Методическая разработка урока родного языка
план-конспект урока (2 класс)

Тухватуллина Ильхамия Минхатибовна

Методическая разработка интегрированного урока родного (татарского) языка для русскоязычных детей 2 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tuhvatullina_72_shk_integrirovannyy_urok.docx437.05 КБ

Предварительный просмотр:

Методическая разработка интегрированного урока родного татарского) языка с немецким языком по теме

                            «Кыргый хайваннар»          

                      (для русскоязычных детей 2 класса)

Автор- составитель: Тухватулина Ильхамия Минхатибовна, учитель высшей квалификационной категории родного языка и литературы

Соавторы: 1.Фахретдинова Гузалия Ришатовна, учитель 1 квалификацинной категории немецкого языка;

2.Газизова Ризида Акрамовна, учитель высшей квалификационной категории родного языка и литературы

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №72 с углубленным изучением немецкого языка» Советского района г. Казани

Дәреснең темасы: Кыргый хайваннар

Дәреснең максатлары:

1.Хайваннар темасы буенча өйрәнгән конструкцияләрне кабатлау, аларны монологта,

диалогта кулланырга өйрәтү өстендә эш; хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык- юклык формаларын ныгыту. 

 2. Укучыларның сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый, чагыштыра

белү сәләтен, игътибарын үстерү.

3. Хайваннарга карата җылы, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: рефлексия дәресе

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, ноутбок, проектор, интерактив такта

Кулланылган алымнар: авазлар өстендә эш, әңгәмә, диалог, рәсемнәр буенча сорау- җавап эше, тәрҗемә күнегүләре, уеннар             

              Дәрес барышы 

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Уңай халәт тудыру.

 Исәнләшү.

Укытучы.  Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? 

Укучылар: Хәерле көн! Рәхмәт, яхшы.

Сезнен хәлләрегез ничек?

Укучылар: Рәхмәт, яхшы, шәп.

Дәресне башлыйбыз.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Тактада хайваннар рәсеме (1 нче слайд)

Укытучы. Балалар, болар нәрсәләр?

Укучылар. Болар- хайваннар.

Укытучы. Нинди хайваннар?

Укучылар. Кыргый хайваннар.

Укытучы. Без бүген нәрсәләр турында сөйләшәбез?

Укучылар. Кыргый хайваннар турында

Укытучы. Бик дөрес.

Укытучы. Укучылар, монда нәрсәләр бар?

Укучылар. Бүре, төлке, куян, аю, керпе

Укытучы.Алар кайда яшиләр?

Укучылар. Урманда яшиләр.

Укытучы. Бик яхшы

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Авазлар, аваз хәрефләре өстендә эш.

Укытучы. Монда хәрефләр буталган, нинди хәрефләр юк?

(Тактада хәрефләре төшеп калган сүзләр, 2 нче слайд)

                       Нинди хәреф юк?

б_ре                    е

 т_лке                                                     C:\Users\Алмаз\Desktop\depositphotos_192012562-stock-illustration-the-letter-y-is-in.jpg

    _уян                                         

а _                   

к_рпе                                 

(Укучылар төшеп калган хәрефләрне язалар, сүзләрне кабатлыйлар)

( Ишек шакыйлар, укытучы укучылар игътибарын шуңа юнәлтә)

2. Авазларны немец теле авазлары белән чагыштыру

Укытучы: Кем бар икән? Балалар, сорагыз.        

Укучылар: Сез кем? Керегез!

Укытучы. Исәнмесез, керегез

(Немец теле укытучысы керә) Безнең кунагыбыз – немец теле укытучысы.

Немец теле укытучысы. Guten Tag! Wie gehts? (Укучылар немец теле укытучысы белән исәнләшәләр) Ребята, у вас сегодня урок будет необычный.

Укытучы. Мы сегодня поговорим и на татарском, и на немецком языках.

Немец теле укытучысы. В татарском и немецком языке есть похожие звуки  

(3 нче слайд)

 

Татарский язык

Немецкий язык

Өө (Төлке)

Öö (der Löwe- лев)

Үү (Бүре)

Üü (die Füchse- лисы)

(Укучылар укытучы белән татар һәм немец телләренең авазларын кабатлыйлар)

Вы знаете названия многих животных на татарском языке. А теперь давайте посмотрим как они  переводятся на немецкий язык (4 нче слайд)

Татарча                     немецча

бүре                           der Wolf                                                  

төлке                        der Fuchs                                                  C:\Users\Алмаз\Desktop\Без названия (1).jpg

аю                              der Bär                                                        C:\Users\Алмаз\Desktop\images.jpg

куян                          der Hase                                                   C:\Users\Алмаз\Desktop\Без названия (2).jpg 

керпе                       der Igel                                                        C:\Users\Алмаз\Desktop\unnamed.gif

арыслан                  der Löwe                                                      

(Работа над произношением татарских и немецких слов, дети немецкие слова записывают  в словари)

3. “Бүре-куян” уены.

Укытучы. Балалар, әйдәгез уйныйбыз. “Бүре-куян” уйныйбызмы?

 Укучылар. Уйныйбыз

Уен. Укытучыда хайван рәсемнәре. Һәрберсен күрсәтә, сорый. Бу нәрсә? Ул нәрсә ярата? Укучылар җавап бирәләр. Аннан соң рәсемнәрне балаларга өләшә( кемгә нинди хайван биргәнне балалар күрергә тиеш түгел). Укытучы үзенә куянны калдыра. Бүре рәсемен иң соңгы укучыга бирергә кирәк,чөнки  һәр бала җавап бирергә тиеш. Чираттан укучылардан  сорый. “Мин - куян. Син кем?” “ Мин куян. Син бүреме?” Укучылар рәсемне җавап биргәч кенә күрсәтәләр. Укытучы бүрене тапканчы сорый. Укучылар  “Юк, бүре түгел, төлке/ аю/тиен/ арыслан...” дип җавап бирергә тиеш. Соңгы укучы “Мин – бүре” дигәч,  укытучы “Мин куркам, куркам” дип  аннан кача, ә “бүре” аны куып тотарга тиеш. (Берничә тапкыр уйнарга мөмкин)

4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык- юклык формаларын ныгыту.

Укытучы. (Балаларга “Төремкәй” күрсәтә) Әйтегез, монда кемнәр яши?  (5 нче слайд)

Укучылар. Монда бүре, куян, аю, керпе, төлке яши.

Укытучы. Монда кемнәр яшәми? (6 нчы слайд)

Укучылар. Әтәч яшәми. Сарык яшәми. 

(Өстәлдә хайван рәсемнәре, берничә укучы рәсемне ала, “Төремкәй”дә яши/яшәми  дип әйтә.

“Төремкәйдә” яшәгән “хайваннар” үзара сөйләшәләр (диалог)

-Син монда яшисеңме?

-Әйе, мин “Төремкәй”дә яшим.

-Син кем белән дус?

- Мин бүре, куян, керпе белән дус.

(Укытучы нәтиҗә ясый.)

Укытучы. Сез дуслармы? 

Укучылар. Әйе, без дуслар!( кул тотышып дус булуларын күрсәтәләр)                                                           III. Рефлексия

  1. Билетик на выход.

Немец теле укытучысы. Ребята, сейчас вам задание «Билетик на выход». Нужно соединить линиями названия животных с рисунками.

(Бу биремне берничә формада бирергә була: 1)  интерактив тактада

 2) Һәр бала аерым биттә карандаш белән тоташтыра ала. https://learningapps.org/display?v=prz7uadit21 сылтамасы ярдәмендә башка хайваннар белән төзергә була)

der Wolf              der Bär

C:\Users\Алмаз\Desktop\Без названия (1).jpg                                                                            керпе

 бүре

der HaseC:\Users\Алмаз\Desktop\unnamed.gif        аю        

   арыслан

 der Igel                        

                                         төлке

der Löwe                                                      

 der Fuchs                                                                      куян                  

2.Өйгә эш.  Дәреслектән 36нчы бит, 5 нче күнегү яки бер хайван турында сөйләргә (терәк сораулар: 1.Бу нәрсә? 2.Ул нинди? 3. Ул кайда яши? 4.Ул нәрсә ярата?)

 Немец теленнән- лексика өйрәнергә

2. Саубуллашу.

Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, балалар!

Неме теле укытучысы. Auf Wiedersehen

Куланылган әдәбият:

1.Уку әсбабы:“Татар теле  2 нче сыйныф”  И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова , Л.И.Гарипова, Казан,  Татарстан китап  нәшрияты, 2013

2.Татарча да яхшы бел: Методическое пособие к аудиокурсу для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Часть первая/ В.Н.Мещерякова, Р.Р. Нигматуллина – Казань: Институт развития образования Республики Татарстан, 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока русского языка. 2 класс "Знакомство с учебником. Язык и речь, их значение в жизни людей."

Методическая разработка урока русского языка. 2 класс "Знакомство с учебником. Язык и речь, их значение в жизни людей."...

«Современный урок иностранного языка в свете требований ФГОС» Методическая разработка урока английского языка во 2 классе по теме « Семья»

Изучение иностранного языка в общеобразовательном учреждении начинается со 2 класса. Учащиеся данного возраста характеризуются большой восприимчивостью к овладению языками, что позволяет им овладевать...

Разработка урока родного языка в 3 классе "Чыршы бәйрәме"

Открытый урок на региональном семинаре...

Разработка урока родного языка по теме «Д-т деп үннерге болгаш үжүктерге быжыглаашкын» для 1 класса.

План – конспект  урока родного языка по теме  «Д-т  деп  үннерге  болгаш  үжүктерге  быжыглаашкын» для 1 класса  на тувинском языке....

Методическая разработка урока русского языка « Что такое предложение" по программе « Школа России» 2 класс УМК : "Русский язык" В.П. Канакина, В.Г.Горецкий

Методическая разработка урока  русского языка во 2 классе по теме «Что такое предложение»    включает в себя план-конспект урока. Материал может быть использован для проведе...

Методическая разработка урока родного языка "Оскертилге кожумаа".

https://infourok.ru/metodicheskaya-razrabotka-uroka-өskertilge-kozhumaa-po-rodnomu-yazyku-dlya-4-klassa-6619790.html...