Сау бул,башлангыч!
материал (4 класс) по теме

Внеклассное мероприятие для 4 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saubul__bashlangych.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Сау бул , Башлангыч!

  Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

 

Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры  .

     

 1 укучы :  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.

   2 укучы:  Әйе,  хәтердә ул көн . 2007 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

  Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

  “ Мәктәп “ җыры  ф. Мортазин  музыкасы , А. Хәмзин  сүзләре.

1 кучы:  Бүгенгедәй күз алдымда тора

               Очар коштай йөргән чакларым ,

                Сумка тотып белем алырга дип ,

                 Борма сукмак буйлап атлавым .

 2 кучы:   Чәчәкләр тотып кулга ,

                 Без чыктык матур юлга

                 Һәркем белә әлбәттә ,

                 Без барабыз мәктәпкә !

                 Өйрәтәләр әниләр

                 Әйбәт булыгыз , диләр

                 Дәү әти , дәү әниләр :

                 - Хәерле юл , хуш ! – диләр.

 3 укучы:   Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

                   Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

                   Син инде  уйнарга бармыйсың ,

                    Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

  (Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )

1укучы : Беренчегә килгән чагым истә

                Бөтерчектәй нәни бер кызны

                Каршы алды серле белем йорты ,

                Дулкынланып түргә уздырды....

1 укучы: Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .

Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

 1 укучы: Шушы еллар эчендә мин уку , татар теле  фәннәрне бик теләп укыдым .

 2укучы : Ә минем өчен  математика , физкультура яраткан фәннәрем булды .

3 укучы: Рус телендә аралашу

                Миңа җиңел бирелә ,

                Ана телен дә яратам

                Ул бит безгә бер генә .

 4 укучы:  Рәсем ясыйм  матур итеп ,

                  Канатка оста менәм ,

                  Татар телен , рус әдәбиятын

                  Мин әле якын күрәм .

 Барысы бергә : 4 ел буе иң югары

                            Өлгереш бездә булды ,

                            Үрнәк тәртип  һәм чисталык

                           Классыбызга нур бирде !

 “Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры .

1 укучы : Килеп җитте тәнәфес , тәнәфес ,

                 Көтеп алган тәнәфес

                  Уйнап калыйк , шаярышыйк

                  Яңалыклар алышыйк ,

                  Җырлап алыйк , әйдәгез !

 Аерым номерлар :

  1. Малайлар җыр . “ Шофер буласым килә “
  2.  шигырь.” Колаклы коймаклар “

                       Йолдыз Шәрәпова.

                   3. җыр . “Балачак – бәхет иле “

4. җыр . “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй “

5. шигырь. “ Тынычлык телим “

                   6. җыр . “ Хуш , балачагым “

 1 укучы: Әгәр ничәү дисәгез :

                 Коллективта күбәү без .

                  Аерылмас дус булып ,

                  Тату булып үсәбез ...

                  Ничек охшап туганбыз ,

                  Әйтерсең туган без

                  Дүрт почмаклы классыбызның

                  Дүрт почмагы сыман без ,

                  Барыбыз да уңган без ,

                  Җырларга да оста без ,

                  Биергә дә оста без .

  Укучылар башкаруында татар халык биюе .

 1укучы :  Әллә каян белә апа

                  Өй эшен онытканны

                  Кайту белән сумкамны да

                   Почмакка ыргытканны .

                   Әллә каян белә апа :

- Син бит надан түгел ,- ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген ,- ди.

 Әллә каян белә әни

“5 “ алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә ,

Әнигә дә күңелле.

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки минем Булатымдай   җитез , тапкыр , игътибарлы укучы тагын бар микән ?! Алия кебек сөйкемле , тырыш укычы да башка юк кебек . Ә Ильвир кебек  спортка гашыйк , үтә тыйнак укучыны да ишеткәнем юк . Динә кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә  үрнәк булган укучылар да юк кебек .

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр .

       Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

 Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

 Котлаулар.

Талгын музыка.

1укучы :  Мәктәбемә озын гомер телим ,

                 Чылтырасын мәңге кыңгырау

                  Шул тавышка кушылсын тик бары

                  Шат тавышлар , серле яңгырау .  

2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган

                Бусагаңны синең атлауга.

                Хәзер инде без бурычлы сине

                Күз карасы кебек сакларга .

 Укытучы:  Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

 “Дуслык турында җыр” җыры.

 Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .

 

                 

     

 

                   

                                        Укытучы:Шәрәфтдинова Р.Р.

                             2012 ел

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Математика 2 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп"

2 сыйныф өчен эш программасы." Перспективалы башлангыч мәктәп"...