Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"
статья (4 класс) на тему

Шайдуллина Фандия Камиловна

    Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной деятельности, ее индивидуализации и дифференциации, но и позволяют по-новому организовать взаимодействие всех субъектов обучения, построить образовательную систему, в которой ученик был бы активным и равноправным участником образовательной деятельности. 
Внедрение новых информационных технологий в учебный процесс позволяет активизировать процесс обучения, реализовать идеи развивающего обучения, повысить темп урока, увеличить объем самостоятельной работы учащихся. 
    Сегодня необходимо, чтобы каждый учитель по любой школьной дисциплине мог подготовить и провести урок с использованием ИКТ, так как теперь учителю представилась возможность сделать урок более ярким и увлекательным. 
Управление обучением с помощью компьютера приводит к повышению эффективности усвоения, активизации мыслительной деятельности учащихся. 
Одно из основных назначений компьютера как средства обучения – организация работы учащихся с помощью программно – педагогических средств, от степени совершенства которых и зависит эффективность обучения. 
Таким образом , поиск новых форм и методов обучения является обновлением содержания образования.

Скачать:


Предварительный просмотр:

          Муниципальное  бюджетное  общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 33

с углублённым изучением английского языка»

г. Нижнекамска Республики Татарстан

                

           Статья для учителей татарского языка и литературы

        на тему “Современные технологии обучения на уроке

         татарского языка и литературы”

                                 

                                 подготовила  учительница                    

                                           татарского языка и литературы                  

                                         Шайдуллина  Фандия   Камиловна

         

        

                    г. Нижнекамск,  2016

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда яңа технологияләр куллану.

     

    Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод - алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

     Хәзер мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул -ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалашты ру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигән дә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелма сын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла. Мәсәлән, мин сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

    1 нче бирем. сүз төркеменең моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

        2 нче бирем. Модельгә таянып, сүз төркеменең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

        3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген  дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

        Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

     Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Шул ук вакытта уку-укыту системасына да. Заман мәктәбенең тормышын да информацион технологияләрдән башка күз алдына  китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.

     Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә.Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш.

 Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап  эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.

 Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул аның алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.

Презентацион материалларны  класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин.Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.

     Ләкин шунысын да билгеләп үтү мөһим: башка предметлар буенча электрон пособияләр, төрле программалар сатуда бик күп, ә татар теле һәм әдәбияты өчен мондый әсбаплар әлегә юк дәрәҗәсендә. Шуңа да укытучыларга эзләнергә, презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материаллар тупларга туры килә.

    Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

                                                   

                                   Литература

1. Федоряк, А.М. О технологии проблемно-модульного обучения // Русский язык в школе. – 2004. - № 6. - С. 20.

2.  Боброва, Л.И. Современный урок и мультимедийные средства // Литература в школе. – 2008. - № 3. - С. 48.
3.  Ахмадуллина, Р.Г. Использование различных форм, методов и средств контроля на уроках литературы // Русская словесность. – 2008. - № 2. - с. 19.

4. Хуторской А.В. Педагогическая инноватика – рычаг образования // Интернет-журнал «Эйдос»,-2005.-10 сентября. http://eidos.ru/journal/2005/0910-19.htm. – В надзаг: Центр дистанционного образования «Эйдос», е-mail:list@eidos.ru.

5. Хуторской А.В. Педагогическая инноватика: методология, теория, практика: Научное издание,-М.: Изд. УНЦ ДО, 2005.

6. Артерчук В.Д., Туровец Л.А. К вопросу обеспечения качества образования в вузах // Современные проблемы науки и образования.-2006.-№1-С.31-31.

7. Фрумин И.Д. Компетентностный подход как естественный этап обновления содержания образования // Педагогика развития: ключевые компетентности и их становление. - Красноярск, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обобщение педагогического опыта. Использование игровых форм обучения на уроках русского языка и литературы в начальной школе.

В статье рассматриваются различные виды игровых форм обучения, которые учитель может использовать в своей практике на уроках русского языка и литературы в начальной школе....

Аудиовизуальные (технические) средства обучения на уроках русского языка и литературы

О некоторых аудиовизуальных  средствах обучения на уроках русского языка и литературы...

"Роль уроков татарского языка и литературы в духовно-нравственном воспитании младших школьников"

Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.Нәрсә соң ...

Проектная работа.Технология многоролевых игр на уроках татарского языка и литературы

Проектная работа.Технология  многоролевых игр на уроках татарского языка и литературы...

Научная статья на тему: "Метод проектов как инновационная технология обучения на уроках окружающего мира"

Научная статья на тему: "Метод проектов как инновационная технология обучения на уроках окружающего мира"...

Реализация ФГОС «второго поколения»на уроках татарского языка и литературы в 5 классе

В данном материале показывается реализация ФГОС на уроках....

разработка методической темы "Технологии развивающего обучения на уроках русского языка и литературы как средство повышения познавательной активности младших школьников"

Проблема развивающего обучения сегодня настолько актуальна, что нет, пожалуй, ни одного учителя, который не задумывался бы над ней. В настоящее время существует острая социальная потребность в тв...