Использование новых инновационных технологий в развитии творчества учеников начальных классов
статья по теме

Камалиева Фирдания Адгамовна

                  В докладе описывается важность развития творчества учащихся. Подчеркивается необходимость использования инновационных технологий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_innovacionnye_tehnologii.docx14.91 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч класс укучыларының иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа инновацион технологияләрдән уңышлы файдалану.

               Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү,укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчачасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә.  Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгъ- лүмат чыганагы булып китап  һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган  сорауларга җавапны  интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында  кулланырга тиеш. Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып , искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Уку – укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү  бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа ак бур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә  бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Соңгы елларда  тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Шул ук вакытта уку – укыту системасына да. Компьтер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының  белем үзләштерүгә сәләте  төрлечә була. Кайбер укучыларның  ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була.  Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул аның алдында бер – бер артлы кадрлар булып чыга. Дәресләрдә урыны белән  тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булса, икенчедән, интернетта чыккан конкурсларда катнашу  өчен дә файдалы. Күп еллрдан бирле интернетта рус телендә  “Русский медвежонок”, “Кенгуру”, “КИТ” уеннары бара. Бу уеннарга укучылар бик теләп катнашалар. Дәресләрдә техник чаралардан – телевизор, DVD  куллану да дәрескә җанлылык кертә. Телевидениенең ТНВ каналында  “Мәдәният дөньясында» тапшыруында  язучы – шагыйрьләр турында күп сөйләнелә. Шушы өзекләрне видеога яздырып, кирәк вакытта дәресләрдә кулланырга мөмкин. Гомумән , фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка  кыю барырга гына кирәк. Йомгаклап  шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

               Укытучы:         Камалиева Фирдания


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Использование здоровьесберегающих технологий в практической деятельности учителя начальных классов"

В помощь учителю начальных классов для использования здоровьесберегающих технологий в своей работе....

Использование современных технологий для формирования модели выпускника начальных классов в учебно-познавательной компетенции

Презентация к докладу по теме "Использование современных технологий для формирования модели выпускника начальных классов в учебно-познавательной компетенции"...

Использование игровой технологии на уроках математики в начальных классах

Использование игровой технологии на уроках математики в начальных классах...

Система заданий для развития речи учеников начальных классов

Система заданий для развития речи учеников начальных классов...