А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (2 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.

  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту.

 икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әни ялга киткәч хикәясе.40.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:А.Алиш   “Әни ялга киткәч” хикәясе.2нче сыйныф.

МАКСАТ: А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.

                   Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту.

                   Хикәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга

                   дөрес итеп җавап бирергә омтылу.  

Җиһазлау:А.Алиш портреты, китаплары,табышмаклар,сценарий өчен киемнәр, рәсемнәр, аудио кассета.

                                      ДӘРЕС БАРЫШЫ.

ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

Исәнләшү.

АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

Мин сезгә табышмак әйтим әле:1Башы тарак,койрыгы урак,

                                                     Кычкыртып быргысын,

                                                     Уята барысын.

2Иртән иртә тора

Матур итеп кычкыра.(әтәч)

-(рәсем эленә) Әтәч кайда яши?Нәрсә ашый?

Укучылар, безнең үткән дәрестә сыйныфтан тыш уку дәресе булды. Без А.Алишның нинди  әкиятләрен укыдык?

                      (“Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”,”Куян кызы”)   Нәрсә -ул ӘКИЯТ? Әкиятләрне кемнәр язарга мөмкин ?-Дөньяда һәрбер халыкның үзе чыгарган әкиятләре –халык әкиятләре дип, әгәр язучы язса ул- язучы язган әкият дип атала.                                                                                                                   Әйдәгез “Чукмар белән Тукмар” әкиятенең  эчтәлеген искә төшерик әле.

-Чукмар белән Тукмар- нинди кошлар алар?

-Алар дус яшиләрме?

-Әби алар дус яшәсен өчен нинди хәйлә таба?

-Үзләренең гаепләрен таныгач, алар ничек яшиләр?

Әйдәгез, хәзер бу әкияткә карата бер сценарий карап китик.(Автор, әби,Тукмар һәм Чукмар)

ДИМӘК: балалар,һәрвакытта да ничек яшәргә кирәк?

     

ЯҢА ТЕМА

А.Алиш (1908-1944) –авыл малае.Кечкенәдән үк бик күп китаплар укый.Әнисе укымышлы кеше була. Шигыьрләр яза.Абдулла да аның тәэсире аркасында,беренче хикәяләрен яза. Ул балаларны ярата.Күбесенчә балалар өчен иҗат итә.А.Алиш –оста әкиятче. Сугыш башлана.Сугышка китеп, каты яралана,дошман кулына әсир итеп алына.

     А.Алиш-яшь килеш һәлак була.

-Без бүген А.Алишның яңа хикәясен укып китәрбез.ул “Әни ялга киткәч”-дип атала.

   -Әйдәгез, башта әниләр турында сөйләшеп китик әле.

-Сез,әниләрегезне яратасызмы?   

-Кем ул сезнең өчен?

Әйе, балалар,-җирдә иң газиз, якын кеше-ул әни. Чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән. Әниләрнең безгә кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкин түгел.Мөгаен һәрбер кеше үз әнисе турында бу сүзләрне әйтер:

              “Дөньяда иң матур, иң уңган,иң акыллы иң-иңе –ул минем әнием.”

       -Әйдәгез, бер җыр тыңлап үтик әле.(“Әнкәмнең догалары”)     

Әниләребез безне догаларыннан беркайчан да ташламасыннар иде...

Әниләр турында язылган җырлар,шигырләр,хикәяләр  бик күп,аларны санау мөмкин түгел.

       ФИЗМИНУТКА.

      СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ:

Хикәядә очрыйсы сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

Күрше авыл- соседняя деревня

Караңгыланып киткәндәй булды- как будто потемнело

Тиргәдем-бранил,ругал

Аксөяк-ялкау,ленивый

Чама-норма

Алҗыдым-устал

Дәреслек белән эш.

Укытучы хикәяне 1 кат укый.

-Хикәядә сүз кемнәр турында бара?

-Әни кая киткән?

-Өйдәге эшләр кемгә кала?

-Малай нишли?

-Ни өчен Фәүзия үзе киенә белми?

-Әти нинди эшләр эшли?

-Әнисез өй нинди?  

-1- кат эчтән уку.

Чылбырлап уку.

Без әниләр турында шигырләр өйрәнгән идек, әйдәгез сөйләп китик әле.

НЫГЫТУ.

-А.Алиш кемнәр өчен күбрәк үзенең әсәрләрен язган?

-Нинди әкиятләрен беләсез?

- Тукмар белән Чукмар тату яшәгәннәрме?

-Бүген нинди хикәя укыдык? Ни өчен аларга күңелсез?

-Малай ашны ничек пешерә?  

 

ӨЙ ЭШЕ.

Хикәяне сәнгатле укырга.

БИЛГЕ КУЮ    

ЙОМГАК          

                                        КАЗАН   ШӘҺӘРЕ

                                   96 нчы гимназия

         ТЕМА: А.Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе.       

                                                                  (уку дәресе)

                                                                       Укытучы:  Ахтямова Г.М.

                                         КАЗАН  2005


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....