Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие
методическая разработка (1 класс) по теме

Хафизова Гульюзем Мансуровна

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon utkuz_patshalygynda.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Куныр урта

мәктәбендә юл йөрү

кагыйдәләрен өйрәнү буенча

“Уткүз патшалыгында”

дигән уен – ярыш кичәсе

эшкәртмәсе

       

                                                                      3 нче сыйныф җитәкчесе,

                                                                       I категорияле укытучы

                                                                Хафизова Гөлйөзем Мансуровна

                                                                                                   

                                                                                                   2011 ел

 

  Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр. Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелсә дә, фаҗигалар еш булып тора. Бигрәк тә авылда яшәүче балалар шәһәр урамында югалып калалар. Шуңа күрә аларга юл йөрү кагыйдәләрен гамәли күнегүләр ярдәмендә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль.

        1. Максат:

    1. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлату.

    2. Укучыларны юл билгеләренә, сфетофор сигналларына карап хәрәкәт итәргә күнектерү.

    3. Аларда игътибарлылык, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү.  

        2. Катнашалар:

    Куныр урта мәктәбенең 3 нче сыныф укучылары һәм әти-әниләр, 6 нчы сыйныф укучылары: патша, вәзир, сакчылар.

       

        3.Җиһазлау:

1) уенчык машиналар.                        5) рәсемнәр җыелмасы.

2) атлар булып киенгән балалар.      6) барабан, жетоннар.

3) юл билгеләре, юл тамгалары.       7) сувенир машиналар.

4) сфетофор моделе.                           8) проектор, слайдлар.

        4. Кичәнең программасы:

   

    1. “Уткүз” патшаның ярыш игълан итүе.

    2. Ике төркем кунакларның “Уткүз” патшаны мактап шигырь сөйләүләре.

    3. Табышмаклар чишү.

    4. “Светофор” уены.

    5. Уткүз патшаның шәһәрдә йөрү кагыйдәләрен укуы.

    6. Транспорт төрләрен билгеләү. (Слайд күрсәтелә)

    7. Машиналар ярышы.

    8. “Светофор” (Р. Миңнуллин сүз., Т. Вәлиев муз.) җырын башкару.

    9. “Җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр” ярышы.

   10. Төрле ситуацияләрдәге ялгышны табу.

   11.”Мактанчык үрдәк”( В.Агапов муз.) җырын башкару.

   12. “Юлдагы капкыннар”. Рәсемнәргә карап, җәяүлене нинди куркыныч көткәнен әйтү.(Слайд күрсәтелә)

   13. Юл билгеләрен рәсемнәргә дөрес итеп урнаштыру. (Слайд)

   14. Шигырьдә укылган юл билгесен табып күрсәтү. (Слайд)

   15. Җиңүче төркемне бүләкләү.

Кичә барышы

    (Зал урам рәвешендә җиһазландырыла, юл билгеләре,юл тамгалары куела. “Урам” чатында сфетофор макеты. Бу “Уткүз” патшалыгы. Урындыкта Уткүз утыра, аның янында вәзир һәм 2 сакчы. Вәзир боерык укый.)

    - Тыңлагыз! Тыңлагыз! Берегез дә ишетмәдек дип әйтмәгез! Бүгеннән безнең шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча ярыш игълан ителә. Бу ярышта җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Сезне ярышка чакырабыз!

    (Барабан тавышы ишетелә. Ике сакчы “Күңелле шәһәр” [Г.Зәйнәшева сүз., Луиза Батыр-Болгари муз.] җырын башкара. Көйгә атлап ике төркем балалар ике якка кереп тезеләләр.)

1 нче төркем җитәкчесе: 

    - О, бөек Уткүз патша. Без сезгә “Гыйлем” иленнән сәламнәр алып килдек. Без сезнең ярышта катнашырга теләк белдерәбез.

2 нче төркем җитәкчесе: 

    - О, олуг Уткүз патша! Сезгә “Белем” иленнән күп сәлам. Безгә сезнең ярышта катнашырга рөхсәт итче!

Уткүз патша:

    - Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар! Сез минем турында нәрсәләр беләсез соң?

1 нче төркем:

    Син безне бертуктаусыз күзәтәсең. Безнең иминлекне саклыйсың.

2 нче төркем: 

    - Янып тора алмашлап өч күзең. Әйтеп торасың безгә өч сүзне:

    - Кузгалма! – ди кызыл күзең,

    - Сабыр! – ди сары күзең,

    - Ярый, – ди яшел күзең.

  Без дә сиңа карыйбыз,

  Күзебезне алмыйбыз,

  Ни әйткәнеңне аңлыйбыз.

Уткүз патша:

    - Минем патшалыгымда бик игътибарлы булырга кирәк. Хәзер “Светофор” уены уйнап алырбыз.

    (Светофор моделендә төрле төсләр күрсәтелә. Кызыл төстә балалар чүгәлиләр, сары төстә торып басалар, яшел төстә атлыйлар. Ялгышкан укучы уеннан чыга. Иң игътибарлы уенчыларга жетон бирелә).

Уткүз патша:

    - Ә хәзер тапкырлыкка ярышып карагыз инде. Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

    - Барам, барам – очы юк. (Юл)

    - Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

    - Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыңгырык. (Автомобиль)

    - Кылга асылына, тимергә таяна. Утыртып чаба теләсә кая. (Трамвай)

Вәзир:

    - Тыңлагыз! Тыңлагыз! Моны белү һәркемгә кирәк! Безнең шәһәрдә йөрү кагыйдәләре:

    - Юлның уң ягыннан гына йөр!

    - Сенелең яки энең утырган чана яки колясканы бары тик тротуардан гына алып бар!

    - Урамда тиешле урыннарда гына чык!

    - Машина юлыннан йөрү, якынлашып килүче машина алдыннан урам аркылы чыгу, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

    Кем шушы законнарны боза, шул кеше җавапка тартыла.

1 нче сакчы:

    - Һәр төркемгә рәсемнәр күрсәтәбез. Ә сез аның нинди транспорт төренә керүен әйтегез. (Слайдта рәсемнәр күрсәтелә, дөрес җавапка жетон бирелә.)

Вәзир:

    - Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Уткүз” патша машина ярышы үткәрә. Ярышта катнашырга ашыгыгыз! (Һәр төркемнән 1әр кеше чыгып, уенчык машиналарны ярыштыралар. Җиңүчегә жетон бирелә)

2 нче сакчы:

    - Урамда шау-шу, бик җанлы урам. Анда кешеләр, машина тулган. Мотоцикллар выж да выж чаба, велосипедлар кош кебек оча. Як-якка кара, нәрсә барын күр! Машиналарга, атларга юл бир! Ут чыккан кебек ашыгып чапма. Бераз туктап тор урам чатында.

1 нче сакчы: 

    - Әйдәгез, бергәләп “Светофор” (Р. Миңнуллин сүз., Т. Вәлиев муз.) җырын җырлап алыйк. (Җыр барышында ат  һәм  йөртүче булып ике укучы бию башкара.)

Уткүз патша:

    - Хөрмәтле патшалык кунаклары! Сезне “Җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр”  уенында сынап карыйк әле. (1 нче төркем “йөртүчеләр”. Аларга транспорт төрләре рәсемнәре бирелә: велосипед, мотоцикл, автомобиль һ.б.

2 нче төркем “җәяүлеләр”. Аларга йөрү маршруты бирелә. Мәсәлән, өйдән кибеткә барырга. Транспорт урамнан, җәяүлеләр тротуардан хәрәкәт итә. Үз урыннарына тезелеп басалар. “Хәрәкәт башланды” дигәч, урам җанлана. Кагыйдә бозучыдан талон алына. Җиңүче группа билгеләнә).

1 нче сакчы: 

    - Ә хәзер “Ялгышны тап” ярышын башлыйбыз.  (Һәр төркемгә 1әр ситуацияне анализларга).

    - Дюймовочка мәктәпкә ашыга. Ул троллейбустан сикереп төште дә аның алдыннан урам аша чыгып йөгерде.

    - Буратино трамвайда башкаларны этеп-төртеп иң алдагы урынга утырды. Ул урамда кемнедер күрде дә трамвайның ачык тәрәзәсеннән башын тыгып кычкырды.

(“Мактанчык үрдәк” җырын 1 укучының башкаруы)

2 нче сакчы: 

    - Үрдәк ни өчен һәлак булды? Ул нинди кагыйдәләрне үтәмәде? (Дөрес җавапка жетон бирелә).

Вәзир:

    - Сез “Юлдагы капкыннар” турында ниләр беләсез.

Рәсемнәргә карап, җәяүлене нинди куркыныч көткәнен әйтегез. (Слайдта рәсемнәр күрсәтелә.)

Уткүз патша:

    - Менә минем шәһәремдә юл билгеләре куелмаган. Сез юл билгеләре куярга ярдәм итәрсез дип ышанам. (Рәсемнәргә юл билгеләрен кую.)

1 нче сакчы: 

    Әгәр әйтсә шофёрлар:

    “Төкерәм тәртибенә,

    Йөрим үземчә генә.”

    Трамвай йөртүче дә

    Кагыйдәләрне бозса?

    Ничек тели һәр кеше

    Шулай йөрсә һәм узса?

2 нче сакчы: 

    Алай булса дисеңме?

    Дускаем, ниләр булыр?

    Син яшәгән бу урам

    Мең хикмәт белән тулыр.

    Менеп бара машина

    Троллейбус өстенә!

    Кереп киткән трамвай

    Сөт кибете эченә!

1 нче сакчы: 

    Була алмый андый хәл,

    Тәртип саклый постовой,

    Кырыс, уяу светофор,

    Тәртипле шофёр абый.

Вәзир: 

    - Сезгә патша галиҗәнәпләре юл билгеләре өләшергә боерды. Ул әйткән юл билгесе алган кеше аның каршына килсен. (Укучыларга юл билгеләре өләшенә. “Уткүз” патша юл билгеләрен атый. Кемдә шул юл билгесе була, патша янына килә. Дөрес булса, жетон ала).

Уткүз патша:

    Юлда йөрү билгеләрен

    Уткүз һич тә онытмый.

    Шуңа күрә беркайчан да

    Хәвефләргә юлыкмый.

    Теләсәгез ул аларны

    Бүген сезгә өйрәтә.

    Белегез дә, уйлап кына

    Кулланырсыз кирәктә.

1) Ак-кара тасмалар буйлап

    Җәяүле горур атлый.

    Чөнки белә: шушы билге

    Гомерен уяу саклый.

    Әлеге билге гел кисәтә

    Шофёрларны бу хакта,

    Игътибарлы булыгыз, ди,

    Җәяүле үткән чакта.

   (Җәяүле юл аша чыгу урыны)

2) Кызыл белән каелган

    Ак өчпочмак эчендә

    Әй, йөгерә ике бала

    Мәктәпкә бар көченә.

    Бу билгене, билгеле,

    Шофёрлар бик шәп белә.

    Аеруча сак булыгыз,

    Юлдан балалар килә!

    (Балалар)

3) Көзге кебек ялтырый юл –

    Атларга да куркыта.

    Бу билгене күргәч, шофёр

    Рулен ныграк тота.

    Син дә саграк бул, зинһар,

    “Авызың ачып” йөрмә,

    Аяк тая, машина да,

    Көпчәк астына кермә!

    (Тайгак юл)

4) Машиналар кызу бара,

    Ерак түгел күк ара,

    Тик аягың атлаганчы,

    Игътибар белән кара.

    Юкмы менә бу билге:

    Кызыл түгәрәк эчендә

    Тора кара җәяүле,

    Тик ул сызылган инде.

    Әгәр мондый билге күрсәң,

    Юлларга чыкма берүк.

    Светофорлы чатлар эзлә,

    Ә монысын урап үт.

    (Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела)

Уткүз патша:

    - Хөрмәтле кунаклар! Хәзер җиңүчеләрне бүләкләр вакыт җитте. (Сувенир-машиналар бүләк итә).

Вәзир:

    - Хөрмәтле әти-әниләр! Кадерле кунаклар! Без сезнең белән саубуллашабыз. Хәерле юл сезгә!

    (Укучылар музыка астында залдан чыгалар. Кичә тәмам.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Сау бул, башлангыч! Исәнме, бишенче! 4 класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

4 нче класс укучыларын 5 класска озату кичәсе өчен ярдәмлек...