Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
материал по теме

Алексеева Назира Зуфаровна

Хөрмәтле коллегалар! Өлкәннәр көненә шушы кичәне әзерләдек.Бик ошатып киттеләр. Сез дә укып карагыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olylasan_olyny_olylarlar_uzenne.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Олыласаң олыны олыларлар үзеңне!

                    (Музыка уйный, шигырь укыла.)

Әллә яшьлек, әллә аргамаклар

Ташлап китте безне еракка.

Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве

Ишетелә кебек колакка.

Оча кебек кышкы бураннарда

Яшьлегебез аргамаклары.

Көлемсерәп еллар карап тора

Чаба-чаба арган атларны.

Гел маяклы юллар булмагандыр,

Йөргән булды кайчак адашып.

Әмма барыбер туган якка кайттык-

Булмый илне малга алмашып.

 

Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

Без тарттык бит инде җигелеп.  (Рәфкать Муллин)

    Исәнмесез, кадерле өлкәннәребез! Менә шул сез - тормыш йөген атлар урынына җигелеп тарткан өлкәннәребез хөрмәтенә без башлангыч сыйныфлар  кичә әзерләдек. Рәхим итеп карагыз!.

1.Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!

2.Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә                                                

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә!

              Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

              Хәтта бабай-әбигә дә

              Шуңа бүген бәйрәм итик

              Карамыйча бернигә дә!

                       

        3.    Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

  Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

4.Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        .

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

               5. Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

                Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                   .

               Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

               Ялкынланып туган җырыбызны!

 (Музыка астында зал ишегеннән 4 нче сыйныфлар шарлар күтәреп керәләр,өлкәннәргә очыртып җибәрәләр, сәхнәгә менеп китеп җыр башкаралар:”Аллага шөкер”)

1. Бер максатсыз гел заяга

Узмасын гомер.

Сез исәнме, без исәнбез,       /  2 тапкыр/

Аллага шөкер.

2.Кайгы белән шатлык белән

Узар бу гомер.

Без бит бергә шунысы шатлык    /2 тапкыр/

Аллага шөкер.

3.Алла бирсә җырларбыз без

Узганчы гомер.

Исәнмесез, яшибез без    \2 тапкыр/

Аллага шөкер.

6.Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,                                              

Бигрәк уңганнар икән

7.Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;                                                      .

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.


                               (“Гайбәтчеләр” биюе 1 сыйныф)

( Әби керә. Аның артыннан ук алып баручылар чыга)      

    Әби.                                                            
Ии- и.үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара: торган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан «пәри туе» акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.
А.б.(урындык китереп куя)
— Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти — әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.
                      (Әби утыра).
А.б. 
— Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

Беренче бабай:                              
— Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.

Икенче бабай:                                .

Эх, яшь вакытларның кадерен белмәдек, кордаш. Тәмәке һәм аракыга каршы көрәшәсе калган.

Өченче бабай:                                  

Хәзерге заманның кешеләре генә түгел, сарыклары да әллә нинди бит аның. Элек көтүдән кайтканда сарыклар «бә- ә» дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын ачалар да бер тавышсыз кайталар, шулай бит, кордашлар.

Дүртенче бабай:                              
— Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый). Картайгач, күңел дә йомшара икән.

Беренче бабай:                        
            — Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.

            (Бабайлар җырлый: «Ай — ли, замана „)
Бергә:
— Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

             Беренче бабай:                                     .
Чакырып килгән кунак кебек,
Ашыгып түргә менәсең.
Башны бөгеп, алга иясең
Елатасың иясен.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/

                     Икенче бабай:                                   
Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне коеп,
Ни хакың бар көләргә.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
                 

                    Өченче бабай:                  
Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
          Ай-ли. замана,замана үтеп бара./2 тапкыр/
               Бергә:

 Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.
Ай — ли замана  ,замана үтеп бара. /2 тапкыр/

А.б. 
Безнең бабайларның әле күчтәнәче бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “
Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

Укучы:                            
1. Күрше бабайга кердем,
Көйләп бер сәлам бирдем;
Ике куллап күрештем,
Хәл – әхвәлен белештем.
2. Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай:

Беренче бабай:                                                    

Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.

3. Әбиең белән бергә,
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.

4. Әрләшкән дә юк, шөкер,
Тиргәшкән дә юк, шөкер.
Ачу килгән чакларда,
Эндәшкән дә юк, шөкер.

5. Сүз куештык өйләнгәч,
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда,
Беребез чыгып тора.

6. Менә әле бүген дә
Ул тузына тегендә.
Үтте ярты гомерем
Шушы капка төбендә.

Икенче бабай:                                            

7. Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава;
Ә саф һава, беләсең,
Организмга дәва.

Өченче бабай:                                          

8. Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле:
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!

(3 нче сыйныфлар “Бабушки-старушки “ биюен башкара)

А.б. 

       Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», "әбекәй", «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.
         

(Вилдан башта 1 куплет шигырен сөйли, аннары кулын изи дә тагын икесе чыга, сөйлиләр)

А.б..
— Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акыллы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар безне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.
"Өлкәннәр " җыры.

( 2 нче  сыйныфлар башкара, “Кара каш, кара күз...” көенә)

1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый — кыстый эч диләр.
Урамга чыга башласаң,
Ныгытып киен диләр,
Ә үзләре, ни өчендер,
Ныгытып киенмиләр.
                  Куш:
Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Аңламассың өлкәннәрне-
Гел киресен эшлиләр.

2. Йоклыйсы килмәгән чакта,
Бар инде йокла диләр.
Йоклаганда, тор инде, тор,
Аунама юкка диләр.
Уйнаганда, китап укы,
Уйнап утырма диләр.
Укысаң, башың авыртыр,
Бик күп укыма диләр.

                Кушымта.

3. Әгәр дә өйдә утырсам,
Бар, урамда йөр диләр.
Ә урамга чыгып китсәм,
Бик күп йөрмә, кер диләр.
Эшсез йөрсәң дә ярамый,
Бераз ярдәм ит диләр,
Әгәр ярдәм итәм дисәң,
Борчып йөрмә, кит диләр.

                 Кушымта.
А.б. 
— Без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.

                Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

           

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

 

            Быел Бөек Җиңүгә 66ел булды. Дәү әниләребез, әби-бабаларыбызның балачагы, яшьлек еллары сугыш чорына туры килде.Әле аларның йөрәк түрләрендә газиз абый,әтиләрен сугышка озату ачысы да, шул чордагы тормыш авырлыклары да ята торгандыр. Еллар үткән саен бу ачы михнәтне үзе күргән, үзе татыган буын кешеләре кими бара.

         Ләкин менә бүген матур, тыныч тормышның шушы бабаларыбыз батырлыгына,әбиләребез, дәү әниләребез түземлегенә, тырышлыгына бәйле икәнен безгә онытырга ярамый.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, балалар, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем                              

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

А.б. Сезнең өчен  җыр    “Картаямени соң йөрәк?”              (Хәлил җырлый)

           

         Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.                                      

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

(2 нче сыйныфлар “Ковбой”биюен башкаралар)

А.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп «Әбием” җыры башкарыла.

 

(3 нче сыйныфлар җырлый)

1.Иртән торсам, кояш чыгып,                     2.Без әбине яратабыз  

Нурларын сипкән иде,

Әбиемнең чәе кайнап,    /2 тапкыр/

Коймагы пешкән иде.

2.Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе                   /2 тапкыр/

Барысы безгә карата.

3.Әби безгә тәмле ашлар

Һәммәсен пешерәм, ди.

Балаларым.сез дигәндә                        /2 тапкыр/

 Барысына өлгерәм ди.

А.б. Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

(1 нче сыйныфлар пенсия турында шигырь сөйлиләр)

  1. Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-                                  

Чыга бит тишеп кенә.

  1. Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,                                

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә                                    

Шатлыкларын өләшә.

А.б.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

(1 нче класслар“Гөлкәйләрем” җырын  башкаралар)

А.б.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

( 4 нче сыйныфлар “Солдатлар” биюен башкара да сәхнәгә тезелеп кала.)

                               (3 ләр тезелеп чыга)    

          Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

        Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

        Яшәү матурлыгы, яме булып

         Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                        

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                            

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-                                                  

Без калабыз шушы теләктә!

 

  Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!                                          Индира 3 кл.

( 3 ләр сөйләп бетерешкә 2 нчеләр, аннан соң 1нчеләр тезелешеп чыга да “Сез кирәк” җырын башкаралар)

1. Без юлларга чыктык кына                                 2.Алда көрәшләр дә булыр,

Күңелдә якты теләк.                                                  Югалып калсак кинәт.

Иң дөрес, иң туры юлны                                           Егылганда тотынырга

Сайлашырга сез кирәк.                                              Көч бирергә сез кирәк!

                                               3.Боекмас өчен күңелләр,

                                                Кимсенмәс өчен йөрәк.

                                                 Сез кирәк, әби-бабайлар,

                                                 Безгә һәрчак сез кирәк!!!

                                             Укытучы сүзе.

                                  Хөрмәтле өлкәннәребез!

   Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.

    Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!

Хәзер сүзне мәктәбебезнең директоры ...........    бирәбез. Рәхим итегез!

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....