Урок по теме: Учимся вместе с библиотекой Бала
учебно-методический материал (2 класс) по теме

Газизова Рамзия Асфановна

 

 

Тема.Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык” әкиятенең жанр  үзенчәлекләре.
Максат.Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең жанр  үзенчәлекләрен ачыклау.Төп фикерне аңлата белергә өйрәтү.Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Бурычлар:
1)Г.Тукай әкиятләрен иллюстрацияләр буенча танып алу;
2)”Кәҗә белән Сарык” әкиятен укып анализлау;
3)Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүләргә өйрәтү;
4)Кыен хәлләргә калганда да авырлыкларны җиңеп чыгарырга өндәү,күнектерү, төшенкелеккә бирелмәү хисләре тәрбияләү.
Материал.Дәреслек-хрестоматиядән”Кәҗә белән Сарык” әкияте, мөстәкыйль эш дәфтәре.
Җиһазлау.Г.Тукай әкиятләре буенча мультфильм. “Кәҗә белән Сарык” әкияте. (Бала рф)
                                  

                                      Дәрес барышы
1.Дәресне оештыру.
Исәнләшү.
-Исәнмесез, саумысыз?
Нигә шундый матур сез?
Әкият иленә сәяхәткә,
Барасызмы һәммәгез?
-Бер-беребезгә карап елмаябыз. Сез дәресне дәвам итәргә әзерме?

                                   II.Актуальләштерү.

1.Укытучының кереш сүзе:
-1 нче сыйныфка килгәндә, Белем бәйрәмендә сезгә Г.Тукай әсәрләре язылган диск бүләк ителгән иде. Сез бу дискны кат-кат карап чыктыгыз инде. Шуңа күрә мин биргән сорауларга барыгыз да җавап бирә алыр дип уйлыйм.
   -Бу дискка Г.Тукайның нинди әсәрләре кергән?
   -Син аларның кайсыларын хәтерлисең?
   -Әсәрләрнең барысы да әкиятме?
   -Берәр әкиятнең эчтәлеген сөйли аласыңмы?
   2. Өй эшен тикшерү.
   3.Табышмакларның җавапларын табу.
   а) Табышмак әйтәм мин сезгә:
       Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык.)
   ә) Сакаллы килеш туа,
       Берәү дә гаҗәпләнми.(Кәҗә.)

Уен:”Кем тавышы?” (аудиоязманы тыңлап, тавыш иясен әйтү).
 Кем күп белә?(Тест сораулырына җаваплар языла)
1)”Кәҗә белән Сарык” әкиятен кем язган?
    а)Габдулла Тукай;
    б)Нәкый Исәнбәт;
    в)халык.
2)Хайваннар турындагы әкиятләрнең төп геройлары.
    а)Кешеләр;
    б)кошлар;
    в)хайваннар.
3)Бик борынгы әкиятләрдә кемнәр җиңгән?
    а)Хәйләкәрләр;
    б)намуслылар;
    в)тырышлар.
4)Бара болар тукталмастан,һаман бара,
   Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
  Бу юллар кайсы әкияттән?
     а) “Бүдәнә белән Төлке”;
     б) “Су әкияте”;
     в)”Кәҗә белән Сарык”.

                   
4.Дәреснең темасын, максатын ачыклау.
   
                                III.Яңа материалны аңлату.    
 

1. Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте”н карау.
2.Әкиятне чылбыр рәвешендә уку(шартлы билгеләр белән дөрес эшли белүне күзәтү).
3.Әсәрне дәреслектәге сораулар буенча анализлау.
-Әкият геройларның кайсысын акыллырак дип саныйсың?
-Кәҗә үзе генә булса, бүреләрне җиңә алыр идеме? Ә сарык?

-Әкият нинди сүзләр белән башланган һәм тәмамланган?

-Әкиятнең ахыры сиңа ошадымы?

-Биредә кулланылган һәр сүзне дә аңладыңмы ? Әгәр аңламасаң , аңлатмалы сүзлектән карап , сүзләрнең мәгънәләрен ачыкла.

Уен “Әйт , күгәрчен! “

Кулга-кул тотышып , түгәрәккә басалар . Ике бала уртада. Түгәрәк буйлап салмак көйгә җырлап әйләнәләр.

-Әйт, күгәрчен , син генә :

Кәҗәләр ничек йөри ?

-Ул болай да ул шулай,

Кәҗәләр шулай йөри.

(Кәҗә кебек йөриләр)

 

-Әйт, күгәрчен , син генә :

Сарыклар ничек йөри,

-Ул болай да ул шулай,

Сарыклар шулай йөри.

(Сарык кебек йөриләр)

   IV. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1.      Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

2.      Әсәрнең ничә бүлектән торуын ачыклау.

3.      Һәр бүлекне кыскача сөйләп карау.

4.      “Капчыкта ничә бүре башы булган ?” дигән сорауга бергәләп җавап эзләү.

5.      “Хәйләкәр”сүзенең мәгънәсен ачыклау.

6.      1 нче биремне үтәү.Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияне карау һәм, кайсы әсәргә туры килгәннәрен ачыклап , тиешле номерларын кую.

V. Дәрескә йомгак.

Кәҗә белән Сарык әкияте”н автор үзе уйлап чыгарганмы? Әллә халык әкиятләренә нигезләнеп язганмы? соравына җавап эзләү.

Өй эше

1.      Әкиятне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;

2.      Хәйләкәр кеше нинди була? Тасвирлап сөйләргә.

3.      Кәҗә яки Сарык турында сөйләргә.                                                              

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по теме: «Учимся рассуждать. Знакомство с построением рассуждения»

Конспект урока по теме: «Учимся рассуждать. Знакомство с построением рассуждения»(Учебник М.С. Соловейчик «К тайнам нашего языка», 4 класс, часть 2)...

Конспект урока по теме "Учимся быть самостоятельными" 1 класс ОС "Школа 2100" ФГОС

Конспект урока по окружающему миру с презентацией....

Конспект урока по теме: "Учим слова с удвоенными согласными в корне слова"

Цель: пополнить словарный запас учащихся словами с удвоенными согласными в корне слова....

Урок по теме "Учимся писать слова с двумя корнями"

Формировать умения и навыки учащихся в образовании и    написании сложных слов....

Разработка интегрированного урока по теме "Рисуем вместе с английским"

Данный урок позволяет учащимся вспомнить основные правила смешивания цветов и азы цветоведения, а затем закрепить всё это подготовив большой групповой коллаж, раскрашенный в яркие цвета и описанный на...