Элифба бэйрэме
методическая разработка (1 класс) по теме

Мунавирова Ясира Мударисовна

Элифба бэйрэмендэ 1 класс укучылары, ата-аналар хэм укытучылар катнаша. Кичэне уткэрудэ  башка класстан да укчылар ярдэм итэ. Алар торле геройлар булып катнашалар. Бэйрэм барышында "Элифба" курсында  алган белемнэр гомумилэштерелэ, кабатлана. Укучыларга аларнын ата-аналары да ярдэмгэ килэ. Бэйрэмнен ахырында бу уку елында ойрэнгэн хонэрлэр: жырлар, биюлэр, куренешлэр курсэтелэ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elifba_beyreme_-_kopiya.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлә. Серле бакча күренеше. Агачлар. Араларындагы Бер агачка күгәрченнәр кунган, «5» леләр эленгән. Әкрен генә музыка астында укучы әкият сөйли.

Бала.         Борын – борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик – бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

        Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Сеңлем, бу агачның исемен Мерәс  мәктәбенең 1 нче класс укучылары белергә тиеш, син шулардан сора», - диде.

        Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә?

Укучылар. Әйе шул, без ул агачның исемен беләбез.

Бала. Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.

Укучылар шигырь сөйли.

«Ә»  «Әни» дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефен язмаган?!

«Л» Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, түгеп тирләр.

Л хәрефенә башлана

Әниемнең исеме – Лилия.

«И» «И» хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

«Ф» Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур –

Узмый вакыт әрәмгә.

«Б» Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

Б дан башка бәйрәм булмый –

Барсы да күреп китсен.

«А» А хәрефе – алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

 Бала.

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы  илдә беленә.

Бала. Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен. Молодцы!

Җыр: «Әлифба»

 Бала. Әйдәгез, дусларым! Әлифбаныӊ үзен бирегә чакырыйк.

Бергә. -Әлифба, әлифба кил, кил Әлифба!

Хата. –Кычкырыгыз, кычкырыгыз! Менә сезнеӊ Әлифбагыз. Хәзер ул безнеӊ кулда. Аныӊ белән  нәрсә теләсәк, шуны эшли алабыз: без аӊа хаталар ясыйбыз…

Яман. Пычратабыз, рәсемнәр ясыйбыз.

Ялкау. (авызын ачып) –Һәм беркайчан да ачмыйбыз,чөнки иренәбез…

Укытучы. –Туктагыз әле, сез китапны ачмагач балалар ничек андагы хаталарны, пычракларны күрерләр?

Хата белән Яман ( Ялкауга борылып) – Әйе, ничек күрерләр?

Ялкау (кулын селкеп) – Ярар алайса. Ачып ка-рар-быз, ләкин у-кы-мый-быз.

Укытучы  - Балалар Әлифбадан башка укырга да, язарга да өйрәнә алмыйлар бит.

Хата. –Бу бик әйбәт була. Күз алдыгызга китерегез әле, минем күпме энеләрем, сеӊелләрем булачак.

Яман. Күпме пычрак булачак!

Укытучы – Беләсегез килсә, безнеӊ 1 класс укучылары яхшы итеп укый да, яза да беләләр. Алар сездән курыкмыйлар.

Хата. –Булмас ла!

Яман. –Ышанмыйм!

Укытучы – Ә сез тикшереп карагыз. Әгәр сез биргән биремнәрне үти алсалар Әлифбаны җибәрерсез, үти алмасалар – юк.

Ялкау – Ә ,бәлки кирәкмидер? Без бит и-ре-нә-без…

Укытучы – Балалар, Әлифбаны коткарабызмы?

 Б-р. –Әйе.

Хата –Ярар алайса. Менә сезгә сораулар:

1. Нәрсә ул алфавит?

2. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39)

3. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).

4. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё).

 Хата. Булмас ла! Барысын да дөрес әйттеләр!

Яман. Ә хәзер минем чират. Минем биремнәрем катлаулырак. Менә боларын точно эшли алмыйсыз. Әлифбада сез нинди һөнәрләр белән таныштыгыз? (очучы, умартачы, китапханәче, врач, укытучы, аш пешерүче, тәрбияче, комбайнчы, аучы, тегүче, чеби үрчетүче, игенче һ.б.)

Укытучы –Әйдә, Ялкау, сиӊа чират.

Ялкау. – Әй, мин иренәм. Укырга, язарга өйрәнү авыр түгел ул. Менә сез мисаллар чишеп карагыз.

1)Алмагачта 5 алма

 Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта ничә калды?

2) Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?

3) Бер куян басып тора,

Бер куян ята посып

Йөри дүртесе уйнап-

Йә, әйт әле, син уйлап?

4) Челән янына  дәрескә

7 саескан килгән.

Шулардан 3 есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән?

5) Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?

Ялкау. Мин күрдем,  безгә монда урын юк икән. Алыгыз үзегезнеӊ Әлифбагызны. Ә без китик инде…

Хата. – Әйе киттек. Безгә мондый акыллы балалар ошамый.

Яман. – Икенче елга без тагын киләчәкбез. Яӊа 1 класслар янына.  Аныӊчы бәлки сез дә начар укый башларсыз.

Әлифба. –Мине коткарганыгыз өчен зур рәхмәт, балалар. Бәйрәмебезне дәвам итик.

Укучы. Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Укучы. Әлифба,  күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Укучы. Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл,

Тау – ташлар арасы.

Укучы.  Өйрәттең син безне

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Укучы. Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә, әни дә.

Укучы. Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Ватаным турында

Иң тәүге сүзләрем.

Укучы.  Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә .

Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

 

Укытучы. Кадерле укучылар!

Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Әти - әниләргә сораулар:

1. Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?

2. Типографиядә эшли торган апаның исеме ничек? (Люция)

3. Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.(укучылар ярдәм итә)

4. Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?

5. Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?

Почтальон. Дуслар, телеграмма! Сезгә телеграмма бар.

Укучылар. Кемнән?

Почтальон. Уку китабыннан. Юлга чыктым, тиздән килеп җитәм, дигән.

Уку, татар теле керә.

Бергә. Балаларым, якыннарым,

Сүзләр, хәрефләр.

Китердек без сезгә бик күп

Бүләк дәресләр.

Уку. Мин уку китабы булам.

Татар теле. Мин татар теле булам.

— Көн дә бергә йөрербез.

— Бик күп белем бирербез.

— Мине укып сөйләрсез,

— Мине язып көйләрсез.

— Минем белән сөйләшеп,

— Минем белән серләшеп

— Бик күп юллар үтәрсез,

— Хыялыгызга җитәрсез.

Җыр: «Туган тел»

 Уку. -Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз - Әлифба белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Безнеӊ кәрзиндә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар.

  1. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
  2. Бабай нәрсә чәчкән?
  3. Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?
  4. Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
  5. Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
  6. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
  7. Курочка Ряба  нинди йомырка салган?
  8. Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?

 Татар теле. -Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз.

Укыт. Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда үсә икән ул 5 леләр. Алар бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы,  сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре – 5 леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт 5 легә генә укуыгызны теләп кала.

Укытучы. –Безнеӊ балаларныӊ һөнәрләре бетмәде әле. Алар сезгә җырлап һәм биеп  күрсәтерләр.

Укучы. Кайтып киләм мәктәптән

Шатлыгыма күмелеп.

Карап кала гөлләрем

Тәрәзәдән үрелеп.

Чәчәкләре әйтерсең

Елмаялар, көләләр.

Минем 5 ле алганны

Алар ахры беләләр.

Укучы. Өйрәттең укырга син,

кадерлем - Әлифбам.

Инде китәрсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Укучы. Әлифбам – беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә,

Өйрәтте гаделлеккә.

Укучы. Әтием - әнием теле белән

Башладым юл башымны.

Шуңа күрә йөзем нурлы,

Киләчәгем өметле.

Укучы. Шатлык балкый безнең йөзебездә,

Моңсулык бар күгебездә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә

Укучы. Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр тездек, сөендек.

Укучы.бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

Әлифба.

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем диеп.

Минем белән алмашка

2 дәреслек килде.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп җимешләр бирерләр.

Хушыгыз, дусларым! Дус булыгыз, яхшы укыгыз, матур яшәгез!

Укучылар. Кадерле укытучыларыбыз!

Әти - әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2 ле алмаска,

Тырыш булырга,

5 кә укырга.

Җыр: «Кояшлы ил»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Элифба бэйрэме

Праздник азбуки на татарском языке....

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме  1 класс...

Элифба бэйрэме

Праздник букваря для первоклассников на татарском языке...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме уткэру очен сценарий...

Элифба бэйрэме

Программа внекласной работы, проведенной с первоклассниками после оканчания изучения учебника "Элифба", с участием родителей учителей-ветеранов....