Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")
презентация к уроку (4 класс) на тему

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_ashlary.pptx1.84 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халык ашлары Ә ни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул ? Әби пешергән ризык булса гына инде . Ә инде ул ризык татар халык ашы булса , гомумән , телеңне йотарлык ! Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган . Бүген сезгә татар халык ашлары хит-парадын тәкъдим итәбез

Слайд 2

Өчпочмак Өчпочмак . Төче камырдан ясалган зур өчпочмаклар әче камырдан ясалган кечкенәләре, бәрәңге белән, бәрәңгесезе. Алар шундый күп төрле була . Мөгаен, бүген бу иң популяр татар ашыдыр . Әлеге ризыкның татар кухнясы вәкиле икәнен күпләр белмәсә дә , өчпочмаклар Татарстанда гына түгел , Мәскәүдә дә , Төмәндә дә , Новосибирсикида да бар. Аны бар да яраталар !

Слайд 3

Чәк - чәк Почетлы икенче урын , әлбәттә, чәк-чәккә бирелә. Татар халкының кулинар символы булган әлеге баллы ризык соңгы арада шулай ук бик популярлашты . Аны күбесенчә зур кибетләр тәкъдим итә. Баштарак чәк-чәкне Татарстаннан сувенир рәвешендә генә алып кайта торган булсалар , бүген күп россиялеләр аны үз шәһәрләрендә сатып ала ала . Мәсәлән, “ Бәхетле ”, “Перекресток ”, “ Ашан ”, “Карусель” һәм “Пятерочка” кибетләрендә әлеге тәм-том – еш кунак

Слайд 4

Пәрәмәч Пәрәмәч Әлеге таба ризыгының да берничә төре бар: итле яки бәрәңгеле . Беренче төре әче камырда ясала һәм табада кыздырыла , ә икенчесе төче камырдан була һәм мич эчендә пешерелә. Әлеге ашны күбрәк көндәлек тормышта һәм аз санлы кунаклар килгәндә әзерлиләр .

Слайд 5

Бәлеш Бәлеш Сүзем зур бәлеш турында . Әмма вак бәлеш тә әлеге рейтингка керергә хокуклы . Классик бәлеш – итле , бәрәңгеле , суганлы төче камырдан ясалган зур таба ашы . Гадәттә ул зур гаиләгә җитәрлек итеп пешерелә. Ә бәйрәм-мазар булганда , күп кунак җыелганда , элек өйдәге һәм хәтта мончадагы һәр мичтә бәлеш булган

Слайд 6

Гөбәдия Гөбәдия “ Бәхетле” челтәренең иң күп сатыла торган пирогы нәкъ менә гөбәдия икән бит. Гөбәдиянең ике төре була : итлесе һәм татлысы . Бүгенге көндә татлысы популярлак санала . Әлеге төр гөбәдия эченә корт, бүрттергән дөге, ваклап тураган йомырка , йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар .

Слайд 7

. Токмач “ Көненә бер аш ашмасам , хәлем булмый ”, — дигән сүзне ишеткәнегез бардыр , мөгаен. Ә татарда иң популяр аш – токмач . Тавык шулпасында пешкәнме ул , сыер яки сарык ите шулпасындамы – алай ук мөһим түгел . Әмма токмач (аның альтернативасы – умач ) элек татар ир-атларының рационына атнасына бер мәртәбә булса да керергә тиеш булган .

Слайд 8

Ашларыгыз т әмле булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

национальное блюдо-пельмени презентация 3 класс

национальное блюдо-пельмени презентация 3 класс...

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...

Татар халык ашлары 3 сыйныф рус төркеме

Конспект урока родного (татарского) языка в 3 классе русская группа...

Буклет на тему "Татар халык ашлары". Начальные классы.

     Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ. б. белән якынн...

Буклет. " Татар халык ашлары". Начальная школа.

Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ. б. белән якыннан танышырга тиеш. Үзләштер...

Проект по внеурочной деятельности «Традиционная пища Южного Урала» по теме «Казахское национальное блюдо- баурсак»

Цель исследования:    Изучить и сохранить особенности национального казахского блюда .Задачи:1.Выяснить особенности приготовления и их пользы.2. Собрать материал о соблюдении...

"Татар халык ашлары" темасы буенча презентация.

quot;Татар халык ашлары" темасы буенча презентация....