Открытый урок во 2 классе Г.Тукай"Эш беткэч уйнарга ярый"
план-конспект занятия (2 класс)

Валеева Елена Динафовна

Открытый урок по родной (татарской) литературе во 2 классе по произведению Г.Тукая "Эш беткэч уйнарга ярый" на татарском языке. В данном материале предоставлена технологическая карта урока и презентация к уроку. 

 

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы Бүздәк районы

муниципаль районының Түреш төп белем бирү мәктәбе

муниципаль мәгариф учреждениесе

ФДББС буенча иң яхшы дәрес.

Габдулла Тукайның 2 нче сыйныфта  “Эш беткәч уйнарга ярый”

шигыренә технологик карта.

                                                                           

                                                                              Төзеде:башлангыч класслар  

                                                                                    укытучысы Валеева Е.Д.

2016 ел

Максат кую блогы

Максат

1.Белем бирү: балаларны әдәби әсәргә бәя бирергә, әсәрдә катнашучыларны табарга өйрәтү.

2.Үстерү: балаларның сөйләмен, логик фикерләвен үстерү,игътибарын арттыру.

3.Тәрбияләү: балаларда  әхлак сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

  • танып белү: әсәргә анализ ясау алымнары белән танышу, күренеп торган барлык катнашучыларны (персонажларны),  таба белү;
  • регулятив: укытучы ярдәме белән әсәргә анализны планлаштыру, анализ ясау, эш сыйфатына бәя бирү;
  • коммуникатив: сорауларга җавап бирү,башкаларның сөйләмен тыңлап диалогта катнашу, үз фикерләрен әйтеп бирү;
  • шәхси: әсәргә анализ ясау өстендә балаларда әхлак сыйфатлар формалаштыру.

Укучыларның уку эшчәнлеге (УУЭ):

Шәхси. Үз- максат кую.

Регулятив. Белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү.

Коммуникатив. Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү,бергәләп фикер алышуда катнашу.

Танып белү. Танып –белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Инструменталь  блок

Дәреснең бурычлары

1.Укучыларны  Г. Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре белән таныштыру, шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларда Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәклегенә төшендерү.

Дәрес  төре

Яңа белемнәрне үзләштерү.

Укыту-методик комплекс

төп: С.Г.Вагизов “Уку китабы” (2 нче кисәк);

өстәмә: китаплар күргәзмәсе, Презентация Power Point, Г.Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы, кояш,  алмагач, сандугач маскалары, интерактив такта, ноутбук, ”Туган тел” җырының  көе,”Дәү әнигә бүләккә” җыры.

Эшчәнлек оештыру блогы

Төп төшенчә

шигырь

персонаж

Эшчәнлекне оештыру

фронталь, төркемләп,парларда

Предметара бәйләнеш

риторика, җыр сәнгате;

Дәреснең структурасы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге алымнары

Укучы эшчәнлеген оештыру

I этап.Оештыру.

Максат: белем алуга әзерлек булдыру.

(Рефлексив универсаль укыту гамәлләрен (УУГ) формалаштыру)

Исәнләшү.

-Уку дәресендә куллана торган кагыйдәләрне искә төшереп үтик.(2 нче слайд)

Исәнләшү, эшкә әзерлек.

1.Дөрес итеп һәм тулы җөмләләр белән  җавап бир!

2.Игътибар белән тыңла!

3.Үз фикереңне әйт!

II этап. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат: белем алуны мотивлаштыру.

(Танып-белү, коммуникатив УУГ формалаштыру)

-Укучылар, сезнең төп эшегез нинди?

-Дәрестә нинди максат һәм бурычлар куясыз?

-Дөрес. Бүгенге дәрестә укыйсы әсәрнең  исемен,авторын  дәреслектән  укыгыз.

-Эш төрләрен билгелик,бурычлар куйыйк.(3 нче слайд)

-Тырышып уку,белем алу.

-Белем алуның кирәк икәнен аңлау,үз эшеңә бәя кую,башкаларны тыңлау,дәрестә катнашу, белемне куллану.

Габдулла Тукай.

 “Эш беткәч уйнарга ярый”.

1.Таныш булмаган сүзләр белән  эшлибез.

2.Сорауларга җавап эзлибез.

3.Катнашучыларны  табабыз.

4.Сәнгатьле укырга өйрәнәбез.

III этап.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү

(Шәхси, рефлексив  УУГ формалаштыру).

  1 нче сыйныфта Г.Тукай турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

-Сез рәсемдә кемне күрәсез?(4 нче слайд)

-Габдулла Тукай – кем ул?

-Сез аның нинди җырын беләсез?

Г.Тукайның  әсәрләрен ничек хәтерлисез икән, тикшереп карыйк.(5нче- 10нчы слайдлар)

1.Гали аны чирәм белән кунак итә...

2.Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем.

И,явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

3. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

4.Бик озак торгач карашып,күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы:”Сиңа миннән ни кирәк?”

5.Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

6.Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ!оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән  килә.

-Габдулла Тукайны.

-Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.Ул әкиятләр иҗат иткән,шигырләр язган.

-“Туган тел” җырын.

(җырлап күрсәтәләр)

-“Гали белән кәҗә”.

-“Су анасы”.

 

-“Кызыклы шәкерт”.

-“Шүрәле”.

-“Бала белән күбәләк”

-“Эшкә өндәү”

IV этап.

Яңа белемнәрне беренчел  үзләштерү.

Максат: яңа сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру, уку, сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.

(Коммуникатив, танып белү  УУГ

формалаштыру.)

1. Сүзлек өстендә эш. 

(11 нче слайд)                

дәрсен – дәресен

берлән -белән        

сабрит – сабыр ит

күңлең ач-күңелеңне ач

вактын- вакытын

ихлас белән – теләк белән,чын күңелдән

укырга дәртенә – укуга омтылышына

тәмам итте – тәмамлады

уйнарым – уйнармын

2.Яңа әсәр белән танышу.

-Әсәр “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган.  Фаразлап карыйк әле, нинди эш турында сүз бара икән?

   Шигырь белән танышу.

   

3.Шигырьне ” гөҗләп “ үзаллы дәреслектән  уку.

Дәреслектәге астөшермәдән, интерактив тактадан сүзләрне уку, сүзләрнең мәгънәсен аңлату  һәм истә калдыру.

Балаларның җаваплары.

Шигырьне Г.Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискысыннан карау һәм тыңлау .

“Гөҗләп”укыйлар.

V этап.

Яңа белемнәрне үзләштерүне  тикшерү.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру.

(Коммуникатив, танып белү ,шәхси,регулятив  УУГ формалаштыру.)

1.Әсәргә анализ ясау.

(12 нче слайд)

1)Әсәрдә катнашучыларны табу.

2)Төп персонаж (катнашучы) кем?

3)Уңай персонажмы, тискәре персонажмы икәнен билгеләү. Ни өчен уңай дип уйлыйсыз?

4) Төп персонажның (катнашучының) гамәлләрен , эшләрен әйтү.

 2. Дәреслектәге сорауларга җавап бирү:

1.Шигырьдә нинди бала турында сүз бара?

2.Кояш, сандугач, алмагачның чакыруына  каршы бала ничек дип

җавап бирә?

-Безнең фаразларыбыз акландымы?

-Укучылар,сезгә бу бала ошадымы? Ни өчен?

-Бу шигыре белән Г.Тукай нәрсә әйтергә теләгән?

3.Ял минуты.

-Бала,кояш,алмагач, сандугач.

-Бала.

Балаларның җаваплары.

-Тырыш, акыллы бала турында.

Дәреслектән табып укып күсәтәләр.

Балаларның җаваплары.

-Әйе,ул үз эшенә җаваплы карый. Өйгә бирелгән эшләрне вакытында,дөрес итеп үтәргә тырыша.

-Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк.

 “Дәү әнигә бүләккә” җырына хәрәкәтләр ясау.

VI этап.

Яңа белемнәрне ныгыту.

Максат:                                

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

(Коммуникатив, танып белү ,шәхси,регулятив  УУГ формалаштыру.)

1.Төркемнәрдә эш.

(13 нче слайд)

1 төркем.

Бала белән кояшның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә.

2 төркем.

Бала белән сандугачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә.

3 төркем.

Бала белән алмагачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә.

 

2.Парларда эш.

(14 нче слайд)

Эш турында мәкальләрне дөрес итеп җыярга.

   

 

 

Рольләргә бүлеп  Кояш, Алмагач, Сандугач  маскаларын киеп сәнгатьле итеп укыйлар.Башка балалар бакчадагы алмагачлар булалар.

     

Мәкальләрне  дөрес итеп җыялар.

(Слайд буенча тикшерү)

VII этап.

Өй эше турында мәгълүмәт,аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

(15 нче слайд)

1.Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.  

2.Эш турында мәкальләр  ятлап килергә.

3.Ошаган өлешенә  иллюстрация ясарга(иҗади эш)

VIII этап.

Рефлексив бәяләү.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

(Коммуникатив, танып белү ,шәхси,регулятив  УУГ формалаштыру.)

-Дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз?

-Шигырь нәрсәгә өйрәтә?

-Үзегезнең эшегезгә нинди бәя куясыз?(Укучыларның эшмәкәрлегенә,гомуми бәя,төркемнәргә, парларда эшләүгә бәя бирү)

-Нәрсә белдегез һәм беләсегез килә?

-Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз,әфарин. Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Дәресне матур шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.(16 нчы слайд)

   

Җаваплар тыңланыла.

-Һәр эшне үз вакытында башакарырга кирәк.Тырыш булырга, ялкауланмаска,эш беткәч кенә уйнарга чыгарга мөмкин. Безнең мисалда өй эшләрен эшләп бетергәч кенә уйнарга ярый.

 Укучылар үзләренә, төркемнәрдә,парларда эшкә бәя бирәләр, билге куялар.

Мин... белдем. ....беләсем килә.

1 укучы укый.

“ Шүрәле”, “ Су анасы “,

Безнең якын дустыбыз.

Тукай  Әкиятен укып,

Тәрбияле булырбыз.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

Аның кебек тырыш бала,

Булырга тырышабыз.

Рәсемнән Тукай абый,

Һәрчак мине күзәтә.

Ялгышма! –ди ул,юл күрсәтеп

Хаталарны төзәтә.

Юлга чыктык сәяхәткә ,

Тукай эзләре буйлап.

Бик күп яңалыклар белдек,

Тукай турында уйлап.

Тукай абый бүләк иткән,

Туган телне җырлыйбыз.

Туган телем ,татар теле,

Яшәр диеп уйлыйбыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдулла Тукай « Эш бетк әч уйнарга ярый” 2 нче класста уку дәресе. Башкарды : башлангыч класслар укытучысы Валеева Е.Д.

Слайд 2

Уку дәресендә куллана торган кагыйдәләр: * Дөрес итеп һәм тулы җөмләләр белән җавап бир! *Игътибар белән тыңла! *Үз фикереңне әйт!

Слайд 3

1.Таныш булмаган сүзләр белән эшлибез. 2.Сорауларга җавап эзлибез. 3.Катнашучыларны табабыз. 4.Сәнгатьле укырга өйрәнәбез.

Слайд 4

Габдулла Тукай 1886-1913

Слайд 11

Сүзлек: дәрсен – дәресен берлән -белән сабрит – сабыр ит күңлең ач -күңелеңне ач вактын - вакытын ихлас белән – теләк белән,чын күңелдән укырга дәртенә – укуга омтылышына тәмам итте – тәмамлады уйнарым – уйнармын

Слайд 12

Әсәргә анализ : 1)Әсәрдә катнашучылар кем? 2)Төп персонаж (катнашучы) кем? 3)Ул уңай персонажмы, тискәре персонажмы? Ни өчен уңай дип уйлыйсың? 4) Төп персонажның (катнашучының) гамәлләрен,эшләрен әйт.

Слайд 13

1 төркем. Бала белән кояшның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә. 2 төркем. Бала белән сандугачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә. 3 төркем. Бала белән алмагачның сөйләшкәнен рольләргә бүлеп укып күрсәтергә.

Слайд 14

Башлаган эшне вакыты бар. Һәрбер эшнең ахырында. Эш бетми ташлама. Эшнең тәме икеләтә кайтыр. Эшкә киткән көч җан тынмый. Калган эшкә иртәгәгә калдырма. Бүгенге эшне кар ява.

Слайд 15

Өй эше : 1.Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә. 2.Эш турында мәкальләр ятлап килергә. 3.Ошаган өлешенә иллюстрация ясарга(и ж ади эш )

Слайд 16

“ Шүрәле”, “ Су анасы “, Безнең якын дустыбыз. Тукай Әкиятен укып, Тәрбияле булырбыз. Тукай абый шигырьләрен Бик яратып укыйбыз. Аның кебек тырыш бала, Булырга тырышабыз . Рәсемнән Тукай абый , Һәрчак мине күзәтә . Ялгышма ! – ди ул,юл күрс ә теп Хаталарны төзәтә . Юлга чыктык сәяхәткә , Тукай эзләре буйлап . Бик күп яңалыклар белдек , Тукай турында уйлап . Тукай абый бүләк иткән , Туган телне җырлыйбыз . Туган телем ,татар теле, Яшәр диеп уйлыйбыз .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Деление с остатком (открытый урок). 3 класс

Урок объяснения нового материала по теме "Деление с остатком"  разработан по учебнику математики автора Л.Г. Петерсон. Содержание учебника позволяет дифференцированно подходить к материалу, учиты...

Открытый урок 2 класса Интегрированный урок по русскому языку и окружающему миру

Программа обучения – Школа России.  Тема: 1. Написание проверяемых и непроверяемых гласных в безударных слогах;          2. Углубление знаний о ж...

Конспект открытого урока 2 класс тема :"Цырк"

Конспект открытого урока во 2 классе по английскому языку...

открытый урок 3 класс "Урок здоровья"

Тема урока: «Урок  здоровья»Тип урока: урок совершенствования, закрепления и развития знаний умений и навыков:Тема раздела:  «Happy green lessons»;Цели урока:  ф...