"Сыйфат" темасын кабатлау өчен тест
тест (4 класс) по теме
Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына “Сыйфат” темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 25.45 КБ |
Предварительный просмотр:
«Сыйфат» темасы буенча тест
Гульнур Хуснутдинова,
Әтнә районы Югары Сәрдә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына “Сыйфат” темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде.
1 нче вариант
А өлеше
А1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
- предметның эшен белдерә
- предметның билгесен белдерә
- предметны белдерә
- предметның санын белдерә
А2. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?
ярдәмчел, егәрле
- тамыр
- кушма
- ясалма
- парлы
А3. Кайсы сыйфатны барлык дәрәҗәләрдә дә кулланып булмый?
- сары
- ал
- әче
- көчле
А4. Хаталы сүзләр рәтен билгеләгез.
- чыдамлы, эшчән
- уңан, гәзиз
- пөхтә, җыйнак
- тыныч, егәрле
А5. Туры килгән хәрефне (хәрефләрне) күрсәтегез.
җи...и
- т
- тт
- дт
- тд
А6. Һ хәрефе төшеп калган сүзне табыгыз.
- ...әйләкәр
- ...авалы
- ...аталы
- ...олыксыз
А7. Нечкәлек билгесе (ь) төшеп калган сүзләр рәтен табыгыз.
- мәг...нәле, иг...тибарсыз
- ям...-яшел, яш...ле
- ниг...мәтле, мик...дарлы
- мәг...лүматлы, дәг...вачыл
А8. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?
- -лы, -ле
- -рак, -рәк
- -гылт, -кылт
- -лар, -нар
А9. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез.
- сө-ек-ле, сал-кын-ча-рак
- сө-ен-еч-ле, ак-ыл-лы
- йо-мшак, по-чмак-лы
- а-кыл-лы, бәх-ет-ле
А10. Болар нинди сыйфатлар?
Каты – йомшак, якты – караңгы
- омоним сыйфатлар
- синоним сыйфатлар
- монда сыйфатлар юк
- антоним сыйфатлар
А11. Сыйфатларның сораулары:
- нинди? кайсы?
- кемнең? нәрсәгә?
- нишли? нишләр?
- ничәнче? кем?
А12. Сузыклары калын сузыклар булган сүзне табыгыз.
- дәртле
- буранлы
- җепшек
- җемелдәвекле
А13. Вакытны белдергән сыйфатлар төркемен табыгыз.
- көндезге, җәйге
- яссы, гүзәл
- юаш, уңайсыз
- хуш исле, зур
А14. Артык сүз булган рәтне табыгыз.
- куркак, читен
- урман, өмет-хыял
- аксыл, ямь-яшел
- зәвыклы, килешле
А15. Бирелгән җөмләдән сыйфатны табыгыз.
Көмеш кыңгыраулар авазы ишетелә.
- көмеш
- кыңгыраулар
- авазы
- ишетелә
В өлеше
- Сокландыргыч җылы, аяз көннәр җәйне хәтерләтәләр. (2)Агачлардагы куе яшеллек тә сакланды. (3)Яңгырга мул булган көзге болытлар да нигәдер күренмәделәр.
В1. 2 нче җөмләдән төп дәрәҗәдәге сыйфатны табып языгыз.
_________________________________________________________________
В2. 1 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне табып языгыз.
________________________________________________________________
В3. 3 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табып языгыз.
__________________________________________________________________
В4. 2 нче җөмләдәге сыйфатның антонимын языгыз.
________________________________________________________________
В5. Куе сүзендә ничә аваз бар?
__________________________________________________________________
“Сыйфат” темасы буенча тест (4 класс)
2 нче вариант
А өлеше
А1. Сыйфат:
- предметның эш-хәлен белдерә
- предметның исемен белдерә
- предметның билгесен белдерә
- предметның санын белдерә
А2. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?
Кап-кара, төп-төз
- тамыр
- кушма
- ясалма
- парлы
А3. Кайсы сыйфатны барлык дәрәҗәләрдә дә кулланып булмый?
- кара
- зәңгәр
- татлы
- әче
А4. Хаталы сүзләр рәтен билгеләгез.
- оста, эшчән
- караңгы, юп-юан
- йомшак, биек
- ис киткеч, югеш
А5. Туры килгән хәрефне (хәрефләрне) күрсәтегез.
кү...елле
- ң
- нг
- н
- нн
А6. Һ хәрефе төшеп калган сүзне табыгыз.
- пө...тә
- ...исле
- ...әлсез
- ...өнәрле
А7. Нечкәлек билгесе (ь) төшеп калган сүзләр рәтен табыгыз.
- Шөгыл...ле, яш...келт
- дәг...валы, мәг...нәдәш
- дик...катьле, вәг...дәсез
- гам...ле, иг...тибарлы
А8. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе нәрсә өчен кулланыла?
- Предметның гадәттәге билгесен башка предметның шундый ук билгесе белән чагыштырмыйча белдерү өчен
- Бер предметтагы билгенең шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык булуын белдерү өчен
- Предмет билгесенең гадәттәгедән ким булуын белдерү өчен
- Бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән артыграк булуын белдерү өчен
А9. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез.
- хө-рмәт-ле, вә-гъдә-сез
- ә-һә-ми-ят-ле, бор-ын-гы
- ка-раң-гы, ка-ба-рын-кы
- бө-кре-рәк, шыб-ыр-дык
А10. Болар нинди сыйфатлар?
Чибәр, гүзәл, сылу, зифа
- омоним сыйфатлар
- синоним сыйфатлар
- монда сыйфатлар юк
- антоним сыйфатлар
А11. Сыйфатларның сораулары:
- нишли? нишләр?
- кемгә? нәрсәгә?
- нинди? кайсы?
- кем? ничә?
А12. Сузыклары нечкә сузыклар булган сүзне табыгыз.
- алдынгы
- ягымлы
- басмалы
- эшсез
А13. Кеше холкын белдергән сыйфатлар төркемен табыгыз.
- моңлы, оста
- сөйкемле, усал
- чиста, уңайлы
- аңлаешлы, баллы
А14. Артык сүз булган рәтне табыгыз.
- язгы, кышкы
- ап-ак, зуп-зур
- кызгылт, яшелрәк
- әби-бабай, җыр-моң
А15. Бирелгән җөмләдән сыйфатны табыгыз.
Елмаеп, язгы кояш чыкты.
- елмаеп
- язгы
- кояш
- чыкты
В өлеше
- Син, яланаяклы малай! (2) Олыларча кулларыңны артка куеп, тузанлы юлга баскансың да тауга карап торасың. (3) Зәңгәр тау – ераклыгы белән серле, серлелеге белән ерак.
В1. 3 нче җөмләдән тамыр сыйфатны табып языгыз.
_________________________________________________________________
В2. Тексттан кушма сүзне табып языгыз. __________________________________________________________________
В3. 2 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табып языгыз.
__________________________________________________________________
В4. Зәңгәр сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп языгыз.
________________________________________________________________
В5. 2 нче җөмләдәге сыйфатны үзе бәйләнеп килгән сүз белән бергә языгыз.
__________________________________________________________________
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/02/12/picture-58550.jpg)
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
![](/sites/default/files/pictures/2012/02/12/picture-58550.jpg)
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)
Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау; ә) татар теленең (авазла...
Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.
Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән. Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....
![](/sites/default/files/pictures/2012/05/10/picture-84118.jpg)
"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)
Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....
![](/sites/default/files/pictures/2022/03/20/picture-74674-1647794906.jpg)
Математикадан кабатлау дәресе
Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның составларын кабатлау Дәрес тибы : Үткәннәрне...