Тамчы шоу
методическая разработка (4 класс) по теме

Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Tamchy_shou.docx17.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тамчы шоу.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары белән  “Әкиятләр” темасына үткәрелгән уен.

Максат: Укучыларның   әкиятләр турындагы белемнәрен ныгыту, дөрес сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, “Тамчы шоу” уенына кызыксыну уяту,  халык  иҗатына  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер җайланмасы, экран, слайдлар, капчык, фишкалар, команда исеме язылган хәрефләр, сигнал карточкалары.

Уен барышы:

  • Хәерле көн, дуслар! Бүгенге “Тамчы шоу” уенын башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Бүгенге уеныбызда 5 нче сыйныф укучылары үзара көч сынашачаклар. Уенны башлар алдыннан сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.

  • Кадерле дуслар, уеныбызда 2 команда катнаша. Командаларның исемен табу – ул уенның беренче бүлеге. Өстәлдәге конвертны ачып,киселгән хәрефләрдән  үзегезнең команда исемен төзегез.

I команданың исеме - “Тылсым”, II команданыкы - “Хәйлә”.

-Уенның II бүлеге “Алга,... алга,..., алга!” дип атала.

 Командаларга сораулар бирелә. Җавабы әзер команда үзенең сигнал карточкасын күтәрә.

  •  Халык әкиятләре ничә төргә бүленә? ( 3 )
  • Хайваннар турында нинди әкиятләр беләсез?
  • Тылсымлы әкият дип нинди әкиятләргә әйтәләр?(Фантазиягә корылган әкият, геройлар серле әйберләр, хикмәтле көчләр кулланалар.)
  • Көнкүреш әкиятләреннән ниндиләрне беләсез?
  • Әкият язган нинди язучыларны беләсез?

III бүлек. “Син –миңа, мин – сиңа.”

Командалар бер-берсенә сораулар бирешәләр.

IV бүлек. “Караңгы ат.”

  • Бу бүлектә  һәр командага 2 әкият героеның характеристикасы бирелә. Шуңардан чыгып сез әкият героен танырга тиеш.
  • Ул  яхшы күңелле, игелекле, абыйларын бик ярата.                           ( Җилбикә).
  • Ул җирән, хәйләкәр, бабайны алдаган. (Төлке)
  • Ул көнчел, зәһәр, ике йөзле, үги ана белән үскән.(Сылубикә)
  • Ул көчле, таза, камырдан ясалган. (Камырбатыр)

  V бүлек. “ Капитаннар, алга!..”

  • Мин һәрбер команданың капитанына 4әр сорау бирәм. Бары капитаннар гына җавап бирә.Жюри дөрес  җавапларны билгеләп бара.

“Тылсым” командасы капитанына сораулар:

  • Ни өчен әби әтәчен Тукмар дип атаган? (Тукмарга яраткан.)
  • “Зирәк карт” әкиятендә патшаның сорауларына җавапны кем тапкан?(Егетнең әтисе).
  • Тукмарны әби күршеләргә ничә көнгә кертән?( 3)
  • “Кем җиңүче әкиятендә” картның уллары кемгә өйләнергә теләк белдергәннәр? (Закир кызына).

  “Хәйлә” командасы капитанына сораулар:

  • Әбинең ничә әтәче булган?(2)
  • Кем көчле? (Кеше)
  • Убыр-тазның  капчыгында нәрсә булган?(Тукмаклар)
  • “Кем җиңүче” әкиятендә картның кече улы Закир кызына нәрсә алган?(Терелтә торган алма).

Жюри нәтиҗәләр ясаганда, үзешчән сәнгать номеры күрсәтелә.

   VI бүлек.  “Нәрсә сөйләшәләр икән?”

    - Экранда әкияттән иллюстрация бирелгән. Шул иллюстрацияне сәхнәләштерегез. (Экранда А.Алишның  “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән керпе белән үрдәкнең очрашу күренеше. )

Һәр командадан 2 укучы бу биремне үтәргә әзерләнә, ә калганнар уенны дәвам итә.

  VII бүлек. “Капчыктагы хикмәтләр.”

Капитаннар капчыктан фишкалар алалар. Фишкада командага дигән сорауның номеры язылган. Сораулар экранда күрсәтелә.

 I.1.Бу мәкальләрнең кайсысы “Чукмар белән Тукмар” әкиятенә туры килә?

  • 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын?
  • Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.
  • Дустың булмаса, эзлә, тапсаң, сакла. (2 нче)
  1. Мәкальләрнең кайсысы “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятендәге Төлкегә туры килә?
  • Кунакка барсаң, кунак көт.
  • Яхшы ашка кыстау кирәкми.
  • Берәү ашап туя, берәү яланып кала. (3 нче)

   II. 1.Экрандагы иллюстрацияләргә карап,  “Кайсы әкият артык?” уенын уйнап алабыз.

  • Кайсы әкият артык һәм ни өчен?

 Экранда әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән:

  • “Хәйләгә каршы Хәйлә,” “Карт белән Төлке”, “Чукмар белән Тукмар”. (“Чукмар белән Тукмар”- әдәби әкият, калганнары халык әкияте.)
  • “Зирәк карт”, “Кем көчле”, “Тычкан белән Чыпчык”.( “Тычкан белән Чыпчык” –хайваннар турындагы әкият, калганнары тормыш-көнкүреш әкиятләре).
  • Командалар әкиятләрдән өзекне күрсәтергә әзер. ( Укучылар  “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән керпе белән үрдәкнең очрашуын күрсәтәләр.)

VIII  бүлек. “Яраткан әкиятеңне яса.

  • Хәзер ярышка рәссамнәрне чакырабыз. Кем, күзләрен бәйләгән килеш ,үзенең яраткан әкиятен ясый ала?

  • Укучылар, безнең уеныбыз шуның белән тәмам. Уенда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Хәзер жюри нәтиҗә ясый, ә без үзешчән артистларыбызның тагын бер чыгышын карап китәрбез. (Татар халык биюе.)

  • Нәтиҗәләрне тыңлау, җиңүчеләрне бүләкләү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

тамчы шоу

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар                     теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...

Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)

Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....

«Тамчы - шоу» бәйгесе.

Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү....

«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...

"Тамчы- Шоу" интеграль уен.

"Тамчы - Шоу" интеграль уен,  укучыларның кызыксынуларын, күп белергә омтылышларын арттыра....

Тамчы-шоу. Электр

Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе...