Башлангыч сыйныфларда “Алтын көз” кичәсе
материал (3 класс) на тему

Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү;

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_byrme.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда “Алтын көз” кичәсе

(Әзерләде Ф.Ф. Вәлиуллина)

Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү;

Бәйрәмгә әзерлек эшләре: “Көз” темасына җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү, рәсемнәр ясау, көзге яфраклар җыю, презентация “Көз”, “Көзге муллык” күргәзмәсе оештыру.

Күрсәтмәлек: презентация “Көз”, ай исемнәре язылган яфраклар, агач рәсемнәре, кызыл һәм сары өрәңге яфраклары, яшелчәләр; табышмаклар, көз айларының аталышы язылган карточкалар, плакатлар.

.

А.б.1кыз:  Исәнмесез хөрмәтле дуслар! Туган җиребезгә көз килде.

А.б.2:  Җиргә төшә сары, ал яфраклар
                   Көз җиткәнен алар белдерә.
                   Алтын көзем, синең, туган ягым
                   Күңелемә якын, бер генә.

Кыз1:       Басуларың инде бушап калган
Икмәкләре кергән амбарга.
Алтын көзем, ямансулый алмыйм
Юксына да алмыйм син барда.

2:       Һәркайда да муллык, сөенеч
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
Кочагында муллык, байлыклар.

Кыз1:  Хуш киләсең әйдә алтын көзем,
          Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
          Безнең язмыш, килер язмышларга
          Шундый көзләр аша тоташа.

Кыз1:  Хәерле көн  дуслар! Һәрбернең чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән. Яз - челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула.

2  Ә хәзер бәйрәмебезне башлар өчен сүзне мәктәбебезнең директоры  Низамова Сумбел Ринат    кызына бирәбез.

       Программа белән таныштыру.    

  1. Көз турында шигырьләр.

2:  Хөрмәтле дуслар, быел Бик-Ути  мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, җиләк-җимеше, тәмле салатлары, алма-чияләре, Сарымсак-суганнары белән дан тотты. Гомуми мәгълүматларга караганда бу мәктәп укытучылары һәм укучылары алдынгылар рәтендә йөри.,  

  1. Клип күрсәтү.

         

Кулына ипи тоткан Сөмбелә керә: - Әй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир йстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп, мине бәйрәмгә чакырдың.

 

- Әй син, җир-ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне җәеп мине бәйрәмгә чакырдың. Бүген бар җирдә бәйрәм.Чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган.

Минем кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Сөенеп, горурланып  алам мин аны кулыма.

 

Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Бу тәмле калач сезнең өстәлләрегезне бизәп торсын. Чөнки сез-уңышның чын хуҗалары.

   3.Бию.

1:  Җир ул безнең газиз әнкәбез,
          Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
          Онытмыйк без җирнең әмерен,
          Ул чакыра безне:”Белегез!-дип
          Җир кадерен, икмәк кадерен”.

2:  Калды язгы борчулар шөкер,
           Кыенлыклар әле һаман искә төшәр
           Әле яңгыр коеп үтте, әле эссе
           Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте,
           Тирләп беттек, тик уңышның мулын көттек
           Шатландырды япь-яшь бөртек, алтын бөртек.

.

 

Кыз1: Хөрмәтле дуслар, уңыш бәйрәменә әзерләгән махсус программабыз тәмам. Икенче өлешен чәй табыны артында һәм коридорда биюләр,уеннар белән дәвам итәбез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезгә алдагы елларда да тырышып эшләп, мул уңыш үстерегә язсын. Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.

2:  Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын
           Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
           Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.
           Хәерле юллар, хәерле юллар.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Башлангыч сыйныфларда 8 Март бәйрәме!

Бәйрәмнәр -балаларга  яхшы кичерешләр,  күтәренке кәеф бүләк итә....

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел кичәсе

Башлангыч сыйныфта Яңа ел кичәсе...