"Кошлар" конспект урока в 4 классе.
план-конспект урока (4 класс) по теме

Забирова Лилия Суфияровна

Разработка урока по сингапурской методике преподавания по литературному чтению. Работа над текстом "Чирик", автор учебника Хайдарова Р.З.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                            Чистай шәһәре МБОУ “Гимназия № 3»

          “Кошлар – канатлы дусларыбыз”

                “Чирик” тексты өстендә эш

          (Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча)

                          ( 4нче сыйныф )

                                                        Төзеде:Зиганшина Лилия Суфияровна

Максат: 1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуаль –

                     ләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; “Чирик”

                     текстын аңлап укуларына ирешү.

                 2. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

                 3. Укучыларны коллективлык рухында тәрбияләү. Кошларга карата

                     сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, биремле карточкалар.

Дәрес планы:

I.Мотивлаштыру – ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

 - Исәнмесез, хәерле иртә диеп,

   Башлыйбыз дәресебезне.

Бер – беребез белән елмаешып, дәресебезне башлыйк.

2. Фонетик күнегү.

     “К” авазы өстендә эшләү.

   Кара карга кардан бара,

   Канатларын кага – кага.

3. Уку мәсьәләсен кую. ( 1нче слайд )

     ( Чыпчык сайравының язмасын тыңлыйлар һәм танып әйтәләр )

4. Уку мәсьәләсен чишү.

   - Димәк, бүген без сезнең белән дәрестә чыпчык турында сөйләшербез

     Һәм “Чирик” тексты өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез. ( 2нче слайд )

5. Узган  дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

 -Ә хәзер сезнең белән ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН үткәрәбез.(3-4нче слайд)

     Кошларны ике төркемгә бүләләр . 1нче һәм 2нче номерлы җилкә буенча  партнёрлар кышлаучы кошларны аералар. 3нче һәм 4нче номерлы җилкә   буенча партнёрлар күчмә кошларны табып аералар.

         II. Өй эшен сорау:

         КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД буенча өй эшләрен тикшерү.

  • Укучылар, сезгә өй эше кошлар турында җөмләләр төзеп килергә кирәк иде.

Укучылар такта янына чыгып, парлашып басалар һәм бер – берсеннән

Рус телендә әйтелгән җөмләләрнең тәрҗемәсен сорыйлар. Аннан соң карточкалары белән алмашалар.

III. Дәреснең төп өлеше:

  1. Проблемалы сорау кую.

-Без сезнең белән узган дәресләрдә текстның I, IIнче өлешләре буенча эшләдек. Сез ничек уйлыйсыз, йомгаклау өлешендә сүз нәрсә турында барачак? ( укучылар үз фикерләрен әйтәләр ).

-Ә хәзер без сезнең белән ЭЙ-АР-ГАЙД үткәрәбез.

Таблицаны тутыралар. Беренче багана буенча раслауларны билгелиләр. Килешкән раслауларга “+”, килешмәгәненә “-“ куялар.

Текстны укыганча кадәр

                           Раслаулар

Текстны укыганнан соң

1.Хәзер Чирик өйдә яши.

2.Кызның яраткан уенчыгы курчак.

3.Кыз кошчыкны гаепләде һәм рәнҗетте.

  1. Текст өстендә эшләү. ( 5нче слайд )

а) Үрнәк уку,

б) Яңа сүзләр белән эшләү,

в) Тәрҗемә итү,

г) Сорауларга җаваплар бирү.

3. -Ә хәзер МИКС-ФРИЗ-ГРУП үткәрәбез.(6,7,8,9,10,11нче слайдлар)  Такта янына чыгыгыз.

( музыка тавышына хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач сорауларга җавап бирәләр)

-Бу сүздә ничә иҗек? МӘК-ТӘП-ТӘ.

-Әйе, дөрес- 3. Өчәр кешелек төркемнәргә бүленәбез. Биремне тыңлагыз.

Биремнәр:

                     1). Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?

                     2). Кошчыкка нинди исем бирделәр?

                     3). Кошчык нәрсә белән уйнады?

4. ЭЙ-АР-ГАЙД буенча эшне дәвам итәләр.

-Без сезнең белән текстны укыдык, тәрҗемә иттек. Әйдәгез, таблицаны яңадан карыйк һәм эшебезне дәвам итик.(таблицаның 3нче баганасын тутыралар).

-Укучылар, әйтегез әле, кайсы раслау текстның эчтэлегенә туры килми?(3нче раслау).

-Әйе, 3нче раслау текстның эчтәлегенә туры килми, ләкин кыз кошчыкны гаепләмәде, рәнҗетмәде. Киресенчә, кыз кошчыкны җәлләде, ашатты, карады. Димәк, без кечкенә дусларыбызны карарга, сакларга, аларны рәнҗетмәскә тиешбез.

IV. Дәресне йомгаклау:

1.Рефлексия.(12нче слайд)

2.Өй эше: Тестка әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс) Тема урока: 1 класс Прописная буква З. 2 класс Проверяемые и не проверяемые гласные в корне слова

Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс). По теме: 1 класс Правописание буквы З. 2 класс Проверяемые и непроверяемые гласные в корне слова. Поможет учителю при работе с двумя кл...

Открытый урок 2 класса Интегрированный урок по русскому языку и окружающему миру

Программа обучения – Школа России.  Тема: 1. Написание проверяемых и непроверяемых гласных в безударных слогах;          2. Углубление знаний о ж...

Методическая разработка урока Тема: Совесть (урок 23) Класс: 4

Сформировать в сознании детей понятие совести, расширить представление о значении совести в жизни каждого человека.Развивать познавательный интерес и творческие способности при решении определён...

Конспект урока 2 класс. Тема урока:"Развитие умения писать большую букву в именах людей"

Целью данного урока является развитие умения писать большую букву в именах людей....

План-конспект интегрированного урока чтения и письма по теме "Наблюдения над парными согласными в конце слова" или "СКазка-ложь,да в ней намёк, добрым молодцам урок" (2 класс)

Интегрированный урок чтения и письма по теме "Наблюдения над парными согласными в конце слова" или "Сказка-ложь,да в ей намёк, добрым молодцам урок" даёт возможность на конкретном материале сказки "Ли...

Конспект урока по английскому языку "We Are Pirates" 2 урок 2 класс УМК "Английский язык. Brilliant" 2 класс Ю.А. Комарова

КОНСПЕКТ УРОКА АНГЛИЙСКОГО ЯЗЫКАТема: «We Are Pirates»Цели деятельности учителя: формирование произносительного навыка; закрепление ранее изученной лексики(black, white, red, yellow, blue,...