сценария праздников
методическая разработка (4 класс) на тему

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Сценария праздников "Иң кадерле әниләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_kader_nilr_byrm.docx26.81 КБ

Предварительный просмотр:

                      Кайбыч муниципаль районы

                       Шушермә башлангыч мәктәбе

 

                                                                     Башлангыч сыйныф укытучысы: Мөхәммәтҗанова З.Р.

                                         

                                                                      2011

Тема:Иң-иң кадерлеләребез.

Максат: 1. Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү. 2. Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү. 3. Әниләргә, әбиләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. “Иң-иң кадерлеләребез”, дип язылган плакатлар.

                          Кичә барышы:

Укытучы: Хәерле көн. Хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез – Әниләр!

Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

 

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

 

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булмас.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Көнгә ничә тапкыр “әни” диебез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур чәчәкләр.

Җыр: “Иң якын кешем син, әнием”

Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

 

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәне

Бөтен дусларым күрсен!

Бию. Маленькие утята

Әнием!

Җанга нинди якын бу сүз.

Аны әйткән саен күңелгә рәхәтлек йөгерә. Син үзеңне иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Әйе, әни – җирдә иң газиз, якын кеше.

Җылы нурын чәчүче кояш та ул, төннәрен йокламыйча, бишек җырын көйли – көйли тирбәтүче кош та ул.

Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүнмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.

Кая барма, шунда әни йөзе,

Кая бармам - әни күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый – тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә - ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан – яңа мәгънә алып килә.

Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә әниең синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әнием, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

- Көннәр якты булсын өчен,

- Йокы татлы булсын өчен,

- Җил – яңгырдан саклар өчен,

- Усаллардан яклар өчен,

- Ашлар тәмле булсын өчен,

- Дөнья ямьле булсын өчен,

- Бәхет – шатлык артсын өчен

- Әни кирәк!

Җыр: “Әнием”  1класс кызлары  башкаруында

   Әни! Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни – безнеңяклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

 

Бию «зонтик»

Әни, әниләр... Без аякка басып, тәпи – тәпи атлап киткән көннән башлап ашыгабыз, кабаланабыз, этешәбез – төртешәбез; кайчакларда тукталып әниләребезне искә төшерергә, аларга

“Әнием, мин яратам сине!” – дип әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Әниләребез безнең ялгышларыбызны кичерә, рәнҗеп – рәнҗеп

булса да кичерәләр алар.

Җыр: “Кайтабыз да китәбез шул”

Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан зуррак бәхет юк!

 

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң – иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем – җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әниемә

Рәхмәт әйтәсем килә

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Пешергән ашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

- Рәхмәт сиңа, сөенечем.

- Котлы булсын бәйрәмнәрең,

- Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

 

Җыр: “Әниләргә рәхмәт”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Сценарий праздника "Праздник первых каникул"

Вашему вниманию предлагается ежегодное мероприятие для первоклассников, сценарий которого представлен в статье. Сценарий включает в себя стихи, песни, сценки из школьной жизни....

Сценарий праздника. «День именинника или необыкновенное путешествие по морю Фантазий на Остров Праздников».

Праздник . посвященный.дню именинника. Можно проводить в конце учебного года ....

сценарий праздника Семейного праздника

Сценарий семейного праздника. Данный  сценарий содержит инсценировку  по теме "Воспитание  в семье", стихи, песни и музыкальное сопровождение....

Праздник матери. Сценарий праздника.

Данный сценарий был использован для создания незабываемого праздника "День матери" К празднику было подготовлено слайд - шоу, состоящее из фотографий детей с мамами. Песни можно подобрать в зависимост...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...