"Бәхетле балачак" концерт программасы
материал (4 класс) по теме

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1bhetle_balachak.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

1.”Бәхетле балачак” биюе

2. Монтаж

3. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

   Тирә-юньгә бүген таралсын.

   Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,

   Бөтен кеше безгә карасын.

  Җырламыйча көн итмиләр.

  Җырсыз бер бәйрәм булмый.

   Безнең балалар җырламаса,

   Мәктәптә бер ямь булмый.

Җырлый Зөһрә Гарифҗанова. “Гөлләр”  

4.Җырла, дустым, җырла син,

Җырламый мөмкин түгел.

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел!

Җырлый Гөлгенә Гафарова. “Җилләр”

5. Нәфис сүз. Сөйли Хәлил Исрафилов.

6. Җырла-җырла дип әйтәсез

Сезгә нинди җыр кирәк

Сезнең алда җыр җырларга

Сандугач теле кирәк, дип сәхнәгә чыга безнең чибәр кызларыбыз.

“Салават күпере”

7.Биюченең итәге

  Бии-бии кыскара.

  Биючегә сүз әйтмәгез,

  Бии-бии остара.

Сәхнәдә гарәп биюе.

8. Һәр дәвердә, һәр халыкта

    Җыр гомернең юлдашы.

    Бер шатлыкта, бер тансыкка,

    И күңелкәй, җырлачы!

Җырлыйлар Чулпан Корбанова һәм Рифат Гыйлмуллиннар. “Дуслык җыры”

9. Татар җыры... Ерак тарихлардан

   Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул-

Үзе салмак, үзе әкрен.

Сәхнәдә җырчы кызыбыз Гүзәл Гыйлметдинова. “Туган авылым”

10.Без кабызган ал учаклар-

    Балачак учаклары!

    Ялкын төсле балкып торыр

   Гомернең ул чаклары.

Якты өсти ул учаклар

Иң якты теләкләргә.

Учаклардан күңелгә ут

Алабыз йөрәкләргә!

Сәхнәдә “Аккошлар” биюе.

  11. Сәхнәдә җырчы егетебез Марат Гарифуллин “Кил каршыма” җыры белән.

12. Җырлый Галия Шакирова “Үз җырыбыз”

  13.Нәфис сүз. Сөйли Айнур Хәйруллин.

14. Җырламыйча көн итмиләр

     Җырсыз бит бәйрәм булмый дип сәхнәгә чыга җырчы кызыбыз Нәргизә Габдрахманова. “Карауҗа авылы көе”

15. Җырлый Эльвина Галиуллина. “Күңелле балачак”

 

16. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

     Бергә басаек әле

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

  Күңел ачаек әле.

Сәхнәдә “Полька”                    

17. Балкый таң нуры,

     Яңгырый таң моңы-

     Таң ата җиремдә,

       Илемдә.

      Чишмәләр чыңлый,

     Тургайлар җырлый,

      Күңелдә җыр туа

      Минем дә, дип сәхнәгә чыга җырчы кызыбыз Динә Хаҗиева. “Зәңгәр күл”

18. Җырлый Эльмира Сагатдинова “Песием”

19. Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

     Безнең үз җырыбыз бар

    Үз җырыбызны җырларга

    Безнең үз җырчыбыз бар.

Җырлый Рәнис Мөхәрләмов. “Пар канатым”

20. Кушылыгыз җырга! Бергә-бергә

     Җырлыйк бергә сәхнә түрендә

    Чордан-чорга очсын бу җырыбыз

    Дуслар җыры, шатлык хисләре.

Сәхнәдә җырчы кызыбыз Гөлүсә Гыйлмуллина. “Эх, җәйнең кичләре”.

21. Ал да булыр чагыбыз

    Гөл дә булыр чагыбыз

  Без биеми кем биесен

 Безнең шундый чагыбыз.

Сәхнәдә рус халык биюе.

22. Җырлый Диләрә Хәйретдинова. “Туган телем”

23. Сезнең алдыгызда үзенең яраткан җыры белән Венера Шакирова. “Исәнме, мәктәп!”

24. Калфак кигән кыз баланың

     Багып алчы йөзенә.

    Нинди матур татар кызы!

    Күз тимәсен үзенә.

    Килешеп тора түбәтәй

    Аның күркәм йөзенә.

     Нинди матур татар улы!

     Күз тимәсен үзенә.

     Зур булгач та шулай калыр

    Татар баласы булып.

     Әйтерләр:

   -Татар кызы бу!

     Диярләр:

-Татар улы.

Сәхнәдә күмәк татар биюе. Биюләрне сәхнәгә куйды Раушания апа Валиева.

1 а.б.

 Тирән упкыннарга юлыкмыйк без,

 Очраса да юлда киртәләр

 Нинди бәхет еллар тыныч булса,

 Тик хәерле булса иртәләр.

2 а. б.

 Имин булып атсын таң кояшы

Йөзегезгә нурлар сибелсен

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

1 а. б. Кадерле тамашачылар! Сау булыгыз, бәхетле яшәгез, матур уңышларга ирешегез, күкләребез һәрчак аяз булсын.

Таулар белән таулар очраша алмый,

Кеше белән кеше очраша.

Күрешмәсәк килер көннәр аша,

Очрашырбыз әле җыр аша.

  Сау булыгыз дуслар, сау булыгыз,

 Очрашырбыз әле җыр аша.

Шушының белән әзерләнгән концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение "Бәхетле булу өчен нишләргә?"

Кеше үз язмышына үзе хуҗа....

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның ...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Бәхетле булығыҙ, әсәйҙәр!

Әсә көнөнә арналған иртәлек "Бәхетле булығыҙ, әсәйҙәр!"...

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...