Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.
план-конспект урока (1 класс)

САФИНА ГУЛЬНАРА МАНСУРОВНА

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_drese_konspekty_1_syynyf.docx35.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Максаты

-сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, һәр иҗектә бер генә сузык аваз булуын, иң кечкенә иҗекнең бер сузыктан гына торуын аңлату;

-сүзләрне юлдан- юлга күчерү кагыйдәләре белән таныштыру, күнекмәләр формалаштыру;

-ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан юлга күчерергә өйрәтү;

- татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Һәр иҗектә бер генә сузык аваз булуын аңлау, сүзләрне иҗекләргә бүлә белү, сүзләрне юлдан- юлга күчерергә өйрәнү.

Төп төшенчәләр

Иҗек, сүзләрне юлдан- юлга күчерү.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле  дәреслеге, авторлары И.Х. Мияссарова. Ч.М. Харисова, 1 сыйныф өчен.

Презентация

Класс белән эш төре

Сингапур элементларын кулланып , төркемнәрдә , парларда эш.

Укытучы

Сафина Гөлнара Мансур кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Дәрес этаплары

Эшчәнлек барышы.

Универсаль уку- укыту гамәлләре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру 1 нче слайд

- Хәерле иртә  укучылар!

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

2 нче слайд

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

- Кояш  үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә

- Бүген без татар теле һәм әдәби уку фәннәренең һәр дәрес кунаклары булган Әмир һәм Әминә янына кунакка килдек. шул ук вакытта татар теле белән шөгыльләнергә булдык.. Алар авылда яшиләр икән һәм бик күп җәнлекләр белән дуслар.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Төркемнәрдә  эш.

ТОКИН МЭТ..

.

  1. этап.Белемнәрне актуальләштерү.

 3 слайд.

ТОКИН МЭТ.

  • Ике төркемгә карточкалар бирелә.
  • 1 нче төркем – эт рәсеме.
  • 2 нче төркем- төлке рәсеме.
  • Бирем:1. Бирелгән җәнлекләрнең билгесен , эш- хәрәкәтен белдергән сүзләр языгыз, модельләрен сызыгыз. (проблема куела).
  • 2. Төркемнәр урыннарын алмашып, бирелгән сүзләр белән модельләрне тоташтыралар.
  • 3. Урыннарга кайту. Эшләрне анализлау, бер- береңә тәкъдим итү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

Җавапларны анализлый белү, нәтиҗәләр чыгару.

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: иҗек , сүзләрне юлдан- юлга күчерү кагыйдәләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә:

Сүзләрнең иҗеккә бүленүен, һәр иҗектә бер сузык авз булуын аңлауларына  ирешү.

  1. этап. Яңа тема өстендә эш.

-Татар телендә ничә сузык аваз бар?

- Ничә сузык рус теленнән кергән?

-Нинди сузыклар була?

Дәфтәрләрдә эш. Матур, дөрес язу күнегүе.

-Сүзләрне күчереп яз һәм сузыкларны билгелә.(тышта, җиргә, урамга).

-Ребус чишү.

Һәр предметның беренче хәрефләрен генә алып яңа сүз яса.(икмәк, җиләк, елга, күлмәк ).

- Нинди сүз килеп чыкты? (иҗек)

Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? –ИҖЕК.

КАГЫЙДӘ:

-сүзләр иҗекләргә бүленә, һәр иҗектә берәр сузык аваз була. (ба-ла, ал- ма).

-иҗек бер генә сүздән дә тора ала (ә-ни, и-тек).

-сүзләрне юлдан юлга күчерү дә иҗекләп башкарыла).

(44- 46 нчы битләрдәге мавыктыргыч вакыйганы сөйләү).

- сүзләр, иҗек, аваз сүзләрен тактага язу һәм иҗекләргә бүлү.

- вәгъдә, яшьтәш, көньяк, аръяк сүзләрен иҗеккә  бүлгәндә һәм билгеләре алдагы иҗектә калырга тиеш.

Динамик пауза.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрне

Имән бармак очына.

Аннан карыйм тышта үскән

Биек агач очына.      

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,дәреснең темасын китереп чыгару)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәнлек(әхлакый-этик бәяләү

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

МИКС_ ФРИЗ_ ГРУП.

4 этап. Ныгыту.

  1.  20 нче күнегүне эшләү. Парларда эшләү.

(үрнәктә бирелгәнчә эшләү, дөреслеген парларда тикшерү).

  1. Иҗекләрдән сүзләр төзү.

Слайдта иҗекләр бирелгән  .Әмир  алардан сүзләр  төзи алмый аптырый.

-Булышабызмы, балалар?

Кур, бак, ба, мак , ка, ба,ча шак, та, лык.

-Сүзләрне  төзибез һәм дәфтәргә иҗекләргә бүлеп   язабыз.

3. 21, 22 нче күнегүләрне эшләү.

Динамик пауза.

МИКС-ФРИЗ- ГРУП.

Слайдта сүзләр бирелә. Һәр сүздә ничә иҗек икәнен төркемнәргә берләшеп күрсәтергә. (Ямьле, күбәләкләр, Әминә, Яхъя, кәҗә,дөнья, балалар, китапларны).

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәнлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап.Тикшерү күнегүләре.

Максаты:дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

ДЖОТ ТОТС.

СОРТ КАРДС.

  1. этап. Тикшерү күнегүләре. Төркемнәрдә эш.

ДЖОТ ТОТС.

Төркемнәрдәге һәр укучы предметның билгесен, эшен- торышын белдергән , ике һәм өч иҗекле 4 әр сүз уйлап, бирелгән карточкаларга яза.Өстәл уртасында 16 сүз булырга тиеш.

СОРТ КАРДС.

Шул сүзләрне  беренче схемага кагылышлы сүзләргә һәм икенче схемага кагылышлы сүзләргә аерыгыз.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге( сүзләр уйлау, логик,проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәнлек(мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

- Нәрсәне аңлап җиткермәдегез? (һәр укучының җавабы тыңлана)

Сорауларга җавап бир:

-Сүзне күрү белән, анда ничә иҗек булуын белеп буламы?

- Иҗекне нинди аваз төзи?

-Һәр иҗектә ничә сузык аваз була?

-Иҗек бер тартык аваздан төзеләме?

-Дәрес ошадымы? Ошаса кояшка нурлар, ошамаса болытлар куябыз.

 Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәнлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (үз- үзеңне бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)

«ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  КАЙБЫЧ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗУР РУСАК УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”  

МУНИИЦИПАЛЬ  БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Иҗек. Сүзләрне юлдан- юлга күчерү.»

темасына 1 нче сыйныфта

 сингапур элементлары кулланып үткәрелгән

татар теле дәресенең технологик картасы.

Төзеде: I нче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Сафина Гөлнара Мансур кызы.

2014-2015 нче уку елы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.

4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Технологическая карта урока родного русского языка в 4 классе по теме "Редактирование текста2

Тема урока: Редактирование текстаЦель урока: Создать условия для овладения учащимися умениями находить ошибки, допущенные в построении текста, редактировать текст....

Технологическая карта урока родного русского языка в 4 классе по теме "Местоимение как часть речи"

Тип урока: изучение нового материалаЦель: сформировать понятие о местоимении как самостоятельной части речи....

Технологическая карта урока родного русского языка в 4 классе по теме "Личные местоимения"

Цель урока: обобщение знаний о местоимении, выработка умений и навыков по их применению....

Технологическая карта урока родного русского языка во 2 классе "В решете воду не удержишь"

Ожидаемые результаты: Предметные: обучающие познакомятся с понятием «домашняя утварь», получат возможность понимать значения устаревших слов, соблюдать основные орфографические и пунктуаци...

Технологическая карта урока родного русского языка 3 класс по теме "дОЖДЕВЫЕ СЛОВА"

Муниципальное общеобразовательное учреждение«Октябрьская начальная общеобразовательная школа» ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА «РОДНОЙ ЯЗЫК»Тема:  «Дождик вымочит, а...