Универсаль уку гамәлләре
статья на тему

Валиева Милеуша Равиловна

Бу чыгыш район башлангыч укытучылары каршында сөйләнде 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Универсаль уку гамәлләре (доклад)32.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме                                  урта мәктәбе Ары филиалы

Тема: “Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру”

Сөйләде: I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Миләүшә Равил кызы

2015 нче ел

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Башлангыч сыйныф укытучысы булу нинди бәхет.

    Мин бу бәхет эчендә 26 нчы ел яшим.

Беренче сыйныфка яңа яуган ак кар кебек саф күңелле, кызыксынудан янып торган күзле балалар, аларга зур өметләр баглаган әти - әниләре белән киләләр. Укытучы тормышында мондый вакыйгалар күп булса да, һәрберсе үзенчәлекле, чал хәтердә уелып үз урынын алган.

Менә шушы 26 ел эчендә башлангыч сыйныф укучыларын 7 нче тапкыр чыгарырга әзерләнәм. Алтынчы чыгарылыш укучыларны “Перспективалы башлангыч мәктәп программасы” нигезендә укыттым. Мин үземнең хезмәт юлымны Арча педучилищесын тәмамлап, туган авылым мәктәбендә башлап җибәрдем. Үзем укыган мәктәп, остазларым да, хезмәттәшләрем дә үземне укыткан укытучыларым булуы белән чиксез горурланам. Шушы елларда балалар белән күпме ачыш ясадык, яңалык белдек, белемнең авыр баскычларыннан бергә югары күтәрелдек. Бу вакыт эчендә балаларда мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү өстендә, үз- үзеңне камилләштерү ихтыяҗы булдыруда сизелерлек эш башкарганмындыр дип уйлыйм. Өстәвенә миңа  әле өлкән сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә укытырга да насыйп булды. Үзең башлангычта укыткан баланы өлкән сыйныфта укытып карау бөтенләй икенче нәрсә. Нәрсәгә басым ясарга кирәгенә күбрәк төшенәсең.

      Ары төп мәктәбе оптимизациягә эләгеп ябылгач, мин яңадан башлангыч сыйныф укучылары белән эшли башладым. 2 нче сыйныф укучыларын кабул иттем. Эш барышында үземнең алдыма “Укыту - танып белү эшчәнлегендә милли компонентларга таянып эшләү” максатын куйдым. Максатымны тормышка ашыру юнәлешендә дәресләрдә һәм тәрбия чараларында мили - төбәк компонентларын файдаланып эшләргә тырышам: авыл тарихы, чишмә исемнәре, элекке эш кораллары, авылның данлы кешеләре турында фикер алышабыз.

Бүген дә бездә һәр дәрес яңалык, бәйрәм. 4 ел эшләү дәверендә мин яңа программаның нигезенә күбрәк төшенә, ияләшә барам. Гәрчә уку елы башында байтак авыр тоелган булса да. Укучылар бер - берсенең уңышына куаналар, авырлыклар очраганда бергә борчылалар. Ә толерант шәхес тәрбияләү өчен бу һичшиксез иң кулай нәрсә. Җавапларны эзләгәндә күмәк фикер алышу, гаделлек, чит фикерне рәнҗемичә кабул итәргә өйрәнү - болар бит тормышта да һәр көнне кирәкле сыйфатлар.Бу технология белән эшләгәндә 'укытучы - укучы' мөнәсәбәтләреннән читкә чыгып 'үзара хезмәттәшлек итүче төркемдә' укыту килеп чыга.

Болай эшләү балаларның сәламәтлеген ныгытуга да зур йогынты ясый. Төркемдә эшләгән баланың гәүдәсе һәрвакыт хәрәкәттә, ул арымый.Бала үзен иркен тотып эшләгәч, аңарда курку хисләре бетә, нерв системасы какшауга сәбәп юк. Без - Укучы белән укытучы- дәрестә конкурентлар түгел, партнерлар булып эшлибез.

Беренче карлыгачлар Раил белән Дилә бик тырышлар, күп белергә омтылалар. Материалны тиз үзлиләр. 2014-15 уку елында үткәрелгән мониторинг тикшерүе нәтиҗәләренең сыйфатлы булуы –шуның ачык мисалы. ( Слайд)

      Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

      Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

      Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

      Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела.

Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән:  

           1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә;

           2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә;

           3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр;

     Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсаль  белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

      Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

      Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

      Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль  уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

       Шәхескә кагылышлы гамәлләр баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүенә, гамәлләрне кабул ителгән тәртип нормалары белән бергә чагыштыруына, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуына, шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүенә юнәлтелгән.

       Уку эшчәнлегендә шәхескә кагылышлы гамәлләрнең 3 төрен аерып күрсәтергә мөмкин:

       а) шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү (үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать учреждениеләрендә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру);

       б) мәгънә барлыкка китерү - уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, ягъни укучы үз-үзенә: «Минем өчен укуның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау куя һәм аңа җавап таба;

       в) кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек - күптөрле мәдәният, милләт, дин шартларында дөньяны бербөтен итеп кабул итү, толерантлыкны үстерү, әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Шәхси нәтиҗәләр:

1)Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2)табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

3)башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4)укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5)әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6)эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7)башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8)балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9)куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10)иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

        Регулятив гамәлләр план буенча эшләргә юнәлеш бирә,эшчәнлекне  оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Башлангыч классларда түбәндәге регулятив гамәлләрне аерып күрсәтергә мөмкин:

       а)уку максаты кую (максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру);

       б)планлаштыру (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау);

       в)фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү);

       г)тикшерү (проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау, нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару);

       д)коррекцияләү (үрнәк эштән читкә тайпылышлар булган очракта башкарылган эшкә, планга һәм эш ысулларына  тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү);

       е)бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);

       ж)үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);  

Регулятив универсаль уку гамәлләренең нәтиҗәләре

1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш

итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

6) эш сыйфатына бәя бирә белү;

7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

а) гомумукумуниверсаль гамәлләре:

-танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;

-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-белемнәрне структуралау - конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

-рефлексия – гамәлләр ысулларына һәм шартларына анализ ясау, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

б) тамга-символик гамәлләр;

-модельләштерү, модельгә (сызым, схема, график, таблица, шартлы рәсем, план, диаграмма, формула...) күчерү;

-модельне үзгәртү;

в) логик гамәлләр:

-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

-анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү;

-синтез - аерым кисәкләрдән бербөтен төзү;

-гипотеза әйтә һәм аны дәлилли;

-серияли - аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

-классификацияли - предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау;

-исбатлый - фикерләүдә логика булдыру;

-нәтиҗә чыгару;

-охшашлыклар урнаштыру;

г) проблема кую һәм аны чишү:

-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

Танып белү универсаль уку гамәлләре нәтиҗәләре

1) дәреслек белән эш итә белү;

2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

4) текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;

11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;

12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;

14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

      Коммуникатив гамәлләр хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучыны, партнерны, башкаларны  тыңлый һәм аңлый белү, алар белән диалогка керү,мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белү, башкалар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала.

Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

а)укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

б)сораулар кую – мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу, итнтервью алу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

в)конфликтларны чишү, проблеманы ачу,конфликтны чишүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

г)партнер гамәлләре белән идарә итү – эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

д)үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре нәтиҗәләре

1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

2) үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү;

3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра:

1) уку предметының эчтәлеге, максаты;

2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр.

Мин үз дәресләремдә күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “уен - табышмак”, “уен – сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Тема һәм бүлек тәмамланганнан соң мөстәкыйль эшләр уздырам. Мәктәп күләмендә “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры”, “Башваткыч” һәм башка төрле уеннар үткәрәбез.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга да җитәрлек күләмдә татар һәм рус телләрендә кагыйдәләр җыелмасы файдаланам. Укучылар үзләре хата ясаган сүзгә туры килгән кагыйдәне эзләп табып, мисаллар уйлап язалар, җөмлә төзиләр.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасынң берсе - укыган әсәрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатын күтәрәләр. Мәдәният йорты тарафыннан үткәрелгән түгәрәккә дә бик теләп йөриләр. Быелгы уку елында “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштереп дипломга лаек булдылар.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Укучыларның күрү сәләтен үстереп, грамоталы итеп язуында минем үз алымым бар. Рус һәм татар теле дәресләре алдыннан даими рәвештә өч минут гөжләп укыйбыз. Укыганда очраган төрле орфограммага туры килгән сүзнең астына сызып тактада һәм дәфтәрдә язып куябыз. Соңыннан шул сүзләрне кертеп җөмлә  төзибез. Бер сүзне өч тапкыр куллану, әлбәттә уңай нәтиҗә бирә, хәтердә кала. 2014 – 15 нче уку елында район күләмендә үткән АБВГДейка бүйгесендә Галиуллина Дилә 2 фән буенча алдынгы урыннарны яулады, рус теленнән 2 нче, татар теленнән 1 нче урынга чыкты. Укучыларымның “Әкияти математика”, “ Лингвистический детектив” халыкара бәйгеләрендә дә призлы урыннары һәм дипломнары бар .

Укучыларымны иҗади яктан да үстерергә тырышам. Шигырь, хикәя, әкиятләр иҗат итәбез. “Парклар маршы” конкурсында катнашып, узган уку елында Галиуллина Дилә “Моңын нидә, Зират күле” исемле хикәясе,  быел Хамидуллин Раил  “Тузбаш кыйссасы” әкияте өчен   I урынга чыктылар, диплом һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Татар теле атналыклары, милли бәйрәмнәр үткәрү гадәткә керде. Ел саен “Шигъри сүз” дигән шигырләр, “Минем туган ягым” дигән рәсемнәр конкурсы һәм иҗат күргәзмәсе оештырабыз. Мәктәп интерьерын бизәкләүдә балалар эшләре кулланыла. Ата-аналар белән дә төрле чаралар.конкурслар, викториналар еш үткәрәбез. Мин үз дәресләремдә промлеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында балалар барысы да катнаша, үз фикерен әйтә, башканыкын тыңлый. Мин фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан авыл буйлап экскурсияләр, өлкән буын кешеләре белән очрашулар уздыру отышлы. Өй эшләрен укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлегенә туры китереп индивидуаль рәвештә бирергә тырышам.

 Хәзерге вакытта педагогның технологик белемгә ия булуы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Бу юнәлештә мин үземнең белемемне күтәрү өстендә һәрдаим шөгыльләнәм. Дәресләремне информацион технологияләр кулланып уздырам: интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, дидактик карточкалар, төрле рәсемнәр файдаланам.

Күрше мәктәпләрдә эшләүче коллегаларым белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез, тәҗ-рибә уртаклашабыз.

Үткәрелгән ачык дәресләр, методберләшмә утырышларының файдасы бик зур дияр идем. 2010 нчы елның декабрендә район күләмендә, 2014 нче елның октябрендә зона буенча ачык дәресләр үткәрдем. Хезмәтемдә “ Мәгариф”, “ Гаилә һәм мәктәп» журналы материалларын файдаланам.

Мин үземнең һөнәремне яратып белеп сайлаганмын. Һәр көнне белем алырга омтылып, сорау тулы күзләре белән синең һәрбер сүзеңне, хәрәкәтеңне йотлыгып тыңлаучы, күзәтүче укучыларым булу минем куанычым да, шатлыгым да.


Мониторинг нәтиҗәләре 2014-2015 нче уку елы.

            предмет                            

       Ф.И.О

Матем

Русский язык

Татар теле

Әйләнә тирә

Читательская грамотность

Гомуми балл

Процент

Общий балл

Процент

Гомуми балл

Процент

Гомуми балл

Процент

Общий балл

Процент

Галиуллина Дилә Рифат кызы

17

71%

20

74%

12

60%

21

88%

17

77%

Хамидуллин Раил Рәдис улы

10

42%

10

37%

18

90%

17

71%

20

91%


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мастер-класс Туған тел дәрестәрендә ҡулланылған универсаль эш төрҙәре

Туған тел дәрестәрендә ҡулланыу өсөн материалдар 1-2 класс...

Тема по самообразованию : «Формирование у младших школьников познавательных универсаль-ных учебных действий в процессе обучения литературному чтению»

Современное общество, в котором мы живём, характеризуется стремительным развитием науки и техники, созданием новых    информационных технологий, коренным образом преобразующих жизнь люд...

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру

    Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтә...

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.Нәрсәгә өйрәтергә?Ничек өйрәтергә?Көтелгән нәтиҗә нинди?Коммуникатив,танып-белү,регулятив,шәхескә караган универсаль уку гамәлләренә төрле алы...

Универсаль уку гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре  таблицасы...

Туған тел дәрестәрендә ҡулланылған универсаль эш төрҙәре

Туған тел дәрестәрендә ҡулланылғануниверсаль эш төрҙәре...