Контроль эшләр
учебно-методическое пособие (3 класс) на тему

Латыйпова Роза Әмир кызы

Татар теленнән эш

Скачать:


Предварительный просмотр:

      3 нче сыйныфта татар теленнән админстратив контроль эш (тест)

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

      1) ай

      2) алма

      3) китап

      4) ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

      1) Вәкил, ватык, вакыт, валчык

      2) вагон, витамин, вокзал, Владимир

      3) җавап, витрина, волейбол, Вәли

      4) веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

1) төньяк

2) ямьле

3) сәгать

4) руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

     1) 10

     2) 11

     3) 12

     4) 9

А5. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

      1) гө-л-ләр-гә, әйт-егез

      2) гөл-ләр-гә, әй-те-гез

3) кайт-ып, к-үреп

4) ү-скән, ки-теп

А6. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

  1) синонимнар сүзлеге

  2) орфографик сүзлек

  3) татарча-русча сүзлек

  4) антонимнар сүзлеге

А7. Фигыль:

     1) предметның билгесен белдерә

     2) предметның эшен белдерә

     3) предметны белдерә

     4) предметның санын, исәбен белдерә

А8. Кушма сүзләр булган рәтне билгелә:

  1. әти-әни, исәп-хисап
  2. үги ана яфрагы, кура җиләге
  3. һәрбер, тузбаш
  4. авылдаш, сыйныфташ

А9. Исем:

        1) предметның билгесен белдерә

        2) предметның эшен белдерә

        3) предметны белдерә

        4) предметның санын, исәбен белдерә

А10. Дәр...я  сүзендə нинди хəреф төшеп калган? 

    1) ы                

    2) и                

    3) ь        

    4) ъ

А11. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

     1) ап-ак, савыт-саба, Зилә

     2) ашъяулык, Айнур, төнбоек

     3) карабодай, дөнья, кәгазь

     4) ямь, яз, Агыйдел

А12. Ташкабак сүзенең ясалышын күрсәтегез:

    1) ясалма сүз  

    2) кушма сүз

    3) тезмә сүз  

    4) тамыр сүз

А13. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

   1) Берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

   2) Көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

   3) Аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

   4) Савыт-саба, бала-чага

А14.   Төшем килешендәге исемне табыгыз.

1.     диңгезгә

2.     диңгездән

3.     диңгезнең

4.     диңгезне

А15. Күплек санда кайсы сүзгә –нәр кушымчасы ялгана.

1.      кеше

2.      авыл

3.      көн

4.      гөл



Предварительный просмотр:

Контроль күчереп язу

Мәңге сүнмәс умырзаялар.

  Әхмәт Фәйзи мартта туган. Аккош күле урманында умырзаялар  чыгарга җыенган вакытта.

  Үз чоры шагыйрьләреннән зыялылыгы белән аерылып тора. Озын буйлы, ак чырайлы, ябык, зәңгәр күзле.

  Әхмәт Фәйзи Тукайның Казан артында яшәгән чорын язу теләге белән хыялланып яшәде. Аның “Тукай” романы татар, казах, рус телләрендә басылды.

 Әхмәт Фәйзи дөньядан  киткәннән соң озак тормады, “Умырзая” җыры чыкты. Аккош күле урманында ромашкалар – Хәсән Туфанны , умырзаялар Әхмәт Фәйзине искә төшерәләр. Җырга әйләнгән гомерләр турында сөйлиләр. (72 сүз) (Сибгат Хәким).

Искәрмә.  Зыялы сүзен аңлатырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внутришкольный контроль в начальной школе

Планирование внутришкольного контроля в начальной школе на новый учебный год...

Контроль за ведением документации в начальной школе

Годовое планирование ведения школьной документации в начальной школе...

Контроль за качеством

Планирование контроля за качеством знаний учащихся начальной школы. Планирование контроля за качеством преподавания в начальной школе....

Тематический контроль по русскому языку "Школа 2100" 3 класс

Таблица и карточки для проведения мониторинга УУД по русскому языку по ОС "Школа 2100" в 3 классе по теме "Предложение" 4 четверть....

Рекомендации родителям по контролю за выполнением школьником до¬машних заданий

Рекомендации родителям по контролю за выполнением школьником до­машних заданий....

Контроль результатов учебной деятельности учеников нач. школы.

Статья способах и приёмах контроля успеваемости по различным предметам....

Контроль и оценка результатов обучения в начальной школе.

Письмо Министерства общего и профессионального образования РФ от 19.11.98.Методическое письмо разработано с учетом современных требований к деятельности учителя начальных классов в четырехлетней начал...