Яшәү көче.
статья на тему

Яшәү көче.

 Их, бу тормыш диңгезенең иге-чиге бар микән, дип җырлыйлар җырда да. Адәм баласына дөньяга килгәннән соң нинди генә авырдыклар кичерергә туры килми!  Шулай да кече яшьтән тырыш, булдыклы кешеләргә яшәү җиңелрәк бирелә төсле. Дөресрәге, акылы, тормышны  яратуы,  максатка омтылып яшәве аркасында ул ихтирам һәм хөрмәт казана. Кошта­вылы авылында бүгенге  көндә бәхетле картлыгын кичереп яшәүче Мәгъфирә - Гарифулла кызы Хәмидуллина шундыйларның берсе дисәк тә, хата булмас.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashu_keche.doc24.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яшәү көче.

        Их, бу тормыш диңгезенең иге-чиге бар микән, дип җырлыйлар җырда да. Адәм баласына дөньяга килгәннән соң нинди генә авырдыклар кичерергә туры килми!  Шулай да кече яшьтән тырыш, булдыклы кешеләргә яшәү җиңелрәк бирелә төсле. Дөресрәге, акылы, тормышны  яратуы,  максатка омтылып яшәве аркасында ул ихтирам һәм хөрмәт казана. Коштавылы авылында бүгенге  көндә бәхетле картлыгын кичереп яшәүче Мәгъфирә - Гарифулла кызы Хәмидуллина шундыйларның берсе дисәк тә, хата булмас.        Коштавылы авылында яшәүче крестьяннар Гарифулла белән Мәликәнең  алты баласының берсе Мәгъфирәнең яшьлек еллары сугыш елларына туры килә. Ирләр сугышта, механизаторлар җитми. Бер теркем кызлар Мәгъфирәне дә Тәтеш районының Монастырское авылына, тракторчылыкка укытырга җибәрәләр.  Бу араны кызлар җәяү  үтәләр. Трактор йөртергә хокук алу белән кыз «Сталинец» дигән кыр корабына утыра. Аны трактор белән тартып йөртәләр, өлкән яшьтәге кешеләр хәтерлиләрдер әле аны. Мәгъфирә комбайнда, тракторда да эшли белә. Иген бу авыр елларда Мәгъфирә hәм аның иптәш кызлары тырышлыгы белән җыела. 1944 елда авыл егете Хәким Хәмидуллин сугыштан яраланып кайта. Ике яшь йөрәк бергә кушылып тормыш башлап җибәрәләр. Инде ир белән хатын комбайнда икәүләп ашлык суктыралар. Унбиш еллап кырдан кайтып кермиләр алар. Бу елларда тырыш хезмәтләре өчен алар байтак мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә ия булалар.  Хәкимне Казахстан республикасына да иген җыярга җибәргән чаклар була. Мәгъфирә ул чакта комбайнында  үзе генә суктырып бетерә, урак беткәч, комбайнны тезекләндереп, кышкы  саклауга куя.  Хәким Казахстаннан зур бүлүкләр белән кайта. Хәтта Сочида санаторийда ял итергә дип юллама да бирәләр үзенә. Әлеге гаиләнең тагын бер күркәм ягын әйтеп китәсе килә.

        Җыр яратучы музыкаль гаилә буларак алар тирә- юньгә атаклылар. Хәким абый гармуннар ясау остасы иде. Ул ясаган гармуннар Апас,  Буа, Чүпрәле районнары авылларында байтак кешеләрдә саклана. Хәким Аракчино якларыннан гармун күрекләре  юнәтеп кайта, анда заводы булгандыр инде.    Мәгъфирә иренә булыша, гармун күрекләрен тышлаша. Гармун тавышын иң. беренче тыңлаучы да Мәгъфирә: гармун ничек килеп чыккан, моңы кеше йөрәгенә барып җитәме, юкмы?

        Бүгенге көндә Мәгъфирә участок инспекторы булып эшләүче улы Рамил белән килене-шәфкать туташы Рушания белән бергә яши.  Килене Рушания белан мөнәсәбәтенә бөтен авыл соклана,  аналы-кызлы кебек алар. Мәгъфирә балаларының, оныкларының  уңышлыкларына куанып, алардан шатлыклы хәбәрләр генә көтеп яши. Үзенең башкаларга кирәклеген аңлау аңа яшәү көче, сәламәтлек бирә.

Дилә Мөдәррисова,

Буа шәһәре М.Вахитов гимназиясе укытучысы.