Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)
учебно-методический материал (3, 4 класс)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы полилингваль шәхес тәрбияләү.Татар телен укытуның төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) булдыру. Ул  сөйләм компетенциясе, тел компетенциясе,   социаль-мәдәни компетенция,  компенсатор компетенция. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары белем бирү процессында җәм­гыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхес тәрбияләүне күздә тота. Әлеге стандартлар буенча, белем бирүнең нәтиҗәләренә таләпләр тамырдан үзгәрә. Укучыларның этномәдәни ихтыяҗын һәм тел өйрәнү хокукын канәгатьләндерүгә юнәлдерелә. 

 

Этномәдәни компетенция укучыларда тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнешнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерелә. Укучылар тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын танып белергә; дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булырга; этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен  аңларга; этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, би һәм полилингвизм үзлекләрен, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзалларга өйрәнә. 

Укучыларның этномәдәни компетенциясен үстерү аларда  иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc1.27 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

Татар теле дәресләрендә уен элементлары

Татар теле дәресләрендә уен элементлары...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Инновация - латин сүзе.  “Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү ...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...