сценария праздника яңа ел килә
методическая разработка (2 класс) по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Сценария праздника "Яңа ел килә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2011.docx41.22 КБ

Предварительный просмотр:

                              Яңа  ел килә, Яңа ел!

Зал бәйрәмчә  бизәлгән . Уртада-чыршы. Урман куренеше. Бер читтә-кардан йорт. Төрле костюмнар кигән  балалар   залга вальс  музыкасы   астында   керәләр.  «Вальс» күмәк бию белән башлана.

Укытучы: Нинди гаҗәеп:

Һәр кешегә  бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән .

Яңа елда җирне  бизәп,

Гуя  энҗе сибелгән.

1 нче бала : Монда бит урман сафлыгы ,

Ылыс исе, түз генә.

Купшы чыршыбыз  яныннан

 Китәм димә тиз генә.

2 нче бала : Кул тотышып түгәрәктә

Биик, дуслар, бергәләп.

Кунакларны бәйрәм белән

Котлап жырлыйк кумәкләп.

Җыр: “Чыршы янында”

3 нче бала : Бәйрәм дибез , бәйрәм дибез,

  Ә  кунаклар кайда сон ?

Аю, Буре, Төлке, Куян

Әллә килмилэр микән?

 4 нче бала : Кунак дибез, бәйрәм дибез ,

Ә  чыршыны күрмибез.

 Аны безгә  Кыш бабабыз

Китергәнме  белмибез .

5 нче бала : Ямь – яшел  ылысларына

 Энҗе бәсләр эленгән .

 Безгә  киләсен белгән ул,

 Шуңа матур киенгән.

6 нчы бала : Чыршыбыз да , бүлмәбез дә ,

 Матур итеп бизәлгән.

 Кыш бабабыз, Кар  кызыбыз

 Никтер һаман килмәгән.

 Укытучы :  Балалар ! Ә  бәлки   аларны      безнең  йомшак   куяннарыбыз  күргәндер ? Кайда  булуларын  беләләрдер .

 1 нче куян : Без бәйрәмгә килгәндә

 Көчле жил , буран купты .

 Юлыбызга  тау – тау итеп

 Ап –ак кар салып чыкты.

 2 нче куян :  Без адаштык , озак йөрдек,

 Шундый – шундый  өшедек.

 Сез дусларны тапмабыз  дип ,

Тәмам өметне  өздек.

 Укытучы : Хәзер ! Хәзер ! Куяннар ,

 Без сезне җылытабыз.

 Кыш бабабыз килгәч, сезне

 Иң  түргә  утыртабыз .

Балалар ! Әйдәгез әле , куяннарыбыз  җылынсыннар, алар белән бер биеп, уйнап алыйк.

 Балалар түгәрәккә басалар . Алар –«куяннар»

  Йоп – йомшак  куяннар

Йокыдан  уянганнар.

« Нинди   рәхәт   аланда», - дип,

 Алар бик  шатланганнар.

 Тик  Бүрене  күрмиләр ,

Читтәнрәк  йөриләр.

Бүре бик явыз нәрсә,

Уйлап тормый һичнәрсә,

Аланга килеп җитә ,

Куянны куып китә.

 «Куянны куа башлый « Куян чыршы астына кереп кача .

 Укытучы : Бүре дус ! Алай ярамый бит . Үзең бәйрәмчә  киенгәнсең, үзең  җәнлекәрне рәнҗетәсең .

Бүре : Нишләп мин  Бүре булыйм ? Мин бит  сезнең Кыш бабагыз ! Менә  минем капчыгым . (курсәтә)

 Исәнмесез , улларым, кызларым!

 Бигрәкләр арыдым.

 Курәм , соңга калдым.

 Менә минем  кучтәнәчле

 Һәм  бүләкле капчыгым.

 Балалар : Юк , юк. Син бит  - бүре  түгел.

 Ә кайда соң  бабабыз?

Буре : Кайда дип , мин ул сезнең бабагыз.

 Сез аптырап калмагыз .

 Туным гына  бераз иске

 Һәм  аз гына каралган .

Күзләр бераз начар курә,

 Соңга калдым шуңа күрә  .

 Укытучы : Балалар ! Бүре безне алдый бугай ?  Әйдәгез, аны  сынап карыйк .

Балалар: Чыршыны кем китергән ?

Бүре : ( мактанып ) . Мин!

Балалар: Уенчыклар кем  элгән?

 Бүре : Мин инде , мин !

 Балалар: Елганы кем туңдырган ?

Бүре:   Мин. Ой ,мин тугел. Елгада минем койрыкны туңдырдылар, шуңа мин  койрыксыз       (елый ).

 Укытучы : Елама , Бүре дус , елама .  Озакламый үсәр ул .  Ә  бу капчыктагы күчтәнәчләрең кемгә соң?

 Бүре : Булса ,  ул  кучтәнәчләрне үзем ашар идем әле . ( елый )

 Укытучы : Ашарсың , Бүре  дус . Бераз гына сабыр ит .

 Капчыгыңда  бүләгең  күп , балаларга буләк ит .

 Бүре : Ярый , ярый! Бүләк итәм .( үзе куркып кала , капчыкны ача, анда сарык башы .)

 Менә  шушы буләгем ,

 Мин  башка алдашмамын !

 Кыш  бабайга  әйтмәгез !

Оятымнан  үләрмен .

 Әйтсәм  әйтим  дөресен ,

 Мин  бит  гади  Бүре түгел ,

 Ә әкият  бүресе .

Әкияттән дә чыгып качтым

 Алып шушы сарыкны .

 Ә башка бүреләр калды  

 Көтеп шушы арыкны .

 Укытучы : Ярар , Бүре , әйтмәбез.

Тагын шулай алдасаң ,

 Сине һич  дус итмәбез .

 Әйдә  хәзер дуслашыйк,

Тыпырдап , биеп алыйк.

   ( төлке килеп керә )

 Төлке : Исәнмесез , дусларым !  

 Тыпырдап бии-бии,

 Бигрәк арып беткәнсез.

 Укытучы : Балалар ! Бу ни  бу ? Төлке дус та алдаша , ахры? Әйдә , Төлке , түрдән уз !

 Төлке :  Ничек инде ? Мин … Төлке?..

 Мин Кыш  бабагыз булам .

 Менә  минем  капчыгым ,

 Минем бәйрәм шатлыгым .

 Жыелыгыз , ачамын,

 Күчтәнәч таратамын.

 ( капчыкны ача алмый     , капчык  эчендә шар шартлый да  балалар куркышып  чигенәләр)

Укытучы : Их!  Төлке дус , нишлисең ? Болай  булса синең белән килеп чыкмас һичнәрсә.

 Төлке : Ярар! Башка болай шаярмам.  Әйтсәм әйтим инде, белегез ! Озакламый Кыш бабагыз үзе килер   күрерсез!

 Балалар : Кайда безнең Кыш  бабай ? Әйт ! Алдашма син алай !

 Төлке : (елмаеп , кар –тау  өстенә  күрсәтә )

Әнә  килә  карагыз,

Әмма  куркып  калмагыз

 Өелеп куелган    кар-тау астыннан, үкерә-үкерә , Аю чыга.

Аю:    Кем ул анда дөберди?

Йокларга  ирек бирми.

Яңа  йокларга яттым ,

Миңа   йокларга бирми .

 Укытучы : Аю дус , ачуланма !

Күмәкләшеп биедек .

 Чөнки бүген бәйрәм бит .

 Аю : Нинди бәйрәм? Нинди туй ?

 Башка төште шундый уй .

 Ә кайда соң  Кыш бабай ?

 Балалар : Юк ул  . Килмәде һаман .

 Аю : Килмәдеме ?  Сез  килгәнне белмәдеме .

 Ул килер, ошаныгыз !

 Тагын  сезгә киңәшем : шушы нәни куяннарны

 Ач  Бүредән саклагыз!

  ( Бүрегә һәм Төлкегә  карап бармак  яный .)

 Бүре ул бик ярата

 Кешеләрне алдарга .

 Хәзер , бүре , бире кил !

 Төлке , син дә бире кил!

 ( Бүре , Төлке  утыралар )  

Һәм бергәләп тыңлагыз  !

 Көзен йокларга яткач ,

Курдем шундый теш .

   Ә ул болай башлана  :

 Тыңлагыз !

 « кар бөртеге биюе”

 Аю :  Кар бөртекләре тәрәзәмә , агачларга кундылар  һәм җиргә  шундый матур  бер  ямь  бирделәр .  Ә тора – тора шундый  зу –у –р  тау булдылар . Шул тау артыннан кунаклар  килә  дип  ишегемне ачсам …

 (Кыш  бабай керә )

 Кыш бабай : Исәнмесез , балалар  !Кунаклар ! Аю ! Бүре!

 Бүре : Ничек инде ? Өнемме ? Төшемме ?

Төлке : Ә миңа  шундый кызык .

 Аю : Ә мин  йоклыйммы , әллә  уяндыммы ?

 Төлке : Ахырдан  аңларбыз әле, ә  хәзергә бик  кызык , борын  да кычытып куйды.  Ә-ә-х! Тәмле ис килә.

 Кыш  бабай :  Курыкмагыз ! Юк! Юк!

  Мин  әкияттәге чын Кыш бабай  

 Миннән курыкмагыз  алай.

 Балалар :  Кыш бабай , синең  

Менә  шундый бүрегең.

 Кыш бабай :  Бүрегемне батырып кисәм ,

 Буран чыгар , күрерсез.

 Балалар :  Кыш бабай  , синең

 Менә  шундый сакалың .

 Кыш  бабай : Сакалымны сыпырып алып

 Карлар яудырам  тагын.

 Балалар : Кыш бабай , синең

 Менә шундый таягың.

 Кыш бабай :  Таяк  белән шыпылдатсам,

 Биеп китәр  аягың .

*( Кыш бабай бии )*

 Кыш бабай :  Уф !  Арыдым , эримен !

 Башка бии белмимен

 Балалар: Белмәсәң өйрәтербез ,

 Һөнәрләр күрсәтербез.

Җыр: “Кыш бабай”

 Кыш бабай : ярар , карыйк булмаса .

 Утырыгыз , җәнлекләр.

Кайда  минем осталарга

Капчыктагы  бүләкләр ?

 ( ике куян  капчыкны  күтәрә  алмый  ,  капчык эченнән Кар кызы  чыга )

 Кыш бабай : ( аны куреп ) .  Ничек әле син монда ?

 Кар  кызы : Җил очырды яланга ,

Ә яланнан  урманга,

 Ә урманда  ылыска,

Ә  ылыстан капчыкка,

 Ул  җил дип, җил дә  түгел,

 Ерткыч хайван да  түгел.

 Себеркесе , киеме,

Кешенекечә түгел.

 Түгәрәктә  җырласагыз ,

  Аны барыгыз белер .

  Кыш бабай :  Кем  инде ул , балалар ?

 Балалар : У-быр-лы карчык!

 Кыш бабай : Менә,  кызым ,  күрдеңме ? Кем икәнен белдеңме ?

 Кар кызы : Белдем ! Белдем ! Белдем!

Планнары йөз кырлы ,

 Барчабызны уздырды.

 Убырлы карчык :  Әгәр дә мин  булмасам ,

Кала идең  син соңга . ( күрсәтеп )

 Белмәгәнгә, биегән  булып

 Йөргән буласың монда.

 Кар кызы : Биюгә дә , җырга да

 Монда оста һәр бала .

 Тапкырлыкта җиңәләр

 Һәммәсе синнән кала .

Убырлы карчык : Бииләр,бииләр,

Көе  килми димиләр .

 Миннән көлгән  булалар ,

Болай бии белмиләр.

“Убырлы биюе”

Кыш бабай : Биедегез ! Кыздыгыз !

Хәзер тыңлап торыгыз!

 Күрәм , сез бик уңганнар,

Бар эштә дә  булганнар.

 Сынап карыйк , җитез микән

Безнең йомшак куяннар?

     (уен )

 Кар кызы : Ах – һай, җитез куяннар!

Кыш бабай : Шуңа  да бит алар иң  ышанычлы дусларым минем !

 Балалар: Дөрес ! Дөрес!

Кыш бабай:

 Әнә ! Сәгатем дә суга ,                                         Авырмагыз һичкайчан да ,

 Кирәк миңа китәргә.                                              Бик бәхетле булыгыз!

Каршылагыз Яңа елны,                                          Матур атсын  һәр  яңа таң      

Күп калмады көтәргә ,                                            Тыныч тормыш корыгыз .

 Хушыгыз.

      “Яңа ел ”җыры

                                    Кайбыч муниципаль районы

                                  Шушермә башлангыч мәктәбе

                                Укытучы : Мөхәммәтҗанова З.Р.

                                                            2011