Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс
рабочая программа (3 класс) на тему

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004нче ел, 1нче июль)
  2.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

 

    Татар теленнән эш программасы     Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар теле» - татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслеккә, 2009 нче ел (авторлары: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова.  ), 2 кисәктә һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы”на, 2011 нче ел (авторлары: филология фәннәре докторы, доцент Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент М.М.Шәкүрова) нигезләнеп язылган тематик план буенча төзелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat.tele3_klass.docx62.13 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004нче ел, 1нче июль)
  2.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

    Татар теленнән эш программасы     Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар теле» - татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслеккә, 2009 нче ел (авторлары: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова.  ), 2 кисәктә һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы”на, 2011 нче ел (авторлары: филология фәннәре докторы, доцент Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент М.М.Шәкүрова) нигезләнеп язылган тематик план буенча төзелде.

Программа дәрәҗәсе: база

 

Курсның гомуми характеристикасы

       Программа 3 нче сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп,  аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңында тота. Ул федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән. Шуңа күрә татар телен рус теле белән чагыштырып бару, рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләү, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтү – болар барысы да игътибар үзәгендә тора.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  1. коммуникатив максат:
  • татар телендә аралашу күнекмәләре булдыр;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  1. фәнни максат:
  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
  1. тәрбияви максат: 
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, теленң чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балалрның сүз запасын баету;
  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә, куллана белергә рус теле белән чагыштырып өйрәтү;
  • укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдырү;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

                                                                             

                                                           Предметның укыту планындагы урыны. 

    3 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 140 сәгатькә бүлеп атнага 34сәгать исәбеннән  (35 уку атнасы), түбәндәге дәреслекне куллануга яраклаштырылып төзелде:. А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова.   Татар теле. 2 кисәктә. 3 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.

Бүлек

Үрнәк программа

Эш программасы

Контроль диктантлар

Бәйләнешле сөйләм

1

2 нче сыйныфта үткәннәрне ныгыту. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.

4 сәг.

16 сәг.

1

1

2

Сүз.Телнең сүзлек байлыгы.

8 сәг

14 сәг.

1

3

Сүз төзелеше

2 сәг.

2 сәг

4

Сүз ясалышы

9 сәг.

12 сәг.

1

5

Исем

18 сәг.

22 сәг.

1

1

6

Фигыль

15 сәг.

19 сәг.

2

7

Сыйфат

9 сәг.

9 сәг.

1

1

8

Алмашлык

7 сәг.

9 сәг.

9

Кисәкчәләр

6 сәг.

6 сәг.

1

10

Бәйлек

3 сәг.

3 сәг.

11

Җөмлә

10 сәг.

12 сәг.

1

12

Сүзтезмә

2 сәг.

2 сәг.

13

Текст. Бәйләнешле сөйләм.

9 сәг.

9 сәг.

1

14

Кабатлау

5 сәг.

8 сәг.

Барлыгы

105 сәг

140 сәг

5

8

Курсның эчтәлеге.

   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү программасы укытуның эчтәлеген, күләмен, эзлеклелеген билгели. Теоретик материал фәннилек, системалылык, дәвамчанлык, функциональ-семантик, культурологик, үстерешле укыту, шәхескә юнәлешле укыту принципларын салып бирә. Программа башлангыч сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникактив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңаенда тота.

  Коммуникатив компетенция 

  Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла. Беренче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели ала, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә, тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, сәнгатьле итеп укый белә, текстка үз мөнәсәбәтен белдерә һәм аны дәлилли. Тәкъдим ителгән темалар (үзе турында, гаилә, туган ил, табигать, хезмәт, балалар тормышы, сәламәтлек, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр) буенча диалогик һәм монологик сөйләм оештырырга сәләтле. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерә. Төрле типтагы язма эшләр (диктант, өйрәнү тибындагы изложение, сочинение) башкара. Көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен дөрес файдалана.

Лингвистик компетенция

       Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

       Хәреф һәм аваз турындагы төшенчә, татар теленең авазлары, аларның язуда бирелеше, каллиграфик язылышы, татар алфавиты. Татар телендә сингармонизм законы. Иҗек, хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

       Сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның килеп чыгышы.

       Сүзнең мәгънәле кисәкләре, төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

       Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль), аларның сөйләмдә кулланылышлары.

       Сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләдә сүзләр тәртибе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре ( атамыйча гына).

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция 

       Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты ядкярьләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.

                                                             Планлаштырылган нәтиҗәләр.        

           Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
  • укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;
  • тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзенә тәрбияләвенә ирешү.

           Предметара эшчәнлек:

  • тел чараларының төрле ңанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
  • тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
  • татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
  • татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша  башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
  • татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

        Фәнне үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр:

  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
  • татар алфавитының авзларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен аңлау һәм рус теле белән чагыштыру;
  • сүзне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
  • сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү.

           Укучыларда формалашырга тиешле күнекмәләр:

  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
  • текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
  • укылган (тыңлаган) тыңлаган текска карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
  • зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
  • диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
  • татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, алардан мисаллар китерә белү;
  • көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
  • татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу

Тематик планда гимназия компоненты курсив белән күрсәтелде.

         

 Укучылар өчен әдәбият:

  1. А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле. 2 кисәктә. 3 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009.

           Укытучы өчен әдәбият:

  1.  А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле. 2 кисәктә. 3 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009.
  2. Г.Р.Галиуллина,  М.М.Шәкүрова.  Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәрияты. 2011.
  3. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. Казан. Мәгариф. 2001.
  4. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. Мәгариф. 2005.
  5. Я.Х.Абдрәхимова. Диктантлар җыентыгы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2006.

Интернет-ресурслар:

http:// tugan

tel.at.tt/belem/sarif/;

http://www.krugosvet.ru;

http://www.multikulti.ru;

http://www.tatar.com.ru;

http://tugan- tel.at.tt/belem/deres/;

http://www.franklang.ru/

Татарстанда популяр журналлар:

http://www.tatar-magazine.ru:

http://www.suumbike.ru;

http://www.kros.ru/magari

                                                                                   Календар- тематик планлаштыру.

Дәрес темасы

Сәг-ләр саны

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

план

факт

2 нче сыйныфта үткәннәрне ныгыту. Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек. ( 16 сәг.)

1

Җөмлә.

1

Җөмлә төшенчәсен, җөмлә төрләрен искә төшерү.    

2

Авазлар һәм хәрефләр.Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

1

Аваз кушылмаларын белдерүче хәрефләрне белү

 Хәреф авазның билгесе булып йөрешен аңлату

 Сүзгә фонетик анализ ясау

 Сузык авазларны калын һәмнечкә төркемнәргә аера белү

3

Сузык авазлар. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.

1

Татар теленең үзенчәлекле сузыкларын белү

Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләрен аңлату

 Калын һәм нечкә сузыкларның үзләренә генә хас үзлекләрен белү

4

Тартык авазлар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, парлау

5

Иҗек.

1

  Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталышын  белү

 Сүзнең басымын билгели белү

Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүен аңлату

6

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү.

1

Сүзләрне юлдан юлга дөрес күчерү

7

ъ, ь хәрефләре.

1

Алфавитны яттан белү

8

Я,ю.е хәрефләре.

1

Гигиена таләпләрен үтәп аңлаешлы, пөхтә өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстны дөрес яза.

9

Алфавит .

1

10

Тамыр һәм кушымча.

1

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аерырга өйрәтү.

11

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр.

1

Кушымча төрләре белән таныштыру. (Әйтелеше һәм мәгънәсе ягыннан)

12

Сүз төркемнәре.

1

Мәгънәләренә карап сүзләргә сорау куя белә.

13

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

1

Язылыш үзенчәлекләрен аңлату.

Укучыларда ялгызлык исемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.

14

Җөмлә. Сөйләм телен үстерү. “Гөмбә җыйганда”,58 нче күнегү.

1

Җөмләнең әйтелеш максаты буенча төрләре белән таныштыру.

Җөмләнең интонация буенча төрләре белән таныштыру.                                                    

15

Кереш диктант. “Әбиләр чуагы” Я. Х.Әбдрәхимова   Диктантлар  җыентыгы : 1-4 кл.  Казан: Мәгариф, 2008 ел, 60б

1

Теоретик белемнәрне практик куллана белү.

16

Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлау.

1

Кагыйдәләр кулланып сүзләрне дөрес язу, аңлату

Сүзлекләр белән эшли белү

 Хаталарны таба һәм аларны төзәтә белү.

Сүз.Телнең сүзлек байлыгы. (14сәг.)

17

Сүз турында төшенчә.Лексикография турында мәгълүмат.

1

Сүз турында элементар төшенчәне белү.                                    

18

Телнең сүзлеге.Татар- төрки сүзләре.

1

Сүзлекләр белән эшли белү

19

Алынма сүзләр

1

Алынма сүзләр төшенчәсе белән танышу. Аларны тану Алынма сүзләр турында мәгълүмат бирү.                              

20

Бер мәгънәле сүзләр.

1

Сүз мәгънәсе, аның әһәмияте турында белемнәрне үзләштерү

21

Күп мәгънәле сүзләр.

1

Күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән танышу.              

22

Әйтелешләре бертөрле,мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар.

1

 Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка булган сүзләрне таба белү

Омоним” төшенчәсен  аңлату. Омонимнарны язмача һәм телдән кулланырга өйрәнү.                          

23

Омонимнар.

1

Тексттан омонимнарны табарга өйрәтү. Сөйләмдә омонимнарны кулана белү.

24

Охшаш мәгънәле сүзләр – синонимнар.

1

Охшаш мәгънәле сүзләр белән танышу, куллану.

25

Синонимнар.

1

Сөйләмдә синонимнарны кулана белү. Тексттан синонимнарны таба белү.                        

26

Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар.

1

Капма-каршы мәгънәле сүзләрне таба белү, аңлату

27

Антонимнар.

1

Тексттан антонимнарны табарга өйрәтү.

28

Искергән һәм яңа сүзләр.

1

Искергән һәм яңа сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан  табарга өйрәтү.

29

Контроль диктант. “Рөстәм” Я. Х.Әбдрәхимова   Диктантлар  җыентыгы : 1-4 кл.  Казан: Мәгариф, 2008 ел, 69б

1

Сүз мәгънәләре турында алган белемнәрен системага салу, практик куллану.

30

 Хаталар өстендә эш. Сүз.Телнең сүзлек байлыгы темасын йомгаклау.

1

Сүз төзелеше ( 2 сәг.)

31

Тамыр һәм кушымча. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

Тамыр һәм кушымча турында төшенчә бирү.  тамырдаш сүзләрне өйрәтү.

32

Тамыр һәм кушымча. Ныгыту дәресе.

1

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аера белү. Кушымча төрләрен аера белү.

Сүз ясалышы ( 12сәг.)

33

Кушымча төрләре. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләргә ялгана торган кушымчалар белән танышу.              

34

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Сүз ясагыч кушымчалар белән  танышу, яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

35

Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар

1

36

Бәйләгеч  кушымчалар.

1

Сүз төрләндергеч кушымчаларның роле белән

танышу.

37

Кушма сүзләр, ясалышы.

1

Кушма сүзләр аларның ясалышы белән танышу.

38

Кушма саннар

1

Кушма сүзләргә аңлатма бирү.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

39

Кушма сүзләр, кулланышы.

1

Кушма сүзләр аларның ясалышы белән танышу

40

Парлы сүзләр

1

Парлы сүзләрнең  ясалышы һәм язылышы белән танышу.

41

Парлы сүзләрнең ясалышы, кулланышы.

1

Парлы сүзләрнең  ясалышы һәм язылышы белән танышу

42

Парлы сүзләрнең татар телендә кулланылышы.

1

Парлы сүзләргә аңлатма бирү.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

43

Сойләм телен үстерү дәресе.Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.

1

Теоретик белемнәрне практик куллана белү.

44

Сүз төркемнәре.

1

Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Исем(22сәг)

45

Сүз төркемнәре: исем, сыйфат,фигыль.

1

Сүз төркемнәрен аера белү.

46

Исемнең белдерелүе.  Исемнең лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре.

1

Исемнең грамматик үзенчәлекләре белән танышу.

47

Ялгызлык исемнәр.

1

Уйлау сәләтләрен үстерү.

48

Ялгызлык исемнәрен сөйләмдә куллану.

1

Ялгызлык исемнәренең язылышы белән танышу

49

Уртаклык исемнәр.

1

Исемнәрне башка сүз төркемнәреннән аера алырга, дөреслеген исбат итә белү,

50

Уртаклык исемнәрен сөйләмдә куллану.

1

Уртаклык исемнәрен сөйләмдә дөрес кулланырга, язарга өйрәнү.

51

Исемнәрнең сан белән төрләнүе.

1

Уртаклык исемнәрен сөйләмдә дөрес кулланырга, язарга өйрәнү.

52

Борын аваз тартыклары хәрефләренә беткән  исемнәр.

1

Күплек кушымчалары белән танышу

53

Контроль диктант. Контроль диктант. “Кардагы эзләр” Я. Х.Әбдрәхимова   Диктантлар  җыентыгы : 1-4 кл.  Казан: Мәгариф, 2008 ел, 73б

Теоретик белемнәрне практик куллана белү.

54

Хаталар өстендә эш.Татар телендә килешләр,сораулары.

1

Бу сүзләргә ялганучы кушымчалар, аларның дөрес язылышы белән танышу Алган белемнәрне тикшерү

55

Берлек сандагы  исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Килеш төшенчәсе белән танышу,сорауларны

 дөрес куярга өйрәнү

Исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы төркемчәләре белән таныштыру.

Берлектән күплек сан ясау ысулын өйрәтү.

Килеш төшенчәсе белән танышу,сорауларны

 дөрес куярга өйрәнү

Калын һәм нечкә төрләнеш белән танышу, аларга

ялганучы кушымчаларны өйрәнү

Исемнәрнең төрләнүендәге  үзенчәлекләр

 белән танышу, дөрес куллану, тану

Сүзләргә сораулар куярга өйрәнү

Ч.к.тә булган үзенчәлекне күрсәтү,

 сүзгә сорау кую, кушымчаларны  

дөрес язарга өйрәнү

Ю.к., Ч. К., Ур.в.           килешләрендә    

  булган үзенчәлеклрне белү, кушымча

 төрләрен белү,

дөрес язу

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен

кабатлау,      белемнәрне системага салу

Сөйләм телен баету

Кагыйдәләр кулланып сүзләрне дөрес язу, аңлату

Сүзлекләр белән эшли белү

 Хаталарны таба һәм аларны төзәтә белү.

56

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

57

Баш килеш.

58

Иялек килеше.

1

59

Юнәлеш килеше.

1

60

Төшем килеше.

1

61

Чыгыш килеше.

1

62

Урын-вакыт килеше.

1

63

Килешләр темасын йомгаклау

1

64

Исемнәр  иленә сәяхәт.

1

65

Сөйләм телен үстерү. Исемнәрне кертеп, рәсем буенча хикәя төзү.

1

66

 Исем темасы буенча йомгаклау дәресе.

1

Фигыль (19 сәг.)

67

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең  лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре.

1

Фигыль  төшенчәсе белән танышу

68

Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары.

1

Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары

 белән танышу

69

Фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүе.

1

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре белән таныштыру. Фигыль буенча белемнәрне тирәнәйтү

70

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Зат-сан төшенчәсе белән танышу ,

 төрләндерү

71

Хикәя фигыль.

1

Заман формаларының берсе – хәзерге заман хикәя фигыль белән таныштыру

Хәзерге заман хикәя фигыль сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

72

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.

1

Фигыльнең заман белән төрләнүен

күзәтү, үткән заман хикәя фигыль белән танышу

73

Хәзерге заман

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне  

зат-сан белән төрләндерү күнекмәләрен

 үстерү

74

Хәзерге заман фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне

 зат-сан белән төрләндерү күнекмәләрен

 үстерү

75

Хәзерге заман фигыльнең юклыкта килүе

1

мый, -ми кушымчалары белән танышу

76

Сөйләм телен үстерү. Изложение “Бәйрәм белән”,28 нче күнегү

1

Теоретик белемнәрне практик куллану

 алымнарын үстерү

77

Үткән заман,беренче төре.

1

Диктантта җибәрелгән хаталарны төзәтү,

 кисәтү. Киләчәк заман хикәя  фигыльнең

сораулары,җөмләдәге  урыны белән танышу.

78

Үткән заман, икенче төре.

1

Заман формаларының берсе - үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру

79

Үткән заман,кабатлау.

1

Үткән заман хикәя фигыль сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

80

Киләчәк заман фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Киләчәк заман фигыльнең юклыкта төрләнүе.

1

Зат-сан белән төрләндерү күнекмәләрен үстерү.

 Ма, -мә, -мас, -мәс кушымчалары белән

сүзләрне төрләндерү, аларны белү.

81

 Сөйләм телен үстерү, сочинение "Песи".

1

Текстның эчтәлеген текстка якын итеп

 җиткерә белергә өйрәнү

82

Киләчәк заман фигыльнең ике төре

1

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман

 фигыль  белән танышу

83

Киләчәк заманның беренче төре.

1

Киләчәк заман хикәя фигыль сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

84

Киләчәк заманның икенче төре.

1

Заман формаларының берсе – киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру

85

Фигыльләрнең күп мәгънәле булуы.

1

Фигыльгә  морфологик анализ ясарга өйрәнү

Сыйфат (9 сәг.)

86

Сыйфат турында төшенчә . Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре

1

Сыйфат төшенчәсен белү,сораулары,

 үзенчәлекләре белән танышу.

87

Сыйфат билгеләре: төс, форма, күләм, холык.

1

Сыйфат билгеләре белән танышу, тану

88

Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе.

1

Сыйфатның исем белән бәйләнешен,

 җөмләдә предметны тасвирлавын күрсәтү

89

Сөйләм телен үстерү.Сочинение "Яз килә,яз көлә".

1

Антоним сыйфатларның      мәгънәләрен

 ачыклау, мәкальләрне куллана белү

90

Капма- каршы мәгънәле сыйфатлар

1

Сыйфатның нинди җөмлә кисәге   була алуын

 аңлау,           сөйләм телен үстерү

91

Җөмлә кисәге буларак сыйфат

1

Синоним сыйфатларның кулланылышы белән

танышу,кулланырга өйрәнү

92

Охшаш мәгънәле сыйфатлар

1

Сыйфат темасы буенча үтелгән материалны

 ныгыту , сыйфатларны сөйләмдә куллану

 алымнарын булдыру, тасвирлау тексты төзү.

93

Контроль диктант "Кышкы уен". Я. Х.Әбдрәхимова   Диктантлар  җыентыгы : 1-4 кл.  Казан: Мәгариф, 2008 ел, 86б

1

Белемнәрен тикшерү, бәяләү

94

Хаталар өстендә эш.Сыйфат темасын йомгаклау.

1

Алмашлык(6сәг.)

95

Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлеге.

1

Алмашлык  төшенчәсен белү,сораулары,

 үзенчәлекләре белән танышу.

96

Зат алмашлыклары. Сорау,күрсәтү алмашлыклары.

1

Зат алмашлыклары төшенчәсен белү,

үзенчәлекләре белән танышу

97

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Зат алмашлыкларының килеш белән

 төрләнеше белән танышу.

98

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен ныгыту.

1

Зат алмашлыкларының килеш

белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне

 ачыклау, хәтердә калдыру.

99

Сүзтезмәләрдә һәм җөмләдә алмашлыкларның үзгәрүе.

1

Сүзтезмәләрдә һәм җөмләдә алмашлыкларның

 үзгәрешен күзәтү.

100

Алмашлыкларның җөмләдәге роле.

1

Зат алмашлыкларының кулланылышы белән

танышу,кулланырга өйрәнү. Алмашлыкның

 нинди җөмлә кисәге   була алуын аңлау,        

   сөйләм телен үстерү

Кисәкчәләр(6сәг.)

101

Да, -дә,-та,-тә -гына,-генә...кисәкчәләре

1

Кисәкчәләр төшенчәсе белән танышу.

102

Да, -дә,-та,-тә -гына,-генә...кисәкчәләренең  сөйләмдә дөрес кулланышы.

1

Кисәкчәләр төшенчәсе белән танышу.

103

Кисәкчәләрнең язылышы.

1

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы кагыйдәсе

 белән танышу

104

Кисәкчәләрнең язылышы, кушымчалардан аермалылыгы.

1

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы кагыйдәсе

 белән танышу

105

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле.

1

Теоретик белемнәрне практик куллану

 алымнарын үстерү

106

Сөйләм телен үстерү. Рәсем буенча хикәя төзү.85 нче күнегү

1

Кисәкчәләрнең  җөмләдәге роле белән танышу.

Бәйлекләр(3сәг)

107

Бәйлек. 

1

Бәйлек  төшенчәсе белән танышу.

108

Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән килүе.

1

Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр

 белән килүенә күзәтүләр.

109

Төрле килешләрдә зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе. Баш,юнәлеш, чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләр, аларның сөйләмдә дөрес  куллану.

1

Төрле килешләрдә зат алмашлыкларының

 бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр.

Җөмлә ( 13 сәг)

110

Җөмлә.

1

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен өйрәнү,

бәйләнешне схематик рәвештә күрсәтә белү

111

Хикәя җөмлә.

1

Хикәя җөмлә үзенчәлекләре белән танышу

112

Сорау җөмлә.

1

Сорау җөмлә үзенчәлекләре белән танышу

113

Өндәү җөмлә.

1

Өндәү җөмлә үзенчәлекләре белән танышу

114

Сөйләм телен үстерү. 102 нче күнегү.

1

Текстның эчтәлеген аңа якын итеп,

 орфографик кагыйдәләргә  буйсынып

 язарга өйрәнү

115

Җөмлә кисәкләре.

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән

 танышу, синтаксик анализ ясау күнемәләрен

 булдыру

116

Җөмлә кисәкләре, баш кисәкләр.

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән таныштыру.

«Җөмләдә сүзләр бәйләнеше» төшенчәсен аңлату.

117

Җөмлә кисәкләре,иярчен кисәкләр.

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү.

118

Җыйнак җөмлә.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне бер-берсеннән

 аерырга өйрәнү

119

Җәенке җөмлә.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне бер-берсеннән

 аерырга өйрәнү

120

Җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән таныштыру.

Җөмлә буенча булган белемнәрне ныгыту.

121

Җөмлә темасы буенча белемнәрне ныгыту.

1

Теоретик белемнәрне практик куллану

 алымнарын үстерү

Сүзтезмә ( 2сәг)

122

Сүзтезмә

1

Сүзтезмә төшенчәсе белән танышу,

 аларны куллана белергә өйрәнү.

123

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

1

Җөмләдән сүзтезмәләрне аера белү , төп

 сүздән  чыгып сорау кую күнекмәләре булдыру.

Текст. Тема.План. (9 сәг.)

124

Сөйләм һәм текст.

1

Текстны мәгънәле кисәкләргә аерырга өйрәнү

125

Сөйләм һәм текст турында белемнәрне ныгыту.

1

Текстны мәгънәле кисәкләргә аерырга өйрәнү

126

Текст төзелеше.

1

Текстның төп өлешләре белән танышу,

текстка план төзү күнекмәләрен үстерү

127

Текст төзелеше, өлешләре.

1

Текстның төп өлешләре белән танышу,

текстка план төзү күнекмәләрен үстерү

128

Текстның төрләре: хикәяләү, тасвирлау,фикер йөртү.

1

Текстның төрләре: хикәяләү, тасвирлау,фикер

 йөртү белән танышу, аерырга өйрәтү.

129

 Контроль диктант. “Бурсык”

Я. Х.Әбдрәхимова   Диктантлар  җыентыгы : 1-4 кл.  Казан: Мәгариф, 2008 ел, 99 б.

1

Күмәкләп  яисә мөстәкыйль төзелгән

план буенча хикәләү характерындагы

 текстны изложение итеп  язу.

130

Хаталар өстендә эш. Хат язу.

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү,

 фикереңне язма сөйләм аша җиткерергә өйрәнү

131

 Автобиография язу.

1

Теоретик белемнәрне практик куллану

 алымнарын үстерү

132

Текст турында белемнәрне камилләштерү.

1

Диктантта җибәрелгән хаталарны искәртү.

Кабатлау ( 8 сәг)

133

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Сүз төзелеше буенча алган белемнәрне кабатлау,

 ныгыту, практик куллану

Сүз ясалышы буенча алган белемнәрне ныгыту,

 практик куллану

Сүз төркемнәр темасы буенча белемнәрне

 системага салып  ныгыту, практик куллану

Сүзләрнең мәгънәләре буенча алган белемнәрне

 ныгыту, практик куллану

Җөмлә, җөмлә кисәкләре турында алган

 белемнәрне системага салу, йомгаклау,

  практик куллану

Ел буе алган белемнәрне системага салу,

 йомгаклау,  ныгыту.

134

Сүз төзелеше һәм ясалышы.

Үткәннәрне кабатлау.

1

135.

Исем. Сыйфат. Фигыль.

Үткәннәрне кабатлау.

1

136.

Алмашлык.Кисәкчә.Бәйлек.

Үткәннәрне кабатлау.

1

137.

Сүз. Фонетик анализ.

Үткәннәрне кабатлау.

1

138.

Җөмлә кисәкләре.

Үткәннәрне кабатлау.

1

139

Текст.тема.План.

Үткәннәрне кабатлау.

1

140

Уен-дәрес. Йомгаклау дәресе.

1

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по русскому языку в 3 классе по программе "Школа 2100"

Данная разработка содержит пояснительную записку...

рабочая программа по русскому языку в 3 классе по программе "Школа 2100"

Данная разработка содержит пояснительную записку...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

рабочая программа для домашнего обучения, татарский язык 3 класс, русская группа.

Рабочая программа для домашнего обучения по татарскому языку русской группы, 3 класс. Данная программа рассчитана на  0,5 часов, т.е. 17 часов в год....

рабочая программа по родному языку (татарскому) для русскоязычных учащихся 1-4 классов

Рабочая программа составлена для русскоязычных учащихся по учебнику Хайдаровой Р.З....

Интегрированный урок "английский язык + татарский язык" "Animals". 3 класс

Интегрированный урок "английский язык + татарский язык"  "Animals". 3 Г класс...