Конспект урока по родному(татарскому) языку по теме "Рэвеш" 4 кл по УМК "Перспетива"
план-конспект урока (4 класс)

Мухаметшина Ирина Азватовна

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. 
Максат: 1.Дидактик-укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру.

2.Үстерелешле-бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен, киңәшләшеп эшләү,нәтиҗә ясый белү, бәяләү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтләрен үстерү эшен дәвам итү.

3. Тәрбияви-туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә: белгәннәрне системага салып,гомумиләштереп үзләштерү.

4.Төп төшенчәләр: рәвеш, эш,хәлнең билгесе.

5.Предметара бәйләнеш: әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья.

6.Эшне оештыру төрләре: фронталь,индивидуаль төркемнәрдә эш.

Тип: Яңа материал өйрәнү. 
Чыганаклар: Такта, компьютер,экран,карточкалар.
 

Т

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы  Түбән Биш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәммәтшина Ирина Әҗвәт кызы әзерләгән план-конспект.

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. 
Максат: 1.Дидактик-укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру.

2.Үстерелешле-бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен, киңәшләшеп эшләү,нәтиҗә ясый белү, бәяләү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтләрен үстерү эшен дәвам итү.

3. Тәрбияви-туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә: белгәннәрне системага салып,гомумиләштереп үзләштерү.

4.Төп төшенчәләр: рәвеш, эш,хәлнең билгесе.

5.Предметара бәйләнеш: әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья.

6.Эшне оештыру төрләре: фронталь,индивидуаль төркемнәрдә эш.

Тип: Яңа материал өйрәнү. 
Чыганаклар: Такта, компьютер,экран,карточкалар.

                                     Дәрес барышы: 
I.. Ориентлаштыру,мотивлаштыру.

Исәнләшү, укучыларның кәефләрен сорау, яңа материалны үзләштерү өчен сыйныфта уңай халәт тудыру. 
II..Яңа уку мәсьәләсе кую.
- Укучылар, узган дәресләрдә исем, сыйфат, сан кебек мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәндек. Шулай ук сез фигыль сүз төркеме белән дә таныш. Ә бүгенге дәрестә без тагын бер мөстәкыйль сүз төркеме  белән танышырбыз. Аның белән сезне алда өйрәнгән сүз төркемнәре таныштырыр. 
Шулай итеп, алдыгызга түбәндәге сораулар куела: 
( Экранда җөмләләр чыга) 
Кошлар җылы якка китәләр.---------------------Кошлар көзен җылы якка китәләр.

Яңгыр яуды.________________Яңгыр күп яуды.

Самолет оча._________________Самолет тиз оча.
 Кайсы баганадагы җөмләләр матуррак яңгырый?

Нинди сүзләр өстәлгән? Кычкырып укыгыз.

III.Уку мәсьәләсен чишү.
.Алар  нинди сорауларга җавап бирә? 
Көзен-кайчан? Көзге-нинди? Шушы сорауларга җавап булырлык итеп җөмләләр уйлагыз.(Көзен укулар башлана.Көзге яфраклар коела.) Яфраклар(нинди?) көзге.Исемне ачыклый.Башлана (Кайчан?) көзен.Фигыльне ачыклый.

Без мондый очракны беләбезме? Юк.Көзен сүзе сыйфат була алмый.Без өйрәнәчәк яңа сүз төркеме-рәвеш.
Китапның 38 битен ачабыз.Кагыйдәне кычкырып укыйбыз.Эчтән укыйбыз.Димәк, рәвеш эш яки хәлнең билгесен,кайчан үтәлүен белдерә.Сораулары: ничек? ник? кайчан? кайда? Күпме? Никадәр?
IV Танып-белү эшчәнлеге.Төркемнәрдә эш.
(Тактага яз фасылы күренеше чыга) 
- Укучылар, алдыгызда – рәсем. Әйтегез әле, кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Укучыларның җаваплары тыңлана) Әйе,  1 төркемдә-яз фасылы. 2 төркемдә-җәй фасылы Күрәсез, бездә дә тиздән яз тантана итәчәк,аннан җәй киләчәк.. Табигатебезнең иң гүзәл, иң матур чоры. Бу вакытта туган ягыбызда нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Төркемнәрне җаваплары тыңлана.Җөмләләрдә җәен,язын сүзләре булырга тиеш) 
( Тактага  берәр җөмлә языла.Җөмлә кисәкләре,сүз төркемнәре ягыннан тикшерелә.) 
Балалар язын көймәләр агызалар.

Җәен җылы яңгырлар ява.

V. Ял минуты.

VI.. Белемнәрне ныгыту.
52 нче күнегүне эшлибез.

1 төркем-1 җөмләне, 2 төркем -2 җөмләне,3 төркем-3 җөмләне чагыштыра.

Көннәр(Нинди?) җәйге сыйфат+исем,ял итә(кайчан?)җәен рәвеш+фигыль

Нәтиҗә ясап карагыз.Исемне ачыкласа-сыйфат,фигыльне ачыкласа-рәвеш була.

Карточкалар белән эш.(Җөмләләрне кычкырып укыйлар.Сүз төркемнәрен билгелиләр. )
1) Якты кояш туры карый. 
2) Күчмә кошлар язын кайттылар. 
3) Югарыда аларның тавышы ишетелә. 
4) Көн бүген җылытып җибәрде.  
 
- Шулай итеп, нинди сүз төркемнәрен билгеләдегез? (Укучылар исем, сыйфат, фигыль,рәвеш сүз төркемнәрен, аларның сорауларын, кайсы сүз төркемен ачыклауларын билгелиләр). 
V II Модельләштерү.Нәтиҗә ясау.
 (Туры, язын, югарыда, бүген.). - Бу сүзләргә кайсы сүздән чыгып сорау куеп була?(Фигыльләрдән). . 
- Бу сүзләргә фигыльдән чыгып нинди сораулар куела?(Ничек? күпмегә? кайда? кайчан? ничек? нигә?) 

                                 Рәвеш

Ничек?   Ник?     Кайчан?   Кая?   Кайда?    Никадәр?   Күпме?
- Димәк: 
1. Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдәрә. 
2. Ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирә. 
3. Эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен,максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә.
 
 Ныгыту күнегүләре  54 күнегү.Һәрберегез мөстәкыйль рәвештә берәр табышмакны тиешле сүзләрен урынына куеп күчереп яза.

VIII. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укучылар белән бергәләп рәвеш турында алган белемнәр искә төшереп кабатлана. Билгеләр куела. 
Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә? сорауларына җавап бирәторган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала. 
Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: ерак бардык, иртәгә кайту, тиз сөйләшү. 
 Өй эше. 1. Рәвеш турында кагыйдәне өйрәнергә. 38 бит
Кошларны саклау турында хикәя язып килергә 55 күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока - мастерской по русскому языку " Солнце"

Урок-мастерская - это урок работы со словом, на котором каждый ребенок может проявить себя в меру своих возможностей. Также такие уроки позволяют развить интерес к слову, к этимологии, к изучению язык...

Разработка открытого урока по родному (татарскому) языку по теме "Ашханәдә"

Дәрес темасы: «Ашханәдә» хикәясе.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнүДәрес төре: әңгәмә дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.Дәрес максатлары:Белем б...

Разработка урока по родному татарскому языку

Урок по родному татарскому языку в 1 классе на тему "Учебные принадлежности"...

Конспект урока по родному (татарскому)языку на тему "Ялгызлык исемнэр"

ПредметТуган тел / Родной языкСыйныф / Класс3 Дәреснең темасы / Тема урокаТема:  Ялгызлык исемнәр Дәреснең максаты / Цель урокаялгызлык исемнәр турында аңлатма бирү; исемнәрнең үзенчәле...

конспект урока по родному (татарскому) языку

Знакомство и использование антонимых на татарском и русском языке...

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"...

Конспект урока по родному русскому языку в 3 классе. Тема: "Какие особенности рода имен существительных есть в русском языке. Специфика грамматических категорий русского языка."

Конспект урока по родному русскому языку в 3 классе. Тема: "Какие особенности рода имен существительных есть в русском языке. Специфика грамматических категорий русского языка."...