сценария праздников
методическая разработка (1 класс) по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

сценария праздников "Белем бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrm1.docx18.63 КБ

Предварительный просмотр:

               Кайбыч муниципаль районы Шушермә башлангыч мәктәбе

   2категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәммәтҗанова З.Р.

                               2011

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар!

Менә кояшлы сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар, сөенечләр, бары тик “4” һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар!

              (мәктәп директоры, килгән кунакларга сүз бирелә)

А.Б.    Син нәни дус, быел тәүге тапкыр

           Китап-дәфтәр алдың кулыңа.

           Тормыш үзе китап. Укы, өйрән

           Гел уңышлар булсын юлыңда.

Киләчәктә син бу дөньяның

Серле йомгакларын сүтәрсең.

Галәм киңлекләрен айкап чыгып,

Гыйлем сукмагына үтәрсең.

(“Мәктәп” җыры башкарыла)

Кайчан гына көткән идек

Ямьле җәйләр җиткәнен.

Инде менә китеп бара,

Сизми калдык үткәнен!

  Җәйге кояш юмартланып

  Җылы нурларын сипте,

  Безне су буена дәшеп,

  Чыныктырды,  нык итте.

Инде бар да артта калды,

Бүген-Белем бәйрәме

Мәктәбем туган йортыбыз

Безне үзенә әйдәде.

   Күңелле көннәр өчен

   Рәхмәт әйтеп җәйләргә,

   Белем үрләрен яуларга

   Килдек без мәктәпләргә.

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

     Без сине үзебез

     Сагындык өзелеп.

     Менә бит кошлар күк

     Киләбез тезелеп.

А.б. Хәзер сүзне нәни дусларыбыз-1сыйныф укучыларына бирәбез.

Мәктәптә буген бәйрәм

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Кояшлы Белем көне.

  Чәчәкләр тотып кулга,

  Без чыктык матур юлга,

   Һәркем белә, әлбәттә,

  Без барабыз мәктәпкә.

Мәктәп безне каршы алды

Ишекләрен киң ачып.

Укытучы апалар да

“Хуш киләсез!”- дип дәшеп.

    Укырга барасы көнне

    Мин бик зарыгып көттем.

    Шуңа күрә мәктәпкә дә

   Беренче килеп җиттем.

Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар

Быел мәктәбебездә

Без-беренче сыйныфлар.

   Без әле беренче тапкыр

   Дәресләргә барабыз.

   Дәфтәр-китапны барлап,

   Сумкаларга салабыз.

Хәрефләр дә өйрәнербез,

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәтәптә без

Бик күп дуслар табарбыз.

  Язарга да өйрәнербез

  Ручка тотып кулларга

  Хәрефләрне төзәрбез без

  Бик тырышып юлларга.

Ручка,  дәфтәрләр алдым

Карандашлар да салдым.

Санау таякчыкларымны да

Онытып калдырмадым.

  Сезнең алда сүз бирәбез

  Бик тырышып укырга,

  Бирегез тик безгә ачкыч

  Белемнәр сараена.

Мәктәпкә кергәч, дустым,

Тырышып укырга кирәк,

Ялкауланып ятмаска.

  Ялкаулар һәм такылдыклар,

  Ялганчы һәм елаклар

  Кирәк түгел мәктәпкә!

Исәнмесез,  минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

( “Ачкыч”ны беренче сыйныф укучыларына тапшыра)

Җыр: “Хәрефле шакмаклар”

 А.Б.

 Инде бу кыңгырау

 Борынгы, күптәнге,

 Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

  Ул би күп дусларын

  Дәрескә чакырган,

  Аларны зур юлга

  Озаткан ахырда.

Чың! Итеп алыр ул

Кыңгырау-җиң батыр.

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр

Мә, дустым, чылтырат,

Бүгенннән мәктәпкә.

Хәерле сәгатьтә!

(кыңгырауны беренче сыйныф укучысына тапшыра. Кыңгырау чылтыратып мәйдан тирәли әйләнеп уза).

           1 сыйныф укытучысы:

Мәктәп юлы-хөрмәт юлы,

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә.

(укучылар белән класска кереп китәләр)

         

                                                                                                          Замилова Г.И.

                                                                                                     Мөхәммәтҗанова З.Р.

                                        2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Сценарий праздника "Праздник первых каникул"

Вашему вниманию предлагается ежегодное мероприятие для первоклассников, сценарий которого представлен в статье. Сценарий включает в себя стихи, песни, сценки из школьной жизни....

Сценарий праздника. «День именинника или необыкновенное путешествие по морю Фантазий на Остров Праздников».

Праздник . посвященный.дню именинника. Можно проводить в конце учебного года ....

сценарий праздника Семейного праздника

Сценарий семейного праздника. Данный  сценарий содержит инсценировку  по теме "Воспитание  в семье", стихи, песни и музыкальное сопровождение....

Праздник матери. Сценарий праздника.

Данный сценарий был использован для создания незабываемого праздника "День матери" К празднику было подготовлено слайд - шоу, состоящее из фотографий детей с мамами. Песни можно подобрать в зависимост...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...