Последний звонок
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Муллаярова Сумая Талгатовна

Кайчан гына 1 класска укырга кергән идек, инде бүген саубуллашу вакыты да җитте.Безне алда олы үрләр көтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon posledniy_zvonok.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Адилә  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Буген сезнен өчен дэ, безнен өчен дэ ин тантаналы һәм истәлекле көннэрнең  берсе. Буген 4 сыйныф укучыларының чыгарылыш  кичәсе. Бүген аларның  бәйрәмнәре.    

               Кыңгырау чыны дүртләрне

                Дәшә соңгы дәрескә.

                Ягез дуслар каршы алыйк

          Кул чабып һәр шәхескә.

Менэ алар быелгы чыгарылыш укучылары

Абзаева Алина ,    Ахметов Рамазан

Ахмадуллина Гөлназ , Валиев Илнар

Валиева Мәдинә , Габдрахманов Рушан  

Галиев Руслан  , Димухаметова  Румия

Гимазов Рәмзил , Кашбразиева Аделина

Латыпов Гомәр , Салахова Язилә

Усманова Алина, Хабетдинов Азамат

Хасанова Инзилә ,  Шириев Айдар

Нурзилә Ямьле май иртәсен күреп

          Күңелләр канатланды.

           Бүген бездә бәйрәм дуслар

             Укулар тәмамланды.

                     Бәйрәм белән барыгызны

                      Котлыйбыз дуслар!

                      Безне дә бит котлар өчен

                      Кайтканнар кошлар.

    Соңгы кыңгырау бәйрәме

     Бүген мәктәптә

     Дәртле җырлар яңгырыйлар

     Һәрбер тарафка.

АДИЛӘ  Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп-бакча директоры Гөлназ Фирдависовнага бирәбез. Рәхим итегез Гөлназ Фирдависовна.

1Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым ,

Сумка тотып белем алырга дип ,

Борма сукмак буйлап атлавым .

2Чәчәкләр тотып кулга ,

Без чыктык матур юлга

Һәркем белә әлбәттә ,

Без барабыз мәктәпкә !

3Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

Син инде уйнарга бармыйсың ,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

Кыңгырау чыңлый.

4Беренчегә килгән чагым истә

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты ,

Дулкынланып түргә уздырды....

5Кулларыма чәчәк җыйдым

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип

Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.

6Әле кичә генә иде кебек

Тар сукмактан сиңа ашыктым.

Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

Ничек итеп сине онытасың.

7 Әле кичә генә кебек хәтерлимен.

Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

Синдә узган рәхәт көннәрне.

8.1 нче сентябрь—ул көнне

Мин һаман хәтердә саклыймын.

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

9 Мин дә ул көнне хәтерлим

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем, балачакның

Асылы дияр идем.

10 Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә.

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисемдә.

11Белем иленә сәяхәт

Әлифбадан башлана.

Үсеп буйга җитсәм дә мин

Мәктәбемне ташламам.

Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

1 нче сценка. Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Нишләп?
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

12 Рус телендә аралашу

Миңа җиңел бирелә ,

Ана телен дә яратам

Ул бит безгә бер генә .

13 Рәсем ясыйм матур итеп ,

Канатка оста менәм ,

Татар телен , рус әдәбиятын

Мин әле якын күрәм .

14 - Инглиз теле - бик авыр фән,

Ә без аны сизмәдек.

Резеда Феликсовнаны яратып

Олы җанга тиңләдек.   

Хором:Thank you very much, my  teacher!

             Фэнк   ю   вери  мач, мау  тиче!

НУРЗИЛӘ Ә хәзер Резида Феликсовнаның үзен бирегә чакырабыз.Сүз Сезгә Резеда Феликсовна, рәхим итегез.

15 - Рәхмәт Сезгә, Ания Хасиповна, Алсу Илгизовна,

Без сезне онытмабыз.

Апабыз юк чакларда

Безгә сез тукталдыгыз.

16 Сирина Муллаяновна! Рәхмәт Сезгә!

Күп җырлар өйрәттегез.

Матур җырлар  җырлатып,

Күңелдә дәрт уяттыгыз.

Гөлназ Фирдависовна, Дилбәр Робертовна

ВПР дип курыкты

Эшләдек бит 4кә, 5 кә

Бар да уңышлы чыкты.

16 Тэнэфестэ бергэлэп без

Ашханэгэ керэбез.

Гүзәл  апа аш пешерэ

Аны барыбыз белэбез.

Аш та тэмле, боткасы да,

Барысына да рэхмэт.

Тамак туйгач, дэреслэрдэ

Утырулары рэхэт.

17Нурфия, Чулпан, Зәфилә  апалар

Чиста тотасыз мэктэпне.

Буген сезгэ шигырь аша

Эйтэбез без рэхмэтне.

Эшлэрегез ун булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз

18 Иң матур җырларның берсен

Сайлап без җырлыйк әле.

Кунаклар тыңлап торсыннар,

Белгәннәр кушылсыннар.

Җыр”Үз җырыбыз булсын әле”

Адилә  Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә..

19Беренче укытучы. Бу сүзләр

Мәңгегә калырлар йөрәктә.

Сагынып гел искә алырбыз

Булсак та без еракта.

20Тәүге тапкыр кулларыма

Әлифбаны син бирдең.

“Әйдә балам, белем иле

Сине бик көтә”- дидең.

2 нче сценка

- Илнур, сиңа мәктәпкә бару ошыймы?

-Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы сәгатьләрне җенем сөйми.

21Син өйрәттең хәрефләрне

Дөрес яз, тырыш дидең.

Әниемдәй якын кешем

Бары син генә идең.

22Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан.

23Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш , хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

Җыр “Укытучыма”-Румия

24Узып китте 4 ел уку елы

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек ,

Ватылган да төсле, бөтен дә.

25Дулкынланып карап торам,

Юксындырасың сыйныфым.

Син минем үткән гомерем,

Син минем алгы көнем.

26Синдә күрергә өйрәндем,

Матурлыгын дөньяның

Тәүге кат синдә башкардым,

Балачагым җырларым.

Җыр”Балачагым”

3 нче сценка.

Татар теле дәресендә укытучы укучыдан сорый.

  • мин чабам; син чабасың; ул чаба. Бу кайсы заман була?
  • Әлбәттә, тәнәфес вакыты, -ди укучы.

27Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,

Кырыс йөзеңне күрмәдек.

28Якты сыйныф , укытучы апа,

Без китәбез инде, сез каласыз.

Нинди яхшы балалар иде диеп,

Безне дә бер искә алырсыз.

 29Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы.

Гаделлеккә өйрәтүче.

Рәхмәт Сезгә , Укытучым!

30Өермәдәй уй булгандыр,

Күзләреңә яшь тулгандыр.

Озатканда дүртенчеңне

Рәхмәт сиңа ,Укытучым!

31Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы.

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

32Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.

Җыр”укытучыма”

4 нче сценка.

Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән.Моны күреп партадашы аңа:

-Нигә колагыңны томаладың?-дигән.

-Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,-дип җавап биргән малай.

33Әйе , хәзер зурлар без

Башлангычтан китәбез.

5 нче сыйныф укучылары

Инде хәзер булабыз.

34Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

35Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән.

6 нчы сценка.

Әби:

-Мәктәбеңә барыр вакытың җитте, улым, кузгал!

-Әем-лә, барасым килми. Анда икеле куялар.

-Бар, улым, бар! Бармасаң, берлесе дә эләкмәс.

Нурзилә.  Ә хәзер сүз   иртән йокыдан уятып мәктәпкә озатучы,

5ле алып кайтуыбызны дүрткүзләп көтеп торучы ата-     аналарга бирелә.Рәхим итегез.

Җыр”Я устала”

36- Бик тырышып укыгач,

Артта калды башлангыч.

Саубул инде дүртенче,

Исәнме, син, бишенче.

37- Көзгә кадәр, мәктәбем,

Хушлашыйм синең белән.

Сентябрьнең береннән

«Исәнме бишенче», диеп

Яңадан сиңа киләм.

384 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,

Бу класста без хуҗалар түгел бүтән

Бу класста булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз, утырырбыз тыйнак кына

Вальс.

(Беткәч, укытучы сөйли,берничә кеше берләрне җитәкләп керә.)

Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк һәм алъяпкычларыгызны, костюмнарыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз. “1нче сентябрь кайчан җитә дип ?”- дип әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. 2013 ЕЛНЫҢ1 СЕНТЯБРЕНДӘ мәктәптә сезне мин каршы алдым, җитәкләп “Белем иле”нә алып кердем .

Үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә  укучылар  сез минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булдыгыз. Сезнең белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Ләкин берни эшләп булмый безгә аерылыр вакыт җитте.Мин ышанам сез киләчәктә дә тырыш,  үрнәк укучылар булырсыз.авырлыклар алдында куркып калмагыз, бер-берегез белән дус яшәгез, уңышлар сезгә.

Без китә дип сез бер дә борчылмагыз .Без сезгә менә нинди алмаш калдырабыз.

1 нче класс укучылары чыгышы.

1.Безгә карагач
Сезгә бик кызыктыр

Без бик кечкенә

Ә сез нинди зур

2. Бакчаларда шомырт,сиреньнәр-

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә,абый-апалар,төрле

Юллар,тормыш үрләре.

3. Тик  сез  берүк  китәбез  дип

Ямансулап  тормагыз

Без  бит  хәзер  зурлар  булдык

Сезгә  алмаш  булабыз.

4. Уңышлар юлдаш булсыннар

Барасы юлыгызда;

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.

5.Сау  булыгыз , абыйлар,

Сау  булыгыз,апалар.

Сезнең  арттан  куып  җитәрбез

Тик салыгыз безгә ак юллар

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Безнең сезгә наказлар: Наказ-4 ләр укый

Адилә.  Кыңгырау да бүген никтер моңсу

     Салмак кына суза тавышын.

     Ул да шулай кичерәдер

     Дусларның китү сагышын.

Нурзилә Ак юл сезгә дүртенчеләр

     Телиләр өчләр.

     Авырлыкны җиңү өчен

     Табыгыз көчләр.

             Адилә  Җиз кыңгырау чыны сезне

                   Илтә олы юлларга.

                   Зур уңышлар юлдаш булсын

                   Сезнең барыр юлларда.

Нурзилә  Хушлашу минуты чаң кага

      Укучы, сиңа ул юл сала

     Мәктәбең, дусларың, барысы

     Кул изәп озатып кала          Җыр “Тынычлык”

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление превоклассников на празднике последнего звонка

25 мая, в день последнего звонка, на линейке по традиции выступают первоклассники. Предлагаю материал для их выступления. Он содержит оригинальные стихи и песни....

Последний звонок в начальной школе

Праздник в МОУ СОШ № 17 Путешествие по станциям·         ПЕРВЫЙ РАЗ В ПЕРВЫЙ КЛАСС.·         ПАРАД ШКОЛЬНЫХ НАУК·...

"Последний звонок".

Выступление первого класса на празднике....

последний урок-последний звонок

Презентация  к конспекту урока...

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "...