ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар өйрәнелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

  Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар өйрәнелә.

  Бу эштә ата-аналар да актив катнаша. Алар костюмнар тегүдә, класс бүлмәсен бизәүдә, бүләкләр әзерләүдә булышалар.

  Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Стеналарга «Әлифба, без сине иратабыз», «Рәхмәт сиңа, Әлифба», «Кадерле укучылар, ата-ана- лар һәм хөрмәтле кунаклар! Сезне Әлифба бәйрәме белән котлыйбыз!» дигән лозунг, плакатлар язып эленә, I класс укучылары тормышын чагылдырган фотостенд төзелә, күргәзмә оештырыла. Анда укучыларның «Кадерле Әлифбам!», «Рәхмәт сиңа, Әлиф- Опм!», «Сау бул, Әлифбам!» дигән темага язган сочинениеләре, шигырьләре һәм җырлары, Әлифба китаплары, «Язарга өйрәнү» дофгәрләре; математика, рәсем, хезмәт дәресләрендә эшләгән : ипләре һ.б. куела.

Тантанага ата-аналар, мәктәп директоры, аның урынбасарлары, I класска шефлык итүче укучылар һ.б. чакырыла. Алар күргәзмә белән таныша, I класс укучылары язган сочинение, шигырьләрне укыйлар.

Бүлмәдә аудиоязмада «С чего начинается Родина?» дигән җыр (М Матусовский сүзләре, В.Баснер музыкасы) уйнатыла. Җыр әкренәя бара. Класска I класс укучылары керә. Аларның һәрберсе Гюйрәмчә киенгән. Кулларында кисмә хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, «5»ле билгесе язылган кәгазьләр, тапшыру өчен әзерләнгән бүләкләр.

Укучылар, ярымтүгәрәк ясап, кунаклар каршысына тезелә. Музыка туктый.

Бәйрәмне укытучы ача. Ул, кунакларга мөрәҗәгать итеп, болай ди:

— Кадерле ата-аналар һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм. I класс укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды. Әлифба бәйрәме — кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне их- жрам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.

  Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме — сезнең өчен дә зур гантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә олешегез бар. Бәйрәм котлы булсын!

Бер укучы Әлифба китабын тотып алга чыга һәм «Әлифба» шигырен сөйли.

1 нче укучы.

Әлифба алды                 Белем иленең

Әтием миңа.                    Тәүге баскычы.

Бик-бик сөендем             Баскычка басып,

Бүген мин шуңа.              Югары менәм,

Белдем, Әлифба —        Фән нигезенең

Телнең ачкычы,               Серләрен беләм.

Укытучы. Әйе, без Әлифбаны өйрәнүне тәмамладык һәм бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз... Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне 39 хәреф белән таныштырды, хәрефләрдән — иҗекләр, иҗекләрдән — сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте.

  Илебезнең барлык мәктәпләрендә «Әлифба бәйрәме» үткәрелә. Ул көнне I класс укучылары һәм ата-аналар укытучыга үзләренең рәхмәт хисләрен белдерәләр.

(Мәктәп директоры укучыларны һәм ата-аналарны бу тантана белән котлый һәм кечкенәләргә китаплар бүләк итә.)

2 нче укучы. Әлифба китабын укырга өйрәткән өчен беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт!

(Укучылар ата-аналарга һәм кунакларга бүләкләр тапшыралар.)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, кадерле әти-әниләребезгә һәм хөрмәтле кунакларыбызга нәрсәләргә өйрәнүебез турында сөйлик.

Укучылар (барысы бергә). Без укырга, язарга, сөйләргә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.

Укытучы. Укучылар, сез нинди табышмаклар беләсез. Я, әйтеп карагыз әле.

3 нче укучы.

Кем зирәк, кем тапкыр икән?

Сынап карыйк әйдәгез!

Сез җавапларны табыгыз,

Без табышмак әйтәбез.

(Балалар, чиратлашып, үзләренә таныш табышмакларны әйтәләр һәм җавапларын табалар. Аннары мәкальләр әйтелә.)

4 нче укучы. Кадерле әти-әниләр! Без физкультура күнегүләре дә эшли беләбез. (Музыка уйный, укучылар, төсле флагчыклар тотып, төрле күнегүләр ясыйлар.)

Укытучы. Балалар, карточкаларда бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп карыйк. (Укучылар карточкага язылган аерым сүзләрдән җөмләләр төзиләр. Без тынычлык телибез! Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык. Без тырышып укырга сүз бирәбез дигән җөмләләр төзергә мөмкин.)

нче укучы. Без мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә дә өйрәндек.

нче укучы. Мин бер сан уйладым, шул санга берне кушкач, 10 була. Мин нинди сан уйладым?

(Укучылар мәсьәләләрнең җавапларын табалар.)

нче укучы. Марат белән Азат балык тотты. Азат — 3, Марат !> балык тоткан. Малайлар икесе бергә ничә балык тоткан?

2 нче укучы. Минем апага 10 яшь. Ул миннән 3 яшькә зур. Миңа ничә яшь?

нче укучы.

Әлифбабыз тәмам булды,              Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Без җыелдык бәйрәмгә.                  Ничек сезгә сөйләргә.

нче укучы.

Нит бүген куанмаска,                      Әлифбаны тәмамлап,

Без бит инде зур үстек.                  «Туган тел»гә дә күчтек.

Укытучы. Дөрес, укучылар, сез Әлифбаны өйрәнүне тәмамлады! ыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез Әлифбаны Пийромгә чакырыйк.

Укучылар барысы бергә. «Кадерле Әлифба! Безнең бәйрә- мобезгә рәхим ит!» — диләр. (Ишектән Әлифба булып киенгән укучы керә.)

Әлифба. Исәнмесез, минем дусларым һәм хөрмәтле ку- ммкларым!

Барысы бергә. Исәнме, Әлифба!

Әлифба. Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.

1  нче укучы.

Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

 Алтын ачкычы.

 нче укучы.

Иң якын дусларың

Булдык гел без синең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

 нче укучы.

Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз тезеп укуы

Кызык һәм күңелле.

4 нче укучы.

Кызык әкиятне

Укуы рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба,

Сиңа зур рәхмәт!

Укучылар «Беренче дәрес» җырын (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) җырлыйлар.

Әлифба.

Кем кайсы хәрефне               Я, әйтеп бирегез,

Бигрәк ошатты.                     Ачмыйча китапны.

2  нче укучы.

А тора Әлифбаның               Ансыз әйтеп булмый

Иң мактаулы җирендә           «Ата-ана» сүзен дә.

(А хәрефен күрсәтә)

Әлифба.

А — алтын ачкыч ул              Ал белем, аңлы бул,

Күп сүзне ачарга.                  Юлыңда һич арма!

3  нче укучы.

А ны бик мактыйсыз,             «Укы», —ди ул безгә,

Әллә У ямьсезме?                «Уйла», —ди һәр сүзне.

(У хәрефен күрсәтә)

Әлифба.

Уңган бул, улым, дип            У кирәк һәрвакыт

Әйткәнне хәтерлә!                Дус сүзен әйтергә.

1 нче укучы.

Э белән башланган               Күп сүз эчендә

Сүзләр дә нинди күп.            Балкый ул энҗе күк.

2  нче укучы.

Э белән Ш не кушып,

Эш белән дус булсаң,

Укыйсың син «эш»не.

Мул бирер җимешне.

нче укучы.

Т белән Я әйтәләр:

«Тынычлык яшәсен!».

нче укучы.

Ә белән әти дип,

Әни дип дәшәсең.

Әлифба.  Кем әйтә, М белән

               Нинди сүз башлана!

 нче укучы.

М белән мәктәбем

М белән Мәскәвем —

Сөекле башкалам.

Әлифба.

Инде сез беләсез,

Һәр хәреф кирәкле.

(Укучылар кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр.)

Барысы бергә.

Әлифба, аларны

Килмәссең моннан соң,

Безгә син өйрәттең.

Әмма син гомергә

Әлифба, китәсең,

Күңелдә каласың.

Әзерлек классы укучысы. Әлифба, Әлифба, минем сиңа бер шигырь сөйлисем килә.

Әлифба. Әйдә сөйләп кара, минем булачак укучым.

I класс укучысы.

Нәрсә булган?                             Г әз генә ботын борган,

Нәрсә булган?                             Җ таралган бөтенләй.

Мич башыннан                            Ю югалткан үзенең

Минем Әлифбам егылган!           Арадагы күперен.

Аягын сындыра язган                 Төшеп идәнгә кырын,

Баш хәреф М, мескенкәй.            У сындырган койрыгын.

Әлифба. Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

Укучылар. Укучы китабын саклап тотмаган, шуңа күрә хәрефләр гарипләнгән.

Әлифба. Китапларны саклап тотарга кирәк. (I класс укучыларының китапларны ничек саклап тотулары белән кызыксына. Күргәзмәгә куелган «Әлифба», «Математика», «Учимся говорить по-русски» һ.б. китапларның чисталыгын карый. Дәреслекләрен чиста йөрткән балаларны мактый.)

1 нче укучы.

Китап — киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

2 нче укучы.

Укы, дустым, син аны

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

3 нче укучы.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Әлифба.

Кадерле балалар,                    Акыллы булыгыз!

Мин китәм, хушыгыз.            Гел «биш»кә укыгыз!

Барысы бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Хуш, хуш, Әлифба.

Әлифба.

Беләсең, алмашка               Ул сезгә бигрәк күп

Туган тел киләчәк.               Бүләкләр бирәчәк.

(Әлифба Туган телне чакырып кертә. Аның белән бергә Математика, Русский язык китаплары булып киенгән укучылар бүләкләр алып керәләр.)

Туган тел. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Укучылар. Исәнмесез!

Туган тел. Таныш булыйк, дуслар! Сез хәзер минем исемемне укырсыз. Минем ни өчен Туган тел дип аталуымны белмисездер әле. Тыңлагыз, сөйлим:

«Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы», —

дип язган безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

  Әйе, туган тел бик күп нәрсәгә өйрәтә. Мин быел сезгә Туган илебез, батыр халкыбыз турында сөйләрмен. Сез ни өчен җил исүен, кыш һәм җәй, көн һәм төн булуын белерсез. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә, ул өр-яңа булсын!

Барысы бергә.

Туган тел, Туган тел               Өйрәндек күп нәрсә

Боларны беләбез.                 Әлифба белән без.

Туган тел.

Сез Тукай абыйны                  Ул язган бер җырны

Беләсез һәммәгез.                 Җырлыйбыз, әйдәгез!

(«Туган тел» җыры (Г. Тукай сүзләре, татар халык көе) башкарыла. )

Туган тел. Дусларым, мин сезгә бүләккә китаплар алып кил- дим. (Математика, Әлифба, Русский язык укучыларга Туган тел кишпларын һәм бүләкләрне бирергә булышалар.)

 нче укучы.

Йөрәгемә иң якын тел —

Туган телем — үз телем;         

Ярдәмең белән өйрәндем

 Гүзәл телне — рус телен.

 нче укучы.

Татарча да яхшы бел,            Икесе дә — безнең өчен

Русчаны да яхшы бел!           Иң кадерле затлы тел!

Китаплар (барысы бергә).

Тырыш булырга,                    Артка калмаска,

Ялкауланмаска.                     «Ике»ле алмаска.

Укучылар (барысы бергә).

Сезнең алда                          «Ике»ле алмаска,

Вәгъдә бирәбез:                    Тырыш булырга,

Ялкауланмаска,                     «Биш»кә укырга.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Хат ташучы телеграмма кертә. Бер укучы аны кычкырып укый: «Кадерле I класс укучылары! Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәбез! Туган тел китабын тырышып укыгыз. Бары тик «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укуыг ызны телибез!

1 нче укучы. Безнең бәйрәмебездә катнашкан кадерле әти- ониләргә һәм хөрмәтле кунакларга бик зур рәхмәт! («Бик зур рәхмәт» сүзен барысы бергә әйтәләр.)

Бүлмәдә аудиоязмада «Прощание с букварем» дигән җыр (Л.Некрасова сүзләре, Л.Лядов музыкасы) уйнатыла.

   Аннары ата-аналар комитетының бер члены укучыларга пакетларга салынган бүләкләр тарата. Соңыннан концерт номерлары күрсәтелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....