рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе
календарно-тематическое планирование (2 класс) по теме

Усманова Гульназ Рифгатовна

 

Укыту – тематик планлаштыру

 

Предмет  Татар теле, уку

Сыйныф  2

Сәгать саны:

Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.

Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.

Администрация биргән контроль эшләр  2  сәгать

Планлаштыру    “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм уку укыту программасы 1- 4нче сыйныфлар ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” (Казан “Мәгариф” нәшрияты;  2009ел) буенча төзелде.

Дәреслек  Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова  “Татар теле һәм уку китабы” (ике кисәктән) ”Мәгариф” нәшрияты; 2009ел.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gotovyy_tatarskiy_i_uku._pechat.doc205.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан эш программалары (“Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм уку укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4нче сыйныфлар, төзүчеләре Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Ә.Г.Әхәтова; Казан,“Мәгариф” нәшрияты, 2009)  психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде. Программа стандартның  эчтәлеген детальләштерә һәм ача,укыту,тәрбия һәм укучылар үсешенең төп стратегиясен укыту предметы чаралары аша татар телен өйрәнүнең максатларына туры китереп билгели.

Татар теленең һәм укуның эш программасы бербөтен документ булып тора һәм үз эченә түбәндәге бүлекләрне ала: аңлатма язуы; укыту-тематик план; укыту курсы темаларының эчтәлеге;укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; укыту- методик тәэминат исемлеге.

1992нче елның 8нче июнендә кабул ителгән”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен һәм укуны дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.Билгеле булганча,белем бирүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә.Татарстан Республикасының мәгариф системасы алдына куйган төп бурычы –иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

Рус балаларына татар теле укыту максатлары күпкырлы,һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү,тәрбия,белем бирү.

        

Танып белү максаты

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга – кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен,традицияләрен белергә һәм аңларга,хөрмәт итәргә,әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топономикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән тора.Укыту процессында үстерү,тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - сыйфатлы белем бирүне оештыруның алшарты.

Башлангыч этапта балаларнң психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

-  фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу,индуктив, дедуктив фикерләү;

-  хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

-  аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-  ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбия максаты

        Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка,укыту процессын оештыру мөмкин түгел.Әлбәттә,укытучының шәхси сыйфатлары,укучы  белән махсус оештырылган мөгаләмәсе укыту- тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин тәрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Балаларның яшь үзенчәлегенә туры килгән,аларны кызыксындырган,мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек,беренчедән,укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры  коммуникатив  мотивация туу белән бәйле.

Белем бирү максаты

        Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре, филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау,тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәгә җитәргә тиешләр.Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

        

Укучының 2нче сыйныфны тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

  1. Сөйләшү, сөйләү:

- яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик – монологик сөйләм оештыру;

- үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге; әйләнә- тирә мохит турында,үзенең     мөнәсәбәтен белдереп,бәйләнешле сөйли белү;

2)  Ишетеп аңлау:

- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын , күрсәтмәләрен аңлау;

-әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү;

-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү,интонацияне аеру;

-адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау;

3)  Уку:

-әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку;

- аңлап, эчтән уку;

-укыганның эчтәлеген өлешчә  аңлап бару,сүзлекләр куллана белү;

4) Язма  сөйләм:

-программада күрсәтелгән лексик- грамматик материалны дөрес яза белү;

-дөрес күчереп яза белү;

-төрле бәйрәмнәргә котлау яза белү,бәйрәмгә чакыру язу;

-тексттан кирәкле информацияне аерып алып яза белү.

Укыту – тематик планлаштыру

Предмет  Татар теле, уку

Сыйныф  2

Сәгать саны:

Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.

Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.

Администрация биргән контроль эшләр  2  сәгать

Планлаштыру    “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм уку укыту программасы 1- 4нче сыйныфлар ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” (Казан “Мәгариф” нәшрияты;  2009ел) буенча төзелде.

Дәреслек  Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова  “Татар теле һәм уку китабы” (ике кисәктән) ”Мәгариф” нәшрияты; 2009ел.

 

ЭЧТӘЛЕГЕ

Сәгать саны

Контроль эшләр саны

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

1.

Яңа уку елы белән!

25с.

1с.

2.

Көз

15с.

1с.

3.

Көндәлек режим

12с.

1с.

4.

Мин чисталык яратам

20с.

1с.

5.

Безнең гаилә

16с.

1с.

1с.

6.

Кыш

20с.

2с.

7.

Яз

13с.

8.

Татарстан – туган ягым

20с.

1с.

1с.

10.

Җәй

14с.

1с.

1с.

Барлыгы

156с.

4с.

9с.

Тема

Дәрес саны

Үтәлеш

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Искәрмә

Программа

фактик

ЯҢА УКУ ЕЛЫ БЕЛӘН! (25 сәг.)

1,2

Кереш дәрес. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Итагатьле сүзләр.1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

2с.

Кабатл.

Төркем эше

3,4

Диалогик сөйләм телен үстерү.Кирәк, кирәкми сүзләрен кулланып диалоглар төзү. “Көн матур, күңелле” тексты өстендә эш.

2с.

Яңа матери-

ал

 өйрәнү

Төркемләп эшләү

5,6

Авазлар һәм хәрефләр.Тартык һәм сузык авазлар.Транскрипция.Рәсем буенча сорауларга җавап бирү.

2с.

Яңа матери- ал

 өйрәнү

Таблица белән эшләү

7,8

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары. –МЫ/-МЕ сорау кушымчалары.

2с.

Яңа матери-ал

өйрәнү

Дәреслек белән эшләү

9,10.11

Ее хәрефен белдерүче /ЙЫ/,/ЙЭ/,/Э/ авазлары. –МЫЙ/-МИ аффикслары алган хәзерге заман хикәя фигыльләр янында басым. “Без 2 сыйныфта укыйбыз” текстын уку.

3с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

12,13

Кем? Нәрсә? сораулары.  Татар теленә генә хас авазлар.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

14,15

Сингармонизм законы.

2с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

16,17

Кая?Кайда?сораулары.Кушымчаларның ялгану очраклары.”Б.Рәхмәтнең “Мәктәптә” шигырен уку.

2с.

Яңа матери-ал

өйрәнү

Таблица белән эшләү

18,19,20

Кайда? соравы. Сүзләргә -ДА/-ДӘ, -ТА/-ТӘ кушымчаларын дөрес ялгау.Бирелгән текстны ролҗләргә бүлеп уку.

3с.

Ныгыту

Таблица белән эшләү

21,22

Исемнәрнең1,2,3,затта берлектә тартым белән төрләнеше.

2с.

Яңа матери-ал

 өйрәнү

Таблица белән эшләү

23

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1с.

Яңа матери-ал

 өйрәнү

Таблица белән эшләү

24,25

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Исемнең күплек саны.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2с.

Ныгыту

Таблица белән эшләү

КӨЗ (15 сәгать)

26,27

О,Ө хәрефләренең язылышы. Нинди? соравы. “Көз җитте” тексты өстендә эшләү.

2с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

28,29

ӘЙЕ,ЮК конструкцияле җөмләләр.Капма-каршы мәгънәле сүзләр.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

30

Җөмләдә сүз тәртибе.

1с.

Яңа матери-ал

Индивиду-аль эш

31,32,33

Кая? Кайда? Кайдан?Нинди? сорауларына дөрес җавап бирү. Җәй һәм көз билгеләрен чагыштыру. Җиләк-җимеш атамаларын искә төшерү.

3с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

34

/КЪ/,/ГЪ/ авазлары.Шушы авазлар кергән сүзләрне дөрес язу өстендә эш.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

35,36

Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану. “Базарда” текстын уку.

2с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

37,38

Яшелчә,җиләк-җимеш атамаларын искә төшерү. Г.Гәрәеваның “Көз һәм балалар җыры” шигырен сәнгатҗле итеп уку.

2с.

Кабат-лау

Индивиду-аль эш

39,40,41

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сорауларга җавап бирү. “Сентябрьда алтын көз башлана” текстын уку, исем бирү. Көз турында хикәя төзеп сөйләү.

3с.

Ныгыту

Индивиду-аль эш

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ (12сәгать.)

42

Сүзнең тамыры,кушымчалары.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

43,44

Үткән заман хикәя фигыль.Рәсемнәр өстендә эшләү.

2с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

45,46

-ДЫ/-ДЕ,-ТЫ/-ТЕ кушымчаларының дөрес ялгану очраклары.Диалоглар белән эш.

2с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

47

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары. М.Җәлилнең “Сәгать” шигырен уку.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

48

Контроль эш.”Исем. Фигыль.”

1с.

Кон-троль дәрес

Мөстәкыйль  эш

49

Хаталар өстендә эш

1с.

Ныгыту

Индивиду-аль эш

50

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1с.

Яңа матери-ал

Таблица белән эшләү

51

11дән 20гә кадәр саннар.

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

52

Нишли? Нишләде? сорауларын чагыштырып өйрәнү.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

53

Сүзнең тамыры,кушымчалары.Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

МИН ЧИСТАЛЫК ЯРАТАМ, ( 20 сәгать)

54,55

Белән бәйлеге.Шәхси гигиена предметларының атамаларын искә төшерү. “Алсу бик пөхтә кыз” хикәясен уку.

2с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

56,57,58

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану. “Акыллы малай” хикәясен уку. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

3с.

Ныгыту

Таблица белән эшләү

59, 60

Кеше әгъзаларының атамаларын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

61,62

К//Г,П//Б чиратлашуы. Бер-береңә комплимент әйтергә өйрәнү.

2с.

Яңа матери-ал

63,64

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Табиб янында” темасына диалоглар төзеп сөйләү. Табиб һәм Марат диалогын рольләргә бүлеп уку, тәрҗемә итү.

2с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивиду-аль эш

65

20дән 100гә кадәр саннар. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

66. 67,68

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Балалар урамда уйныйлар...” текстын уку, тәрҗемә итү. Текстка исем бмрү.

3с.

Ныгыту

Таблица белән эшләү

69, 70, 71

Кемгә? Нәрсәгә? сораулары. –ГА/-ГӘ,-КА/-КӘ кушымчаларын дөрес ялгау.Телефоннан сөйләшүне уку аны дәвам итү. Төрле ситуаөияләргә диалаоглар төзеп сөйләү.

3с.

Яңа матери-ал

Таблица белән эшләү

72, 73

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Кая? Кайда? сораулары. Белән бәйлеген сөйләмдә куллану.

2с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ (16 сәгать)

74, 75

КЕМНЕ? НӘРСӘНЕ? сораулары. –НЫ/ -НЕ кушымчаларын дөрес ялгау. Гаилә әгъзаларын искә төшерү.

2с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

76

НЫ/ -НЕ кушымчалы исемнәрне сөйләмдә куллану.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

77

КЕМГӘ? НӘРСӘГӘ? КЕМНЕ? НӘРСӘНЕ? сорауларын кабатлау.

1с.

Ныгыту

Таблица белән эшләү

78, 79

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Ш.Маннурның “Яратам” шигырен уку. Ә.Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен сәнгатьле итеп уку.

2с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

80

Контроль эш.”Фигыль заманнары.Саннар.”

1с.

Кон-троль дәрес

Мөстәкыйль  эш

81

Хаталар өстендә эш.

1с.

Катнаш дәрес

Индивиду-аль эш

82, 83

Үткән заман хикәя фигыль,аның зат-сан белән төрләнеше. “Ял көне” текстын уку, тәрҗемә итү.

2с.

Катнаш дәрес

Таблица белән эшләү

84, 85

Ел фасыллары һәм атна көннәре.Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау. “Айдар бездә кунакта” текстын уку.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

86

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Кешегә гозереңне әйтә белү.

1с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивиду-аль эш

87

Татар халык ашларының атамаларын кабатлау. Җөмләдә сүз тәртибе.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

88

Үткән заман хикәя фигыленең барлык һәм юклык формаларының ясалышы.

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

89

Үткән заман хикәя фигыленең юклык формасы.Исемнәрне төшем килешендә куллану.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

КЫШ (20 сәгать)

90, 91

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Кышкы табигать, кыш айлары турында сөйләшү.Кышкы табигатьне сурәтләү. “Кыш килә” текстын уку, тәрҗемә итү.

2с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивиду-аль эш

92. 93

Кош исемнәрен искә төшерү.КЕМГӘ? НӘРСӘГӘ? сораулары. “Без кошларга булышабыз” тексты өстендә эшләү.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

94

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасын сөйләмдә куллану.

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

95, 96

НИНДИ? соравына җавап бирү. Яңа елга котлау открыткасы язарга өйрәнү. Кышкы бәйрәмнәр турында сөйләшү. Әңгәмә.

2с.

Катнаш дәрес

Индивиду-аль эш

97

НИЧӘ? НИЧӘНЧЕ? сораулары.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

98,

99,

100

/КЪ/, /К/, /ГЪ/, /Г/ авазлары. Үткән заман хикәя фигыльдән хәзерге заман хикәя фигыле ясау. “Чыршы бәйрәме” тексты өстендә эшләү. Кышкы уеннар. Яңа сүзләр өстендә эшләү.

3с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

101,

102

Исемнәрнең1,2,3нче затта берлектә тартым белән төрләнеше. “Каникулда” текстын уку, тәрҗемә итү.

2с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

103

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

104,

105

ЧӨНКИ теркәгечен сөйләмдә куллану. “Каникулда” текстының эчтәлеген сөйләү. “Тауда” текстын уку, тәрҗемә итү. Яңа сүзләр өстендә эшләү.

2с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

106, 107

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.ЧӨНКИ теркәгечен һәм капма – каршы мәгънәле сүзләрне кертеп диалоглар төзү. “Тауда” текстының эчтәлеген сөйләү.

2с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивиду-аль эш

108, 109

Үткәннәрне искә төшерү,ныгыту. Җәй, көз, кыш билгеләрен чагыштыру, алар турында сөйләү.

2с.

Белем-нәрне

тикшерү

Индивиду-аль эш

ЯЗ (13 сәгать)

110, 111

Исемнәрнең күплек саны. Борын авазына беткән исемнәргә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре.

2с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

112, 113, 114

Капма –каршы мәгънәле сүзләр, аларны сөйләмдә куллану. Ф.Кәримнең “ Яз җитә” шигырен уку. “Яз җитә” җырын җырларга өйрәнү.

3с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

115, 116, 117

Оо,Өө хәрефләренең 1нче иҗектә генә язылуы. “Яз” текстын уку, яз билгеләрен әйтү. Рәсемнәр ярдәмендә яз турында җөмләләр төзеп сөйләү.

3с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

118, 119

Бәйрәм белән котлап открытка язарга өйрәнү. Әниләрне, әбиләрне, апаларны 8нче март бәйрәме белән котлау.

2с.

Ныгыту

Индивиду-аль эш

120, 121, 122

Диалогик сөйләм телен үстерү. КАЯ?КАЙДА? КАЙДАН? сорауларын файдаланып диалоглар төзү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Яз турында хикәя төзеп сөйләү.

3с.

Ныгыту

Индивиду-аль эш

ТАТАРСТАН – ТУГАН ҖИРЕМ(20сәгать)

123

СЫЙФАТ+ИСЕМ сүзтезмәсе.НИНДИ? соравы.

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

124

КАЙДА? КАЙДАН? сораулары. “Туган ягым” тексты өстендә эшләү.

1с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

125, 126

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Ә.Рәшитовның “Кояшлы ил” шигырен уку, җырларга өйрәнү.

2с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

127

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1с.

Кабат-лау

Таблица белән эшләү

128, 129

Исемнәрнең иялек килеше сораулары КЕМНЕҢ? НӘРСӘНЕҢ? Татарстан картасы белән таныштыру. “Казан кунагы” тексты өстендә эш.

2с.

Яңа матери-ал

Таблица белән эшләү

130.

БУ КЕМНЕҢ ...? соравына җавап бирү. “Олег һәм әби” тексты белән эш.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

131, 132

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Казан шәһәре турында сөйләшү. КАЯ? КАЙДА? сораулары. “Юлда” тексты.

2с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивидуаль эш

133

Контроль эш. “Чөнки теркәгече.Антонимнар.Исемнәрнең иялек,юнәлеш,төшем килешләре.”

1с.

Кон-троль дәрес

Мөстәкыйль  эш

134

Хаталар өстендә эш.

1с.

Кабат-лау

Индивиду-аль эш

135

Ялгызлык исемнәр. “Мин авылда яшим” тексты өстендә эшләү.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

136

Юнәлеш һәм төшем килешендәге зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

1с.

Яңа матери-ал

Дәреслек белән эшләү

137

/ЙА/, /ЙӘ/, /ЙУ/, /ЙҮ/ авазларының дөрес әйтелеше өстендә эш. АША бәйлеген сөйләмдә куллану.

Җөмләдә сүз тәртибе. ЧӨНКИ теркәгечле җөмл  җөмләләр.

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

138

Хайван һәм кош атамаларын искә төшерү. КАЙДА ЯШИ? соравына җавап бирү.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

139

Русчадан татарчага тәрҗемә итү. Юнәлеш, урын-вакыт килеш кушымчаларын дөрес ялгау.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

140

КЕМ НИШЛИ? соравына җавап бирү.Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы  /К/, /КЪ/, /А/ авазлары.СЫЙФАТ+ИСЕМ сүзтезмәсен сөйләмдә куллану.

1с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

141

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Ашамлык исемнәрен искә төшерү..

1с.

Катнаш дәрес

Дәреслек белән эшләү

142

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кибеттә ашамлыклар сатып алу.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.НИШЛИ? НИШЛӘМИ? сораулары.

1с.

Сөйләм

үстерү

Индивиду-аль эш

ҖӘЙ. ( 14 сәгать)

143, 144

/О/,/Ө/ авазлары. НИЧӘ? соравы.  “Җәй җитте” тексты өстендә эш.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

145, 146

СЫЙФАТ+ИСЕМ сүзтезмәсен сөйләмдә куллану.

/ГЪ/,/Г/ авазлары. Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

147

Татар җөмләләрендә сүз тәртибе.

Исемнәрне юнәлеш, төшем, урын- вакыт килешләренә куеп сөйләмдә куллану.

1с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

148, 149

“Сабантуй” темасына караган сүзләр һәм сүзтезмәләр өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану. М.Газизовның “Балан” шигырен уку.

2с.

Кабат-лау

Дәреслек белән эшләү

150

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Татар халкының милли бәйрәме –Сабантуй турында сөйләшү. Ш.Галиевның “жираф һәм Зариф” шигырен сәнгатҗле итеп уку.

1с.

Сөйләм телен

үстерү

Индивиду-аль эш

151, 152

Үткәннәрне ныгыту.О,Ө хәрефләренең язылышы.СЫЙФАТ+ ИСЕМ сүзтезмәсе. Тәрҗемә эше.

2с.

Ныгыту

Дәреслек белән эшләү

153

Контроль эш. “ Сыйфат.Тартымлы исемнәр.”

1с.

Кон-троль тикшерү

Мөстәкыйль  эш

154

Хаталар өстендә эш.

1с.

Катнаш дәрес

Индивиду-аль эш

155

Үткәннәрне кабатлау

1с.

Кабат-лау

Индивиду-аль эш

156

Йомгаклау дәресе. Җәйгә биремнәр бирү.

1с.

Йомгак-лау

дәресе

Орфографик һәм орфоэпик минимум

  1. Татар алфавиты, аны өйрәнү, яттан белү.
  2. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы.  Татар теленең үзенчәлекле сузыклары  һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
  3. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес  әйтү, язу күнекмәләрен камилләштерү.
  4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Сүз басымы. Аны дөрес куя белү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку  һәм матур язу күнекмәләрен булдыру.
  6. Аралашу өчен бирелгән сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
  7. Исемнәрнең берлек һәм күплек формаларын аеру.
  8. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
  9. Орфоэпик һәм орфографик күнекмәләрне камилләштерү.

Тыңлап аңлау

Нормаль темп белән әйтелгәнне  ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

        Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер – берсеннән ишетү аша аера белү.

        Җөмләләрне тыңлап, сүз санын  билгеләү.

Диалогик сөйләм

        Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны дүрттән  ким булмаска тиеш);

        Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.

Уку

Аңлап, дөрес итеп уку;

Тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;

Матур язу күнегүләре;

Бәйрәмнәр белән котлап, котлау кәгазьләре язу;

Сүзлек диктанты язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 1 класса....

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 3 класса....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Рабочая программа для 3 класса по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса ФГОС  ПНШ...