Рәхмәт сиңа,Әлифбам!
материал (1 класс) по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

Сыйныфтан тыш эш өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Рәхмәт сиңа, Әлифбам!17.46 КБ

Предварительный просмотр:

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

     Максатлар: Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү; фәннәргә кызыксыну уяту,игътибарлылык,тапкырлык,оешканлык,бердәмлек,коллективизм тәрбияләү; шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү.

А.Б.: Күч безнең күңелгә

         Җыр яме, җир яме.

         Рәхим ит,түрдән уз –

         Әлифба бәйрәме.

     Кадерле укучыларым! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – “Әлифба”ны тәмамлавыгыз белән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, сүзләр тезү җҗиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

     Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар! Һәрберегезне олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларыгызның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар. Хәзер балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

Җыр “Әлифбам”.

   1 нче укучы:      Без бит әле быел гына

                                Мәктәпкә диеп килдек.

                                Ә аңарчы көн буена

                                Бакчага йөргән идек.

      2 нче укучы:   Бик күп нәрсә белдем мин

                                Туган илем турында.

                                Мин бит инде зур үстем

                                Әлифбам бар кулымда.

      3 нче укучы:  Хәрефләрне тиз өйрәндек,

                               Сүзләр төзеп уйнадык.

                               Көн дә иртән сагынып килдек,

                               Мәктәптән без туймадык.

        4 нче укучы:  Язарга да өйрәндек без

                               Каләм тотып кулларга.

                               Хәрефләрне тездек ап-ак

                               Тигез, туры юлларга.

         5 нче укучы:   Аннары мисал, мәсьәлә

                                   Чишү юлын эзләдек.

                                   Дәфтәрләрне, көндәлекне

                                   Бишле белән бизәдек.

        6 нчы укучы:  Дус, тату, матур яшәүнең

                                   Серләренә төшендек.

                                   Бик тырышып укыганга

                                   Уңышларга ирештек.

      Ишек шакыйлар.

А.Б.: Кем бар? Әйдәгез, бәйрәмгә рәхим итегез!

         - Исәнмесез!

А.Б.:  Әйдәгез, рәхим итегез! Әлифба бәйрәменә әкиятләр иленнән Кызыл калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик.

Кызыл калфак:  Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез – 1 класс укучылары - иң кадерле, иң беренче уку китабыгыз – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5” легә укыгыз. Кемдә иң күп “5”ле, шул ул иң көчле!

Укучылар: Безнең белән сез дә бәйрәм итегез! Безнең белән калыгыз!

Кызыл калфак: Ярар, тик минем бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, мин сезнең белән калырмын.

Укучылар: Әйдә, кызыл калфак, сынап кара үзебезне.

 (Тактага кроссворд эленә. Табылачак “Әлифба” сүзе ачыграк итеп билгеләнә.)

     

ә

т

Ә

ч

ш

ү

р

ә

Л

е

т

е

л

е

в

И

з

о

р

Ф

и

л

Б

ү

р

е

а

р

б

А

Кызыл калфак: Ой, молодцы, укучылар,бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз чыкты икән?

 Укучылар: Ә - Л –И -  Ф – Б – А.

Кызыл калфак: Укучылар! Бик тырыш, белемле икәнсез! Мин бик шат! Мин бик теләп сезнең бәйрәмегездә калам!

Җыр җырлана

Әлифба турында шигырьләр уку.

Ә - Ә бар әнидә, әбидә,

       Әтәчтә, кәпәчтә...

      Тагын “ә” кайда бар,

      Әйтегезче, дусларым.

(Укучылар “Ә” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

Л - Өйрәндек күп хәрефләр

      Тырышып, түгеп тирләр.

      “Л” хәрефенә башлана

      Тагын нинди исемнәр?

(Укучылар “Л” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

И - Әти, әни, әби, бәби –

      “И” хәрефе бар бездә.

      Син дә әйдә, сүзләр уйла

      “И” хәрефенә тизрәк.

(Укучылар “И” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

Ф – Фаил, Фәния, Фәнил,

        Син әйдә сана тизрәк.

        Тагын ниләр уйлыйк икән?

        Фикер йөртергә кирәк.

(Укучылар “Ф” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

Б – Бүген бәйрәм бит безнең,

      Бар балалар да белсен.

      “Б” дан башка бәйрәм булмый,

      Барысы күреп торсын.

(Укучылар “Б” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

А –“А” бар алмада, айда,

        Алсу, Алмаз, Айнурда.

        “А” хәрефен яратабыз,

        “А” тагын бар кайларда?

(Укучылар “А” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)

А.Б.: Хәрефләр серле-серле,

          Хәрефләр тылсым-тылсым,

         Тылсымлы бу хәрефләр

         Һәрвакыт юлдаш булсын.

         Хәзер инде, без, дуслар,

         Тылсымчылар үзебез.

         Рәхәтләнеп укыйбыз

         Татарның һәрбер сүзен.

“Татар халык биюе” - 1 нче сыйныф укучылары башкаруында.

А.Б: Бигрәк тырыш балалар булдыгыз. Азрак ял итеп алырга теләмисезме? Әйдзгез, уеннар уйнап алыйк әле.

         1)

         2)

         3) Әти-әниләргә сораулар бирү.

         4)

         5)

Әти-әниләргә сораулар:

  1. “Әлифба”да сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
  2. “Әлифба”да  А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
  3. Кечкенә вакытта өйрәнгән бер шигырьне яттан сөйләргә.
  4. Ф битендә нинди хайван сурәтләнгән?
  5. Теләк һәм тәгъдимнәрегезне әйтегез.

Туган тел керә.  

А.Б.: Рәхим ит, туган тел! Түрдән уз!

Туган тел: Исәнмесез, укучылар! Менә ниһаять мин дә килеп җиттем.

         Туган тел – иң татлы тел!

         Туган тел – иң тәмле тел!

   Тәмле дип телеңне йотма,

   Туган телне онытма!

А.Б.: Укучылар! “Әлифба”ны тәмамладык. Аңа алмашка “Туган тел” килә.

       (Укучыларга “Туган тел” китабы тапшыру)

Укучылар:  Рәхмәт, Туган тел, сиңа

                      Безгә килүең өчен.

                     Дуслашырбыз, серләшербез,

                     Белем алып үтәр безнең

                     Туачак һәр көнебез.

Җыр: “Бәйрәм бүген”.

А.Б.:Ә хәзер сүз укучыларны котлау өчен әти-әниләргә бирелә.

А.Б.: Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Ә хәзер өстәл янына рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....