Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре. 4класс
план-конспект урока (4 класс) на тему

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.

 

4нче сыйныфта татар теленнән сингапур  технологиясен кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_drese.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге

2- нче гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы Кадирова Алсу Хәмит кызы

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.

4нче сыйныфта татар теленнән сингапур  технологиясен кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.

Максат: 1) Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру.

                 2)Язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

                  3) Укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер - береңә хөрмәт    тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация (слайдлар), проектор, тест, “Кем тизрәк? уены өчен күрсәтмәлек, , экран, биремле  карточкалар.

Материал: дәреслек, әкиятләрдән өзекләр. 

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ, МЭНЭДЖ-МЭТ  КОНЕРС МИКС ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.

Дәрес барышы:

Укучылар  төркемнәрдә  эшлиләр. Традицион  булмаган утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4  укучы  утыра)

I. Ориентлаштыру,мотивлаштыру этабы. ( ХАЙ ФАЙВ – тынычлану сигналын куллану)

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2) Китап-дәфтәрләрне барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

4) Уңай психологик халәт  булдыру.

 - Исәнмесез, балалар! Хәерле көн. Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

II. Белемнәрне актуальләштерү.( МЭНЭДЖ-МЭТ  куллану)

  1. –Хәзер, укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны, сыйныф эшен, дәреслектән чираттагы матур язу күнекмәсен табып, язып куябыз.
  2. Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз. Тапкан сүзләрне сүзлек эше итеп дәфтәрләргә язып барабыз. (СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЭЙБЛ  куллану.) ( һәр командада  утырган  4  укучы  берүк  вакытта  сүзләрне    аерым  карточкаларда  язалар  һәм  бер-берсенә  күрсәтәләр)

О Ң Л М Ы                                  А Б Т И А Ь Г Т

К Ы У А Г Н                            И Г Ь Ш Ы Р

М Ә К Й Ы М Т Е Л                 К Ы У Ы Д

- Кайсы сүз артык? (укыган, укыды)

- Ни өчен? (беренче баганада сыйфатлар арасында, икенче баганада исемнәр арасында фигыль)

- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?( үткән заман хикәя фигыльләр)

3. Фигыльләр турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. ( МЭНЭДЖ-МЭТ  куллану)

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыльнең нинди төркемчәләре бар?

-Боерык фигыль турында нәрсә әйтә аласыз?

- Хикәя фигыль турында нәрсә әйтерсез?

- Хәзерге заман хикәя фигыль турында сөйләп китегез әле.

- Нинди фигыль ул инфинитив?

-Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында нәрсә әйтерсез?

-Без өйрәнгән кайсы фигыль затланышлы яки затланышсыз?

-Фигыль җөмләнең кайсы кисәге булып килә?

III. Уку мәсьәләсен чишү этабы. ( МИКС ПЭА ШЭА)

-Артык сүзләр булган укыган, укыды сүзләре турында нәрсә әйтә алырсыз икән? (Үткән заман хикәя фигыльләр)

-Ни өчен үткән заман дип уйлыйсыз?

-Җөмләләр төзеп карыйк әле.

-Мәгънәләре буенча нәрсә әйтерсез?

               -Әйе, үтәлгәнен үз күзең белән күргән, тәгаен билгеле булган эш нишләде? соравына җавап бирә һәм билгеле үткән заман дип атала. Ә кемнәндер ишеткән, ул эшнең башкарылганын үзең күрмәгән булсаң нишләгән? соравына җавап бирә һәм билгесез үткән заман дип атала

IV. Теманы беренчел ныгыту. 

  1. слайд. Теманы ачыклау. Нинди тема өстендә эшләрбез икән? (билгеле һәм билгесез үткән заман)
  2. слайд. Бирелгән фигыльләрдән билге үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга.
  3. слайд. Бирелгән фигыльләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга
  4. слайд. Бирелгән фигыльләрне кертеп җөмләләр төзү.

V. Физкультминутка. ( МИКС  -ФРИЗ- ГРУП  куллану).

 Укучылар  музыка  астында  хәрәкәтләнәләр.  Музыка  туктагач  парлашып  басалар  һәм  “Мин  үскәч  кем  булырга  телим?”  соравына  җавап  бирәләр, үз  фикерләрен  җиткерәләр ( вакыт  исәпләнә)  

VI. Рефлексия

  5слайд. Бирелгән шигырьләрдән фигыльләрне табу, үткән заман фигылен үрнәк буенча зат-сан белән төрләндерү. 85 нче бит 123 нче күнегү.

  1. Әкиятләрдән өзекләр тыңлау, фигыльләрнең заманын ачыклау. А.Алиш әкиятләре бирелгән, бәлки, кайсы әкияттән өзек икәнен дә әйтә алырсыз.
  • Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар. ( “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”)
  • Менә кинәт нидер бик- каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры», — дип уйлаган. Идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөргәнен күргән .Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән (“Песиләр һәм күселәр”)
  • Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. (“Бикбатыр белән Биккуркак”)

-Ни өчен әкиятләрдә күбрәк билгесез үткән заман хикәя фигыльләр кулланыла?

  1. Әкиятләрдәге бер фигыльне сүз төркеме ягыннан тикшер.
  2. Карточкалар белән эш.

- Ә хәзер, әйдәгез, карточкалар белән эшләп алабыз. Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез тиешлесен билгеләп барырга тырышыгыз.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

    Бар, укыдым, сөйләгез, уйнарга, сөйләштеләр, килергә, эшләсен, кайтмаска, йоклыйбыз, яусын. (Эшләп бетергәч, тикшереп чыгыла)

  1. Тест эшлә ( “Куиз-куиз-трэйд")

1.Фигыль нәрсәне белдерә?

  1. Эш,хәл, хәрәкәтне
  2. Предметны һәм затны
  3. Предметның билгесен

2.Кайсы сүзләр фигыль

  1. Яшьлек , матурлык
  2. Яшәргән, матурайган
  3. Яшел, матур

3.Боерык  фигыльнең  соравы

  1. Нишлә?
  2. Нишләгән?
  3. Нишләр?

4.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

  1. 1
  2. 2
  3. 3

5. Билгеле үткән заманны тап

  1. язганнар
  2. көйләде
  3. суларга

6. Билгесез үткән заманны тап

  1. көлешәләр
  2. үттеләр
  3. санаганнар

7. Үткән заманның ничә төре бар?

            1.1

            2. 2

.8.Затланышсыз фигыльне табарга

          1. Боерык

          2. Хикәя

         3. Инфинитив

VII. Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә

-Бүген нинди яңалык алдык? Нинди эшләдек?

-Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

2. Өй эше. “Яңа ел” темасына әкият яз.

   -Әкиятләр күбрәк нинди заманда килә?

-Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төре?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Бу презентация ныгыту дәресендә күбрәк кулланыла. Балалар биремнәрне укытучы белән дә үзләре генә дә эшлиләр. Дөреслеген бергә тикшерәләр....