3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте
план-конспект урока (3 класс) по теме

Ахметзянова Эндже Гусмановна

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, табышмакларга җавап табу, мәкальйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе34.4 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Тема: Фәнис Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте

Максат: Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте белән танышуны дәвам итү.

Бурычлар:1) Әкиятнең икенче кисәге белән танышу;

                    2) Ф.Яруллинның әкияти әсәре аша балаларда белем алуга кызыксыну тәрбияләү;

                    3) Мәкальләр, табышмаклар өйрәнүне дәвам итү;

                     4) Балаларны иҗат эшенә тарту.

 ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Предметара  бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья,  сәнгать.

Кулланылган  материал:  “Әдәби уку” дәреслек, 3 нче сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. (61-65 бит), проектор, ноутбук

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты һәм презентация, крассворд, тестлар.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру. Мотивация.

         Исәнмесез, балалар!

         Матур үтсен көнебез!

         Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле –

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Балалар, кәефләрегез ничек? Я, күрсәтегез әле миңа, дәрескә әзерме без ( смайлкларны күрсәтү).

-Бик яхшы, кәефләребез яхшы, әйбәт, чөнки табигатьтә  яз , кояш үзенең нурлары белән безне иркәли, әнә ул безгә елмаеп карап тора.

Без  дәресебезне башлыйбыз, ә ул безне күзәтеп, карап торсын.

-Укучылар, барыбыз да экранга карыйк әле. Анда нәрсә язылган?

-Мәкальләр.(Укучыларның укулары).

Мәкальләр

Акыл – тузмас  кием, гыйлем – корымас кое.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Белемле кеше югалмас.        

Гыйлем ашарга сормас, ашарга бирер.(Аерым альбом битләренә язылган).

-Бу мәкальләрдә сүз нәрсә турында барды?

-Белем алу, акыл, гыйлем турында.

-Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез икән?

-Белем туплау, акыл туплау, гыйлемле булу турында ....

- Әйе, без бүген Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” хикәясен укуны дәвам итәбез.

II. Актуальләштерү.

 -Ә хәзер, укучылар Ф.Яруллинның кыскача гына тормыш юлын искә төшереп китик әле.

   Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.  Туган авылында җидееллык белемне ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр ясала, хастаханәләрдә бик озак ята. Шәфкать туташлары, әнисе, туганнары һәм дуслары аңа бик нык ярдәм итә.

       Ф.Яруллинга иң зур ярдәмне әнисе күрсәтә, үзенең әсәрләрендә әнисенә рәхмәт белдерә.

  “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.

  Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин гел иҗат итә, белемен күтәрә, әсәрләр яза. Аның беренче әсәрләре газета-журналларда басыла. Хәзерге вакытта да аның әсәрләрен яратып укыйлар.

  • Афәрин, укучылар, булдырдыгыз.

          Фәнис Яруллин- иң танылган, әсәрләре яратылып укыла торган язучыларның берсе. Аның әсәрләрен олылар да, балалар да яратып укыйлар, өйрәнәләр. Зур хезмәтләре өчен Татарстанның Муса Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исемнәр бирелде.

   Әлбәттә, мондый дәрәҗәле исемнәр алу өчен, Ф.Яруллинга күп тырышырга, укырга, күп эшләргә туры килә. Киләчәктә сез аның иҗаты белән әле зур классларда танышырсыз.

III. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

   -Укучылар, әсәргә әйләнеп кайтсак, әсәрнең төп герое кем?

   -Ибрай.

   -Ибрай ни өчен озын, ерак юлга чыгып китә?

-Белем тупларга.

- Әйе, укучылар, Ибрайга белем алу җиңел генә бирелми.

IV. Авырлыктан чыгу юллары.

  • Укучылар, сез белемне кайда аласыз?
  • Мәктәптә.
  • Әйе, сез бик бәхетле балалар, чөнки сез өн саен яраткан мәктәбегезгә киләсез, иптәшләрегез белән аралашасыз, хөрмәт иткән укытучыларыгыз белән бергәләп белем туплыйсыз.

Белем алу җиңел эш түгел икәнен беләсез, ә менә Ибрайга белем, гыйлем алу өчен тагын нинди авыр юллар үтәргә кирәк булыр? Ансын икенче бүлекне укыгач белербез.

V. Яңа материалны аңлату.

1. Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” хикәясенең икенче бүлеген уку. (Укучыларның укуы).

2.Сүзлек эше:

Титаклап – сыңар аякта чатанлау, бер аята сикерү.

Ташпулат – таштан, кирпечтән салынган бина, корылма.

Чулпы – чәч толымына кушып үрелә торган, тасма очына тагылган бизәнү әйбере.

Һуш җыю – аңына килү.

Вәкил – берәр җирдә оешма хокукларны яклаучы кеше.

Физкультминутка

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.

    1)  -Укучылар, әкиятне өлешләргә бүлеп карыйк әле, ә аның өчен мин сезгә ярдәмгә сораулар бирәм.

-Ибрай кая килеп җитте. 

1. Ибрай зур шәһәргә килеп җитте?

-Сарайга керер өчен, Ибрайга ничә табышмак уйлап әйтергә кирәк була.

2. Сарайга керер өчен, 3 табышмак әйтергә кирәк .

-Ибрайның табышмаклары картка ошыймы?

3. Ибрайның табышмагы картка да ошады. ( хәтта малайның җилкәсеннән кагып куя).

-Ибрай сарайда нишли?

4.Ибрай бакыр сарайның серләрен ачты. ( Шәһәрдә белем ала, белем туплый).

-Укучылар, Ибрайның сарайга кергән урынын, белем туплаган вакыты сурәтләгән урынны табыгыз әле.....

Шул урынны класс белән гөҗләп уку.

Экранда язып күрсәтелә, шушы план нигезендә киләсе дәрескә хикәянең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

-Укучылар, хәзер ике бүлек буенча белемнәрне ныгытып алабыз.

 2)  Кроссворд чишәбез. Күмәк тактада эшләү.Экранга сораулар чыга. Укучылар сорауларны үзләре укыйлар.

- Укучылар, аерып куйган баганада безнең тылсымлы сүз яшеренгән. Нинди сүз булыр икән?

  1. Карт бабайның кулында нәрсә була?
  2. Бакыр сакаллы карт малайга нәрсә бирә?
  3. Әсәрдәге төп геройның исеме ничек?
  4. Икенче  табышмакның җавабында чулпылар нәрсәне аңлата?
  5. Ибрай сәяхәткә нәрсә тупларга чыгып китә?
  6. Әти-әнисе улларына нәрсә биреп чыгара?

К

Ө

Н

Б

А

Г

Ы

Ш

А

Ч

К

Ы

Ч

И

Б

Р

А

Й

Й

О

Л

Д

Ы

З

Л

А

Р

Б

Е

Л

Е

М

И

К

М

Ә

К

-Тылсымлы сүз гыйлем.

3) “Кем игътибарлырак» уены. Төркемнәрдә эш.

      Өстәлгә предметлар куела, хикәядәге һәм артык предметлар, кайсылары бар, шуларны язып алырга.

-Төркемнәр ярышы кебек тикшерелә.Бер төркем сүзне әйтә, аннан икенчесе.....нәтиҗә ясала.

VI. Мөстәкыйль эш.

1.Тест биремнәрен эшләү. Дөрес җаваплар билгеләнә. Парларда җаваплары тикшерелә( иптәшенекен тикшерә). Соңыннан экраннан карап тикшерәләр, үзбәя бирелә.

Физкультминутка

Аю килә, лап-лап.

Аю килэ, лап-лап,                   (экрен генэ аю сымак атлап  баралар)Үләннәрне таптап.

-Аю,алай итмә син,                            (аюга бармак яныйлар,

Безнең белән уйна син.                    аны уйнарга чакыралар)

Урыныңда тик торма,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.                     (урыннарында тыпырдыйлар)

Аю бик арыган икән,

Тәмләп йокыга киткән.                         (чүгәлиләр, йоклыйлар”)                                                            

-Аю,әйдэ,тор инде,                                

 Тагын бер уйныйк инде.                       (басып, кулларны чәбәклиләр)

2. Карточкалар белән эш.

Табышмакларның җавапларын табу. Һәр укучы аерым эшне башкара. Соңыннан укучылардан укытылып, җаваплары тикшерелә.

-Табышмакларда сүз нәрсә турында барды?

-Белем турында.

Укучылар, без бүген сезнең белән белем алу турында сөйләштек, ә белем алу ни өчен кирәк соң ул? Бу сорауга җавапны шигырь юлларыннан эзләп карыйк әле.

VII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

     М.Гафуриның “Эш һәм белем “ шигыре сөйләнә.

 -Укырга-язарга өйрәнү өчен, киләчәктә яхшы һөнәр сайлар өчен, хезмәт итү өчен, матур тормышта яшәр өчен.

VIII. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы, кәефләрегез ничек? Я, карыйм әле....(Смайликлар күрсәтү)

-Кәефләрегез таган да яхшырган....киләчәктә алган белемнәребез кирәк булачакмы? Ибрай сезгә кайсы ягы белән ошады?

-Акыллы, белемле булырга теләге зур,үзенең куйган максатына ирешә торган кеше.

Укучылар, сез дә тырыш, акыллы, зирәк балалар булып үсегез. Шулай булырына мин бик ышанам, ә менә безнең кояшыбызга карагыз әле, ул безгә тагын да җылы нурларын сибә, безне тагын да ныграк иркәли, аңа сезнең дәрестә биргән җавапларыгыз ошаган, ул бик шат.Ул безгә елмаеп карагач, безнең дә елмаеп кына торасы килә, шулай бит....

-Дәрестә үз җавапларыгыздан канәгатьме сез?

Үзегезгә ничә куяр идегез.....укучылардан сорау, ни өчен....(Укучыларга билгеләр кую)

IX.Өй эше.

1.Әкиятнең икенче кисәген сөйләргә өйрәнергә.

2. 3 табышмак өйрәнергә.

3.Әкиятнең иң ошаган урынына рәсем ясарга.

   

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан ачык дәрес

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе 1 сыйныф

Тема: Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку(интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)...

2 нче сыйныфта әдәби укудан 2 нче чирекне йомгаклау тесты.

Тест Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналарның "Әдәби уку"  (2 сыйныф, 1 кисәк) дәреслегенә нигезләнеп төзелде. "Перспектив башлангыч мәктәп" һәм "Перспектива" концепцияләренә нигезләнә....

3 нче сыйныфта әдәби укудан тест

ФГОС   ПНШ буенча укытылгын 3 нче сыйныфта әдәби укудан " Герой ничек туа" бүлеге буенча тест...

2 нче сыйныфта әдәби укудан 1 нче чиреккә тикшерү эше

2 нче сыйныфта әдәби укудан ( Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М.Я, .Мухаметзянова Э.Г., Хасанова Ф.Ф} укылган әсәрләр  буеча  төзелгән тест....


 

Комментарии