День матери
материал по теме

Праздничный концерт, посвященный Дню матери. 1-4 классы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл den_materi.docx29.94 КБ

Предварительный просмотр:

                               Кояш гомере телим, кадерлеләрем!

Максат: әниләргә, әбиләргә багышланган әдәби һәм музыкаль әсәрләр белән танышу; сәнгатьле сөйләү, образга кереп уйнау күнекмәләрен камилләштерү; мәктәп һәм гаилә арасындагы бердәмлекне ныгыту; күңелле бәйрәм оештырып, укучыларда  әниләргә, әбиләргә  ихтирам,  кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү.

Үткәрү формасы: әдәби-музыкаль кичә

Әзерлек: әниләр, әбиләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнү

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, “Әнием, күз нурым!” - Power Point презентациясе, әниләргә багышланган стена газетасы, “Әниемнең җылы куллары”-  иншалар күргәзмәсе, “Минем әни бу дөньяның иң чибәре, сылуы” - рәсемнәр күргәзмәсе

- Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, дәү әниләр! Хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Көзнең соңгы атнасында иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге кичәбезне Сезгә -  иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә – әниләргә, дәү әниләргә, әбиләргә багышлыйбыз.

- Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын! Әниләр өчен моннан да зуррак бәхет юк! Бүген балаларның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!

Монда нинди зур бәйрәм,

Бүген нинди тантана?

Мөгаен мәктәпкә мәртәбәле

Кунаклар килүе көтелә!

Бәлки, алар язучылардыр?

  • Юк!

Алайса, күренекле җырчылар?

  • Юк!

Туктатыйк та сөйләшүне

Танышыйк кунаклар белән.

Дөньяда иң гүзәл,

Иң күркәм кешеләр.

Хөрмәткә лаеклы,

Иң сабыр кешеләр –

Б БЕЗНЕҢ ӘНИЛӘР!

БЕЗНЕҢ ӘБИЛӘР!

- Әни сүзенә никадәр наз, җылылык сыйган. Әни безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергән. Әни – беренче укытучыбыз. Ул безне нәни кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткән, дөнья белән таныштырган, сөйләшергә өйрәткән. Әни  безне һәрвакыт аңлый, юата, киңәшләрен бирә, авыр минутта ярдәм итә. Әни күңеле генә барысын да кичерә, гафу итә ала.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Бүген - Әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләр бәйрәменә,

Куана шулай алар.

Әнкәйләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

                                            Җыр: Әнием кочагы  

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет -

Һәр баланың

Үз әнисе булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше -

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

- Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.

                                               Татар халык биюе  

                  Әниемнең нурлы йөзе

                    хәтерләтә кояшны,

                   Ә сүзләре нинди татлы ,

                    эретерлек ташларны.

                  Җир йөзендә синнән башка

                   булыр идеме соң яктылык?

                   Сиңа Әнием , бары сиңа гына ,

                   җыелган бөтен матурлык.  

Бүген җил дә йомшак исә,

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем  әнкәемә

Рәхмәт әйтәсем килә.

-        миңа гомер биргән өчен,

-        кадерләп үстергән өчен,

-        назлы карашлары өчен,

-        пешергән ашлары өчен,

-        йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, әнием.

Котлы булсын бәйрәмең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

                                               Җыр. Гөлкәйләрем

(Кызыл калфак әкиятеннән күренеш)

Кызыл калфак:

-        Исәнмесез, дусларым!  Урманда  матур-матур  чәчәкләр җыйдым да , сезнең белән бергәләп, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котларга  дип килдем әле. ( Куркыныч көй яңгырый)

Кызыл калфак:

-        Ай-яй-яй! Бу бүре. Ул һәрвакыт мине эзәрлекли. Менә монда качыйм әле.

Бүре:

-        Монда Кызыл калфакны күрмәдегезме?

Балалар: (бергә)

-        Күргән идек. Тик  ул китеп барды.

Бүре:

-        Ә мин шулай да эзләп карыйм әле, бәлки,  аны табармын.(Эзли)

Ә-һә-һә! Бер кызык уйлап таптым.  Менә шушы агач төбенә утырам да  әби булып киенәм.(Киенә)

Яулык та бәйләп куйыйм.  (Яулык бәйли башлый)

Кызыл калфак: (чыга)

-        Бүре китеп барган икән. Ә  мине таба алмады. (Әбигә карый)

-        Әбием, әбием  килгән !

-        Тик ни өчендер ул сәер. (Әбигә якынрак килә)

        - Исәнме, әбием!

Бүре:

  • Исәнме, оныгым Кызыл калфак!

Кызыл калфак:

—  Әби,  синең  кулларың  нигә шундый зур?

Бүре:

—  Ул сине ныграк кочаклар  өчен шулай, балакаем.        

Кызыл калфак:

—  Әби,  синең  колакларың   нигә  шундый озын?

Бүре:

—  Яхшырак ишетү өчен, балакаем.

Кызыл калфак:

—  Әби,  синең  күзләрең  нигә  шундый  зур?

Бүре:

—  Яхшырак күрер өчен, балакаем.

Кызыл калфак:

—  Әби, синең тешләрең нигә шундый зур?

Бүре:

—  Ә бусы сине тизрәк ашар өчен, балакаем!

( Бүре Кызыл калфакны куа башлый, укучылар аның  каршысына чыгылар)

Балалар:

  • Кечкенәләрне  кыерсытырга  ярамый! Ничек оят түгел сиңа! Без хәзер аучыларны чакырабыз!

Бүре:

  • Әбиләр, курыкмагыз!  Әниләр, борчылмагыз! Мин бит чын бүре түгел.

 Улларыгызны, кызларыгызны ашамыйм.

  • Дусларым! Ягымлы һәм назлы, йомшак күңелле әбиләребез  турында да онытмыйк.

Аларны  бәйрәм белән котлыйк. Мин бары  шул хакта гына  исегезгә төшерергә теләгән идем.

Мин дә котлыйм, әбиләрне,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз  өйнең түрендә!

                                                Җыр. Үз җырыбыз

Укучылар чыгышы:

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби япь-яшь әле,

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син “, - диләр.

Әбием гел көлеп тора,

Йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый? –

Куллары биеп тора.

Минем әби шундый җылы:

Иркәләнәсе килә,

Яннарында песи кебек

Сырпаланасы килә.

Түребездә балкып тора

Өебезнең кояшы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

                                       Җыр: Дәү әнигә бүләккә

  • Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә хәзер аналарның  да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр – әбиләр, дәү әниләр турында сөйлик әле. Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Әбием, дәү әнием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр. Бу сүзләр, “Әни” сүзе кебек үк, якын һәм кадерле. Әбиләрне, дәү әниләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез, дәү әниләребез! Картаймыйча,  оныкларыгызның кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк әбиләре булып  озак яшәгез, ә урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сүзне оныкларыгызга бирәм.

Әбиләргә, дәү әниләргә багышланган шигырьләр яңгырый.

1. Р.Вәлиева. Әбине жәлләп кенә.

2. Р.Вәлиева. Дәү әнигә барабыз.

3. Ф. Яруллин.  Әйбәт тә миинем әби!  

 4. Ф Яруллин.  Иң иртә.

                                          Җыр. Гөлләрем

  - Ә хәзер, хөрмәтле әниләр үзегезне читтән генә карап торыгыз әле. Сәхнәдә балаларыгыз әни ролен башкаралар.  Сәхнәләштерелгән шигырьләр тыңлыйбыз.

                       Оныткан.  Х. Халиков.

            -  Ашарга да утыргансың,

                Юындыңмы әле син?

            -   Әллә минем юынганны

                Күрмәдеңме, әни, син?

                 Колакны да юдым бүген...

            -    Ә битеңне, битеңне?

            -    Бәби түгел лә мин хәзер,

                 Юдым  дидем бит инде.

            -   Алай булса, кулың нигә

                 Буялган соң буяуга?

             -   Онытылып калгандыр ул

                  Бит юганда юарга.

                         Рәсем ясадым.   Ш. Галиев.

             

               -  Рәсем ясадым, әнкәй!

               -  Килештергәнсең бит әй,

                   Тәрәзәләре бик матур.

                -  Аларын сызды Мансур.

                -  Рәшәткә дә ошады

                -   Ансын Рәшит ясады.

                -    Кирпечләре тип – тигез.

                 -  Ансын ясашты Илгиз.

               -  Чын шикелле морҗасы.

                -  Мортаза эше анысы.

                -  Ә шулаймени? Ә кран?

                -  Ясап бирде Әкрам.

                -  Өй эчендә карават

                -  Ясап бирде Салават.

                -  Бусы эткә охшаган,

                -  Рамил эшенә охшаган.

                -  Машина шәп, конечно!

               -   Ислам эшедер наверно.

                -  Бусы инде бакчадыр,

                -  Әй, сызгалап бирде Надир.

               -   Ә нишләде соң Марат?

               -   Без икәү тордык карап...

                 

                                Назлыбикә

                     -   Назлыбикә, ник елыйсың?

                         Шулкадәрле ник уйлыйсың?

                     -   Бу черкиләр бигрәк азды,

                          Берсе мине тешли язды.

                          Әнә, тагын берсе килә.

                          Үзе һаман без-без килә.

                     -    Елакларны ярата ул,

                          Шуңа сине шаярата ул.    

                     -    Алай булса, еламыйм мин:

     Ул явызны күралмый мин

    Кирәк түгел, яратмасын,

    Шаяртмасын!

Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Җыр. Мин үсәм.

  • Әниләр турында күпме җылы сүзләр, матур шигырьләр, йөрәккә үтеп керерлек музыкаль әсәрләр язылган! Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Җәннәт аналарның аяк астындадыр”, — дип әйткән. Бу сүзне барыбыз да кечкенәдән үк беләбез. “Әнкәмнең догалары», «Һәрвакыт булсын әни», «Бер кыз бала җыр чыгарган» җырларын һәрберебез хәзер үк җырлап бирә ала…
  • Хөрмәтле әниләр! Ә сез әле үзегезнең әниләрегезне (әнкәйләрегезне)  бәйрәм белән котладыгызмы? Әле юкмы!? Димәк, вакытны әрәм итмик! (Әниләргә сүз бирелә. Котлау сүзе яки җыр башкарыла)

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Көнгә ничә тапкыр ,,әни” дибез

 Рәхәт тә соң әни диюләр.

 Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

 Бүләк итик матур биюләр.

Әниләргә багышланган шигырьләр яңгырый, биюләр башкарыла:

1. Ф. Зыятдинов. Күзләремнән күргән.

2. К.Булатова. Әниемнең кызы юк бит.

                                                         Шәрыкъ биюе

Кадерле әниләр, әбиләр, дәү әниләр!

Һәр яңа көн сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен.

Күңелегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

                                                    Җыр: Җыр керсен күңелгә

- Кадерле әниләр, әбиләр, дәү әниләр! Ана һәм бала!  Бу бербөтенлек, бергәлек. Сезгә бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!

Әдәби-музыкаль кичәдә Э.Шәрифуллинаның “Иң матур әни”, Ф.Зыятдинованың “Өебезнең кояшы”, Р.Вәлиеваның “Рәхмәт әйтәсем килә”шигырьләре һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләре файдаланылды

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник "День Матери"

Праздник "День Матери" стал хорошей традицией, объединяющей людей на идеях добра и почитания женщины-матери. И мы в школе провели праздник «День Матери», на котором были представлены: в...

День матери.

воспитание любви к маме....

Праздник для 2 класса "День Матери"

Праздник для 2 класса "День Матери"...

Сценарий праздника День матери

Праздник, посвящённый международному Дню матери...

Конспект открытого занятия по дополнительной общеобразовательной программе «Волшебный мир оригами» в рамках комплексной общеобразовательной программы «Радужная мозаика» Тема: «История праздника День Матери. Изготовление открытки ко Дню Матери».

Конспект открытого занятияпо дополнительной общеобразовательной программе«Волшебный мир оригами»в рамках комплексной общеобразовательной программы «Радужная мозаика»Тема: «История праздника День Матер...

Методический материал "Праздник - день Матери"

Разработка методического материала к Всероссийскому празднику - день Матери. В сценарий включены стихи, песни, частушки, сценка....

Акция. День матери — международный праздник в честь матерей. Фотоотчёт

Выступление перед уч-ся младших классов, поздравление учителей мам...