Авторская программа дополнительного образования для учащихся 1-4 классов «ЮНЫЙ КРАЕВЕД»
материал на тему

Гимадиева Лилия Ильсуровна

Татар халкының борын-борыннан формалашып килгән рухи культурасы, бай хәзинәсе бар. Шуңа күрә дә укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, ел фассыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру бик файдалы эш. Чөнки, кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтәге һәр күренеш серле һәм кызыклы булып тоела.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл anlatma_yazuy.docx141.6 КБ
Файл 43_bittn.docx38.45 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ

 

РАСЛЫЙМ

Муниципаль методсовет рәисе,

Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитеты мәгариф идарәсе

җитәкчесенең урынбасары

_________________Сибгатуллина Р.Р.

“____” ______________ 2014нче ел

1-4 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

«ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР» БЕРЛӘШМӘСЕНЕҢ

    ӨСТӘМӘ БЕЛЕМ БИРҮ АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ

 

Төзеде:

МБББУ   “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле  31 нче гомуми белем бирүче

 урта   мәктәп” нең  I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы                                                     Гимадиева Лилия Илсур кызы

Юсупова Гүзәл Талигать кызы

Муниципаль методик берләшмә              Мәгариф идарәсе

утырышында каралды                               методисты белән килешенде

беркетмә № ___                                        ______________Мөхәммәдиева А.Г.                

“____” _____________2014 нче ел         “___”_____________2014 нче ел

 

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы..............................................................................................3                                                                      
  2. Программаның укыту-тематик планы......................................................7
  1. 1 нче уку елы....................................................................................7
  2. 2 нче уку елы...................................................................................14
  3. 3 нче уку елы...................................................................................20
  4. 4 нче уку елы..................................................................................27
  1. Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият................................................33                            
  2. Кушымта:

4.1. Эзләнү һәм проект эшләре өчен якынча темалар.............................34

               4.2.Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен викториналар..................37

                4.3. Шөгыльләрнең технологик карталары.............................................43

                                                                         

 

Аңлатма язуы.

Татар халкының борын-борыннан формалашып килгән рухи культурасы, бай хәзинәсе бар. Шуңа күрә дә укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, ел фассыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру бик файдалы эш. Чөнки, кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтәге һәр күренеш серле һәм кызыклы булып тоела.

 

Программаның төп максаты: 

Туган якны, аның тарихын, табигатен танып-белүче, аны саклаучы һәм яклаучы балалар тәрбияләү.

Программаның төп бурычлары:

Куйган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

  1. Туган як табигатенең флора һәм фаунасын тирәнтен өйрәнү.
  2. Экскурсияләр, гамәли эш аша балаларның экологик белемнәрен арттыру.
  3. Балаларга татар халкының әдәпле, моңлы, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген җиткерү, халык иҗаты төрләре белән якыннан таныштыру.
  4. Төбәгебездә эшләп баручы милли оешмалар, җитештерү берләшмәләре, өстәмә белем бирү йортлары белән экскурсияләр оештыру аша таныштыру.
  5. Милли бәйрәмнәр турында өстәмә белемнәр бирү һәм аларны даими рәвештә үткәрү.
  6. Балаларны иҗади яктан үстерү.
  7. Туган җир, туган ил, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәүләт стандартларына туры килүе:

Авторлык программасы Дәүләт стандартларына  нигезләнеп төзелде. Белем бирүгә таләп ителгән өч баскыч күздә тотыла: укучы табигатьтә булган бәйләнешләрне белә һәм аңлый, укучы табигатьне хөрмәт итә һәм кадерли, укучы табигатьне саклау буенча мөстәкыйль гамәл кыла.

Программа укучыларда дәүләт стандартлары тарафыннан таләп ителгән  шәхси, регулятив, танып белү һәм коммуникатив  универсаль уку гамәлләре формалаштырыра.

             Шәхси  уку гамәлләре (ШУГ):  Түбәндәге кыйммәтләрне аңлый һәм бәяли белү: яхшылык, түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анаңа хөрмәт. Гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз тотышын бәяләү.

  Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ): Уку эшчәнлеген оештыра белү. Уку мәсьәләсен куя белү. Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү.   Үзэшчәнлекне планлаштыра белү. Төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табу.              

            Танып белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ): Кирәкле информацияне табу өчен махсус әдәбиятта, интернет челтәрендә ориентлаша белү. Үз фикереңне дәлилли белү.   Яңа белем өстендә эшләү күнекмәләрен булдыру.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ): Актив сүзлек составын баету.  Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру. Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

Авторлык программаның актуальлеге:

 Табигать - безнең иң зур байлыгыбыз. Тирә - юньне пычрату кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнә торган зур ялгышлык. Хәзерге вакытта табигатьне саклау иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Башлангыч сыйныф укучылары белән  “Яшь эколог” түгәрәгендә шөгыльләр алып бару өчен, күпьеллык программа булмау сәбәпле, авторны яраклаштырылган программа төзүгә этәрде.

Тәкъдим ителә торган программа шул актуаль проблеманы хәл итәргә булыша.

Программаның билгеләнеше:

Әлеге программа  башлангыч сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.

Программаның үзенчәлекләре:

  • Программа 1-4 сыйныф балалар өчен сыйныфтан тыш  өстәмә белем бирү программасы итеп тәкъдим ителә.
  • Милли төбәк компонентлары тирән өйрәнелә.
  • Түгәрәк эштә ата-аналар белән, шәһәребездә уңышлы эшләп баручы өстәмә белем бирү йортлары белән тыгыз элемтәдә эш итү күздә тотыла.

Апробация:

Авторлык программасы  2009-2010нчы, 2010-2011нче, 2011-2012нче, 2012-2013нче, 2013-1014 нче уку елларында дәвамлы рәвештә апробация үтте. Программаны үтү дәверендә балаларның үсемлек һәм җәнлекләргә карата сакчыл карашлары, тирә-юньне саклауга үзләренең көченнән килгән кадәр өлеш кертә алулары – экологик тәрбия бирүнең, табигатьне саклауның төп күрсәткечләре булып тора. Программаны үзләштерү дәвамында укучыларның проект һәм эзләнү эшләре Республика күләмендә укучылар өчен үткәрелгән конференцияләрдә катнашып призлы урыннарга ия булдылар.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 4 өлештән тора:

 1 нче уку елында шөгыльләрдә күбрәк туган як табигатен саклауга, урман катлары һәм хайваннар турында белемнәрне тирәнәйтүгә, шәһәребезнең экологиясенә игътибар ителә.  

2 нче уку елында укучыларның планетабыз – Җир шары, халык экологиясенә, Республикабызның “Кызыл китабы”на кертелгән үсемлек һәм хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтүгә, туган як табигатенә сакчыл караш булдыруга, үсемлекләр һәм хайваннарның аермалы билгеләрен өйрәнүгә игътибар ителә.

3 нче уку елында шөгыльләрдә республикабызның экологиясе роленә, туфрактагы терек организмнарга, табигатьтә суның әйләнешенә, бөҗәкләр һәм хайваннар өчен үсемлекләр дөньясына, шулай ук балаларның сәламәтлекләрен ныгытуга басым ясала.

4 нче уку елында татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, милли традицияләре, татар халык ашлары, әдәп һәм әхлак нормалары кертеп балаларда кызыксыну уяту күздә тотыла.

Программада теоретик, практик шөгыльләр, экскурсия һәм чараларны үткәрүләр, проект һәм эзләнү эшләре каралган.

Программа нәтиҗәсендә укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләр үзләштерә:

  1. Төбәгебездәге урман, болын, сулыкларда яшәүче җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр һәм үсемлекләр турында, аларның үзара бәйләнешләрне, мөнәсәбәтләрне белү һәм аңлау.
  2. Республикабызның “Кызыл китабы”на кертелгән үсемлек һәм хайваннар турында белү.
  3. Төбәгебездә җирдәге файдалы казылмаларны: ташлар, нефть һәм газ продуктлары турында белү. “Түбән Кама Нефтехим берләшмәсе” нең эшчәнлеген күзаллау.
  4. Төбәгебездә булган экологик проблемаларны аңлау һәм аларны чишү юлларын белү, чишәргә теләк белдерү.
  5. Табигатьнең кеше сәламәтлегенә уңай тәэсирен белү һәм дөрес куллану.
  6. Начар гадәт, наркомания һәм алкоголизм кебек афәтләрнең зыянын аңлау.
  7. Татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, милли традицияләре, татар халык ашлары, әдәп һәм әхлак нормаларын белү. Түбән Кама шәһәрендә эшләп баручы төрле милли берләшмәләр һәм аларның эш юнәлешләрен белү.

Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү һәм бәяләү:

 Һәр курс ахырында укучылар укытучы тәкъдим иткән темалардан сайлап алу мөмкинлеге белән иҗади эш башкара: рәсем, инша, проект, чыгыш, эзләнү эше, презентация, һ.б. Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырыла. Иң уңышлы эшләр төрле бәйгеләргә, конференцияләргә җибәрелә. Шулардан тыш укытучы укучыларның белемнәрен тестлар һәм викториналар аша тикшерә, әлеге викториналаларны укучылар үзләре дә төзи ала. Билгеләр куелмый.

Уку процессын оештыру формалары:

  1.  Программаны Дәүләт стандартлары таләп иткән дәрестән тыш эшчәнлектә кулланырга мөмкин.
  2.  Өстәмә белем бирү йортларында һәм түгәрәкләрендә куллануга тәкъдим ителә.

Программаны үзләштерү вакыты:

Әлеге белем бирү программасы 4 елга, атнага 4 сәгатьтән исәпләнгән. 1 нче сыйныфта 32 атна – 132 сәгать, 2 нче - 4 нче  сыйныфларда 34 атна – 136 сәгатьтән. Барлыгы 540 сәгать.

Программаның укыту-тематик планы.

1 нче уку елы

Теманың исеме

                    Сәгатьләр саны

барысы

теория

практ.

экскурсия

чара

1

Кереш өлеш.

4

     1

-

3

-

2

Туган ягым – Түбән Кама.

18

     6

6

5

1

3

Экология нигезләре.

14

     6

6

2

-

4

Төбәгебездә хайваннар дөньясының күптөрлелеге.

12

     8

3

1

-

5

Төбәгебездә кыш күренешләре.

20

     8

9

2

1

6

Төбәгебездә урман катлары.

25

     6

13

5

1

7

Без – җирдә яшибез!

10

     4

4

1

1

8

Төбәгебездә язгы табигать.

29

    11

10

6

2

9

Йомгаклау.

1

      -

1

-

-

                          Барысы:    

132

50

52

25

6

Программаның эчтәлеге.

1.Кереш өлеш. Укучыларны берләшмәнең планы белән таныштыру. “Түгәрәк өстәл янында” исемле әңгәмә үткәрү. Нинди уку әсбаплары кирәклеген җиткерү. Куркынычсызлык һәм юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

 Гамәли эш: Балаларның эколого-биологик үзәгенә экскурсия. Яшь натуралистлар үзәге белән танышу.

Балалар белән табигый материаллар җыю.

2.Туган ягым – Түбән Кама. Түбән Кама – туган шәһәрем. Аның экологиясе һәм промышленность өлкәсе. Шәһәребезнең урам исемнәре тарихы. Истәлекле урыннары.

 Гамәли эш: “Түбән Кама – гүзәл шәһәрем”, “Иң чиста, иң матур урам  “Түбән Кама шәһәренең киләчәге” рәсем бәйгеләре.

Экскурсияләр: Лемаев скверына “Танылган шәхес”, шәһәр паркына “Көзге вальс”, шәһәр музеена “Заводлар тарихы”.

Викторина:  Шәһәребезне яхшы беләсезме?

3.Экология нигезләре. “Экология” сүзенә белешмә бирү. Аның тормышта тоткан урыны. “Кызыл китап” һәм “Яшел китап”- ул нинди китаплар? “Экологик катастрофа” төшенчәсе. Йорт, өй, ишегалды, сыйныф, тән гигиенасы.

Гамәли эш: “Кызыл һәм Яшел китаплар” белән эш; гәҗитләрдән шәһәребезнең экологик торышын чагылдырган материал туплау; экология өлкәсенә кагылышлы кроссвордлар, башваткычлар, ребуслар төзү һәм аларны чишү, табигый материал туплау, альбом төзү.

Экскурсия: Изге чишмә, “Без – табигать сакчылары”.

4.Төбәгебездә хайваннар дөньясының күптөрлелеге. Хайваннар дөньясының төрлелеге. Аларга кыскача характеристика. Үсемлекләр һәм хайваннар арасындагы бәйләнешләр.

Гамәли эш: табигый материал белән эш: “Минем яраткан хайваным”, пластилин белән эш: “Хайваннар дөньясы” (үзлектән эш), рәсемнәр бәйгесе.

5.Төбәгебездә табигатьтә кыш күренешләре. Табигатьтә кышкы үзгәрешләр. Кар һәм боз каян барлыкка килә, аларның әһәмияте. Табигатьтә су әйләнеше. Суның әһәмияте, аны саклау юллары. Суның 3 халәте.

    Гамәли эш: кышка карата җырлар, шигырьләр, табышмаклар өйрәнү; суның 3 халәтен тәҗрибәдә тикшерү; суның чисталыгын фильтр ярдәмендә тикшерү; проект эше: “Мин уйлап тапкан фильтр”.

Экскурсияләр: “Кышкы парк”.

6.Төбәгебездә урман катлары. Урман катлары турында  төшенчә бирү. Урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре. Төрле агачлар белән танышу. Бу нинди агач? Яфраклар буенча агачларны таный белү. Нарат һәм чыршы, аларның үзенчәлекләре. Куаклар, үләннәр, гөмбәләр, чәчәкләр, җиләкләр.

Гамәли эш: табигый материал җыю, рәсемнәр һәм аппликацияләр ясау, күргәзмә оештыру; рәсем конкурсы үткәрү: “Урманда кыш”, “Кышкы урман”.

Урманга экскурсияләр: “Урман агачлары”, “Урман этажлары”, “Кышкы парк”.

 7.Без – Җирдә яшибез! Нәрсә ул Җир? Җир шарының иярченнәре. 22 нче апрель – Җир планетасы көне. Ни өчен кешеләр космоска очалар? Җирнең борынгы үткәне. Аларны галимнәр ничек өйрәнгән? Ни өчен кеше айда яшәми? Нинди планеталар беләбез?

Гамәли эш: сюжетлы рәсемнәр ясау: “Без җирдә яшибез”; инша язу:”Мин космонавт”, “Минем айга очасым килә”; пластилин белән Җир катламын әвәләү.

8.Төбәгебездә язгы табигать.Табигатьтә язгы үзгәрешләр. Язның беренче чәчәкләре, кеше тормышында аларның роле. Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәкләр. Бүлмә гөлләре турында белешмә бирү. Аларның төрләре. Бүлмәдә үсүче гөлләрне, аларның исемнәрен, килеп чыгышын өйрәнү.

Гамәли эш: Кызыл китап белән эш; бүлмәдә үсүче гөлләрне тәрбияләү: төпләрен йомшарту, су сибү, ашламалар белән тукландыру, күчереп утырту, үрчетү, яфракларны юеш чүпрәк белән сөртү һәм аларга су сиптерү.

 Урманга: “Беренче чәчәкләр”, “Кызыл Чишмә” бистәсенә: “Боз китү”, “Изге чишмә”гә экскурсияләр.

Г.Тукайның туган көненә багышланган чара. Аның әсәрләре буенча шигырьләр һәм рәсемнәр конкурсын оештыру.

9. Йомгаклау. Ата-аналар белән берлектә иҗади отчет оештыру: “Без ирешкән уңышлар”. Эшләгән эшкә нәтиҗә, йомгак ясау.

Календарь-тематик план.

Шөгыльләр тәртибе

Бүлекчә һәм шөгыль темалары

Сәгатьләр  саны

 

Кереш өлеш (4 сәг.)

1

Түгәрәк өстәл янында. Берләшмәнең планы белән таныштыру. Куркынычсызлык һәм юлда йөрү кагыйдәләре.

1

2

Экскурсия. Тынычлык урамы.

1

3

Экскурсия. Сөембикә урамы.

1

4

Экскурсия.  Яшь натуралистлар үзәге белән танышу.

1

Туган ягым – Түбән Кама (18 сәг.)

5

Түбән Кама – туган шәһәрем.

1

6

Рәсем бәйгесе. Түбән Кама – гүзәл шәһәрем.

1

7

Шәһәребезнең урам исемнәре тарихы. Шәһәребезнең танылган шәхесләре белән бәйле урам исемнәре.

1

8

Экскурсия.  Лемаев скверы. “Танылган шәхес”.

1

9

Шәһәребезнең урам исемнәре тарихы. Илебезнең танылган шәхесләре белән бәйле урам исемнәре.

1

10

Шәһәребезнең урам исемнәре тарихы. Табигать белән бәйле урам исемнәре.

1

11

Экскурсия. Шәһәр паркы. “Көзге вальс”

1

12

Рәсем бәйгесе. Иң чиста, иң матур урам.

1

13

Шәһәребезнең экологиясе һәм промышленность өлкәсе.

1

14

Экскурсия. Шәһәр музее. “Заводлар тарихы”

1

15

Шәһәребезнең истәлекле урыннары.

1

16

Виртуаль экскурсия. Изге чишмә.

1

17

Проект. Рәсем бәйгесе. Түбән Кама шәһәренең  киләчәге

1

18

Экскурсия. Мәктәп музее. Халкымның үткәне, бүгенгесе, киләчәге.

1

19

Викторина.  Шәһәребезне яхшы беләсезме?

1

20

Шигырь бәйрәме. Яшә туган шәһәрем!

1

21

Проект. Шигырь язу. Сиңа багышлыйм, туган шәһәрем!

1

22

Түбән Каманың гербы, флагы.

1

Экология нигезләре (14 сәг.)

23

Нәрсә ул – экология.

1

24

Минем йортым.

1

25

Экскурсия. Мусор кайдан килә?

1

26

Практик шөгыль. Мәктәп ишегалдын чистарту.

1

27

Рәсем бәйгесе. Минем йортым.

1

28

Безнең сыйныф. Практик шөгыль. Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

1

29

Бүлмә гөлләре. Практик шөгыль. Бүлмә гөлләрен карау.

1

30

Йорт хайваннары һәм аларны өйдә  тоту белән бәйле зарарлы бөҗәкләр куркынычлыгы.

1

31

Рәсем бәйгесе. Дүртаяклы дустым

1

32

Минем өем. Өй гигиенасы.

1

33

Безнең кием. Кием гигиенасы.

1

34

Су – яшәеш чыганагы.

1

35

Экскурсия. Изге чишмә.

1

36

Экологик катастрофа – нәрсә ул? Рәсем бәйгесе.

1

Төбәгебездә хайваннар дөньясының күптөрлелеге (12 сәг.)

37

Хайваннар дөньясының төрлелеге. Аларга кыскача характеристика.

1

38

Проект эше. Минем ятаркан хайваным.

1

39

Төбәгебездә нинди хайваннар яши?

1

40

Төбәгебездә нинди җәнлекләр яши?

1

41

Табигый материаллар, пластилин белән эш. Хайваннар дөньясы.

1

42

Төбәгебездә нинди кошлар яши? Викторина.

1

43

Проеет эше. Кошларга ярдәм ит.

1

44

Төбәгебездәге сулыкларда нинди балыклар яши?

1

45

Рәсем бәйгесе. Балыклар дөньясы.

1

46

Төбәгебездә нинди бөҗәкләр яши?

1

47

Викторина. Бөҗәкләр.

1

48

Экскурсия. Контактлы зоопарк.

1

Төбәгебездә кыш күренешләре (20 сәг.) 

 

49

Туган якка кыш килде.

1

50

Экскурсия. Шәһәр паркы.

1

51

Рәсем бәйгесе. Кышкы матурлык.

1

52

Кышкы матурлык җырларда, шигырьләрдә.

1

53

Шигырь укучылар бәйгесе. Кышны яратам.

1

54

Проет. Шигырь язу.

1

55

Кар һәм боз каян барлыкка килә, аларның әһәмияте. Фильм карау.

1

56

Табигатьтә су әйләнеше.  Фильм карау.

1

57

Суның 3 халәте. Практик эш.

1

58

Кар бөртеге – табигатьнең бер сере.

1

59

Практик эш. Кар бөртекләрен күзәтү.

1

60

Рәсем бәйгесе. Кар бөртекләре без.

1

61

Суның әһәмияте, аны саклау юллары.

1

62

Проектларны яклау.  Мин уйлап тапкан фильтр.

1

63

Су, кар, кар бөртеге турында табышмаклар туплау.

1

64

Төбәгебездә чишмәләр.

1

65

Экскурсия. Изге чишмә.

1

66

Эзләнү эше. Чишмәләрнең тарихы. Авылымның чишмәсе.

1

67

Эзләнү эшләрен яклау.

1

68

Ачык чара. Күргәзмә оештыру.

1

Төбәгебездә урман катлары (25 сәг.)  

69

Төбәгебездә урман катлары.

1

70

Туган як урманнары.

1

71

Экскурсия. Төбәгебездә урман катларын күзәтү.

1

72

Төбәгебездә төрле агачлар белән танышу.

1

73

Экскурсия. Бу нинди агач?

1

74

Проект эшләре. Агач яфраклары буенча агачларны таный белү.

1

75

Рефератларны яклау. Агачлар турында.

1

76

Рәсем бәйгесе. Агачлар.

1

77

Шагыйрьләр иҗатларын агачларга багышлый.

1

78

Шигырь укучылар бәйгесе.  

1

79

Агачлар һәм куаклар.

1

80

Экскурсия. Куакларны күзәтү.

1

81

Үләннәр.

1

82

Туган якның ашарга яраклы үләннәре.

1

83

Үләннәр минем көнкүрештә.

1

84

Дарулы үләннәр.

1

85

Эзләнү эшен яклау. Әбиемнең даруханәсе.

1

86

Викторина. Дарулы үләннәрне яхшы беләсеңме?

1

87

Туган як гөмбәләре.

1

88

Викторина. Гөмбәләр.

1

89

Безнең урман чәчәкләре.

1

90

Рәсем бәйгесе. Безнең урман чәчәкләре.

1

91

Безнең урман җиләкләре.

1

92

Шигырьләр, җырлар өйрәнү.

1

93

Ачык чара. Урманнарны саклыйк.

1

Без – җирдә яшибез! (10 сәг.) 

 

94

Нәрсә ул Җир?

1

95

Җир шарын ничек өйрәнәләр?

1

96

Пластилин белән эш. Җир шары.

1

97

Космик ракета.

1

98

Проект. Ташланма материаллардан космик ракета ясау.

1

99

Рефератлар яклау. Герой – космонавт.

1

100

Экскурсия. Гагарин урамы. Космонавтларга һәйкәл.

1

101

Инша. Мин – космонавт.

1

102

Космос  турында шигырьләр өйрәнү.

1

103

Ачык чара. Бергәләп саклыйк Җир шарын.

1

Төбәгебездә язгы табигать (29 сәг.) 

104

Төбәгебездә язгы табигать.

1

105

Экскурсия. Яз билгеләрен күзәтү.

1

106

Рәсем бәйгесе. Язның матурлыгы.

1

107

Язгы суда иминлек кагыйдәләре.

1

108

Экскурсия. Боз китү.

1

109

Рәсем бәйгесе. Боз китү.

1

110

Яз хәбәрчеләре.

1

111

Проект. Сыерчык оясы.

1

112

Язның беренче чәчәкләре.

1

113

Экскурсия. Яз чәчәкләрен күзәтү.

1

114

Әниемә бүләк. Проект эше.

1

115

Әниләр бәйрәме.

1

116

Кызыл китапка кертелгән безнең төбәк яз чәчәкләре.

1

117

Рәсем бәйгесе. Умырзая.

1

118

Шигырьләр өйрәнү.

1

119

Сыйныфтагы бүлмә гөлләре.

1

120

Эзләнү эше. Минем өйдә гөлләр бар.

1

121

Реферат яклау. Бүлмә гөлем.

1

122

Практик эш. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту, үрчетү.

1

123

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре.

1

124

Экскурсия. Тукай урамы. Тукай һәйкәле.

 1

125

Шигырьләр өйрәнү.

1

126

Рәсем бәйгесе. Тукай геройлары.

1

127

Шүрәле чынбарлыкта бармы? Эзләнү эше.

1

128

Тукай  әсәрләренә мультфильмнар карау.

1

129

Викторина. Тукай иҗаты һәм тормышы.

1

130

Шигырь укучылар бәйгесе.

1

131

Ачык чара. Тукай безнең  йөрәктә.

1

Йомгаклау (1 сәг).

132

Ата-аналар белән берлектә иҗади отчет оештыру: “Без ирешкән уңышлар”. Презентацияләр әзерләү. Папкалар туплау. Фотоальбомнар төзү.

1

2 нче уку елы

    Теманың исеме

Сәгатьләр саны

барысы

теория

практ.

экскур.

чара

1.

Кереш өлеш.

1

1

-

-

-

2.

Планетабыз – Җир.

24

12

10

1

1

3.

Кеше экологиясе.

30

14

10

6

-

4.

Төбәгебездә бөҗәкләр. Аларның тормышы.

16

10

6

-

-

5.

Төбәгебездә кошлар турында белергә телим.

22

10

10

2

-

6.

Төбәгебездә балыклар.

14

10

2

2

-

7.

Түбән Каманың истәлекле урыннары.

28

14

11

2

1

8.

Йомгаклау.

1

-

1

-

-

               Барысы:                        

136

71

50

13

2

Программаның эчтәлеге.

1. Кереш өлеш. Берләшмәнең эш планы белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау. Юл билгеләрен искә төшерү.

Мәктәп участогына экскурсия: ”Көзге үләннәр”.

2.  Планетабыз – Җир. Төбәгебездә җирдәге файдалы казылмалар: ташлар, нефть һәм газ продуктлары. “Түбән Кама Нефтехим берләшмәсе” турында мәгълүмат.

Гамәли эш: файдалы казылмалар әдәбият һәм дәреслекләр белән эшләү, глобус белән якыннан танышу; “Җирнең эчке төзелеше” – рәсем ясау; рәсем конкурсы үткәрү: “Без - Җир балалары. “Түбән Кама Нефтехим берләшмәсе”нә экскурсия. Реферат өстендә эш.

3. Кеше экологиясе. Беренче уку елындагы белемнәрне кабатлау. Көнкүреш экологиясе (пластик тәрәзәләр, экологик чиста савыт-сабалар). Шәһәр экологиясе (подъездлар, урамнар, пляжлар, су буйлары, заводлар). Нәрсә ул кеше экологиясе? Киемнәр (тукыма төрләре). Косметика куллану. Тешләрне ничек дөрес сакларга? Кызлар һәм малайлар гигиенасы.

Гамәли эш: рәсемнәр ясау: “Подъезларга – чисталык!”, “Өйдәге экологик җиһазлар”; уку әсбаплары, газета-журналлар белән эш.

Мәктәп тирәсенә “Тирә-юньнең чисталыгы”; киемнәр, өй җиһазлары кибетенә “Иң матур, килешкән киемнәр”, “Экологик җиһазлар” экскурсияләр.

4. Төбәгебездә бөҗәкләр. Аларның тормышы. Җир планетасындагы бөҗәкләр. Әйләнә-тирәлеккә бөҗәкләрнең җайлашуы. Бөҗәкләр кайда һәм ничек кышлыйлар? Күбәләкнең барлыкка килү стадиясе. Кызыл китапка кертелгән бөҗәкләр. Безнең тирәлектә киң таралган бәҗәк төрләре.

Гамәли эш: Кызыл китап белән эшне давам итү, бөҗәкләр рәсемен ясау.

5. Төбәгебездә кошлар турында белергә телим. Язның беренче хәбәрчеләре. Язын кошлар тормышы. Кош оялары, төрләре. Иң зур һәм кечкенә кошлар. Яшәү рәвешләре. Экзотик кошлар. Безнең якның кошлары. Кышлаучы һәм күчмә кошлар тормышы.

Гамәли эш: Кошларга җимлекләр ясау, аларны мәктәп тирәсендә элү; рәсем конкурсы үткәрү: “Экзотик кош”, “Безнең як кошы”, “Кызыл китап” белән эш.

Экологик-биологик үзәгенә экскурсия: “Тере почмактагы кошлар”, зоопаркка экскурсия. Викторина.

6. Төбәгебездә балыклар. Су астында яшәүчеләр: ташбака, осьминог, кысла, тюлень, кит, акула, морж, пингвин. Балыкларның төрлелеге һәм серләре. Деликатес балыклар.

Гамәли эш: пластилиннан төрле балыклар әвәләү.

Э.Б үзәгенә, балыклар бүлмәсенә экскурсия: “Аквариум балыклары”.

7. Түбән Каманың истәлекле урыннары. Туган ягымның истәлекле урыннары: шәһәр музее; “Изге чишмә”; педагогия училищесы; мәдәният йорты; Г.Тукай исемендәге китапханә; мәчет; Җәлил кинотеатры; Салих Сәйдәшев исемдәге музыкаль училище; үзебезнең микрорайондагы балалар китапханәсе. Аларның тарихлары.

Гамәли эш: истәлекле урыннарны фотога төшерү һәм аерым альбом төзү. Истәлекле урыннарның тарихын чагылдырган материаллар туплау. Түбән Кама картасы белән эшләү.

Г.Тукай исемендәге китапханәгә, мәчеткә, Җәлил кинотеатрына, Салих Сәйдәшев исемендәге музыкаль училищега, “Изге чишмә”гә экскурсияләр. Проект эшләре.

8. Йомгаклау. “Без ел буена нәрсәләргә өйрәндек”- викторина. Күргәзмә оештыру. Нәтиҗә ясау.

Календарь-тематик план.

Шөгыльләр тәртибе

Бүлекчә һәм шөгыль темалары

Сәгатьләр  саны

Кереш өлеш (1 сәг.)

1

Берләшмәнең эш планы белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләре, юл билгеләре.

1

Планетабыз – Җир. (24 сәг.)

2

Без – җир шары балалары.

1

3

Пластилиннан глобус ясау.

1

4

Җир шары байлыклары.

1

5

Төбәгебездә җирдәге файдалы казылмалар: ташлар, нефть һәм газ продуктлары.

1

6

Җирнең эчке төзелеше.

1

7

Рәсем ясау. Җирнең эчке төзелеше.

 1

8

Рефератларны яклау.

1

9

“Түбән Кама Нефтехим берләшмәсе” турында мәгълүмат.

1

10

Шәһәр музеена экскурсия. Завод тарихы.

1

11

Виртуаль экскурсия. Түбән Кама Нефтехим берләшмәсе.

1

12

Түбән Кама Нефтехим берләшмәсенең продукциясе безнең көнкүрештә.

1

13

Рәсем бәйгесе. Завод – гигант.

1

14

Шәһәрнең танылган химиклары.

1

15

Ата-аналар белән очрашу.

1

16

Эзләнү эше. Минем әтием - Түбән Кама Нефтехим берләшмәсенең эшчесе.

1

17

Эзләнү эшләрен яклау.

1

18

Рәсем бәйгесе. Минем әти-әнием заводта эшли.

 1

19

“Түбән Кама Шин берләшмәсе” турында мәгълүмат.

1

20

Шәһәр музеена экскурсия. Завод тарихы.

1

21

Ата-аналар белән очрашу.

1

22

Эзләнү эше. Минем әтием - Түбән Кама Шин берләшмәсенең эшчесе.

1

23

Эзләнү эшләрен яклау.

1

24

Рәсем бәйгесе. Шин заводының продукциясе безнең көнкүрештә.

1

25

Ачык чара. Әти-әниләребез белән горурланабыз.

1

Кеше экологиясе (30 сәг.)

26

Экология төшенчәсен кабатлау.

1

27

Көнкүреш экологиясе.

1

28

Шәһәр экологиясе.

1

29

Шәһәрдәге җитештерү берләшмәләренең экологиягә йогынтысы.

1

30

Табигать экологиясе.

1

31

Су экологиясе.

 1

32

Рәсем бәйгесе. Чишмәләрне саклап калыйк!

1

33

Шәһәрдәге яшеллек.

1

34

Рәсем бәйгесе. Яшел шәһәрем.

1

35

Экскурсия. Шәһәр урамнары.

1

36

Проект. Темага плакатлар ясау.

1

37

Рәсемнәр ясау: “Подъезларга – чисталык!”

1

38

Практик эш. Ясалган плакатларны подъездларга элү.

1

39

Һава экологиясе.

1

40

Проект эше. Плакталар ясау.

1

41

Экскурсия. Шәһәр паркы.

1

42

Практик эш. Рәсемнәр ясау.

 1

43

Экскурсия. Мәктәп чисталыгы.

1

44

Практик эш. Мәктәп ишегалдын җыештыру.

1

45

Сыйныф чисталыгы.

1

46

Практик эш. Сыйныф бүлмәсен җыештыру.

1

47

Кеше экологиясе.

1

48

Проект. Минем көн тәртибем.

1

49

Экологик киемнәр.

1

50

Экологик косметика.

1

51

Кызлар һәм малайлар гигиенасы.

1

52

Проект. Мин чисталык яратам.

1

53

Уку әсбаплары экологиясе.

1

54

Эзләнү эше. Агачларны ничек саклап калырга.

1

55

Практик эш. Макулатура җыю.

 1

Төбәгебездә бөҗәкләр. Аларның тормышы (16 сәг).

56

Безнең тирәлектә киң таралган бөҗәк төрләре.

1

57

Рефератларны яклау. Шәһәрдә бөҗәкләр.

1

58

Рефератларны яклау. Авылда бөҗәкләр.

1

59

Бөҗәкләрнең кимүе проблемасы.

1

60

Кызыл китапка кертелгәе төбәгебез бөҗәкләре.

 1

61

Рәсемнәр ясау.

1

62

Альбом туплау.

1

63

Викторина.

1

64

Табышмаклар, шигырьләр өйрәнү.

1

65

Эләнү эше. Умарта.

1

66

Эзләнү эшләрен яклау.

1

67

Рәсемнәр бәйгесе.

1

68

Эләнү эше.Кырмыска.

1

69

Эзләнү эшләрен яклау.

1

70

Рәсемнәр бәйгесе.

1

71

Әкиятләр уку.

 1

Төбәгебездә кошлар турында белергә телим (22 сәг.) 

 

72

Экскурсия. Яз билгеләре.

1

73

Яз хәбәрчеләре.

1

74

Эзләнү эше. Кош оясы төрләре.

1

75

Рефератларны яклау.

1

76

Проект. Кош оясы.

1

77

Безнең як кошлары.

1

78

Экологик-биологик үзәгенә экскурсия: “Тере почмактагы кошлар”

1

79

Рәсем бәйгесе.

 1

80

Экзотик кошлар.

1

81

Рефератларны яклау.

1

82

Контактлы зоопаркка экскурсия.

1

83

Рәсем бәйгесе.

1

84

Кышлаучы һәм күчмә кошлар тормышы.

1

85

Проект. Җимлек төрләре. Җимлек төзелеше.

1

86

Практик эш. Җимлекләр ясап элү.

1

87

Кызыл китапка кергән кошлар.

1

88

Экология һәм кошлар.

1

89

Шигырьләр өйрәнү.

1

90

Табышмаклар төзү.

 1

91

Викторина.

1

92

Әкиятләр язу.

1

93

Проекларны яклау.

1

Төбәгебездә балыклар (14 сәг.)

94

Кама, Идел елгаларында нинди балыклар яши?

1

95

Рефератлар яклау.

 1

96

Төбәгебез күлләрендә нинди балыклар яши?

1

97

Рефератлар яклау.

1

98

Рәсемнәр ясау, альбом туплау.

1

99

Проект эше. Мин шәп балыкчы.

1

100

Э.Б үзәгенә, балыклар бүлмәсенә экскурсия: “Аквариум балыклары”

1

101

Пластилиннан аквариум балыкларын әвәләү.

1

102

Су астында яшәүчеләр.

1

103

Деликатес балыклар.

1

104

Балыкның  кеше организмына файдасы.

1

105

Эзләнү эше. Балык – татар һәм рус фольклорында.

1

106

Проект. Әкият язу.

1

107

Проектларны яклау.

1

Түбән Каманың истәлекле урыннары (28 сәг.) 

 

108

Туган шәһәрем тарихы.

1

109

Түбән Кама картасы.

1

110

Туган ягымның истәлекле урыннары.

1

111

Нефтехимиклар паркына экскурсия.

1

112

Виртуаль экскурсия. Изге чишмә тарихы.

1

113

Стахеевлар тарихы.

1

114

И. Шишкин - туган ягыбызны сурәтләүче.

 1

115

Рәсемнәр ясау.

1

116

Проект. Шәһәремнең үткәне, хәзергесе. Иске фотосурәтләр күргәзмәсе.

1

117

Шәһәребезне төзүче әби-бабайлар белән очрашу.

1

118

Экскурсия. Шәһәр музее.

1

119

Рәсемнәр ясау. Туган шәһәрем.

1

120

Шәһәребезнең уку йортлары.

1

121

Виртуаль экскурсия. Г.Тукай исемендәге китапханә.

1

122

Экскурсия. Микрорайон китапханәсенә экскурсия.

1

123

Экскурсия. Шәһәребезнең мәчете.

1

124

Экскурсия. Шәһәребезнең чиркәве.

 1

125

Рәсем ясау. Чиркәү. Мәчет.

1

126

Проект. Шәһәремнең киләчәге.

1

127

Рәсемнәр ясау. Шәһәремнең киләчәге.

1

128

Тукай – бөек шагыйребез.

1

129

Экскурсия. Тукай һәйкәле.

1

130

Г.Тукай әкиятләрен уку.

1

131

Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү.

1

132

Мультфильмнар карау.

1

133

Г.Тукай шигырьләрен уку.

1

134

Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе.

1

135

Рәсем бәйгесе. Г.Тукай геройлары.

1

Йомгаклау (1 сәг.) 

 

 136

“Без ел буена нәрсәләргә өйрәндек”- викторина. Күргәзмә оештыру. Нәтиҗә ясау.

1

3 нче уку  елы

Теманың исеме

                    Сәгатьләр саны

барысы

теория

практ.

экскур.

чара

1

Кереш өлеш.

1

1

-

-

-

2

Сәламәт яшәү рәвеше.

24

15

5

3

1

3

Туфрак – безнең хәзинә.

12

8

4

-

-

4

Төбәгебездә кырлар һәм басулар.

10

4

5

1

-

5

Төбәгебездә яшелчә, җиләк – җимеш бакчалары.

20

12

8

-

-

6

Төбәгебездә гөмбәләр.

18

8

10

-

-

7

Төбәгебездә дару үләннәре

22

9

6

6

1

8

Төбәгебездә сулыкларны саклау.

18

8

6

4

-

9

Халкым фольклоры һәм традицияләре.

10

3

6

-

1

10

Йомгаклау.

1

-

1

-

-

                             Барысы:

136

71

48

14

3

Программаның эчтәлеге.

1. Кереш өлеш. Берләшмәнең эш планы һәм программасы белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау. Юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

2. Сәламәт яшәү рәвеше. Сәламәт яшәү рәвеше турында белешмә. Сәламәтлек - үзе матурлык.  Начар гадәтләр төшенчәсе. Наркотик һәм наркомания – ХХ- нче гасырның афәте. Тәмәке тартуның яшь организмга зарары. Эчүчелек нәрсәгә илтә?

Гамәли эш: рәсем һәм плакат конкурсы: “Мин сәламәт кеше”, “Наркотикка – юк!”, “Спорт – минем дустым”; нарколог һәм теш табибе белән очрашу. Мәктәп бассейнына керү; көзге урманга чыгу: “Сәламәтлек – зур байлык”; даруханәгә: “Даруларның тормыштагы роле” экскурсияләр. Шул ук темаларга проект һәм эзләнү эшләре.

Чаралар: “Әти, Әни һәм мин – спорт гаиләсе”; “Наркотикка юл юк!”.

3. Туфрак - безнең хәзинә. Туфрак, аның төрләре. Үсемлекләр һәм хайваннар тормышында туфракның әһәмияте. Ундырышлылык - туфракның төп үзлеге. Туфракка ашламалар кертү. Аларның авыл хуҗалыгы өчен әһәмияте.

Гамәли эш: туфрак катламын чагыштыру; өстәмә әдәбият белән эшләү.

4. Төбәгебездә кырлар һәм басулар.

Табигый бергәлек буларак кырларыбыз һәм басуларыбыз. Организмнарның төрле тормыш шартларына ярашуы. Кырларда, басуларда үсемлекләр тормышы. Аларның файдалы яклары. Республикабызның “Кызыл китабы”на кертелгән үсемлекләр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше. Иң авыр һәм мактаулы эшләр. Иген уручылар турында әңгәмә.

Гамәли эш: гербарийлар туплау; рәсемнәр ясау: “Иген культуралары”; табигый материаллар белән эш; кырда һәм болында үсә торган үсемлекләр белән якыннан танышу, гербарийлар картотекасын төзү. “Ипи” комбинатына экскурсия.

  1. Төбәгебездә яшелчә, җиләк – җимеш бакчалары.

Бакча агачларыбыз. Җиләк – җимеш һәм яшелчәләрнең күптөрлеге. Безнең якта үсә торган җиләк – җимештән компот, варенье, яшелчәләрдән салатлар ясау ысуллары.

Гамәли эш: рецептлар язу; рәсемнәр конкурсы үткәрү: “Мин яраткан яшелчәләр, җиләк – җимешләр”; өстемә әдәбият белән эшләү. Темага караган проект эшләре.

  1. Төбәгебездә гөмбәләр.

Гөмбәләрнең төрлелеге: пластинкалы, паразит, күгәрек, чүпрә, каты гөмбәләр. Файдалы һәм агулы гөмбәләр. Алардан файдалану. Кызыл чебен гөмбәсенең халык медиинасында куллануы.

Гамәли эш: “Син боларны беләсеңме?” – викторина; гөмбәләрне тозлау, маринадлау, киптерү ысуллары; рәсемнәр ясау: “Агулы гөмбәләр”, “Файдалы гөмбәләр; пластилиннан гөмбәләр әвәләү, рецептлар язу; газета – журналлар белән эш. Темага караган проект эшләре.

7. Төбәгебездә дару үләннәре.  Дару үләннәрен куллану тарихы. Безнең тирәлектәге дару үләннәре. Кеше сәламәтлегендә аларның роле. Болында үсүче дару үләннәре. Аларның үзенчәлекләре. Дару үләннәре – минем бакчада. Файдалары. Дару үләннәре – безнең өстәлләрдә: яшелчә һәм җиләк – җимешләр. Үләннәрдән төнәтмәләр ясау ысуллары.

Гамәли эш: дару үләннәрнең гербарийлар әзерләү, киптерү; газета – журналлар белән эш, папка туплау, реферат язу: “Файдалы үләннәр”; рәсемнәр ясау: “Яшел аптека”.

“Тәмле һәм ачы дарулар” – даруханәгә экскурсия. Проект эшләре.

8. Төбәгебездә салукларны саклау. Төбәгебездәге сулыклар. Кешеләргә, үсемлекләргә һәм хайваннарга суның әһәмияте. Суны чистарту ысуллары. Суны, сулыкларны саклау чаралары. “Урман” урамы районындагы чишмә тарихы.

Гамәли эш: рәсем конкурсы: “Су – яшәү чыганагы”, инша язу: “Тамчы дускай”; чишмәләр тарихын чагылдырган материаллар туплау, эзләнү эшләре.

“Кама” елгасына, чишмәләргә: “Безнең якның чишмәләре” (“Изге чишмә”, “Чәбия” урамындагы яки “Урман” урамындагы) экскурсияләр.

      9. Халкым фольклоры һәм традицияләре. Фольклор һәм традицияләр. Фольклор турында төшенчә бирү, аның төрләре. Әкиятләр, сынамышлар, табышмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр, бишек җырлары. Бүгенге көндә халык традицияләренең сакланышы. Төбәгебездә эшләп баручы төрле милли оешмалар, гореф-гадәтләрне саклап калуда аларның роле.

 Гамәли эш: бишек җырларын өйрәнү. Табышмаклар әйтешү. Традицияләрне чагылдырган бәйрәмнәр үткәрү. Татар халык уеннары. Проект, эзләнү эшләре.

10. Йомгаклау. Үткән темалар буенча викторина үткәрү: “Истәлекле урыннарны беләсезме?”

Балалар белән берлектә иҗади отчет төзү, белемнәрен тикшерү.

Календарь-тематик план.

Шөгыльләр тәртибе

Бүлекчә һәм шөгыль темалары

Сәгатьләр  саны

Кереш өлеш (1 сәг.)

1

Берләшмәнең эш планы һәм программасы белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау. Юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

1

Сәламәт яшәү рәвеше (24 сәг.)

2

Сәламәт яшәү рәвеше турында белешмә.

1

3

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

1

4

Дөрес  туклану – сәламәтлек  нигезе.

1

5

Проект һәм эзләнү эше. Спорт төрләре.

1

6

Рәсем һәм плакат конкурсы:   “Спорт – минем дустым”.

1

7

Чара: “Әти, Әни һәм мин – спорт гаиләсе”.

1

8

Су, һава, кояш – безнең дуслар.

1

9

Проект. Мин ничек чыныгам.

1

10

Экскурсия. Көзге урман.

 1

11

Начар гадәтләр төшенчәсе.

1

12

Наркотик һәм наркомания – ХХ- нче гасырның афәте.

1

13

Наркомания турында фильм карау.

1

14

Рәсем һәм плакат конкурсы:  “Наркотикка – юк!”.

1

15

Тәмәке тартуның яшь организмга зарары.

1

16

Мәктәп фельдшеры белән очрашу.

1

17

Тәмәке тартуның зыяны турында фильмнар карау.

1

18

Рәсем һәм плакат конкурсы.

1

19

Эчүчелек нәрсәгә илтә?

1

20

Нәрсә ул – дару.

 1

21

Витаминнар нинди була?

1

22

Мәктәп фельдшеры белән очрашу.

1

23

Эзләнү эше. Витаминнар кайда бар?

1

24

Рәсемнәр бәйгесе. Витаминлы түтәлләр.

1

25

Проектларны яклау.

1

Туфрак – безнең хәзинә (12 сәг.) 

26

Туфрак, аның төрләре.

1

27

Гамәли эш: туфрак катламын чагыштыру.

1

28

Эзләнү эше. Төрле туфрак төрләрендә фасоль орлыгын үстерү.

1

29

Реферат яклау. Татарстанда туфрак төрләре.

1

30

Үсемлекләр һәм хайваннар тормышында туфракның әһәмияте.

1

31

Эзләнү эше. Үсемлекләр һәм хайваннар тормышында туфракның әһәмияте.

1

32

Ундырышлылык - туфракның төп үзлеге.

1

33

Проект эше. Без бакчада нәрсәләр үстерәбез.

1

34

Рәсемнәр бәйгесе.

1

35

Иң-иң... Фотосурәтләр күргәзмәсе (бакчада үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр)

1

36

Туфракка ашламалар кертү.

1

37

Сыйныфтагы гөл савытларында туфракларны алыштыру.

1

Төбәгебездә кырлар һәм басулар (10 сәг.) 

38

Табигый бергәлек буларак кырларыбыз һәм басуларыбыз.

1

Кырларда, басуларда үсемлекләр тормышы.

1

39

Кырларда, басуларда үсемлекләр.

1

40

Гербарийлар туплау.

1

41

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше.

1

42

Рефератларны яклау.

1

43

Ипи безнең өстәлебезгә ничек килә?

1

44

Рецептлар җыелмасын туплау.

1

45

Әниләр белән чәй эчү оештыру.

 1

46

Экскурсия. Ипи комбинаты.

1

47

Проект. Ипи өстәлгә ничек килә?

1

Төбәгебездә яшелчә, җиләк – җимеш бакчалары (20 сәг.)   

48

Бакча агачларыбыз.

1

49

Рәсемнәр ясау.

1

50

Рефератлар яклау.

1

51

Бакча агачлары кергән әкиятләрне уку.

1

52

Проект. Әкиятләр язу.

1

53

Җиләк – җимеш һәм яшелчәләрнең күптөрлелеге.

1

54

Рәсемнәр бәйгесе.

1

55

Рефератлар яклау.

1

56

Табышмаклар бәйрәме.

1

57

Проектларны яклау.

1

58

Әкиятләр уку.

1

59

Әкиятләрне сәхнәләштерү.

1

60

Проект. Әкиятләр язу.

1

61

Проект. Шигырьләр язу.

1

62

Безнең якта үсә торган җиләк – җимештән компот, варенье, яшелчәләрдән салатлар ясау ысуллары.

1

63

Проектларны яклау.

1

64

Рецептлар җыелмасын туплау.

 1

65

Әниләр ярдәмендә чәй эчү оештыру.

1

66

Проект. Викториналар төзү.

1

67

Проектларны яклау.

1

Төбәгебездә гөмбәләр (18 сәг.) 

68

Гөмбәләрнең төрлелеге: пластинкалы, паразит, күгәрек, чүпрә, каты гөмбәләр.

1

69

Рефератлар  яклау.

1

70

Файдалы һәм агулы гөмбәләр.

1

71

Рефератлар яклау.

 1

72

Кызыл чебен гөмбәсенең халык медицинасында куллануы.

1

73

Рәсемнәр ясау.

1

74

Проект. Плакатлар ясау.

1

75

Пласилиннан гөмбә әвәләү.

1

76

Викторина. “Син боларны беләсеңме?”

1

77

Әкиятләр уку.

1

78

Проект. Әкиятләр язу.

1

79

Әкиятләрне сәхнәләштерү.

1

80

Гөмбәләрне тозлау, маринадлау, киптерү ысуллары.

1

81

Рецептлар туплау. Альбом ясау.

 1

82

Эзләнү эше. Гөмбә кулинариядә.

1

83

Проектларны яклау.

1

84

Газета-журналлар уку.

1

85

Проект. Шигырьләр язу.

1

Төбәгебездә дару үләннәре (22 сәг.) 

86

Безнең төбәктә үсүче дару үләннәре.

1

87

Экскурсия. Дару үләннәре аяк астында.

1

88

Гербарий әзерләү.

1

89

Дару үләннәрен куллану тарихы.

 1

90

Дару үләннәренең кеше сәламәтлегендә роле.

1

91

Дару үләннәренең дөрес җыю һәм эшкәртү ысуллары.

1

92

Болында үсүче дару үләннәре.

1

93

Практик эш. Дару үләннәрен җыю һәм эшкәртү.

1

94

Экскурсия. Болындагы дару үләннәре.

1

95

Рефератлар яклау.

1

96

Эзләнү эшләре.

1

97

Эзләнү эшләрен яклау.

1

98

Дару үләннәре – минем бакчада.

1

99

Дару үләннәре – безнең өстәлләрдә: яшелчә һәм җиләк – җимешләр.

 1

100

Проект эшләре. Рефератлар.

1

101

Практик эш.Үләннәрдән төнәтмәләр ясау ысуллары.

1

102

Рәсемнәр ясау. Яшел аптека.

1

103

Экскурсия. Даруханә.

1

104

Эзләнү эше. Әбиемнең рецептлары.

1

105

Практик эш. Витаминлы чәйләр.

1

106

Викториналар үткәрү.

1

107

Ачык чара. “Яшел аптека”.

1

Төбәгебездә сулыкларны саклау (18сәг.)     

108

Төбәгебездәге сулыклар.

1

109

Төбәгебездәге сулыклар турында рефератлар яклау.

1

110

Кешеләргә, үсемлекләргә һәм хайваннарга суның әһәмияте.

1

111

Рәсем конкурсы: “Су – яшәү чыганагы”

 1

112

Суны чистарту ысуллары.

1

113

Экскурсия. Суны чистарту.

1

114

Суны, сулыкларны саклау чаралары.

1

115

Экскурсия. Практик эш. Кама буен чистарту.

116

“Урман” урамы районындагы чишмә тарихы.

1

117

Экскурсия. Изге чишмә.

1

118

Реферат яклау. Изге чишмә тарихы.

1

119

Инша язу: “Тамчы дускай”

1

120

Экскурсия. Мәчет суы.

1

121

Төбәгебездәге чишмәләр турында рефератлар яклау.

1

122

Эзләнү эшләре. Авылыбызның чишмәсе.

 1

123

Су – чыныгу чарасы.

1

124

Су турында табышмаклар туплау.

1

125

Су турында шигырьләр.

1

Халкым фольклоры һәм традицияләре (10 сәг.)

126

Фольклор һәм традицияләр.

1

127

Рефератларны яклау.

1

128

Әкиятләр, сынамышлар, табышмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр, бишек җырлары.

1

129

Китаханәче белән очрашу.

 1

130

Рефератларны яклау.

1

131

Җырлы-биюле уеннар.

1

132

Эзләнү эше. Әбиемнең сандыгы.

1

133

Төбәгебездә эшләп баручы төрле милли оешмалар, гореф-гадәтләрне саклап калуда аларның роле.

1

134

Экскурсия. “Вербиченька”да кунакта.

1

135

Экскурсия. Мәктәп музеенда кунакта. Халык уеннары.

1

Йомгаклау (1 сәг.) 

136

Үткән темалар буенча викторина үткәрү: “Истәлекле урыннарны беләсезме?”

Балалар белән берлектә иҗади отчет төзү, белемнәрен тикшерү.

1

4 нче укыту елы  

Теманың исеме

Сәгатьләр саны.

барысы

теория

практ.

экскур.

чара

1

Кереш өлеш.

1

1

-

-

-

2

Татар халкының тарихы.

6

4

2

-

-

3

Милли киемнәребез тарихынннан.

10

4

2

4

-

4

Татар халкының бизәнү әйберләре.

12

2

8

-

2

5

Йорт жиһазлары.

8

2

2

4

-

6

Татар халык йолалары, бәйрәмнәре.

16

6

8

-

2

7

Җырлы – биюле уеннар.

12

3

8

-

1

8

Татар халык ашлары.

18

8

8

-

2

9

Әдәп һәм әхлак.

52

38

12

-

2

10

Йомгаклау.

1

-

1

-

-

                            Барысы:

136

69

55

8

9

Программаның эчтәлеге.

1. Кереш өлеш. Берләшмәнең эш планы, бурычлары белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау.

2. Татар халкының тарихы. Татарстан җирендә иң борынгы кешеләр. Борынгы төрки балаларыбыз – һуннар. Бөек Болгар дәүләте. Казан ханлыгы. Казан шәһәренең тарихы. Кем ул Сөембикә патша? Безнең тарихта аның тоткан урыны. Сөембикә легендасы.

Гамәли эш: өстәмә әдәбият, иллюстрацияләр белән эш.

3. Милли киемнәребез тарихыннан. Әби-бабаларыбызның киемнәре: ирләр штаны, күлмәге, камзул, билбау, түбәтәй, кәләпүш; хатын-кызлар күлмәге, алъяпкыч, күкрәкчә, калфак.

Киемнәрнең барлыкка килүләре, аларның төрлелеге.

Гамәли эш: рәсемнәр ясау, әдәбият белән эш, рәсемле сүзлек төзү.

“Татар халык бизәкләре” мәктәп һәм шәһәр музеена экскурсияләр.

Чара: “ Әбиемнең күңел сандагы”

       4. Татар халкының бизәнү әйберләре. Әбиләребезнең бизәнү әйберләре: муенса, алка, йөзек, беләзек, тезмә, чулпы, һ.б. Аларның килеп чыгышы. Ясау материаллары.

Гамәли эш: рәсемнәр ясау, газета – журналлар белән эш, кургаштан беләзек, йөзек ясау, мәктәп музеендагы бизәнү әйберләрен карау. Проект эшләре, презентацияләр ясау.

Чара: “Беләзегем йөзегем”.

 5. Йорт җиһазлары. Сөлгеләр, җәймәләр, тастымаллар, кулъяулыклар, мендәр тышлары. Аларны туку һәм чигү алымнары. Куллана торган җепләр, төсләрне сайлау.

Гамәли эш: музейдагы чигү үрнәкләрен карау, рәсемнәрен ясау, кулъяулык чигү.

6. Татар халык йолалары, бәйрәмнәре. Борынгыдан килгән йолалар һәм бәйрәмнәр. Нәрсә ул йола?  Нәрсә ул бәйрәм? Төрләре: Корбан, Ураза, Сөмбелә, Нәүрүз, Каз өмәсе, Сабантуй, Туй, Бәби туе, Исем кушу бәйрәмнәре. Хәзерге вакытта бу йолалар һәм бәйрәмнәрне тоткан урыны.

Гамәли эш: газет – журналлардан рәсемнәр кисеп алу, альбом ясау. Проект эшләре, презентацияләр ясау.

Чара: “Кече Сабантуй”.

7. Җырлы – биюле уеннар. Әби - бабалардан калган уен төрләре: йөзек салыш, кара – каршы җырлау, кич утыру. Биюләр: Өчле, Дүртле, Сигезле. Бию тәртибе.

Гамәли эш: уеннар уйнау, биюләр өйрәнү; “Яшьлек”, “Нардуган” ансамбльләре белән очрашу. Проект эшләре, презентацияләр ясау.

8. Татар халык ашлары. Татар халык ашлары. Ашларны күп төрлелеге, пешерү ысуллары. Ашлар һәм камыр ашлары: токмач, бәлеш, өчпочмак, шәнгә, гөбәдия, бавырсак, чәк-чәк. Аларны әзерләү ысуллары, үзенчәлекләре. Ашамлыкларны пешерү кирәк - яраклары.

Гамәли эш: пешерү рецептларын дәфтәргә язу, түгәрәк өстәл янында чәй эчү; рәсем ясау: “Иң яраткан ризыгым”. Проект эшләре, презентацияләр ясау.

9. Әдәп һәм әхлак. Кем ул әдәпле кеше? Акыллы кеше кем ул һәм ничек акыллы булырга? Әдәп һәм әхлак төшенчәләре. Сердән авыр нәрсә юк. Әйт дустыңны – әйтермен кемлегеңне. Акыллы кеше ялгышамы? Акыллы кеше һәм исерткеч эчемлекләр. Акыллылык һәм әхлак ахмаклык. Әйткән сүз – аткан ук. Хезмәттә - хөрмәт. Гыйлем - нур, наданлык - хур. Үзен эшләгән эшкә җавап бирә белү – чын кешенең гүзәл сыйфаты. Ашарга өйрәнмичә, ашка барма. Тугры дус – җанлы хәзинә. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. Саулык – зур байлык. Калган эшкә кар явыр. Тәртип - бусагадан башлана. Яхшы күрше – ярты дуслык. Ихтыярлы кеше-игътибарлы кеше. Шәфкатьлелек бизи кешене. Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озатып калалар. Татулыкка ни җитә. Алдакчының аягы кыска. Кешене туйдыручы - һөнәр.

Гамәли эш: газета – журналлар белән эш, файдалы мәгьлүматларны язып алу; “Әдәплелек” дәреслеге белән эшләү; автобуста, трамвайда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен сәхнәләштерү; “Мин транспортта” – рәсем ясау. Әдәп-әхлак темасына мәкальлләр һәм әйтемнәр эзләү. Проект эшләре, презентацияләр ясау. Чара: “Әдәп төбе – матур гадәт”.

10. Йомгаклау. Нәтижә ясау. Ижади отчет: “Ин яхшы дәфтәр”, “Ин матур альбом”.

 

Календарь-тематик план.

Шөгыльләр тәртибе

Бүлекчә һәм шөгыль темалары

Сәгатьләр  саны

Кереш өлеш (1 сәг.)

1

Берләшмәнең эш планы, бурычлары белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау.

1

Татар халкының тарихы (6 сәг.) 

2

Татарстан җирендә иң борынгы кешеләр.

1

3

Бөек Болгар дәүләте.

1

4

Экскурсия. Мәктәп музеенда Бөек Болгар экспонатларын күзәтү.

1

5

Казан ханлыгы.

1

6

Рефератларны яклау. Казан шәһәренең тарихы.

1

7

Кем ул Сөембикә патша?

1

Милли киемнәребез тарихынннан (10 сәг.)

8

Әби-бабаларыбызның киемнәре.  

1

9

Экскурсия. Мәктәп музее. Татар халык киемнәре.

1

10

Рефератларны яклау. Ирләр киеме.

1

11

Рефератларны яклау. Хатын-кызлар күлмәге.

12

Проект. Рәсемле сүзлек төзү.

1

13

Экскурсия. Мәктәп музее. Татар халык бизәкләре

1

14

Рәсемнәр ясау.

1

15

Киемнәрнең барлыкка килүләре, аларның төрлелеге.

1

16

Проект. Хәзерге заман киемнәрдә милли элементларын куллану.

1

17

Чара: “ Әбиемнең күңел сандагы”

1

Татар халкының бизәнү әйберләре (12 сәг.)

18

Әбиләребезнең бизәнү әйберләре.

1

19

Экскурсия. Мәктәп музеенда бизәнү әйберләрен күзәтү.

1

20

Презентацияләр әзерләү.

1

21

Рефератларны, проектларны яклау.

1

22

Эзләнү эшләре. Әбиемнең истәлеге.

1

23

Журналлар белән эш.

1

24

Мәктәп музеендагы альбомнарны өйрәнү.

1

25

Эзләнү эше. Төрле милләт бизәнү әйберләрен чагыштыру.

1

26

Проект эше. Сәйлән белән эш.

1

27

Үзләнү эше. Бүгенге һәм элеккеге бизәнү әйберләрен чагыштыру.

1

28

Проект. Рәсемле сүзлек ясау.

1

29

Чара: “Беләзегем йөзегем”.

1

Йорт жиһазлары (8 сәг.)

30

Татарларның йорт жиһазлары.

1

31

Экскурсия. Мәктәп музеенда “Йорт җиһазлары” экспозициясен күзәтү.

1

32

Экскурсия. Мәктәп музеенда “Йокы бүлмәсе” экспозициясен күзәтү.

1

33

Экскурсия. Мәктәп музеенда “Кул эшләре” экспозициясен күзәтү.

1

34

Экскурсия. Мәктәп музеенда “Туку станы” экспозициясен күзәтү.

1

35

Рефератларны яклау.

1

36

Эзләнү эше. Әбиемнең  истәлеге.

1

37

Практик эш. Кулъяулык чигү.

1

Татар халык йолалары, бәйрәмнәре (16 сәг.)  

38

Борынгыдан килгән йолалар һәм бәйрәмнәр.

1

39

Презентацияләр әзерләү.

1

40

Рефератларны яклау. Корбан, Ураза бәйрәмнәре.

1

41

Рефератларны яклау. Сөмбелә бәйрәме.

1

42

Рефератларны яклау. Нәүрүз бәйрәме.

1

43

Рефератларны яклау. Каз өмәсе.

1

44

Сабантуй бәйрәме турында диск карау.

1

45

Рефератларны яклау. Сабантуй.

1

46

Чара. Кече Сабантуй үткәрү.

1

47

Рефератларны яклау. Туй, Бәби туе, Исем кушу бәйрәмнәре.

1

48

Эзләнү эше. Авылымда бәйрәмнәр.

1

49

Эзләнү эше. Гаиләмдә бәйрәмнәр ничек үтә.

1

50

Презентацияләр әзерләү.

1

51

Проектларны яклау.

1

52

Нәрсә ул йола?  Нәрсә ул бәйрәм?

1

53

Проект эше. Альбом ясау.

1

Җырлы – биюле уеннар (12 сәг.)

54

Әби - бабалардан калган уен төрләре.

1

55

Практик эш. Йөзек салыш һ.б.

1

56

Биюләр: Өчле, Дүртле, Сигезле.

1

57

Эзләнү эше. Әбием өйрәтте.

1

58

Практик эш. Бию алымнарын өйрәнү.

1

59

“Нардуган” ансамбльләре белән очрашу.

1

60

Презентацияләр әзерләү.

1

61

Проект эшләрен яклау.

1

62

Җырлар өйрәнү.

1

63

Эзләнү эше. Әбием өйрәтте.

1

64

Практик эш. Кара-каршы җырлау.

1

65

Ачык чара. Концерт әзерләү.

1

Татар халык ашлары (18 сәг.)

 

66

Татар халык ашлары.

1

67

Презентацияләр әзерләү.

1

68

Рефератларны яклау. Ашлар.

1

69

Рефератларны яклау. Камыр ашлары.

1

70

Рефератларны яклау. Итле ризык.

1

71

Рәсем ясау.

1

72

Милли ризык рецептлар китаплары.

1

73

Рецептлар дәфтәрен туплау.

1

74

Тозлы камырдан милли ризык ясау.

1

75

Эзләнү эше. Ризык чыгару милли җырлары.

1

76

Рәсемнәр бәйгесе.

1

77

Альбом ясау.

1

78

Проектларны яклау. Үзем пешердем.

1

79

Проектларны яклау. Әбием, әнием белән пешердем.

1

80

Әбиләр белән очрашу. Әбиемнең серләре.

1

81

Ашханә пешекчесе белән очрашу.

1

82

Мәктәптә милли ашлар көнендә катнашу.

1

83

Түгәрәк өстәл янында чәй эчү.

1

Әдәп һәм әхлак (52 сәг .)

 

84

Кем ул әдәпле кеше?

1

85

Акыллы кеше кем ул һәм ничек акыллы булырга?

1

86

Әдәп һәм әхлак төшенчәләре.

1

87

Халык әйтсә – хак әйтә. Мәкальләр.

1

88

Татар әкиятләрендә әдәп темасы.

1

89

Сердән авыр нәрсә юк.

1

90

Әйт дустыңны – әйтермен кемлегеңне.

1

91

Проект. Минем дустым.

1

92

Акыллы кеше ялгышамы?

1

93

Кеше әйберенә тимә.

1

94

Акыллы кеше һәм исерткеч эчемлекләр.

1

95

Акыллылык һәм әхлак ахмаклык.

1

96

Әкиятләр уку.

1

97

Әйткән сүз – аткан ук.

1

98

Хезмәттә - хөрмәт.

1

99

Проект. Мин үскәч кем булырмын.

1

100

Гыйлем - нур, наданлык - хур.

1

101

Инша язу. Мәктәптә нигә укырга кирәк?

1

102

Үзен эшләгән эшкә җавап бирә белү – чын кешенең гүзәл сыйфаты.

1

103

Ашарга өйрәнмичә, ашка барма.

1

104

Кунак әдәбе.

1

105

Рәсемнәр бәйгесе.

1

106

Тугры дус – җанлы хәзинә.

1

107

Инша язу. Минем чын дустым бар.

1

108

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

1

109

Саулык – зур байлык.

1

110

Калган эшкә кар явыр.

1

111

Тәртип - бусагадан башлана.

1

112

Мин трамвайда, автобуста йөрим.

1

113

Автобуста, трамвайда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен сәхнәләштерү

1

114

“Мин транспортта” – рәсем ясау.

1

115

Яхшы күрше – ярты дуслык.

1

116

Проект. Минем күршем.

1

117

Ихтыярлы кеше-игътибарлы кеше.

1

118

Шәфкатьлелек бизи кешене.

1

119

“Өч кыз” әкиятен карау.

1

120

Проект. Олыларга ничек булышам?

1

121

Практик эш. Олыларга ярдәм күрсәтү.

1

122

Безнең көндә геройлар бармы? Газета – журналлар белән эш.

1

123

Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озатып калалар.

1

124

Татулыкка ни җитә.

1

125

Бала.рф сайты белән эш итү.

1

126

Алдакчының аягы кыска.

1

127

Алдауның зыяны. Әкиятләр уку.

1

128

Кешене туйдыручы - һөнәр

1

129

“Өч ул” әкиятен карау.

1

130

Проектларны яклау. Мин нәрсәләр эшли беләм.

1

131

Проектларны яклау. Минем әнием - ... .

1

132

Инша язу. Минем яраткан дәресем  (укытучым).

1

133

Мультфильмнар карау.

1

134

Мәкальләр ятлау.

1

135

Чара: “Әдәп төбе – матур гадәт”.

1

Йомгаклау (1 сәг.)

 

136

Нәтижә ясау. Ижади отчет: “Ин яхшы дәфтәр”, “Ин матур альбом”.

1

                                     Укытучы өчен әдәбият.

  1. Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. Казан:  “Мәгариф”, 2002.
  2. Гөлбакча: Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  3. Исмагыйлова С.Г. Тәрбия хәзинәләре. Яр – Чаллы, 1992.
  4. Плешаков А.А. Башлангыч мәктәп бабалары өчен экология. Мәскәү: “ Просвещение”, 1995.
  5. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993.
  6. Татар халык ашлары. Тәрҗемәчеләр: Камалова Р.Х.,Шәрипова В.Р. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.
  7. Татарские национальные блюда. Составитель Ахметзянов Ю. Казань: Издательство Татарского обкома КПСС,1984.
  8. Укытучылар өчен кулланма “ Әдәплелек дәресләре” 1 - 3 сыйныф, Казан., 1995.
  9. Хәкимуллин Н. “Алар яшәргә тиеш”.
  10.  Ягафаров Р.Ф. “Балалар фольклоры” 12 том, Казан: Мәгариф. 1993.
  11. http://kitaphane.tatar.ru/tuk_15.htm
  12. Бала.рф сайты

                                 Укучылар өчен әдәбият.

  1. Бианки В. Лесная газета. Москва. Издательство «Правда», 1996.
  2.  Всё обо всём. 1,2 том. Москва. Филологическое общество «Слово», 1986.
  3. Детское справочное бюро «Животные». Москва. Издательство «Астрель», 2002.
  4. Казыйханов В. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1997.
  5. Мельчаков Л.Ф., Скоткин М.Н Табигать белеме: 3,5 класс. Казан: Мәгариф нәшрияты, 1986.
  6. Что? Зачем? Почему? Москва: «Эскемо», 2002.
  7. Я познаю мир: 3 тома. Москва: «Астрель», 2002.

Кушымта 1

Эзләнү һәм проект эшләре өчен якынча темалар

Минем гаиләм

Бөек Ватан сугышында гаиләмнең тарихы
Гаиләмнең чәжарә агачы

Җисеменә күрә исеме

Гаиләм гадәтләре

Спорт һәм минем гаилә

Безнең өебез

Яраткан милли ризыгыбыз

Табигать

Агачлар һәм куаклар

Туган як урманнары

Урман – дустыбыз

Туган як агачлары

Үләннәр һәм җиләкләр

Туган якның ашарга яраклы үләннәре

Үләннәр минем көнкүрештә

Үләннәр ни өчен үсә?

Карбыз – җиләкме, яшелчәме?

Бүлмә гөлләре

Кактусларны үстерәм

Бүлмә гөлләренең файдасы?

Агачларны өйдә үстереп буламы?

Минем яшел дусларым

Бакча

Даруханә түтәлдә

Суганны кайда үстереп була

Мунчала кайда үсә

Яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар
       Бәрәңге – икенче ипиебез

Суган белән дәвалану

        Дару үләннәре

 Әбинең даруханәсе

Кычыткан. Аның турында нәрсә беләм?

        Кычыткан ни өчен чага?

        Чәчәкләр

Әниемә бүләккә чәчәк үстерәм

Чәчәкләр ни өчен хуш исле?

Чәчәкләр патшалыгына сәяхәт.

Кояш чәчәге

Гөмбәләр

Гөмбә исемнәре нәрсә турында сөйли?

Гөмбә патшалыгына сәяхәт

Җәнлекләр һәм хайваннар

Безнең урманда кемнәр яши?

Кешеләр һәм песиләр

Минем дүртаяклы дустым

Әрлән тормышыннан бер көн

Җәнлекләрнең өйләре

 Эт – кешенең дустымы, әллә кеше этнең дустымы?

Кемнең койрыгы озынрак?

        Җәнлекләр нәрсә белән дәвалана?

Кошлар

Чыпчык ничек кышлый?
       Кошлар турында җырлар

Минем канатлы дустым

Тутый кошны нәрсәгә өйрәтеп була?
       Канатларында яз алып киләләр

Кошларга җимлек ясадым

Кошларның оялары

        Канатлы архитекторлар

        Балыклар

Минем аквариумым

Безнең күл балыклары

Мин – шәп балыкчы

Балыкны тоту өчен ни кирәк?

Кама елгасында нинди балыклар яши?

Бөҗәкләр

Нинди бөҗәкләрдән үрнәк алып була?
       Безнең ишекалдында нинди бөҗәкләр яши

Ни өчен чикерткә яшел?

Бактерияләр һәм микроблар

Бактерияләр кайда яши?

Микробны ничек  тотып була?

География нигезләре

Шәһәребезнең истәлекле урыннары

Авылымның киләчәге

Халкымның үткәне,  хәзергесе,  киләчәге

Һава торышын алдан ничек әйтеп була

Милли хәзинә

Әбиемнең истәлеге

Шәһәремнең  тарихы

Шәһәремнең  урам исемнәре

Экология

Тузан кайдан килә

Яшә, чишмә!

Нинди су эчәбез?

Елганы ничек саклап калырга?

Урамдагы чисталык кемнәрдән тора?

Экологик чиста яшелчәләр үстереп буламы?

Физкультура һәм сәламәтлек нигезләре

Сәламәт булам дисәң

Чаңгы тарихы
       Туңдырма файдалымы?

Сөт ни өчен файдалы

Минем гаилә һәм спорт

        Минем яраткан спорт  төрем.

Кушымта 2

Викторина «Бөҗәкләр турында»

  1. Нинди файдалы бөҗәкләр беләсез? Җавап: кырмыска, бал корты, һ.б.
  2. Күбәләкләр үсәме? Җавап: юк
  3. Нинди бөҗәкнең 3 пар тәпие һәм ике пар канаты бар? Җавап: чикертәнең.
  4. Иң зарарлы бөҗәкләр нинди?  Җавап: черки — малярия таратучылар.
  5. Кош түгел – канатлы, чәчәкләрдән бал җыя. Җавап: бал корты.
  6. Кемнең колагы арткы тәпиләрендә урнашкан? Җавап: чикерткәнең.
  7. Чебеннең ничә күзе бар? Җавап: 5
  8. Чебеннең ничә тәпие бар: Җавап: 6  
  9. Чикерткәнең тавышы ничек барлыкка килә? Җавап: Чикерткә арткы тәпиләрен алгы тәпиләренә ышкып тавыш чыгара.
  10. Үрмәкүч – ул бөҗәкме? Җавап: юк.
  11.  Үзе күренми, ә тавышы ишетелә? Җавап: черки.
  12.  Чебеннең туганы. Җавап: шөпшә.
  13.  Бал кортының өе. Җавап: умарта

Викторина «Кошлар турында»

  1. Кайсы кош көндез йоклый, ә төнлә оча? Җавап: ябалак.
  2. Кайсы кошлар элек хат ташучы булып кулланылган? Җавап: күгәрчен.
  3. Ни өчен галимнәр күкене файдалы кош дип саныйлар? Җавап: Күке урманнарга иң күп зарар китерүче, кошлар өчен иң агулы булып саналган кортларны юк итүче бердәнбер кош булып санала.
  4. Кошларның җылы якларга күчеп китүнең төп сәбәбе нәрсә: ачлыкмы, суыкмы? Җавап: ачлык, чөнки тук булсаң суык куркыныч түгел.
  5. Җылы яклардан яз көне иң беренче нинди кош кайта? Җавап: кара карга.
  6. Ни өчен карлыгачлар кара каргалардан бик соң кайталар? Җавап: кара каргалар ашамлыкны җирдән эзлиләр, ә карлыгачлар соңрак оча торган бөҗәкләрдән тукланалар.
  7. Ни өчен кошлар көз көне җылы якларга соң китәләр? Җавап: көз көне ризык күп, шуңа ашыкмыйлар.
  8. Кайсы кош үз әнисен белми? Җавап: күке.
  9. Кайсы кошларга карап яңгырның килүен алдан әйтеп була? Җавап: карлыгач түбән очса – яңгырга.
  10.  Кошлар патшасы. Җавап: орел
  11.  Иң тиз очучы кош. Җавап: стриж
  12.  Барлык кошлардан биегрәк очуа торган кош. Җавап: орел
  13.  Кайсы кош пакьлык, чисталык билгесе? Җавап: аккош.
  14.  Кайсы кошның теле кошлар арасында иң озын тел? Җавап: тукранның.
  15.  Кошларның өйләре. Җавап: оя.

 Викторина “Туган шәһәреңне яхшы беләсеңме?”

  1. Шәһәр исемен аңлат. Җавап: Шәһәр Кама елгасының түбән өлешендә урнашкан.
  2. Кама елгасының борынгы исеме, хәзерге вакытта шәһәребезнең бер урам исеме. Җавап: Чулман.
  3. Түбән Кама шәһәренең туган көне. Җавап:  22 сентябрь 1966 ел.
  4. Шәһәребездә иң еш таралган өч һөнәр ияләренә урам исемнәре. Җавап: Химиклар, Шинниклар, Төзүчеләр.
  5. Шәһәребездә татар халкының нинди бөек улларына һәйкәлләр куелган? Җавап: Г.Тукай, М.Вахитов.
  6. Лемаев скверы кем истәлегенә ачылган? Җавап: Николай Васильевич Лемаев – Түбән Кама Нефтехим берләшмәсенең беренче генераль директоры.  
  7. Шәһәребезнең нинди урамнарына безнең шәһәрдәшләребез - Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре бирелгән. Җавап: Кайманов, Гайнуллин.
  8. Кем ул Евгений Никифоровичй Королёв, аның исеме шәһәребез белән ничек бәйле? Җавап: Түбән Каман шәһәре төзүнең беренче башлыгы.
  9. Шәһәребездә нинди тарихи урыннар бар? Җавап: Кызыл чишмә бистәсендә изге чишмә, Стахеев йорты.
  10.  Иң зур бәйрәмнәр үткәрү урыны. Җавап: Ильинка комплексында Мәйдан.
  11.  Шәһәребезнең табигате нинди рәссам белән бәйле? Җавап: И.Шишкин.
  12.  Шәһәребезнең мэры. Җавап: Айдар Метшин.
  13.  Шәһәр гербында нинди агач сурәтләнгән? Җавап: нарат.
  14.  Шәһәр флагында нинди төсләр бар? Җавап: сары, зәңгәр, яшел.

Викторина “Татар халык әкиятләре”

  1. Татар халык әкиятләрендә нинди сан кабатлана?
  • 2
  • 10
  • 3 +
  • 13
  1.  “Өч кыз” әкиятендә тиен әниләренә ярдәмгә килмәгән кызларны нәрсәләргә әйләндергән?  
  • Каргага һәм чыпчыкка
  • Ташбакага һәм  үрмәкүчкә +
  • Дөягә һәм ишәккә
  • Чикерткә һәм чебенгә
  1.  Нинди кош әкияттә патша солдатларының хезмәтен 25 елдан 12 елга кыскартырга булышкан?  
  • күке
  • торна
  • карлыгач
  • сандугач +
  1. “Сандугач” әкиятендә сәүдәгәр читлегеннән сандугач ничек котылган?  
  • Сандугач берни ашамаган
  • Сандугач сайрамый башлаган
  • Сандугач үлгәнгә охшап яткан +
  • Сандугач сәүдәгәрнең балалары белән дуслашкан
  1.  Әкият исеме булып торган мәкальне дәвам ит: “Һөнәрле үлмәс, ...” Назовите вторую часть пословицы «С ремеслом не пропадешь, …», которая является названием одной из татарских народных сказок?
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. +
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез бер кисәк ипи тапмас.
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез үләр.
  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез гаиләсен ашатмас.
  1.  “Кот в сапогах” рус халык әкиятендә песи фәкыйрь егеткә ярдәмгә килгән. Ә “Саламторхан” татар халык әкиятендә ярлы егеткә баерга нинди җәнлек булышкан?  
  • төлке +
  • бүре
  • эт
  • керпе
  1.  Татар халык әкиятләрендә нинди әкияти герой юк?  
  • Джин
  • Змей Горыныч +
  • Дию
  • Кара канат
  1.   Нинди аяк киеме карт әтисеннән улына истәлеккә калган? Какая обувь досталась в наследство сыну от старого отца в одноименной татарской народной сказке?
  • итек
  • чабата
  • башмак +
  • кәлүш
  1. “Кәҗә һәм сарык” әкиятендә кәҗә һәм сарык бүреләрне капчыктан нәрсә чыгарып куркытканнар?  
  • Мылтык
  • Таш
  • Таяк
  • Бүре башы +
  1.  Шүрәленең яраткан эше нинди?  
  • кытыклау +
  • кычкыру
  • җырлау
  • куркыту

Викторина “Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты”

  1.  Г.Тукайның туган авылы
  • Кушлавыч +
  • Өчиле
  • Кырлай
  • Сосна
  1. Г.Тукайның туган көне
  • 26 нчы гыйнвар
  • 26 нчы апрель +
  • 26 нчы август
  • 26 нчы октябрь
  1.    Г.Тукай нинди гаиләдә туган?
  • Эшче гаиләсендә
  • Укытучы гаиләсендә
  • Авыл мулласы гаиләсендә +
  • Шагыйрь гаиләсендә
  1.  Кайсы яшендә кечкенә Тукай ятим кала?
  • 5 ай
  • 5 яшь +  
  • 10 яшь
  • 15 яшь
  1. «Шүрәле» әкиятендә Тукай нинди авылның табигатен сурәтли?
  • Кушлавыч
  • Өчиле
  • Кырлай +
  • Сосна
  1. Шүрәленең яраткан эше нинди?  
  • кытыклау +
  • кычкыру
  • җырлау
  • куркыту
  1.   “Су анасы” әкиятендә малай су анасының нинди әйберен урлап кача?  
  • Букча
  • Көзге
  • Алтын тарак +
  • Башмак
  1.  Кәҗә һәм сарыкның нинди булулары аларны бүреләрдән коткара?  
  • Тапкыр булу +
  • Чыдам булу
  • Батыр булу
  • Көчле булу
  1.   “Кызыклы шәкерт” шигырендә шәкерт кем?  
  • Малай
  • Кыз
  • Песи баласы
  • Маэмай +
  1.     Г.Тукайның нинди шигыренә халык көй язып үз гимны итеп кабул итә?  
  • Аң.
  • Туган тел. +
  • Азатлык турында.
  • Халык өметләре…

   



Предварительный просмотр:

Кушымта 3.

 Шөгыльләрнең технологик карталары.

3 нче сыйныф.

Бүлек исеме: Сәламәт яшәү рәвеше.

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше турында белешмә.

Максатлар:

Сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчә бирү.

Универсаль уку гамәлләре:

“Сәламәтлек” дигән кыйммәтне аңлый һәм бәяли белү; уку мәсьәләсен куя белү, үз фикереңне дәлилли белү, публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

 Җиһазлау: “Исеңдә тот” кагыйдәсе, стенд, Шварценеггер фотосы, К.И. Чуковский портреты, дәфтәр битенә язылган тест, кроссворд:

      әт

    кар

      аг

с

арык

ә

ч

л

ыгач

а

ч

м

әче

 гөмб

ә

     җи

        к

т

авык

л

е

рпе

  балы

к

Табышмак әйтәм сезгә,

Йон бирә безгә нәрсә?    (Сарык)

     Башы тарак,

Койрыгы урак

  Кычкыртып быргысын

   Уята барысын                      (Әтәч).

Түше ап-ак,

Койрыгы – кайчыдай              (Карлыгач)

    4. Энәсез, җепсез теккән күлмәк кигән      (Агач)

         5.  Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк

 Файдасы өйдә булгач,

 Яланга сәфәре юк.                        (Мәче)

    6. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән   (Гөмбә)

    7. Яңагы бар - күшәми

         койрыгы бар сыйпамый                    (Тавык)

    8. Аяуксыз – кулсыз капка ача

        Ача д артына кача                                (Җил)

    9. Бер йомгакта мең энә,

        Сиңа тими, син тимә                            (Керпе)

  10. Көмеш тәнле,

        Ите тәмле                                               (Балык)

Шөгыль этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру  өлеше.

Шөгыльгә уңай халәт тудыру.

2.Уку максатын кую.

- Укучылар, тормышта яшәү өчен иң мөһиме нәрсә?

Фикерләрен җиткерәләр.

- Кроссворд тәкъдим итә.

Кроссворд чишү нәтиҗәсендә СӘЛАМӘТЛЕК сүзен чыгаралар, уку максатын формалаштыралар.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

1. - Сәламәтлек сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул - сәламәтлек? Ул ни өчен кирәк? Сораулары аша укучыларны “сәламәт кеше генә тормышта яшь, эштә тәм, яшәү өчен дәрт табып яши ала” дигән фикергә чыгара.

Фикерләрен җиткерәләр.

2.  Балаларның фикерләрен “Мозговой штурм” алымы белән    тактада язылган таләпләр җыелмасын язып бара.

Исеңдә тот!

Чиста йөр!

Атнага бер тапкыр мунча керергә!

Чәчләрне тарап йөрергә!

Кул һәм аяк тырнакларын кисеп торырга.

Һәр көн иртән бит-кулны, муенны һәм колакларны юарга, иртән һәм кичен тешләрне чистартырга.

Спортны яратырга.

Өс-баш һәм аяк киемнәрен һәр көн чистартырга, кием төймәләрен һәм өлгечләрне барлап торырга.

Чиста кулъяулык йөртергә, кесәгә кирәкмәгән әйберләр салмаска.

Көндәлек режимны үтәргә.

Фикерләрен җиткерәләр.

3.      “Чисталык – сәламәтлек нигезе” мәкаләсенең мәгънәсен әйттерә.

Табышмаклар әйтә:

-Үзе  шома,  күбеккә  күмә,

Хуш  исле  ул, я  кем  белә?  (сабын).

- Аркасында  сөяге,  сөягендә  мыегы

Ак  каймакны  агарта,

Мыегы  белән  чистарта. (теш  щеткасы).

- Он түгел,  үзе ак, авызыңа  куеп  бак,

Тешне  агарта,  ап – ак  итә,

Бу ни  була  әйтеп  бак.  (теш  пастасы).

-  Кирәк  була  мунчада

Минем  исемем  - (мунчала).

- Битне – кулны  корыта,

Чисталыкны  ярата.  (сөлге).

 

Табышмакларның җавапларын әйтәләр

4. Нәрсә икән соң ул сәламәт яшәү? Тыңлап үтегез әле, бер булган вакыйганы сөйлим.

      Бер малай сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның барлык кагыйдәләрен бик яхшы белгән, ләкин бервакытта да аларны төгәл үтәмәгән. Я оныткан, я ялкауланган, я ашыккан, ә кайчак бүгенгә ярар, иртәгедән башлап барысын да дөрес итеп эшләрмен, дип үзен һаман тынычландырып килгән. Ләкин алдагы көндә дә шул ук хәл кабатланган...

Бу малай сәламәт булып үскән, дип уйлыйсызмы?  

Әйе, укучылар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен онытканга гына түгел, бәлки даими үтәгән һәм  шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә ала. Андый кеше турында:ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диләр.

Фикерләрен җиткерәләр.

   5.  Сәламәт яшәү рәвеше төрләрен ачыклый.

 Сәламәт яшәү рәвеше беренче чисталыктан башлана. Бу турыда  Корней Иванович Чуковский  (портретын күрсәтәм) бик матур итеп әйткән. Әйдәгез әле аның сүзләре белән дәреслектән танышыйк (1укучы укый).

         “Иртәсен дә һәм кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк....”

Әйе, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, юыну гына җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, бүлмәне җилләтергә һ.б.

Ә икенче нигезе сәламәт туклану.

Менә хәзер шушы турыда фикер алышырбыз.

Хәзер мин сезгә, сәламәт туклану дип нинди туклануны әйтеп була? диелгән кәгазь битләре таратам.

Ә сез дөрес дип тапкан кайсы баганада – сәламәт туклану (+),  кайсысында зарарлы туклану (-) тамгасы куегыз.

Ризыкны төрләндерү     +        Бертөрле ризык белән туклану  -

Яшелчә һәм җиләк-                  Татлы ризыкларны күп куллану-

җимешне җитәрлек

куллану                            +

    3. Үз вакытында ашау         +        Вакытлы вакытсыз ашау     -

    4. Ашыкмыйча ашау             +          Кабаланып  ашау              -

 Хәзер тикшерәбез.

Бик дңөрес фикер йөртәсез  1 баганада сәламәт туклану.  Әйдәгез укып китик әле.

- Укучылар сәламәт яшәү рәвешенең 3 төре:   хезмәтне, һичшиксез ял белән чиратлаштырырга кирәк.

Фикерләрен җиткерәләр.

физминут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

 Сикергәләп тә алыйк.

                           

 Бер чүгәлик, бер басыйк

 Кул тегермәне ясыйк.

 Тиз армаска тырышыйк

 Арганнарга булышыйк.

4 төре күбрәк хәрәкәтлән дип атала.

  -  Әйдәгез әле спортсменнар турында сөйләшеп китик әле.

Менә күп спортсменнар кечкенә вакытларында авыру булганнар, ләкин аларны аналары спорт мәктәбенә биргән, һәм шулай спортсмен булганнар.

- Менә сез, кинодан ( рәсемен күрсәтү) Шварценеггер дигән актерны беләсездер инде. Ул кечкенә вакытында авыру булган һәм аны әнисе спорт мәктәбенә биргән, ул спорт белән шөгылләнгән  һәм шунда бөек кеше булган.

-5 төр  Начар гадәтләрдән саклан!

Укучыларның фикерләрен йомгаклап:

- Бу төргә тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану

- иң начар, зарарлы гадәтләр.

- Әйдәгез әле тәмәке  тарта башлам а дигән текстны бер укучы укыр.

- Менә укучылар, без мәктәптән кайтканда яки барганда  олы кешеләрнең тәмәке тартып баруларын күрәбез, бу әйбәт күренешме?

Юк, әлбәттә.

- Начар гадәтләрнең тагын берсе  Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма!

- Укучылар спиртлы эчемлек эчкән кеше нинди була соң? (исерек, өсте башы пычрак, ямьсез сүзләр сөйләшә). Әйдәле шушы турыдагы язманы безгә  .......... укып китәр.

      Спиртлы эчемлекләрдә була торган спирт (алкоголь) чамадан тыш кулланганда, ашказаны һ.б. органнар авырулар китереп чыгара, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Исерткеч эчемлекләр эчү балалар өчен бигрәктә куркынычлы.

      Димәк укучылар без сезнең белән сәламәт яшәү рәвешенең берничә төрен карап үттек.

Спорт белән шөгыльләнү, зарядка ясау, чыныгу турында сөйлиләр.

Фикерләрен җиткерәләр.

Бер укучы укый:

Тәмәке тарта башлама. Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына түгел бөтен организм өчен дә заралы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшлүгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Галимнәр һәр тартылган сигареттан кешенең гомере 5 минутка кыскаруын испләп чыгарганнар. Менә шуңа күрә илдә Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне дип игълан ителде.

4. Рефлексия.

Без сезнең белән дәрестә нинди җитди әйберләр белдек?  (балалар фикерен тыңлау)

Үзегезгә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Безнең Россия дәүләте үз өстенә кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуны алды. Бигрәктә, үзебезнең булачак граҗданиннарыбыз, балаларның сәламәтлеге.Балаларга заралы чирләрдән үз вакытында прививка ясыйлар. Балалар врачлары авырган балаларны түләүсез дәвалыйлар.

   Кеше дөньяга хәлсез булып туа. Ләкин шул кечкенә, хәлсез җанда зур мөмкинлекләр урнашкан. Әгәр аларны әйбәт иттереп куллансаң, кеше нык, көчле булып, сәламәт булып үсә!!!                            

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни бу – үзеңнең, тәнең, киемең һәм өеңне чиста тоту, дөрес туклану, езмәт һәм ялны дөрес оштыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлыначар гадәтләрне булдырмау.

   

   

3 нче сыйныф.

Бүлек исеме: Сәламәт яшәү рәвеше.

Тема:  Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Максат:     

Матур әдәбият әсәрләре аша сәламәтлекнең матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.

Универсаль уку гамәлләре: Гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз тотышын бәяләү, уку эшчәнлеген оештыра белү, үз фикереңне дәлилли белү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.    

Материал: “Мәгариф“ журналы, “Әдәп төбе – матур гадәт“ К. В. Закирова,”

                   “Әхлак дәресләре“ В. Казыйханов, “Көч һәм рух тамырлары“.

Җиһазлау: Айболит рәсеме, һәр укучыга анкета сораулары, уен: “Мәкальне дәвам  ит“, табышмаклар салынган конверт, мәкальләр язылган плакатлар.

Шөгыль этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру  өлеше.

Шөгыльгә уңай халәт тудыру.

2. Уку максатын кую.

- Кеше нинди булганда гына яши, эшли һәм укый ала? Халыкта сәламәтлек белән бәйле нинди мәкаль бар? Кеше тормышында сәламәтлекнең мөһимлеген күп әсәрләрдән укып була, ниндиләрен искә төшерә аласыз? Әйдәгез бүген тагын берничәсе белән танышыйк.

 “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” мәкаләсен аңлаталар.

3. Уку мәcьәләсен чишү.

1. А. Алишның “Каз белән Аккош“ әкиятен укыту.

Әкият эчтәлеге буенча фикер алышалар.

2. Газинур Моратның “Хәрәкәттә - бәрәкәт“ шигырен укыту.

Әбекәем намаз укый –

Мин читтән карап торам;

Аның һәр ым – хәрәкәтен

Искәртеп, барлап торам.

Өч тә түгел, дүрт тә түгел-

Нәкъ биш мәртәбә көнгә

Әбекәем намаз укый

Мин аңламаган телдә.

Иелә дә турая ул,

Турая да иелә-

Шуңа ахры, әбекәйнең

Сызламыйдыр биле дә.

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди,

Минем әби тапкыр ул.

Көн дә физзарядка ясый

Шуңа көләч, матур ул.

Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышалар.

Уен: “Мәкальләрне дәвам ит“

     “Саулык -    

     “Сәламәт  тәндә -  

     “Сәламәтлек  ул  -  кул  астындагы  

зур  байлык”

сәламәт  акыл”

хәзинә”

физкультминут

“Чебиләр зарядкасы” физминуты

- Сәламәт булу өчен зарядка ясауның әһәмияте зур. Һәр көн иртән зарядка ясарга иренмәскә кирәк. Зарядка ул йокыны куа, күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти. Иртәнге зарядка, спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.

- Ә безнең Шүрәле нинди булды икән, укучылар, әйдәгез карап үтик әле?

“ Сәламәтлек аланы “ - сәхнәләштерү

Ә. Ерикәйнең “Чисталык сөябез“ шигырен укыта.

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач,

Бигрәк матур булабыз.

Муеныбызны юабыз,

Тешләрне чистартабыз.

Пөхтәлекне, чисталыкны

Һәрвакыт яратабыз.

Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Ап – ак итеп кулны юып

Ашарга утырабыз.

Аякларны кичкырын

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,-

Без бик чиста торабыз.

В. Монасыйповның “ Шифалы врачлар “ хикәясен укыта.

 Хикәяне сәхнәләштерәләр.

4.Рефлексия.

Язучылар, шагыйрьләр үз әсәрләрендә сәламәтлек темасын ни өчен күтәрәләр?

Үз фикерләрен җиткерәләр.

 

 

3 нче сыйныф.

Бүлек исеме: Сәламәт яшәү рәвеше.

Тема: Дөрес  туклану – сәламәтлек  нигезе.

Максат: Балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү, дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәйләнештә  булуын  аңларга  булышу;  үзеңнең  сәламәтлегең  өчен  кайгыртучанлык  һәм аны  саклый  белү  хисләрен       тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре: Синтез һәм анализ алымнары белән фикер йөртү, кирәкле информацияне табу өчен төрле чыганаклардан файдалана белү.

Җиһазлау:  “Сәламәтлек  иле  картасы”,  туктамышлар  исеме  язылган  карточкалар;  кеше  рәсеме;  продуктлар,  витаминнар рәсеме, Явызкак -  Шакшыкай  рәсеме.

Әзерлек  эше:  Сәламәтлек  турында  мәкальләр  өйрәнү, табышмаклар,  әңгәмә  өчен кирәкле  рәсем һәм  схемалар әзер                ләү.

 

Шөгыль этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру  өлеше.

Шөгыльгә уңай халәт тудыру.

Чыршыдай  биек  бул,

 Имәндәй  таза  бул,

 Сау – сәламәт  бул!

Бер – беренә исәнлек – саулык  телиләр

2. Уку максатын кую.

Җир шарында  “Сәламәтлек” дигән ил булган булса, аның бер шәһәре   “Туклану”  дип аталыр иде. Әйдәгез әкияти сәяхәткә чыгыйк.  Сөйләшү нәрсә турында барыр дип уйлыйсыз?

Сәламәт булу өчен дөрес туклануның әһәмияте турында фикерләрен җиткерәләр.

3. Уку мәcьәләсен чишү.

1.Кеше  азык  белән  бергә  организмның  үсүе,  яшәве  өчен  кирәк  булган  барлык  матдәләрне  ала.  Организм  өчен  төп  энергияне  углеводлар,  аксымнар, майлар  бирә.  (Углеводларга,  аксымннарга,  майларга  бай  продуктларны  билгеләү).

    Бертөрле  ашамлыклар  кешегә  хәрәкәтләнү,  уйлау  көче (бал,  карабодай,  йөзем һ. б.),ә  кайберләре  көч  бирә (ит,  май,  эремчек,  балык  һ.  б.).

2.   -  Ә  ничек  уйлыйсыз,  нинди  ашамлыкларда  витаминнар  күп?

      Витаминнар  ни  өчен  кирәк?  

      Нинди  витаминнар  беләсез?

-  Әйе,  укучылар,  А,  В,  С,  Д   витаминнары  була.

Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый:

А  витамины:  “ Әгәр  зур  үсим,  әйбәт  күрим,  тешләрем  нык  булсын  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  кишердә,  сөттә,  йомыркада  күп”  -  ди.

В  витамины:  “Әгәр  көчле  булам,  юк – барга  борчылмыйм,  сәбәпсез  еламыйм  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.

С витамины: “Әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.

физминут

3. -Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә. Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк, сез аларны беләсезме? “Мозговой штурм” алымы белән кагыйдәләр туплый:

  -бер үк вакытта ашарга тырыш;

   -көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьтә аша: иртән өйдә - беренче иртәнге аш. Мәктәптә- икенче иртәнге аш, мәктәптән соң – төшке аш, кич белән кичке аш;

  коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар;

  -ашыкмыйча гына аша. Ризыкны яхшылап чәйнә;

  - ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә: укыма, телевизор карама, бәхәсләшмә.

Фикерләрен җиткерәләр.

4. – Кибетләрдә күп кенә тәмле-баллы әйберләр сатыла. Алар барысы да файдалымы?

Укучыларга берничә төрле сагыз, кәнфит этикеткаларын тәкъдим итә, аларның эчтәлеген анализларга өйрәтә.

Этикетка эчтәлеген укыйлар һәм бу ашамлыкларның зарарлы матдәләрдән торуы турында нәтиҗә ясыйлар.

4.Рефлексия.

- Сәламәтлеккә нәрсәләр уңай йогынты ясый?

- Дөрес туклануга нәрсәзләр керә?

- Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә.

Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килердәй эш.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская программа дополнительного образования младших школьников по теме : "Наглядная геометрия"

Младший школьный возраст является наиболее благоприятным для развития логического, пространственного мышления. Именно поэтому ведущую роль в развитии всех форм мышления является изучение геометрии....

Авторская образовательная программа дополнительного образования детей по информатике, 3 класс

В нашей школе при внедрении стандартов «Нового поколения» одним из направлений во внеурочной деятельности была выбрана проектная деятельность на уроках информатики. Была разработана прогр...

Авторская программа дополнительного образования "Я познаю мир"

Кружок является составной частью системы начального естественнонаучного и экологического воспитания. Он разработан как дополнение к курсу природоведения начальной школы и вводит воспитанников в волную...

Рабочая программа дополнительного образования для учащихся начальной школы "Я и компьютер"

Программа дополнительного образования для учащихся начальной школы...

Авторская программа дополнительного образования (кружка) "Художественное слово" (3 года обучения)

Пояснительная записка        Обучение чтению, формирование выразительности речи, умение понять,прочувствовать произведение – задачи, которые являются актуальнымина протяж...

авторская программа дополнительного образования "Час творческой деятельности", 2 класс

Авторская программа по внеурочной деятельности, отличительными особенностями которой является системно-деятельностный подход к воспитанию и развитию ребёнка средствами проектно-исследовательской, аним...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА внеурочной деятельности по курсу: «Юный баскетболист» Модифицированная рабочая программа для педагогов дополнительного образования. для учащихся 4-х классов на 2019-20 учебный год (34 часов) 10.07.19

Программа формирует у учащихся представление об истории возникновения баскетбола. Технические приемы, тактические действия, набор технико-тактических взаимодействий в нападении и защите, а так же сове...