Новогодние приключения
методическая разработка по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

Сценарий новогоднего праздника для детей младшего школьного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon novyy_god.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

әхнәдә кар бөртекләре йөреп тора)

А.б. Хәерле көн, апалар, абыйлар, әтиләр, әниләр һәм нәни дусларыбыз. Сезне булачак Яңа ел белән  чын күңелдән котлыйбыз! Илләребез тыныч, күкләребез аяз, табыннарыбыз мул, өстәлләребез түгәрәк булсын!

Җиргә ява салкын ак чәчәкләр

Ямьләндереп авыл урамын

Яратам мин туган якларымның

Бәсле таңын, җепшек буранын.

Энҗе – энҗе карлар ява

Шундый матур көн бүген

Кулга тотып алыр идем

Карның һәрбер бөртеген.

Кар бөртекләре, нишләп күңелсезләнеп киттегез әле? Үзегезгә генә күңелсез ахры? Балаларны чакырыйк мәллә?

Г. Дилә:     Әйдә, килегез, балалар,

                  Чыршы янына чыгыйк.

                   Бергәләшеп уйнап – көлеп,

                  Яңа елны каршылыйк.

                                                            (Музыка астында балалар чыга)

А.Б. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия

Матур бизәнеп ,һәр елны

Безгә кунакка килә.

Нәрсә ул?

Балалар: Чыршы, чыршыкай.

А.Б. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз.Әйдәгез, андагы матур уенчыкларны карыйк. Чыршыга багышлап җыр җырлыйк.

(Җыр җырлана)

                                                     

А.Б. Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез.

А.Б.Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле

Илүзә:    Бигрәк матур чыршыбыз –

               Өстенә карлар яуган.

               Әйтерсең лә, Кыш бабай

               Бизәкләр ясап салган.

Рәнис:    Күрегез бу чыршыны

               Чыршының да чып –чыны,

               Нинди төз, матур, биек

              Тора түшәмгә тиеп

Динә:  Яшел чыршы басып торчы

           Өйнең түрендә

           Килдек бергә без яныңа

           Яңа ел үткәрергә

Нәни йөрәккә 14-57

А.Б. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сәз дә ишетәсезме?  

Илдар (1 нче куян): Мин бирәм. Мин бирәм. Минем бирәсем килә.

Рәзил (2 нче куян): Юк үзем, үзем тапшырам.

А. Б. Исәнмесез, куянкайлар. Нишләп тавышланасыз? Ни булды?

Илдар: Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

Рәзил: Минем дә бирәсем килә.  

А.Б. Туктагыз әле, дуслар. Тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез бу урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга кайсыгыз урындыкка тизрәк у3тыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

Илдар: Мит беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

Рәзил: Юк, син түгел, мин  беренче утырам.

А.Б. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Музыка куела

А.б.Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк. (Хатны тапшыра)

   “Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез.  Кыш бабагыз”

А.Б.Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз.

Бар дөньяны нурга күмеп,

Яңа ел килә безгә,

Яңа уңышлар китерә

Ул туган илебезгә.

Яңа елны безгә Кыш бабай белән Карчәчәк алып килә. Юлга чыкмадылар микән, тау башына менеп карыйк әле. (Балалар белән чыгып китү)

(Урман. Карчәчәк куяннар, кар бөртекләре  белән кар атышып уйнап йөри)

А.Б. Урман... Озын – озын агачлар,

Йөри анда төлкеләр, куяннар, ерткычлар

Бөтен җирдә тау-тау карлар ята

Карчәчәк урманда йөри

Уйный-уйный кар ата

Карчәчәк(Илзидә):  Бу йортта без бабай белән

                                  Бик күңелле яшибез,

                                  Салкын... ләкин без туңмыйбыз,

                                  Салкыннан без курыкмыйбыз.

                                  Кар бөртекләре очып килегез яныма

                                  Җырлагыз, биегез безнең урманда.

(кар бөртекләре биюе.)

Карчәчәк:          Биегез дуслар миннән башка

                          Хәзер Кыш бабай белән

                          Без китәбез чыршыга,

                          Анда балалар бәйрәм итәләр

                          Түгәрәктә әйләнеп безне көтәләр.

Кар бөртекләре:        Без дә сездән калмыйбыз.                        (Кереп китәләр)

(А.Б. балалар белән чыга)

А. Б. Кыш бабай белән Карчәчәк юлга чыкканнар икән, урман авызыннан бүләкләр күтәреп чыгып киләләр.

 Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.

Әйдәгез, балалар, Кыш бабайны бергәләп каршылыйк.

 

Балалар:   Суык бабай, кил безгә,

                   Яңа ел бәйрәменә

                   Чыршы әйләнәсендә

                   Җыр җырлап әйләнергә

                                                      (Кыш бабай белән Карчәчәк  килеп керә)

Кыш бабай:           Исәнмесез, балалар!

                              Килдем ерак – ерактан

                              Салкын карлы төньяктан

                              Көтүегезне белдем

                             Кар – буран алып килдем

Айниз:        Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

                   Хуш киләсең, уз бире

                   Кунак булып килер дип

                   Күптән көттек без сине

Хисамиев:     Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

                      Безнең сөйгән кунак син

                      Ямьле үтсен кичәбез

                         Безне көлдер, уйнат син.

Шәмсиева:  Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсең, уз бире

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Музыка куела

Кыш бабай:   Минем сезне уйнатып аласым килә әле. Хәзер мин сезгә кар – бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан.Яле кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез. Ыыз-ыыз итәм (Өшетәм уены) Ай-һай, сез бик битез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен.

Карчәчәк: Балалар минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә)

Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре.

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым (кар)

Килделәр агайлар балтасыз

Салдылар күперне тактасыз (боз)

Кемнең кигән киемнәре-

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре?  (Кыш бабай)

Алгы тәпиләре кыска

Чабарга  ул бик оста

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка  (Куян)

Бу юлы да сынатмадыгыз балалар.

А. Б. Әйдәгез бәйрәмебезне дәвам итик әле, җырлап алыйк

Җыр җырлана

А. Б. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?  

Нәдилә:  Бәйрәмебез син килгәч,

                Матурланды тагын да,

                Бик күңелле уйнавы,

               Яшел чыршы янында.

Нуриева :    Нинди матур бу бәйрәм,

                    Күктә балкый көмеш ай.

                    Ә чыршыбыз нинди бай,

                    Нинди әйбәт Кыш бабай.

Галиуллина:  Суык бабай кил безгә,

                        Яңа ел бәйрәменә.

                       Чыршы әйләнәсендә

                       Җыр җырлап әйләнергә

(убырлы капчык өстерәп керә)

 Кыш бабай аны куа: Син нишләп йөрисең монда? Бәйрәм ямен җибәреп, бар юлыңда бул.

Яңа ел(Раил):  Исемем минем Яңа ел,

                         Мин бәхет таратучы

                         Җир йөзендә бар нәрсәне

                        Өзелеп яратучы.

                        Сезне өзелеп сагынганга,

                        Килдем мин яныгызга.

                        Бәхет, шатлык, сәламәтлек

                       Телимен барчагызга.

Зөлфәт:    Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,

                  Хуҗа булып , әйдә тәргә уз.

Динә:         Суга яңа ел сәгате

                  Суга минутын белеп

                  Күркәм булсын һәр көнегез

                  Бизәлгән чыршы кебек.

Илүзә:     Еракка дәшә хыяллар

                Адымнар ныклы булсын

                Суга яңа ел сәгате

                Бәйрәмнәр котлы булсын.

А. Б. Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап

Әнә, биергә чакыра

Гармуннар тора уйнап

Рәнис белән Әдилә башкаруында татарча бию

А. Б. Әй, Кыш бабай, Сез дә биеп күрсәтегез әле безгә.

Музыка куела

А.Б. Бик күңелле бәйрәмебез

Җырлыйбыз да, уйныйбыз

Кыш бабабызның кызын да

Җырлатырга уйлыйбыз.

Музыка куела

А. Б. Кыш бабай, Карчәчәк биюгә дә, җырга да бик оста икәнсез. Рәхмәт сезгә.

Кыш бабай:     Яшем бара шул, арып киттем бугай.

А. Б.   Ярый алайса бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик.

  1. Нуриева Дилә шигырь
  2. Галиуллина бию
  3. Нәдилә шигырь
  4. Хисамиер Раил җыр  
  5. Хамидуллин шигырь
  6. Нуриева Дилә  җыр  
  7. Галиуллина  шигырь
  8. Нәдилә җыр  

Кыш бабай:     Күңелле булды бәйрәм

                        Уйнадык әйлән – бәйлән

                        Матур җырлар җырладык

                        Кунак булып туймадык

                        Тик китәр вакыт җитте

                        Көтә безне яңа юл

                        Рәхмәт сезгә, балакайлар

                       Котлы булсын Яңа ел!

Илисә:             Рәхмәт, бабай сүзләреңә

                        Бик матур теләкләрең

                        Алып килдем, дигән идең

                        Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай:     Ай, кызым, оятлы була яздык бит. Әйдәле кызым алып килик бүләкләрне чанадан.

Убырлы:          Менә хәзер күрерсез

                        Кем икәнем белерсез

                        Әбиегездән башка гына

                        Бәйрәм итеп йөрисез

                       Озын колак – кылыйларны

                       Бәйрәмгә алып килгән

                       Шушы куркак куяннарның

                      Кай җире артык миннән

                      Кыш бабайның бу кылмышын

                      Гафу итмим беркайчан

                      Бәйрәмгә чакырмаганга

                      Капчыгын урлап качам

(Убырлы капчыкны алып чыгып китә. Кыш бабай белән Карчәчәк керә)

Карчәчәк(елый):    Бабакай хәзер нишлик

                               Бүләкне кайдан эзлик?

Тиен: Әй, Карчәчәк елама

Мин булганда урманда

Берни эзсез югалмас

Бүләк табылмый калмас

Агачлардан – агачларга

Сикергәләп йөрдем мин

Яңа ел бүләкләрен

Кем алганын күрдем мин

Ул – Убырлы

Карчәчәк: Рәхмәт, тиен

Кыш бабай:  Куянкайларым, җитез тәпиләрем, тиен акыллым, зинһар ярдәм итегез. Убырлыны куып җитегез!

(Куяннар, тиен, Кыш бабай, Карчәчәк ашыгып чыгып китәләр)

Убырлы:          Кая барыйм, кая качыйм?!

                        Мин бит сезнең әбиегез,

                        Зинһар мине яшерегез.

(Куяннар мылтык тотып чыгалар)

Куяннар: Тоттык, тоттык, каракны. Китер капчыкны тизрәк!

Убырлы:    Мин бит бу капчыкны урламадым. Таптым мин аны. Балаларга дип алып килдем. Яңа ел бүләкләре.

Куяннар: Дөрес сөйлиме ул балалар. Сез ышанасызмы аңа?

Балалар: Юк, дөрес сөйләми. Урлады ул капчыкны.

1 нче куян: Бир тизрәк бүләкләрне!

2 нче куян: Бир тизрәк. Алайса атам. Саныйм: бер, ике, өч...

Убырлы: Мәгез, мәгез, үземә генә тимәгез.

Кыш бабай: Әйдәле, кызым бүләкләрне нәни дусларыбызга өләшик.

Бүләк өләшү

Кыш бабай: Ярый дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Карчәчәк: Хушыгыз, хуш дусларым. Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Зөлфәт:    Рәхмәт сиңа Кыш бабай!

                  Рәхмәт сиңа Кар кызы

                  Килегез безгә тагын

                  Киләчәк Яңа елга

Кыш бабай: Хушыгыз балалар!

Карчәчәк: Яңа елга кадәр!

Балалар: Сау булыгыз!

“Яңа ел” җыры

А. Б. Кыш бабай китте диеп,

        Күңелсезләнмик бер дә,

        Җыр, бию, шигырьләрне

        Дәвам итәрбез бергә.

1.А.Б.  Җырлыйк әле (2 тап.)

        Җырлыйк әле күп итеп,

        Бергә булган вакытларны

       Сагынып сөйләрлек итеп.

Сәхнәдә Р. Фәйзрахманов башкаруында җыр “ Дусларым”

2. Г. Зөлфәт шигырь сөйли “ Кадак”

3. А. Б. Бии безнең Илүзәбез

            Бигрәк матур көйләре.

            Бөгеләдер, сыгыладыр

           Талчыбыктай билләре. ( Чегән кызлары биюе)

4.   Г. Илисә шигырь сөйли  “ Кар бабай”

5.  А. Б.  Сәхнәләрдән агыла моң,

             Җырлый безнең Илзидә.

             Илзидә белән бергәләп

             Бакчаларга чык син дә. (“ Бакчабыз нәк гөлбакча “)

6. С Рәзил шигырь сөйли “”

7. А. Б. Ап-ак йомшак карлар ява

            Яңа еллар башлана

           Сәхнәбезнең түрләрендә

           Әдилә җыр башкара. ( “ Әйлән- бәйлән” җыры)

  1. Л. Динә  шигырь сөйли “ Фән кушканча”
  2. К. Айниз шигырь сөйли “ Буран”
  3. А. Б. Илдар җырлый ( 2 тап.)

      Илдар җырлый- тыҗлагыз.

      Нык чабыгыз кулыгызны

     Саранланып тормагыз. ( “ Бииләр итек, читекләр”)

  1. А. Б. Бие әйдә, бие әйдә,

              Биегәнең күрсеннәр.

              Бигрәк матур бии икән

              Безнең кызлар дисеннәр. ( Ритмик бию)

А. Б . Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең чыгышыбыз тәмам. Игътибарыгыз, алкышларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Киләсе Яңа ел һәр гаиләгә бәхетләр, шатлыклар алып килсен!

Әй , Яңа ел, бәхет елы булып

рәхим ит җиребезгә

 Тыныч  булып, рәхәт узсын

Безнең һәр көнебез дә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Новогодний праздник в 3 классе "Новогодние приключения"

К участию в новогоднем празднике мне хотелось привлечь как можно больше родителей.Поэтому я придумала сценарий, в котором родители исполняют роли разных сказочных персонажей.Отправляясь вместе с Дедом...

Новогодний праздник "Новогодние приключения Рассеянного"

Сценарий новогоднего праздника для детей 4 класса....

Сценарий новогоднего представления "Новогодние приключения Маши и Вити в стране мультфильмов"

Спектакль можно поставить в канун нового года с участием детей и родителей....

Сценарий новогоднего спектакля "Новогодние приключения Белоснежки, или куда исчезла Снегурочка" для учеников 3-х классов.

Сценарий новогоднего спектакля, который поможет ребятам оказаться в волшебном мире любимых сказок и побывать в роли любимых героев....

сценарий новогодней сказки "Новогодние приключения в стране мультфильмов"

сценарий новогоднего представления "Новогодние приключения в стране мультфильмов"...

Сценарий новогоднего утренника: «Новогодние приключения».

Сценарий новогоднего утренника: «Новогодние приключения»....

Сценарий новогоднего утренника: «Новогодние приключения».

Сценарий новогоднего утренника: «Новогодние приключения»....