйзов. “Мәгариф” журналлары.

Уку эшчәнлегенең универсаль уку гамәлләре

Дәрес этаплары

Универсаль уку гамәлләре булдыру

Оештыру өлеше

Уку эшчәнлеген булдыру

Төп өлеш.

1.Матур язу

Бирем буенча эшләгән эшне тикшерү

2.Актуальләштерү

Алынган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен белү.Традицион чыганаклардан информация эзләү.

3.Яңа материал өстендә эш

1.Сүзләрнең охшаш якларын табу өчен таблицаны анализлау.

2.Проблеманы чишәр өчен нәтиҗәле ысуллар табу.

3Проблемалы сорауга җавап эзләү.

4.Тыңлый белү,әңгәмәдә катнашу.

4.Өй эше

5.Йомгаклау

Теманың кирәклеген ачыклау

6.Рефлексия

Дәрестә укчының үзен ничек хис итүен ачыклау

                     

                             

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

Укучыларны дәрескә әзерләү

әерле иртә, балалар,дәресебезне башлыйбыз.

2.Төп өлеш

1.Матур язу

Дөрес итеп утырып

Язам җайлап матурлап

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Кк  Мм  Сс  Шш  Зз

2.Алган белемнәрне актуальләштерү

1)-Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк.Чөнки белемнәрне кабатлап торганда гына белем нык була.Сезгә биремнәрне пингвин алып килгән.(пингвинда инд. карточкалар.Карточкада я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы буенча эшләр. Шуны эшлиләр.)Бер-берегезнекен тикшерегез.

2) Уен “Күбәләкне үз чәчәгенә кундырырга”.Аңлатмалы сүзлектән бу  сүзләрнең дөреслеген тикшер.

3)”Сүзләр төзе” уены.

Таблицадагы сүзләрне төзү.

 Т                П              К                    Т        

         А                               Ү  

        У                                  А          

Т                  К              К                   К    

 Нинди тартыкка беткән?

-Саңгырау.

-Дөрес.

3.Яңа материал өстендә эш

-Хәзер балалар,менә бу таблицадагы сүзләргә күз салыгыз әле.Бу сүзләрнең язылышына игътибар итегез.Сез нәрсә әйтә аласыз?

эссе

илле

Саттар

касса

рәссам

рәттән

Габбас

ванна

    -Сүздә ике бертөрле хәреф рәттән язылган

-Нинди авазны белдерә алар?

-тартык

-Димәк,ике тартык янәшә килгән.

Физ-ка

 -Дәреслектәге 76 нчы күнегүне табыйк әле.Күнегүне кем аңлатып бирер икән? –

-Күнегүне укып чыгарга һәм бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне күчереп язарга.

-Аңлатмалы сүзлектән грипп сүзенең  мәгънәсен ачыклыйк әле.

-Бу сүзнең мәгънәсен, язылышын истә калдырыгыз.Грипп белән авырмас өчен ниләр эшләргә кирәк? Ничек уйлыйсыз?

-....

Мөстәкыйль эш дәфтәре буенча эш. 31 нче бирем (28 бит)

-Ә юлдан-юлга ничек күчерербез икән без бу сүзләрне?

-Иҗеккә бүлеп күчерәбез. Ләкин берсе бу якта кала, икенчесе икенче юлга күчә: хок-кей,пер-рон.

4.Алган белемнәрне ныгыту өстендә эш.

Хәзер менә бу таблицага кеше  исемнәре язарга кирәк

б

б

м

м

н

н

ш

ш

ф

ф

т

т

р

р

  -Ә хәзер мин сезнең яңа теманы ничек аңлаганыгызны тикшереп алыйм әле.Дәфтәргә 77 нче күнегүне эшлибез.

-Сезгә зирәк ябалак та табышмаклар алып килгән.

           

            Вокзал алдында поездга

            Утыра торган урын

             Ике  р белән языла

             Исеме аның ....(перрон)

             

              Тимер юлдан үтә ул

               Еракларга китә ул

                Сүз ахыры ике с

               Аның исеме ......(экспресс)

               

            Краннарны борасың

             Су тутырып куясың

             hәркем юына анда

         аның исеме........(ванна)

-Бик әйбәт,тырыштыгыз

-Ә үзегез нинди сүзләр беләсез?Сүзлектә нинди сүзләр очраттыгыз?

(Россия,класс,аккош,....)

3.Өй эше.

78 нче күнегү

4.Дәресне йомгаклау

-Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

5.Рефлексия

Сезнең кәефегез ничек булды?Теманы син аңлый алдыңмы?

Дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән дәрес планы. 2 сыйныф

"исемнәрнең  берлек һәм күплек саннары" темасына татар теленнән дәрес планы....

1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә эшләүче укытучылар өчен....

Татар теленнән тематик план (4 нче сыйныф ). Авторы : Җамалетдинова З.И.

Аңлатма язуыМилли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәд...

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Кушма сүзләр" 3 нче сыйныф

                                      Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән дәрес планы 3б сыйныф

Урок разработан для учеников 3 класса в соответствии с рабочей программой....