"Сәламәтлек аланы"
методическая разработка по теме

Хазиева Гульназ Талгатовна

"Сәламәтлек аланы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сәламәтлек аланы68 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре бирү өстендә эшне дәвам итү.

2. Дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүне организмга тәэсирен аңлату.

3. Сәламәтлекне саклау һәр кешенең туганннан алып бурычы икәнлеген төшендерү өстендә эшләү.

Исәнмесез! Хәерле көн хәрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезнең белән “Сәламәтлек аланы”на җыелдык. Сәламәтлек – зур байлык. Ул байлыкны әҗәткә алып торып та, сатып алып та булмый. Сәламәтлекне кадерләп сакларга гына кирәк. Бүген без сезнең белән аны ничек сакларга кирәклегенә төшенеп карарбыз.

2 куян сикерешеп керәләр

1 куян   Борын-борын заманда

Кәҗә команда

Саескан сотник

Үрдәк үрәтник

Булган урманда

2 куян   Бик елак та булмаган

Бик тәртип тә бозмаган

Бик ялкау та булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.

1 куян   Яшәгән, ди бу Шүрәле

Бик зур газап кичереп,

Бөтен тәне сызлавыннан

Яшәгән, ди ул, интегеп.

2 куян   Китапларны ятып укып

Күзләре кысылып беткән.

Бармаклары кәкре-бөкре

Тешләре череп беткән.

Бергә    Хәле начар булганлыктан

Бөтен күңеле тулган, ди

Чөнки бу Шүрәле белән

Менә нәрсә булган, ди.

1 күренеш (Урман. Шомлы музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә, ул бармакларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча үкереп, кычкырып керә)

Шүрәле    Зур газап эчендә бүген

Кызарып туды таңым

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем

Кем соң дәвалар мине?

Ах, үләм, харап булдым ич

Коткарыгыз сез мине.

У-у-у. Үләм.

(Агачлар артыннан җырлый-җырлый спорт киеме кигән төлке керә. Җырлап бетергәндә генә Шүрәлене күрә һәм куркып китә)

Төлке    Син кем?

Шүрәле:   Курыкма син, өркмә син,

Мин шыксыз Шүрәле түгел,

Өстерәлеп кенә йөрим,

Сәламәтлегем нык түгел.

Төлке(көлеп)    Шүрәле, нинди бу Шүрәле?

Мондый шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Күзләрең кысылып беткән.

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде, шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа

Кичекмәстән, күптәннән.

Шүрәле:У-у-у! Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус. Киңәш бир.

Төлке:    Менә миңа син кара,

Бармакларга, колакка.

Күзлегем дә юк бит минем

Буй-сыным да бик зифа.

Шүрәле: Хәлләр начар Төлкекәй,

                Берәр серен әйтче, әй.

ТӨЛКЕ .  Я, я, ярый инде, ачам, ачам серемне. Мин былтыр  бик матур аланга килеп чыккан идем.

ШҮРӘЛЕ (бүлдереп)  Э-э-э (куркып). Былтыр , былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый).

ТӨЛКЕ.   Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын. Теге елны дип әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк. Кичектермәскә.

            Серле алан мәктәбендә

            Бик күңелле, ди анда.

            Һичкемнең һичкайчан

            Кайтасы килми аннан

            Анда нң кирәклесе-

            Исәнлек икән,

            Сәламәтлек ачкычы

            Шушында икән.

           

 ШҮРӘЛЕ. Белсәң иде, белсәң иде

             Минем сызланганымны.

            Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк

            Тагы кемдер чыкканны.

           

 ТӨЛКЕ.Ярый, ярый киттек,

              Тик мине бер шартым бар:

              Уйнамасаң гына кети

              Чыгардым шунда карар.

 Шүрәле. Юк, юк, кытыкламыйм.

   (Китәргә җыеналар. Төлке артына борылса, Шүрәле утырып тора).  

 ТӨЛКЕ.

               Тор, әйдә, нәрсә утырасың

               Нәрсә көтеп торасың?

 ШҮРӘЛЕ. Автобус.

ТӨЛКЕ  Хәрәкәттә бәрәкәт, дип

               Әйткән бит синең бабаң.

               Саф  һаваны сулый-сулый

               Барабыз әле туган.

               Раз-два, раз-два,

               Һаваны иркен сула.

     ( Музыка яңгырый, бергәләп китәләр, Төлке артыннын  Шүрәле  өстерәлеп кенә бара. Агачларны 1 тапкыр әйләнәләр.  Шулвакыт  туктап калалар. Икенче яктан агачлар  артыннан  2 куян кызы уйнаклап килеп чыга)

ТӨЛКЕ.  Чү, тукта, карыйк әле,

                 Болар кая баралар?

( Музыка уйный. Куяннар сикерешеп керәләр.)

1 КУЯН  Иртә белән торабыз,

                Битебезне юабыз,

                Сабын белән юынгач

                Бигрәк матур булабыз

2 КУЯН  Аш алдыннан һәрвакыт

                Кулыбызны юабыз,

                Чиста итеп, пөхтә булып,

                 Ашарга утырабыз.

1 КУЯН   Кичен аякларыбызны

                 Сабын белән юабыз.

                 Юынырга яратабыз,

                 Без бик чиста торабыз.

2 КУЯН   Иртән  дә һәм кичен дә

                 Тешләрне чистартабыз.

                  Җемелдәп, ялтырап тора

                  Таза, нык тешләребез.     

 БЕРГӘ                Менә безнең дусларыбыз.

САБЫН  Кечкенәмен,  ләкнн файдам зур

                Шуңа да күп дусларым.

                Шуам, күбек таратам

                Һәр нәрсәне агартам.

ТЕШ ЩЕТКАСЫ      Аркам сөяктән,  сөяктә-мыек

                                      Ак койманы агартам,

                                     Мыегым белән чистартам.

ТЕШ   ПОРОШОГЫ            Он түгел,үзем ак

                                                 Авызыңа куеп бак

                                                  Тешне агартам, ап-ак итәм.

СӨЛГЕ 

               Битне, кулны,муенны корытам,

               Үзем дә чисталыкны яратам.

ТАРАК

               Тешлим, ләкин яраламыйм,

                Шома итәм, юл ясыйм.

                Озак юмасаң башың

                Белеп тор, мин нык кашыйм.

ТӨЛКЕ

             Дусларым,исәнмесез,

             Хәерле көннәр сезгә!

             Менә күрегегез.дустымны,

             Дәвалау кирәк безгә.

БЕРГӘ

            Яшәсен йомшак,ап-ак

            Сөлге һәм исле сабын.

            Яшәсен теш порошогы,

            Вак тешле тарак тагын

            Кирәк чиста булырга,

            Иртә-кич юынырга.

ТӨЛКЕ

            Менә күрдеңме, Шүрәле,

           Алар кая талпына?

  2 күренеш.

       Урман  аланлыгы,”Сәламәтлек  мәктәбе” дигән плакат эленгән.  Музыка уйный. Җәнлекләр күнегүләр  ясыйлар. Төлке Шүрәлене алып керә.   Музыка туктый, җәнлекләр аларны чолгап ала.

ТӨЛКЕ

              Дусларым,исәнмесез,

              Хәерле көннәр сезгә!

              Менә күрегез,дустымны,

              Дәвалау кирәк безгә.

              Күзләре кысылып беткән.

              Бармаклары кәкре-бөкре

              Тешләредә исән түгел

              Барысы да череп беткән.

БЕРГӘ

              Булышабыз,булышабыз,

              Бик теләп булышабыз.

Куян     Курегез тиен кызын,

              Ничек итеп тырыша.

              Шундый күнегүләр ясап

              Исәнлеген ныгыта.

                          (акробатик күнегүләр)

Аю.   Бигрәк төз, матур итеп

Күнегүләр ясыйлар.

Алар шулай тырышалар

Гәүдә торышын саклыйлар.

(Күмәк бию. Шүрәле артта кала.)

Шүрәле.   Уф, хәлдән тайдым.

Тиен.  Борынгы грек табибы, мәшһүр Гиппократ, кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү  йөрү, эшкә сәламәтлеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш.

Шүрәле.  Мин нишлим соң?

Бергә.  Физзарядка башлыйсың

Чүгәлисең, торасың.

Башың уңга борасың

Аннан сулга борасың

Һәм сикерә башлыйсың.

Шүрәле.  Алга таба нишлисең?

Аппетит белән аша,

Булырсың таза.

Бүре.  Ә чамадан тыш ашау

Үзе бер каза.

Аю.  Физик йөкләмәнең җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең массасын арттыра, мускуллары көчсезләнә. Бу күренеш гиподинамия дип атала.

Бүре.   “Щи”да ниләр генә юк

Кәбестә, кишер, суган,

Бәрәңгесе, помидоры –

Витамин белән тулган.

Кыяр.  Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин – кыяр.

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

Суган.   Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит, туган!

Грипп эләкмәсен дисәң

Күбрәк утырт суган.

Кәбестә.  Мине кәбестәне ашыйлар

Яшьләре һәм картлары

Тәмемне белгәч апалар

Күп утырта башлады.

Чөгендер. Мин- чөгендер, кешеләргә

Бик күп файда китерәм

Кешедәге авыруларны

Вакытында бетерәм.

Кишер.  Минем исемем – кишер.

Теләсәң болай пешер

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле була

Тешләре таза була.

Хор.   Күп чирләргә дәва без

Уколсыз дәвалыйбыз,

Витаминнар хәзинәсе

Безнең һәрберебез.

Шүрәле.  Коткаручыларны күзли-күзли

Талып бетте күзләрем.

Менә кемнәр кирәк миңа

Менә бит газизләрем.

Төлке.  Шушындый зур юллар узсак та,

Без сер бирмәбез бер дә.

Күбрәк хәрәкәтләнеп

Сәламәт яшик бергә.

Җәнлекләр.   Чыршыдай биек бул,

Нараттай озын бул!

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!

(Җыр. “Сәламәт булыгыз”)

Барысы бергә.  Күрдегезме, бу тамаша

Гыйбрәтле һәм хикмәтле

Саклагыз сез, кадерләгез

Изге сәламәтлекне.

Үзанализ

Максат:

1. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре бирү өстендә эшне дәвам итү.

2. Дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүне организмга тәэсирен аңлату.

3. Сәламәтлекне саклау һәр кешенең туганннан алып бурычы икәнлеген төшендерү өстендә эшләү.

Бүгенге көндә төрле заман афәтләре (СПИД, наркомания, эчүчелек) җәелә бара. Шушы афәтләргә каршы тору, тискәре йогынтыга бирешмәс өчен кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеше күнектерергә кирәк.

Бүген сез караган “Сәламәтлек аланы” дигән сыйныфтан тышә чара алдагы елларда да шул юнәлештәге эшләрнең нәтиҗәсе булып тора. Бу чарада спорт белән дус булу, хәрәкәтләнү, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашау сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату бурычы куелды. Бу бүген генә куелган бурыч түгел.

Авыл балалары булганга күрә, алар һәрвакыт хәрәкәттә, яшелчә, җиләк-җимешләрне үзләре  үстерегә булышалар.

Сәламәт яшәү рәвеше темасы бик киң шуңа күрә әле безнең төрле эш формалары дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитательная программа класса "Алые паруса"

Опыт разработки и реализации воспитательной программы класса "Алые паруса"....

Рябины-грозди алые

Воспитывать у детей бережное отношение к родной природе, развитию умения эстетического ее восприятия.Совершенствовать навыки работы с природным материалом. Развивать мелкую моторику пальцев рук и...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....

Бисероплетение на уроках труда в начальных классах."Алые розы"(плетение на проволоке).

Презентация знакомит учащихся с историей бисера, видами бисера. Видами работ из бисера. Поэтапно показывается, как сплести розу на проволоке....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек аланы.

Сыйныфтан тыш чара...