4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
рабочая программа (4 класс) на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү. Модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_4kl.doc316.5 КБ

Предварительный просмотр:

           «Каралды»

   

 МБ җитәкчесе ________/Таҗиева А.Н./

                 

                 Беркетмә № 1      август    2015ел.

«Килешенде»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

___________/ Шәрәфетдинова А.Р./

 «__»__август   2015ел.

«Расланды»

       Мәктәп директоры

______/Шәрәфиева Г.Б./

   Приказ №      о/д      «   »август2015ел.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Яңа Җөлби филиалы

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф  укытучысы

Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызының

4 нче сыйныфта  “Татар теле” фәне буенча   эш программасы

(база дәрәҗәсе)

“Перспектив башлангыч мәктәп”

                                                                                              2015-2016 уку елы                    

                                                                         

                                                                                 

                                                                             Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

 1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

2.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

3. Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

  4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

 5.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

 6. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы. Педагогик киңәшмә утырышында каралган  (Беркетмә №1, 29.08.2015) һәм директорның №    -0/д (29.08.2015) приказы белән расланган.

7.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә

Дәреслек: И. Мияссарова, К.Фәйзрахманова “Татар теле”  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел.

Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт белем стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

  Эш программасы структурасы. Татар  теленнән эш  программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.  Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Белем бирүнең төп юнәлешләре

 “Татар теле” фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә:

-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика(морфология һәм синтаксис);

-орфография;

-сөйләм үстерү.

                                                                                                          Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

  Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү. Модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

         Татар теле укытуның максатлары:

белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

     бурычлары:

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

-телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

-дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

-укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.        

  Татар теленнән эш программасы  атнага – 3сәг. исәбеннән , елга-105 сәгатькә ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2010 елда чыккан  №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына, 4нче модель Базис укыту планына нигезләнеп төзелде.                                                                                

                                                 

                          4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз, каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;

-сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;

-сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгеләү;

-тиңдәшле кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;

-җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен аеру;

-текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

-әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

-тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;

-хикәяләү тибындагы сочинение язу;

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыру, аз-маз,ата-ана,ашханә, аңлый,әби-бабай, әверелә, әүвәл,балачак, бәла, берничә, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, зинһар,иелә, ихтирам, йомры, кадәр, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, мәйдан, мәкалә, могҗиза, мөстәкыйль, нәкъ,охшаш, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тирә-як, төер, туп-туры, тынгылык, чүп-чар, шагыйрь, шәфәкъ, шыңшый, эшчән, юеш, юньле, юучы, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

   Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

   • күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

  • тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

   • материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

   • бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

   • фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

   • уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

   • мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

   • нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

   • килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

   • сораулар формалаштырырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

   • монолог төзергә.

   Регулятив универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

   • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

   • кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

   • максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

   • уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

   • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

   • яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.  

   Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

   Укучыларда формалашачак:

   • татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

   • дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

   • үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

   • нормалардан тайпылышны күрү;

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр

                                                                                                      Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.     8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз  хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе .   8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

            3. Сүз төзелеше.   11  сәг.

Кушымча. Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем–8  сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр  Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан  формалары.  Исемнәрнең килеш  һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –13 сәг.

           Мәгънәсе. Сораулары.   Барлык, юклык формалары    Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.  Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

           Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә  әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары.  Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

   8. Сан  -6 сәг.

   Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәг Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.

  10. Кисәкчәләр. 2сәг Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның  җөмләгә төрле төсмер өстәве.

  11. Бәйлекләр 2 сәг. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

  12. Җөмлә. Сүзтезмә -2  сәг

  Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре.  Ия һәм хәбәр.  2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.   1 сәг Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг. Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең  тиңдәш кисәкләре.  1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

  17 .Эндәш сүзләр.  1 сәг. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

  18. Гади һәм кушма җөмлә.  2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин,  әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

   Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

 Танып белү универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

   • күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

  • тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

   • материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

   • бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

   • фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

   • уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

   • мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

  Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

   • нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

   • килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

   • сораулар формалаштырырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

   • монолог төзергә.

   Регулятив универсаль уку гамәлләре

   Укучылар өйрәнәчәк:

   • таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

   • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

   • кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

   • максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

   • сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

   • партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

   • уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

   • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

   • яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.  

   Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

   Укучыларда формалашачак:

   • татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

   • дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

   • үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

   • нормалардан тайпылышны күрү;

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр

                                                                         

                                               

Укучыларның белемен бәяләү системасы

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү белемнәрне үзләштерүне тикшерүдәе аларны гамәлдә куллана белүгә күчерелә.

Мәгълүмат чыганаклары:

-укучыларның эшләре

-танып белү процессының барышы;

-статистикага нигезләнгән мәгълумат;

-тестлар уздыру нәтиҗәләре;

-портфолио;

Тикшерү алымнары:

-күзәтүләр;

-мөстәкыйль контроль эшләр;

-укучыларның әзер җавапны табуы, ирекле кыскача җаваплары; ачык җавап, үз-үзеңне тикшерүх өчен сораулар куя белү.

Бәяләү критерийлары:

--җавапларның дөрес булуы;

-грамматика кагыйдәләрен куллана белүдә шәхси үсеш;

-әйтмә һәм язма сөйләмнең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге үсешендә югарырак баскычка күтәрелү;

-җавапның, уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктның сыйфаты; нигезләмәләрнең уйланган булуы;мөстәкыйль әйтелгән гипотезаның, аңлатмаларның, язма сөйләм модельләренең дөрес төзелгән булуы, сөйләмнең максатчан оештырылуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

                    Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары

1.Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.

2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.

3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле билгесе куела.

4. 4 хата һәм 1-2 төзәтелгән хата булса, “2”ле билгесе куела.

                                                                Диктантларны бәяләү

1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.

2. 3 хатага ( 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата; 1 орфографик, 1 грамматик, 1 пунктуацион хата; 1 орфографик һәм 2 пунктуацион хата һ.б.) “4”ле билгесе куела.

3. 5 хатага (2 орфографик һәм 3 пунктуацион хата; 2 орфографик, 1 грамматик һәм 2 пунктуацион хата һ.б.) “3”ле билгесе куела.

4. 12 хатага кадәр “2”ле билгесе куела (6 орфографик, 3 грамматик һәм 3 пунктуацион хата; 5 орфографик, 2 грамматик һәм 5 пунктуацион хата һ.б.)

5.   12 хатадан да артып китсә, “1”ле билгесе куела.         

                                               Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталары булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса), “5” ле билгесе куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата  (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик 3се генә)булса, “4” ле билгесе куела.

3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата  (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, “3” ле билгесе куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлеклеле ачылмаса, 12 хата  (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, “2” ле билгесе куела.

                                                Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары

1. Хаталары булмаган эшкә “5” ле билгесе куела.

2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.

3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле билгесе куела.

4. 3-5 хата булса, “2”ле билгесе куела.

5. 6 хатадан да артып китсә, “1”ле билгесе куела.   

                                                    Тестларга куелган таләпләр  

    Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга – 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.

  Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

    5” ле – 95-100 % үтәлсә;

    “4” ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;

    “3” ле  - 51-79 % биремнәр үтәлсә;

    “2” ле  дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.

                                                       

                                                           

                                                      Календарь-тематик планлаштыру    

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

план

факт

предметлы

Шәхсиятле һәм метапредметлы

(УУГ формалаштыру)

1

2

4

5

6

8

9

1

Иҗек, сүзләрне юлдан-юлга күчерү.1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

кереш

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү“Аңлатмалы сүзлек”, “Дөрес яз” “Дөрес әйт”сүзлеге белән эш

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

2

Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу.

катнаш

3

Авазлар һәм хәрефләр.

катнаш

сүзләрдәге орфограммалар

ны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату

4

Грамматик биремле диктант .Күбәләк малае Әлтәфи.

катнаш

Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.

 

5

Тамыр һәм кушымча

катнаш

Тамырдаш сүзләрне табу

 

6

Сүз төркемнәре

Сүз төркемнәрен искә төшерү

7

“Авазлар һәм хәрефләр”темасын ныгыту. Тест биреме №1

 

Белем күнекмәләрне тикшерү

Җөмләнең баш кисәкләрен табу, тест биремнәрен башкару

   

8

“Сүз төркемнәре” темасын ныгыту. Аңлатмалы диктант.

Көз якынлаша.

Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

9

Сүзнең лексик мәгънәсе

катнаш

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

     

10

Алынма сүзләр.

катнаш

 әйтелеш һәм язылыш, сүзлек запасын тулыландыру.

 24.09

ял

Берл

25.09

11

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

белем һәм күнекне практикада куллану

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе

ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш

25.09

25.09

12

Тотрыклы сүзтезмәләр.

катнаш

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: Сүзлекләрне белешмә чыганагы итеп куллана белү

26.09

13

 Омонимнар

 катнаш

Парларда эш,омонимнарны табу

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

1.10

14

Синонимнар, антонимнар.

практикада куллану

2.10

15

Контроль диктант №1  “Яшен” (Тамыр һәм кушымча темасын ныгыту)

катнаш

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ШУУГ:алган белемнәрне  кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, изложение язу

3.10

16

Тотрыклы сүзтезмәләр темасын ныгыту. Текст өстендә эш. Тест биреме №2

белем  һәм күнекмәләрне прак-тикада кул-

лану

ТБУУГ: рәсем һәм план буенча  биремнәр үтәү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

   8.10

17

Тамыр һәм кушымча.

кереш

КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

РУУГ: кагыйдә, алгоритм  ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

  9.10

18

Сүз ясагыч кушымчалар.

яңа белем

Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

  10.10

19

Сүз ясагыч кушымчалар.

яңа белемнәр формалаш

тыру

Модель  буенча эш буенча эш

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

сүз ясагыч кушымчаларны аера

 

20

Изложение язу. Усак.

кабатлау һәм ныгыту.

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

21

Төрләндергеч кушымчалар.

яңа белемнәр формалаш

тыру

Тартым, күплек һәм килеш кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, алгоритм  ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

 

22

Кушма сүзләр.

яңа белемнәр формалаштыру

ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы  

ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне  аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

 

23

Алынма кушма сүзләр.

ныгыту

Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре,

   

24

Парлы сүзләр.

ныгыту һәм гому-миләштерү

Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы

 

25

Тезмә сүзләр.

катнаш

Тезмә сүзләрне аеру, дөрес язу

 

26

Сюжетлы рәсем буенча сочинение.

”Җиләкле җәй”

белем  һәм күнекмәләрне практикада куллану.

Рәсем һәм план буенча эш

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

 

27

 “Кушма һәм парлы сүзләр” темасын ныгыту. Тест №3

катнаш

Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 

28

Сүз төркемнәре. Исем.

ныгыту

исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары

РУУГ: кагыйдә,  таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

 

29

 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

катнаш

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе,   язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

 

30

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Сайланма диктант.

катнаш

 

31

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

ныгыту

 берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау

 

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ныгыту

Тберлек һәм күплек тартым кушымчалары

 

33

 Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше

 яңа белем

 

34

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.Тест

практикада  куллану

 

35

Контроль кучереп язуИзложение язу

Хәйдәр коткарды.

ныгыту

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

36

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.

ныгыту

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

   

37

Хәзерге заман хикәя фигыль.

кабатлау

хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү  

38

Хәзерге заман хикәя фигыль.

катнаш

39

Үткән заман хикәя

фигыль.

яңа белемнәр формалаштыру

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү  

   

40

Үткән заман хикәя

фигыль.

катнаш

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

 

41

Киләчәк заман хикәя фигыль.

катнаш

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү

   

42

Киләчәк заман хикәя фигыль.

яңа белемнәр формалаштыру

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

   

43

Боерык фигыль.

яңа белемнәр формалаш

тыру

Боерык фиг. турында төшенчә. 2, 3 затлары берлек һәм күплек формасы

ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану

таблицалар кулланып биремнәрне үтәү

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

44

Боерык фигыльнең төрләнеше.

яңа белемнәр формалаштыру

 

45

Боерык фигыль.

яңа белем.

 

46

Антоним һәм синоним фигыльләр.

яңа белем

47

Контроль диктант №2  “Төлке” (Фигыль темасын ныгыту буенча)

ныгыту

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

48

Хаталар өстендә эш. “Антоним һәм синоним фигыль-ләр” темасы  буенча ныгыту. Тест биремнәрен башкару.

ныгыту

Дәреслектәге тест биремнәре эшләнелә.

 

49

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. (2 кисәк)

ныгыту

Парларда эш, иҗади эш, сыйфат төзелеше, анализлау

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

   

50

Сыйфат дәрәҗәләре.

ныгыту

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы

 

51

Сыйфат дәрәҗәләре.

белем  һәм күнекмәләрне контрольдә тоту

 

52

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Яңа белем

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

 

53

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

катнаш

 

54

Сочинение язу “Керпе”.

ныгыту

Картина буенча сочинение язу

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

55

«Сыйфат»темасы буенча үткәннәрне ныгыту.Тест биреме.

ныгыту

 

56

Зат алмашлыклары.

яңа белемнәр формалаштыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3  нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат –сөйләүче үзе,2 нче зат –әңгәмәдәш, 3 зат – әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

 57

Зат алмашлыкларының берлек санда килеш белән төрләнеше.

яңа белемнәр формалаш

тыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

  

 

58

Зат алмашлыкларының күплек санда килеш белән төрләнеше.

 

59

Сорау алмашлыклары.

Яңа тема

Сорау алмашлыклары турында аңлату

60

Сорау алмашлыклары.Тест биремнәре.

яңа белем

61

“Зат алмашлыкла-рының  килеш белән төрләнеше” темасы буенча ныгыту. Аңлатмалы диктант “Аны һәркем ярата”

ныгыту

РУУГ:үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

62

Сан турында төшенчә.

Яңа белем

Сан түрында беренчел күзаллау тудыру

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

63

Микъдар саны.

Яңа белем

Парларда эш, кагыйдә белән дәлилләү

64

Микъдар саны.

катнаш

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе

65

 Тәртип саннары.

Яңа тема

66

Тәртип саннары.Тест биремнәре.

ныгыту

67

“Микъдар саны” темасы буенча ныгыту.Искәртмәле диктант.” Чәүкә”

катнаш

 орфограммаларны кулланып диктант язу, саннарны табу

68

Рәвеш турында төшенчә.

Яңа тема

 ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ:рәвешнең-мөстәкыйль сүз төркеме икәнен, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерүен, морфологик яктан төрләнмәгәнен, синтаксик яктан җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килгәнен белү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

   

69

Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

яңа белем

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану

70

Те лдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

ныгыту

71

Изложение язу “Ябалак, тавык, аучы”

катнаш

 

72

Рәвеш темасын ныгыту.Тест биреме.

катнаш

хезмәтләрне коррекцияләү; рәвешнең сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау  

73

 Кисәкчәләр.

катнаш

Кисәкчәләр  аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр

ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

74

Кисәкчәләрнең сөйләмдә роле.Тест биреме.

Ныгыту

75

Бәйлекләр.

Яңа тема

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле

ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза  

76

Бәйлекләр.

ныгыту.

Бәйлекнең җөмләдәге роле

77

Контроль диктант №3 “Сугыш һәм яз”( Кисәкчәләр темасы буенча)

белем  һәм күнекмәләрне практикада куллану

орфограммаларны кулланып диктант язу; грамматик биремне башкару

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

78

Хаталар өстендә эш. Бәйлек темасын ныгыту.

ныгыту

Бәйлекләрнең  роле, аларны билгели алу

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

79

Сүзтезмә.

Яңа тема

 сүзләр бәйләнешен табу

80

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Аңлатмалы диктант.

белем  һәм күнекмәләрне практикада куллану.

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

81

Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре.

ныгыту һәм гому-миләштерү  

   

 җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

Яңа белемнәр

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Яңа белем

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

Яңа белемнәр

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аңлату;   тиңдәш кисәкләрне табу, чагыштыру, аеру, куллану

85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Яңа белем

86

Эндәш сүзләр.Тест биреме.

Яңа белем

87

Гади һәм кушма җөмлә.

Яңа белем

88

Гади һәм кушма җөмлә.

ныгыту

89

Изложение язу. “Кечкенә умартачы”

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып изложение язу, сүз төркемнәрен билгеләү

РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп  итеп яза

90

Үткәннәрне ныгыту.Тест биремнәре.

ныгыту

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

91

Текст.Тема.Текст өлешләре.

текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую

ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

92

Текст.Тема.Текст өлешләре.

Яңа белем

93

Сөйләм этикасы.

катнаш

әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

94

Сөйләм этикасы.

катнаш

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

ТБУУГ: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр  телдән, язмача чакыру, тәбрикли

95

Хикәяләү, тасвирлау текстлары.

ныгыту һәм гому-миләштерү

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

96

Хикәяләү, фикерләү текстлары.

ныгыту

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

97

Контроль диктант №4 “Җырчы кош”

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

98

Хаталар өстендә эш. Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары

ныгыту

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

99

Уку елында”Исем” темасы  буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

РУУГ:Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, тест һәм күнегүләр эшләү

100

Уку елында ”Сыйфат” темасы  буенча үткәнне ныгыту

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

101

Уку елында “Фигыль” темасы буенча өйрәнгән-нәрне ныгыту .Тест биремнәре

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

ТБУУГ: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү

102

Уку елында «Кисәкчә, бәйлек” темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

ныгыту һәм систе-малаштыру

103

Тыл ветераны Хәмидуллина  Хәтирә апа белән очрашу.

104

Иске мәктәп нигезенә экскурсия.

105

Карагай агачын тасвирлау.

            Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек  4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова  “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова   Татар теленнән  мөстәкыйль эш дәфтәре    “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик әсбаб.       “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел  

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Әйләнә-тирә фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. ...

4 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Математика фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә...

4 нче сыйныфта “Музыка ” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Цели и задачи учебной программы «Музыка»Жизнеспособность программы «Музыка» обусловлена необхо­димостью приобщения младших школьников к музыкальному искусству, что направлено на достижение следующих ц...

3 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең...

4 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең...

4 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге  мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны - әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәл...

3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

        Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрән...