вечер дружбы народов "Дуслык купере"
классный час (2,3,4 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и обычаям

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_kupere.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

«Дуслык Купере».

Зал бэйрэмчэ бизэлэ. Стенада – халкыбызнын яшэу рэвешен, хезмэтен, гореф-гадэтлэрен чагылдырган плакат.

        Алып баручы. Дуслар, буген безгэ бик куп кунак килгэн. Аларны нэрсэлэр белэн шогеллэнуебез, мэктэбебезнен тормышы кызыксындыра. Бер ук вакытта нинди хонэргэ ия булуларын да курсэтэрлэр, алып килгэн кучтэнэчлэре белэн безне дэ сыйларлар. Бездэ буген бэйрэм! Дуслык бэйрэме!

                        Карап тормый ара еракка,

                        Дуслар килэ безгэ кунака.

                        Дуслык – безнен тормыш узэге,

                        Дуслык – безнен тормыш бизэге.

                        Безнен халык кунакчыл:

                        - Якты чырай, такта чэй, дип,

                        Каршы ала кунакны.

Класска татар,рус, башкорт, мари, удмурт, керэшен кызлары керэ. Алар уз теллэрендэ исэнлэшэлэр.

                        -Исэнмесез!

                        -Здравствуйте!

                        -Хаумыхыгыз, дустар!

                        -Арумы сез карендэшлэр!

                        -Умоесь а!

                        -Салам!

 (Дуслык турында бер жыр жырлана.)

 «Дуслык турында» дигэн жыр( Р.Корбан сузлэре, М.Минхажев музыкасы) башкарыла.

        Алып баручы. Безнен республикабызда төрле миллэт халыклары узара дус яшилэр: Бер-берсенә кунака йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бэйрэм итэлэр. Мэсэлэн Сабантуй – татар халкының Милли бэйрэме. Лэкин хэзер бу бэйрэм республикабызда яшэуче барлык миллэт кешелэре очен дэ уртак зур бэйрэмгэ эйлэнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергэлэшеп уйныйлар, жырлыйлар, бэйгелэрдэ катнашалар. Бу дуслыкка чит илдэн килучелэр дэ сокланалар. 2002 нче елда Татарстанга килгэн АКШ нын Россиядэге гадэттэн тыш хэм Тулы вэкалэтле илчесе: «Татарстан, дорестэн дэ, ботен донья очен толерантлык, узара тыныч хэм килешеп яшэу урнэге булып хезмэт итэ ала» - дип белдерде.

Эйдэгез, хэзер сузне кунакларга бирик.

                        Бергэ

                Без - бер илнен балалары,

                Барыбыз да дуслар без.                                                

                Татарлар, удмурт, марилар,

                Башкорт, керәшен, руслар без.

                        Татар кызы

                Без – татарлар! Шушы исем белэн

                Жирдэ яшәү узе зур бэхет,

                Яшибез без бу җирдэ

                Бар халыклар белэн берлэшеп.

                        Рус кызы

                Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

        Башкорт кызы

Ут куршелэр булып яшик гөрлэп,

Охшаш безнен теллэр, гадэтлэр.

Тынычлык һэм дуслык чэчэк атсын,

Уртак безнен жирдэ телэклэр.

        Удмурт кызы

Торле костюмнар киеп

Йорибез жырлап-биеп

Атадык без бу бэйрэмне

Дуслык Купере диеп

        Мари кызы

Кайсы якта яшэсэк тэ

Чиклэр юктыр дуслыкка

Дуслык булса янэшэдэ

Дошманлык чыгар юкка

        Керэшен кызы

Халкыбызнын йолаларын

Искэ тошерик эле

Кунелле итеп буген

Уен уткэрик эле.       (Утырышалар)

« Кем житезерэк?» уены оештырыла. Залда утыручыларга тубэндэге сораулар тэкдим ителэ:

  1. Остендэ нинди киеме булмау  борынгы рус хатын-кызларына зур хурлык саналган? (Яулык)     

  1. Тубэтэйнен башка атамасы? (Кэлэпуш)   
  2. Ат сотеннэн сэламэтлек очен файдалы булган бик тэмле эчемлек – кымызны кайсы миллэт халкы ясый? (Башкорт)   
  3. Татарстанда сан буенча татарлардан кала ин куп халык кайсы миллэттэн? (Руслар)   
  4. Кайсы миллэттэ борынгыдан килгэн йола буенча, кияугэ китэсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган? (Керэшеннэр)  
  5. Гөслэ, волынка, ике кыллы скрипка, сыбызгы –болар кайсы халыкнын яраткан уен кораллары? (Мариларнын)   
  6. Язгы бэйрэм? (Нэуруз)  

Алып баручы

Дуслар турында дан жырлый

Хэрбер халык мэкале

Кем кубрэк мэкаль белэ,

Сынашып карыйк эле.

        

        1) Кош канаты белэн…(Кеше дуслык белэн кочле) 

        2) Дустын булмаса- эзлэ…(тапсан- югалтма)    

        3) Кумэк кутэрсэ…(кулне кучерер)   

        4) Ялгыз агачны…(жил сындыра)       

        5) Непобедимая наша страна….(дружбой народов скреплена)  

        6) Потому нам хорошо живется…

                                (что дружба народов у нас ведется) 

        7) 7 йортның телен бел ..(7 төрле белем бел)   

        Алып баручы.

Без сезне бик яратабыз, хормэт итэбез, сезнен белэн горурланабыз. Сезнен хакта бик куб белсэк тэ , тагын да кубрэк белэсебез килэ. Сезгэ сорауларыбызны бирергэ момкинме?

  1. Калфак, яулык, шэл хэм камзул –

Болары безгэ таныш,

Сойлэгезче, кайчан туган

Татарча читек – кэвеш?

Жавап:

 Борын – борын заманнарда

Болгар иле булган ди,

Безнен борынгы бабалар

Шушы илдэ торган ди.

Ул бабайлар эйбэт куннэн

Читеклэр теккэннэр ди.

Читек киеп, иллэр гизеп,

Сэудэ дэ иткэннэр ди.

Шушы нэни генэ читек

Таныткан ди халыкны

Хезмэт сою бабаларга

Китергэн ди байлыкны.

Читек кигэн бабайларга

Куркып яу кермэгэн ди

Данлыклы болгар илендэ

Ямьсезлэнеп йормэгэн ди.

  1. Мариларнын хезмэт яратучы, жырлы – монлы халык икэнен белэбез. Иген устерэлэр, терлек асрыйлар. Агачны кисеп бизэклэргэ, чигу чигэргэ яраталар. Чыбыктан, юкэдэн уреп сандыклар ясыйлар. Матур итеп биилэр дэ эле алар. Безгэ биеп китмэссезме икэн?

     (Мари биюе)

  1. Халыклар дуслыгы… Торле миллэт кешелэре арасындагы гузэл Монэсэбэтлэр калэм осталарын хэрвакыт рухландырды, аларга бетмэс – токэнмэс илхам чыганагы бирде. Рус эдэбияты – халыклар дуслыгына дан  жырлаучы эдэбият.  Безгә үзегезнең  халык җырыгызны җырлап китегезче. (Рус халык биюе)

  1. Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгелләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле эчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары булып - курай санала. Башкорт кызы безгә бию алып килгән.  (Башкорт биюе)

Уен. Тел байлыгын тикшерү өчен мондый бирем тәкъдим ителә: залдагылар ике командага буленгэн, хэзер без аларга юллары буталган 2 шигырь бирәбез, алар шушы шигырьләрне дөрес итеп тупларга тиеш булалар.

1)Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

   Кояш гел көлеп торса.

   Авырлыкны да җиңәрбез

   Дуслык күпере булса.

2) Тырыш балалары белән

    Дус яши безнең төркем.

    Күлне күчереп куярбыз

    Гел булсак без бербөтен.

  1. Удмурт халкының үзара туганлыкмөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа.Республикабызда удмурт мәктәпләре дә бар.Үзебезнең Балтач районында гына да бик күп удмурт авыллары бар. Удмурт кызы безгә «Водскем муземе» дип аталган шигырь алып килгән. Рәхим итеп шуны тыңлагыз. (Шигырь укыла).

  1. Керәшеннәр гоме-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыклап карыйк әле. (Такмаклар башкарыла.)

1)Җырлый әле, җырлыйк әле,

   Ишетсеннәр, белсеннәр.

   Җыелганнар бу төркемгә

   Бертуганнар дисеннәр.

2)Алай да бергә-бергә

                   Болай да бергә-бергә

             Дуслар белән бергә булсаң,

             Күгәрчен кебек гөрлә.

          3)Их, дускайлар, сезнең белән

             Шат минем күңелләрем,

             Гел дә шулай дуслык белән

             Үтсә идее гомерләрем.

Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

                        Татар кызы.

                Безнең татар апалары

                Пешерә баллы чәк-чәк,

                Авызга кабуга эри –

                Телең йотмыйсың чак-чак.                                  

 

             Рус кызы

        Ох, какие вкусные

        Блинчики у нас,

        От чистого сердца

        Испекли мы для вас.

                Удмурт кызы.

     Тантаналы мәҗлесләрдә

        Бәлешнең урыны түрдә,

        Көн саен ашап торсак та,

        Кире какмабыз бер дә.

                Башкорт кызы.

        Алып килдем сезгә, дуслар,

        Күчтәнәчкә башкорт балы,

        Салкын тиеп китсә әгәр,

        Безнең бал ул бик шифалы.

                Мари кызы.

Нарат җиләге согын

Һәркем яратып эчә,

Файдасы бар бал кушкач,

Әгәр дә салкын тисә.

        Керәшен кызы.        

Иң тәмле ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

Алып баручы.

        Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

        Дуслар кирәк һәрбер кешегә

        Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

        Уңай булла һәрбер эшең дә.

        Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

        Дустан башка булмый яшәргә.

        Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

        Дуслык орлыклары чәчәргә.

( Шигырь укылганда төрле төстәге тасмалардан күпер төзелә)

Укучылар, без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләштек. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге -  ул зур көч. Тарихи үткәнебезгә күз салсак та без моның хаклыгына инанырбыз. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек җиңүгә 65 ел тула. Моннан 65 ел элек 4 ел барган Бөек Ватан Сугышында илебез халкы җиңугә иреште. Явыз дошманнарны җиңүгә илебездә яшәүче төрле милләт халкының фронта да, тылда да бердәм, дус, туганнарча тату булуы ярдәм итте. Сүзләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә: дус – тату булыйк, Бер – беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур  чыгышларыгыз ,  күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә - муллык, тәнендә - саулык, фикерендә зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий общешкольного праздника для начальной школы "Нам без дружбы не прожить, дружбой надо дорожить"

Сценарий внеклассного мероприятия для всех учащихся начальной школы, включающий стихотворные и музыкальные инсценировки, сопровождающийся презентацией "Без друга в жизни туго"  и фильмом "Мы вмес...

урок по развитию речи «О товариществе и дружбе». «Дружбой дорожить умейте!»

Урок по развитию речи и культуре общения «О товариществе и дружбе». «Дружбой дорожить умейте!» в 4 классе....

«Дружба дружбе рознь, а иную хоть брось». Книги В. Осеевой о детях.

Урок внеклассного чтения для учащихся 1-2 классов.Основная цель - развивать умение различать понятия: дружба, эгоизм, зависть; отличать настоящую дружбу , преодолевать отрицательные проявления в дружб...

Технологическая карта урока литературного чтения «А.С Пушкин. Зимний вечер. Картины зимней природы. Настроение стихотворения. Сравнение картин зимнего утра и зимнего вечера» (УМК «Перспектива», 3 класс).

Цель урока: формирование читательской компетентности в процессе изучения стихотворения А.С. Пушкина «Зимний вечер» Задачи урока:Дидактические:1. Познакомиться со стихотворением «...

Урок по литературному чтению. 3 класс. А.С. Пушкин «Зимний вечер». Картины зимней природы. Сравнение картин зимнего утра и зимнего вечера.

Урок по литературному чтению. 3 класс.  А.С. Пушкин «Зимний вечер». Картины зимней природы. Сравнение картин зимнего утра и зимнего вечера....