Эссе "Изгелек орлыклары чәчүче"
статья на тему

Эссе-Укытучы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эссе-"Изгелек орлыклары чәчүче"54.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    “ Изгелек орлыклары чәчүче”

                                 

 “Нәселең кем ?- дип сорыйлар миннән-

Нинди милләт, кайсы яклардан?”

Һәрчак горурланып җавап бирәм:

“Татармын!-дим,-Казан артыннан!”

    Азат Зыятдиновның әлеге шигырь юлларындагыча, мин дә нәкъ шул Себер юлы уза торган Казан арты авылларының берсендә- бай тарихлы Яңгул авылында дөньяга килдем. Искиткеч табигате, тырыш, хезмәт сөючән кешеләре белән тирә-якта хөрмәт казанган авылымда минем эчке дөньям формалашты. ”Укытучы” – дигән һөнәр иясенә карата хөрмәт хисләре уянды. Беренче укытучымның мөлаем ,ягымлы карашы, аның җайлап  кына кулдан тотып ”белем дөньясына” алып керүе , гүя  мине сихерләп күзгә күренмәс җепләр белән әлеге һөнәргә бәйләде. Күңелемдә бөреләнгән хыялым мине  Арча педагогия көллиятенә  алып килде. Ныклы белем һәм укытучы булуның   серләрен күңелләргә салып, 1995 нче елда  кулыма диплом алгач хыялым тормышка ашты. Ә аннан соң тагын да белемемне күтәрергә туры килде, югары белем алу бәхетенә дә ирештем.

    “ Гомер уза, аккан сулар кебек ,

      Ак томаннар төшә елларга

      Анда калган хатирәләр генә

      Безгә кала сагынып сөйләргә”

Әйе, гомер дигәнең уза да уза. Аны ничек уздырасың, анысы инде үзеңнән тора. Олы юлдан барган юлчы кебек, бераз баргач әйләнеп артыңа карыйсың да нәтиҗәләр ясыйсың. Мин берәр нинди файдалы эш эшләдемме, әллә инде гомерем бушка узып барамы?  Чыннан да , менә бу очракта , нәкъ минем кебек үзләренең гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган һөнәр ияләренә уйланырга урын бар.Чөнки безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе еллар үткәч кенә күренә. Без  тәрбияләгән укучылар тормышта үз урынын тапканмы, чын Кеше була алганнармы, әллә инде үз юлларын таба алмыйча адашып йөриләрме? Укытучы булу өчен уку йортларында белем алу гына җитми , ә укытучы булып туарга кирәктер,мөгаен. Дистәләгән укучыга белем биреп,  аны олы тормыш юлына озаткач та, һәрдаим никтер үзеннән-үзе ул балаларның тормыш-яшәеше кызыксындыра. Хәтта инде ул балаларның үз балалары булгач та, ул сиңа укучың булып кала. Үзләре дә әти-әни булган  элеккеге укучыларың   урамнан үткәндә  исәнләшеп, хәлләр сорашып китәләр икән, укытучыга моннан да зур бәхет була алмый. Укытучының күңеле һәрчак яшь кала. Әмма  мәктәпкә укырга үзең укыткан укучыларыңның балалары  , әти-әниләр җыелышына әти һәм әни булып элеккеге укучыларың килә башлагач кына үзеңнең олыгая башлаганыңны сизәсең икән.

    Укытучы булып эшләү дәверендә инде берникадәр тәҗрибә тупларга туры килде. Дипломлы белгеч булып мәктәпкә эшкә кайткач та, башлангыч сыйныф укытучысы булсам да , зур сыйныф укучылары белән эшләргә туры килде.Уйлар,уйлар...Алар мине аккан сулар кебек үткән елларыма-  1995 нче елның 1 нче сентябренә  алып кайтты. Җиләс, җылы иртә. Әкрен генә үзенең җылы нурлары белән җанны иркәләп, аяз күктә кояш күтәрелеп килә. Мин шул матурлыкка сокланып, беренче тапкыр балалар янына мәктәпкә эшкә барам. Ә күңелдә төрле уйлар кайный. Мин бу һөнәрне дөрес сайладыммы,балаларны ярата алырмынмы,  уртак тел таба һәм аларны тыңлата алырмынмы, белемем  җитәрме? Шундый уйлар белән мәктәп янына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Балаларның чыр-чу килгән шат авазларыннан гүя күктән җиргә төштем. Күңелемә шундый уй килде: мин хәзер имтихан тотачакмын. Әлбәттә, алар инде башлангыч сыйныф укучылары түгел, хәзер инде алар акны-карадан аера белгән һәм һәр нәрсәгә үзләренең фикерләре, үз карашлары булган укучылар. Синең атлаган һәр адымың, кигән һәр киемең, әйткән һәр фикерең аларның күз карашлары аша үтәчәк. Куркуларым  юкка булган икән, мин балалар белән уртак тел табып, алар миңа, мин аларга ияләнеп җайлы гына эшләп киттем. Сыйныфта ничә бала булса шуның кадәр төрле характер, һәм һәрберсенә хас үзенчәлеккә ия булган  фикер сөреше. Шуларның һәрберсенә якын килеп, берсен дә игътибардан читтә калдырмыйча, аларның күңел кичерешләрен аңлап, барысын бергә җыйнап бер агымга сала белү дә үзе бер талант икән. Менә кайда, кайчан кирәк икән ул алган белемнәр, педагогика, психология фәннәрендә өйрәнгән ситуациядән чыга белү юллары. Уйланып утырасың да Арча педагогия көллиятендә безгә никадәр төпле , ныклы кирәкле белем биргәннәренә тагын бер кат инанасың икән. Көллияттәге мөхтәрәм укытучыларыбыз безне алдан күреп тормыш авырлыкларын җиңә белергә, югалып калмаска, нинди генә авыр ситуация килеп чыкса да  аннан чыгу  җаен җиңел юллар  белән хәл итәргә кирәклеген безгә ныклап өйрәткәннәр икән бит. Еллар үтә барган саен Арча педагогия көллияте укытучыларына минем хөрмәтем һәм рәхмәт хисләрем арта гына бара.

        Укытучы һөнәре ул- мәңгелек. Чөнки ул кеше язмышы белән бәйләнгән. Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Әмма менә шул орлыкларны ничек итеп, нинди ысуллар кулланып чәчәсең , ничек итеп тәрбияләп үстерәсең аның уңышы шуңа бәйле. Балалар күңеле яңа көзге кебек саф, чиста. Шул көзге чиста торсын, тутыкмасын  дисәң бала күңеленә кечкенәдән изгелек,  шәфкатьлелек орлыкларын сала килү мәслихәт, менә нәкъ шушы  булачак шәхеснең нигезен тәшкил итә дә инде. Кешенең киләчәк язмышы ныклы, ышанычлы, барыр юлы туры булсын өчен салынган нигез нык,чыдам булырга тиеш. А. С. Макаренко  сүзләре белән әйтсәк -"Кеше тәрбияләү, димәк аңарда иртәге көннең шатлыгын тәрбияләү дигән сүз".

       Укытучы! Мөгаллим! Бу сүзләр эчендә күпме тирән мәгънә ята.  Балалар бакчасыннан  яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабый күңеленә ачкыч таба белү ул үзе зур осталык сорый. Бу вакытта инде укытучы артист та, режиссер да, актер да була белергә тиеш. Нәни сабый күңеленә шәфкать иңдерүче дә, бормалы  белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авырлык килгән чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә  укытучы баланың икенче әнисе урынында йөри. Баланы хәреф танырга, кулыннан тотып язарга, гомумән дөньяны танып белергә өйрәтергә  күпме тырышлык, сабырлык кирәк . Баланың бит күзләре дә укытучы күзе белән ачыла. Һәр бала  аерым бер шәхес, һәрберсендә аерым бер характер һәм һәр бала үзенчә нәрсәгә дә булса сәләтле. Менә шуларның һәрберсен күрә белеп, вакытында  шушы сәләтләрне барлап аны ачу бик мөһим. Ә укытучы боларны  һәр балага индивидуаль якын килеп , һәр баланың күңеленә  ярардай дөрес ачкыч таба белергә тиеш. Бу очракта күренекле галим-остазыбыз Р.Фәхретдин сүзләрен мисалга китерү урынлы булыр:

” Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар, һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Үз вазифасын намус белән  җиренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр”.

      Кеше тәрбияләү- күпкырлы процесс. Аның ике ягы бар: бер яктан рухи кыйммәтләр, ә икенче яктан акыл, белем туплау . Боларның икесен дә бер-берсеннән аеру мөмкин түгел. Шушы ике мөһим тармакны  бер тамырга бәйләп   югары уңышка ирешерлек итеп алып бару  бигрәк тә хәзерге заманда  укытучыдан зур осталык, тырышлык, белем, сабырлык  таләп итә.  Тагын шунысын ассызыклап әйтеп китәргә кирәк, әлеге эшне тормышка ашырганда билгеле бер эзлеклелек,  максатчанлык булганда гына ниндидер уңыш көтәргә мөмкин.

   Җәмгыятьтә көнләп түгел, сәгатьләп барган үзгәрешләр, фән һәм техника үсеше укытучыны туктаусыз үз өстендә эшләргә этәрә. Укучыларга замана таләпләренә туры килерлек итеп белем бирү өчен укытучы һәрвакыт үз белемен арттырырга , кызыклы ,мавыктыргыч, үтемле итеп укучыга җиткерә белергә тиеш. Шәхсән мин үзем дә яңа технологияләрне өйрәнеп һәм кулланып, укучыларымны бу җәмгыятьтә килеп туган теләсә нинди мәсьәләне хәл итә алырлык шәхес итеп тәрбияләүне күздә тотам. Иң беренче чиратта балаларда югары әхлак сыйфатларын, рухи тәрбияне булдыруны максат итеп куйдым. Чөнки “ Дөньяны гүзәллек коткара”- дигән гыйбарә яши. Моның өчен кечкенәдән үк бала күңеленә ачкыч табып, изгелек орлыкларын сала килү мөһим дип уйлыйм. Әллә нинди югарылыкларга менгәнче , беренче чиратта үзеңнең динеңне , йолаларыңны,  гореф-гадәтләреңне, шәҗәрәңне белү кирәк. Хәзерге җәмгыятьтә кешеләрдә бер-берсенә карата битарафлык, гаделсезлек, шәфкатьсезлек  сыйфатларының үсә баруы күңелне бик әрнетә.Чын татарча гөрләп яшәгән тальянлы, гармунлы татар авылларының әкренләп үз эченә бикләнеп сүнә баруы аянычлы хәл .Үзенең күңелендәге  фикерен чын матур итеп татарча әйтеп бирә белмәгән яшьләр үсүе ул проблема түгелмени? Шуңа күрә без-укытучылар алдында зур бурыч тора. Балаларны матур әдәбият әсәрләрен укуга тарту, аларны  компьютерлардан аерып ала торган итеп кызыксындыра белү, тирә-яктагы кешеләрнең фикерләренә колак салырга, аларны аңлый белергә ,башкаларны ихтирам итәргә һәм изгелек кылырга өйрәтү. Без-укытучылар салган нәни изгелек орлыклары, киләчәк тормышыбызда өметле, матур чәчкәгә әйләнсә иде. Хәзерге заманда  балаларга тормышта үз урынын табуларына ирешү өчен, иң беренче чиратта рухи тәрбия, төпле гомуми белем алу, акыл хезмәтен физик хезмәт белән бәйли белү мөһим. Ә әлеге штурвал артында  тырыш, сабыр, белемле укытучы тора.

                                     Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп , биреп тәрбия,

   Сез яшисез, шуңа күрә зурлап

                                                Күпме кеше сезгә баш ия.

             Бүгенге мөгаллимнәрне үзләренең гомерләрен изге эшкә-кеше тәрбияләүгә    

             багышлаган, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, балаларны яратучы,  

             аларны аңларга тырышучы тәрбиячеләр дип карарга кирәк. Чөнки белем

             бирү,  ягъни акыл тәрбиясе тәрбиялелек чәчәгенең бер таҗы гына. Ә без-

             нең кулларда бер-берсен кабатламый торган дистәләрчә, йөзләрчә бала

             шәхесе. Шуңа күрә әлеге хезмәт ияләре чын мәгънәсендә олы хөрмәткә

             лаеклы затлар.

                                                      Укытучы

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.