Татар теле дәресе .Тема: Тамыр һәм кушымча. Максат: Сүзнең тамырын бигеләү , тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясау күнекмәсен ныгыту; укучыларның уйлау ,фикерләү сәләтен , иҗади активлыгын , дөрес язу күнекмәсен үстерү ; үзара дуслык , ярдәм
план-конспект урока (2 класс) на тему

Мухлисова Ляйсан Мисбаховна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon татар теле дәресе38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тамыр һәм кушымча.

Максат:  Сүзнең тамырын бигеләү , тамырга кушымчалар ялгап  тамырдаш сүзләр ясау күнекмәсен ныгыту; укучыларның уйлау ,фикерләү сәләтен , иҗади активлыгын  , дөрес язу күнекмәсен үстерү ; үзара дуслык , ярдәмчеллек сыйфатлары ,табигатькә сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, шәрә агач рәсеме,  яфраклар,  карточкалар, презентация.
Метод һәм алымнар: дидактик уеннар,  парлап  эшләү,  индивиаль бирем үтәү, иҗат итү.
Предметара бәйләнеш: рус теле ,  табигать белеме.

                                                           
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнмесез ,балалар! Хәерле көн кадерле балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез , без дә бер-беребезгә  хәерле көн теләп исәнләшик.

  Хәерле  көн кошлар !

  Хәерле  көн  гөлләр!

  Хәерле  көн  классташлар!

  Хәерле  көн дустым!

 Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз.

 II Уку мәсьәләсен кую . Актуальләштерү. ( Тактага яфраксыз, шәрә агач рәсеме эленә)
-Укучылар, бу рәсем сезгә ошыймы? (Бик үк ошап бетми)
-Ә миңа ошый, табигатьтә бар нәрсә дә матур. Бүген без аны матурлый алабыз. Һәр дөрес эшегез өчен мин сезгә яфраклар өләшәм , дәрес ахырында без аларны агачка куярбыз .Агачта  яфраклар пәйдә булачак , ул матурланыр. Шулай итеп табигатькә игелекле эш эшли алачакбыз. Яшел яфраклы  агач матур да , файдалы да. Яшел яфрак ул – без сулый торган кислородны бүлеп чыгара ,  һаваны чистарта.

Ә  дәрестә  нәрсә белән шөгыльләнербез  икән.соң?

Җөмләләр төзү.

Мин һәр партага   дәрескә керер өчен  билетлар бирдем. Ул билетларда  сүзләр буталып  язылган. Билгеле бер тәртиптә куйсагыз , җөмләләр килеп чыга. Сез пралашып  ул җөмләләрне төзеп карагыз   һәм кәгазь кисәкләренә язып куегыз..Язганда кара хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез.

Җөмләләр һәр  укучыдан  әйттерелә, тактадан тикшереп барыла.( Слайд 1)

 1 Балыкчы күлдә  балык тота.

 2 Сәхнәдә җырчы матур җыр   җырлый.

 3 Гармунчы  гармунда моңлы көй  уйный.

 4  Эшче  файдалы  эш  башкарды.

5  Наратлыкта күп  нарат үсә.

6  Әни  җиләклектә тәмле җиләк җыйды.

 7 Чаңгычы   һәркөнне  чаңгыда йөри.

8   Тимерче  тимердән  көрәк   ясый.

9 Укчы  уктан   төз  атты.

  • Кара сүзләрнең  язылышында   нинди үзенчәлек бар ? ( Ул сүзләр   бер тамырдан төзелгән сүзләр.)
  • Тамырдаш  сүзләр дип нинди  сүзләрне атыйбыз ? (  бер тамырдан  ясалып ,яңа мәгънә белдерә  торган сүзләр тамырдаш сүзләр була )
  • Нәрсә  соң  ул  тамыр? ( сүзнең  төп  мәгънәсен белдергән кисәк , үзгәрми торган кисәк  тамыр  дип атала )
  • Тамыр  сүзнең кайсы урынында килә ? ( татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең алдында килә )
  • Тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була ? ( кушымча)
  •  Кушымчаларның ничә төрен беләбез ? (төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар )
  •  Төрләндергеч кушымчалар дип нинди кушымчаларга әйтәбез? (төрәндергеч  кушымчалар сүзнең формасын үзгәртәләр , ләкин  яңа сүз ясамыйлар)
  • Ә ясагыч кушымчалар турында нәрсә әйтә аласыз ? ( ясагыч кушымчалар яңа сүз ясыйлар , тамырдаш сүзләр төзелә )  
  • Димәк,бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльәнербез? ( тамыр һәм кушымчалар турында белемнәребезне  ныгытырбыз)
  • Дөрес әйтәсез балалар. Агачның тамыры  булган кебек сүзнең тамыры була , агачның төп кәүсәсе булган кебек тамырдаш сүзләр төзеп була, төрле якка киткән ботаклар кебек ясагыч һәм төрләндергеч  кушымчалар була. Дәрестә без шулар  турында белемнәребезне ныгытырбыз . Дәрес ахырында безнең агачыбызда матурланыр ,анда яфраклар барыкка килер. ( агачның һәр өлешенә язулар беркетелә – тамыр , тамырдаш сүзләр, төрләндергеч кушымчалар , ясагыч кушымчалар )

III   Алган  белемнәрне ныгыту.
а) тактада эш

 Укучылар , сезнең  адыгызда карточкалар  ята . Парлашып уйлыйбыз һәм тактада бу сүзәрне ике төркемгә  бүлеп куябыз. Ләкин урыннарда һәр сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгелибез.Тактада төркемнәр төрләндергеч   кушымчалар , ясагыч  кушымчалар

1парта: бозлы , бозда , агачта, агачлык.

2 апрта : тозлы,тозны , имәндә , имәнлек.

3 парта : юлчы , юлга, балыкчы, балыкта.

4 парта : урманлы , урманда, башлык,башның

5 парта : игенче , игендә

б) физминутка Микс-фриз- груп

Музыкага биисез,музыка  туктагач минем сорауның җавабы нинди сан, шул  санга карап группага  берләшәсез.

Күл  сүзендә ничә хәреф   , китап сүзендә ничә  тартык  аваз ,  күгәрчен сүзендә ничә  иҗек ,  у сүзендә  ничә  аваз , без сыйныфта ничә укучы. .Будырдыгыз ,җавапларыгыз өчен  зур рәхмәт.

в) Балалар , тактада  рәсемнәр бирелгән . Хәзер һәрберебез бу рәсемнәргә карап , тамырдаш сүзләр ясыйбыз. Сез ничек уйлыйсыз ,нинди кушымчалар ялгарга  кирәк?( ясагыч кушымчалар ). Экранда гармун,итек, күз, ,юл, каен,гөмбә, ук рәсемнәре чыга ,укучыар туры килгән  кушымчаларны әйтәләр .(Кушымчаларның  вариантлары предметтан соң бирелә)

IV.Рефлекция
Әйдәгез балалар ,хәзер алган яфракларыбызның формасын экраннан карыйк һәм күз йөртеп чыгыйк әле.( күзләрне ял иттерү )  Нинди агачның яфрагы. (имән агачының яфракары ) . Һәрберебезнең белемнәребез яфрак санына карап бигеләнелә.Агач та бик матур нинди агачка әверелде ?( имән агачы ) Ул нинди агач ? ( иң нык ,каты, озын гомерле агач ) Безнең  авыл  урманнарында  нинди  агачлар  үсә?  Без үзебезнең авыл урманнарын саклауга үзебезнең  өлешне  кертә  алабызмы ?

Балалар сез дә  шушы агач  кебек көчле , сау –сәламәт, озын гомерле  булыгыз , белемнәрегез нык булсын !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

4 нче сыйныфларда татар теле дәресе (рус төркемнәре өчен) Тема: Ничек әдәпле сорарга?

4 нче сыйныфларда татар теле дәресе(рус төркемнәре өчен)Тема: Ничек әдәпле сорарга?...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...