"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. "Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы"
план-конспект урока (1 класс) по теме

Гиматдинова Гульшат Накифовна

Урок татарского языка в 1 клсассе (русскоязычная группа) по теме "Овоәи и фрукты."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_tatarskogo_yazyka_v_1_kl.rar721.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

“Болгар шәһәренең 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр.

"Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы"

темасына 1нче сыйныфта (рус төркеме) уздырылган

ачык дәрес эшкәртмәсе

                                                                                                                                  Әзерләде:

татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Гыйматдинова Г.Н.

Декабрь,  2013 ел

Дәрес максаты: җиләк-җимеш һәм яшелчәләр исемнәрен кабатлау, сөйләмдә куллануны камилләштерү,  бакчада нәрсә үсә?, син нәрсә яратасың? сорауларын сөйләмдә активлаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

  • шәхескә кагылышлы – укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;
  • предмет: бакчада нәрсә үсә?, син нәрсә яратасың? конструкцияләрен кабатлау; җиләк-җимеш һәм яшелчәләр исемнәрен кабатлау, сөйләмдә куллануны камилләштерү;
  • метапредмет – татар телендә аралашу теләге уяту.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Җиһазлау: мультимедиа, “Бакчада нәрсә үсә” темасына әзерләнгән презентация, электрон дәреслек, битлекләр, http://tatarschool.ru/  интернет порталыннан алынган күнегүләр.

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Исәнләшү, уңай атмосфера булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

- Минеке дә яхшы. Әйдәгез шигыребезне сөйлибез.

-Исәнмесез!

- Рәхмәт, яхшы!

- Татарча да яхшы бел,

  Русча да яхшы бел!

  Икесе дә безнең өчен

  Иң кирәкле, затлы тел!

II. Актуальләштерү. Тыңлап аңлау

- Тактага карагыз әле. Анда нәрсә күрәсез? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(слайд №2) 

- Бу кем? Ул нишли?

- Бүген безнең дәрескә Копатыч кунакка килә.

-Хәзер Копатычны тыңларбыз. Аның бакчасында нәрсә үскәнен аңларга тырышыгыз.

(слайд №3) 

- Нәрсә аңладыгыз? Бер-берегезнең җавапларын игътибар белән тыңлагыз. Бер үк сүзне ике тапкыр кабатламагыз.

- Яшелчәләр турында.һ.б.

- Бу Копатыч.Ул бакчада эшли.

Тыңлыйлар.

Җавап бирәләр.

3. Фонетик күнегү.

- Копатыч та татар телен өйрәнә. Әйдәгез аңа татар авазларын дөрес әйтергә булышабыз.

(слайд №4) 

- Дөрес укыйбыз.

(слайд №5)

Кабатлыйлар. Бер-ике укучы укый. 

4. Тыңлап аңлау

http://tatarschool.ru/ ресурсыннан файдаланып күнегү эшләү. Тыңлагыз һәм [қ ] авазы кергән сүзләрне күрсәтегез: кишер, кыяр, бәрәңге, суган, кабак, чөгендер.

Тыңлыйлар. [қ ] авазы кергән сүзләрне кул чабып күрсәтәләр. Тыңлап бетергәч, яңадан әйтәләр.

5. Уку

- Копатычка яхшы укуыбызны күрсәтик әле. Экранга карагыз. Биремне әйтегез.

-Әйе, дөрес.

-Бирелгән сүзләрне рәсемнәр белән тоташтырырга кирәк.

Биремне үтиләр.

6. Куиз-куиз-трейд

- Копатычның сезне сынап карыйсы килә. Ул сезгә карточкалар әзерләп куйган. Сез бер-берегезгә “Бу нәрсә?” соравын биреп, карточкалардагы яшелчә һәм җиләк җимешләрнең исемнәрен атарга тиеш.

Бер-берсенән сорыйлар, җавап бирәләр.

7. Лексик күнегү

(слайд №6) 

- Копатыч нишли?

- Әйдәгез аңа булышабыз. Безгә нишләргә кирәк?

(слайд №7) 

- Уңыш җыя.

- Яшелчәләрне бер кәрзингә, җиләк-җимешләрне икенче кәрзингә җыярга кирәк.

Биремне үтиләр.

8. Сорауларга җавап бирү.

(слайд №8)

- Копатыч сезгә сораулар бирә. Аларга ничек җавап бирерсез?

-Бакчада суган, кишер үсә. Һ.б.

-Мин кыяр яратам. Һ.б.

9. Микс-пэа-шэа.

-Хәзер бу конструкцияләрне ныгытырбыз. Сыйныф уртасына чыгыгыз. Музыка астында йөри башлагыз.

1. Музыка туктый.

2. А һәм Б партнерына бүленешегез.

3. Бер-берегезгә беренче сорауны бирегез һәм җавап бирегез. (Бер-ике пар тыңлана)

4. Музыка астында йөрегез.

5. Музыка туктый.

6. А һәм Б партнерына бүленешегез.

7. Бер-берегезгә икенче сорауны бирегез һәм җавап бирегез. (Бер-ике пар тыңлана)

Биремне үтиләр.

10. Орфография

- Копатыч сүзләр язган. Ул аларны ничек язган?

(слайд №9) 

- Биремне әйтегез: нишләргә кирәк?

-Тикшереп алыйк.

(слайд№10) 

- Хәрефләр төшеп калган.

- Төшеп калган хәрефләрне куярга.

Биремне үтиләр

11. Җыр җырлау

(слайд№11) 

-Бүген дәрестә күп эшләдек. Копатыч безне ял итәргә чакыра. Әйдәгез җыр җырлап алабыз!

“Безнең бакча” җырын башкару.

12. Йомгаклау

- Дәрестә нәрсә эшләдек?

- Кайсы эш төре сезгә җиңел тоелды?

-Кайсысы авыр булды?

Җавап бирәләр.

Презентация өчен файдаланган рәсемнәр:

http://mojmirok.ucoz.ru/_fr/5/5663232.jpg - Копатыч бакчада

https://encrypted-tbn1.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcR6lWU4dI46uQMGbh57U997iW9fK-1MywM7EU1wYqSsFKNWVYBz – Копатыч гармун уйный

http://i.allday.ru/uploads/posts/2009-06/thumbs/1244560087_prevyu.jpg - Копатыч

https://encrypted-tbn2.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcSr82x6eQpyHs257mY6J16wyavFgv-90cyPVtfbxdYGsqIWjHxzNg – Копатыч уйлый

http://im4-tub-ru.yandex.net/i?id=229631504-32-72&n=21 – әфлисун

http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=18685097-61-72&n=21 - чия

http://im6-tub-ru.yandex.net/i?id=326685000-23-72&n=21 - алма

http://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=153237019-29-72&n=21 – кәрзин №1

http://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=118547836-16-72&n=21 – кәрзин №2

http://go3.imgsmail.ru/imgpreview?key=http%3A//flash.com.ua/wp-content/added/5dfc979f60b211dbd9cd9b7f053ea9bf.jpg&mb=imgdb_preview_1496 – Копатыч уңыш җыя

https://encrypted-tbn0.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcQelVTDIIt0awYVKQSO1kRzDI4v0P4N5U8yz4RLMfMS8Q2X2j_nsg - фоторамка

https://encrypted-tbn3.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcRyrsBj2JKKljwVAzKcCpzjvNda_x3HrtKlskO0w4xKrk-tiAoN – Копатыч бакчада


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)

Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау;               ә)  татар теленең (авазла...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Яшелчә исемнәре белән таныштыру

Тема. Яшелчә исемнәре белән таныштыру. Максат. Кишер, кыяр, бәрәңге, суган, кабак, кәбестә, бакча сүзләре белән таныштыру.Шул сүзләрне кулланышка кертү.Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера бел...

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы

Максат1.Зат алмашлыклары  турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу.      2. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алула...

Татар теленнән рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен презентация "Җиләк- җимешләр"

атар теленнән  рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен  презентация "Җиләк- җимешләр"...