Открытый классный час Мама- солнышко моё
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Рамазанова Эльмира Хамитовна

Открытый классный час, на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_klassnyy_chas_mama-_solnyshko_moyo.docx29.62 КБ

Предварительный просмотр:

МБГУ “ ТР Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ачык сыйныф сәгате

Тема: “Иң якты кояшым!”

(проект эшен яклау)

Максат:

1. Укучыларга  әниләрдән дә якын,изге,кадерле кеше юклыгын төшендерү.

2.Аларның иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Һәр  милләттә дә  әни бер төшенчә белдерүен аңлату.

4.Әниләргә карата хөрмәт,ярату  һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

5.Проект эшенең нәтиҗәсен күрергә өйрәтү.

(“ Әнием-җаным” җырының талгын көе яңгырый,

экранда әниләр турында презентация бара, балалар тезелгән, кулларында әни рәсемнәре)

1 нче алып баручы:НИКА

Бүген кадерле әниләребезнең якты,илаһи зур бәйрәме.Җир йөзендә әнидән дә якын,әнидән дә рәхимле ,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

    Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул безне тудырган,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыбызны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелебезгә сеңдергән.

2 нче алып баручы :ӘДЕЛ

Барыгызны да  бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!

1нче алып баручы: НИКА

Кадерле дуслар! Бүген без Әниләр көненә багышланган “Иң якты кояшым!” исеме белән аталган проект эшебезне яклап үтәрбез.Әлеге эшкә әзерлекне без бик теләп башкардык: җырлар өйрәндек, әниләр турында иншалар конкурсы уздырдык,һәр укучы үз әнисенең төрле эш вакытын сурәтләп рәсемнәр ясады.Сыйныф җитәкчебез белән бергәләп презентация  әзерләдек.  Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1 ӨЛЕШ   “ Минем әнием!” дип атала.

 Бүген бездә әниләр бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

ГӨЛНАЗ

Минем  әни бик әйбәт,

Сөйли белми бер гайбәт.

Исеме аның Гөлфия

Балаларга белем бирә.

Тырыш бул, кызым,-диеп

Озата мине мәктәпкә.

ЯСМИНӘ

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый . 

ИНСАФ

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!      

АЙГӨЛ

Мәктәптән арып кайтканда              

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

ӘДЕЛ

Май булып ята әнинең

Әйткән сүзе йөрәккә.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Бүген "5”ле алып кайттым,

Кичә энемне юаттым.

Әниемне сөендергәч,

 Уңышлы була юлым.

ДИЛӘ

Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

НИЯЗ

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

ИСЛАМ

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Аңа җиңел булсын дип

Чынаяклар юышам.

ЗИЛӘ

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

АЛИЯ

Тәрбияләгән  балалары

Үзе кебек бик тырыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Тормагыз сез аптырап,

Минем әнием Илсияр

Ул барчабызны да сөя.

НИКА

Рядом с мамой я усну,

К ней ресницами прильну.

Вы, ресницы, не моргайте,

Мамочку не разбудите.


2 ӨЛЕШ “Әниләребез турында әйтер сүзебез бар” дип атала.

2 нче АЛЫП БАРУЧЫ: ӘДЕЛ

 Әле генә яңгыраган фикерләр белән килешми мөмкин дә  түгел.

-Әни!Күпме наз бар бу сүздә.”Әннә” диеп телебез ачылган.Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенгән.

 Хәзер әниләребезгә багышлап язылган иҗади эшләребезне тыңлап үтик әле.

(укучылар укый: Гөлназ, Зилә, Айгөл)

3 ӨЛЕШ “ Ярый әле син бар, әнием” дип атадык.

1 нче алып баручы: НИКА

-С  мамой мы всегда делимся и радостью и горем, мама в любое время придет на помощь. Даже когда мы подрастем,все равно мы останемся  самыми любимыми и самыми послушными детьми.

Как хочется нам много слов сказать

Всем матерям земли любимой нашей.

Здоровья им и счастья пожелать,

Надежд, терпенья, радости, удачи!

Живем на свете мы немного лет

И многого ещё, друзья, не знаем.

Но верится в победу и в успех,

Когда с тобою рядом –мама!

(ПЕСНЯ « Мамочка родная»)

4 ӨЛЕШ:  «Игътибарлы, ихтирамлы булсак иде...” дип атала.

2 нче алып баручы : ӘДЕЛ

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче,елмаюы белән безне иркәләүче,карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әниләребез.Без аларга һәрвакытта да ихтирамлымы соң?

1 нче алып баручы: НИКА

Әлеге сорауга җавап табу өчен ,без  бергәләп “ Өч кыз” әкиятен карап үтәрбез.Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Авырып, сырхаулап китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни! Иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең.  Барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!Бу турыда беркайчан да онытмасак иде.

(“Өч кыз” әкиятендә катнашалар: ана ролендә-Ш.Алия, олы кыз-М.Дилә, уртанчы кыз-В.Ясминә, кече кыз- Г.Айгөл, тиен- Т.Зилә, кияүләр-С.Ислам, Г.Инсаф, М. Нияз)

Алып баручы: 

Борын – борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне – төне эшләгән дә эшләгән ди.(Кызлар һәрберсе үз эшләре белән шөгыльләнгәннәр).

  

“Әни җыры” (Әни алга чыга-балаларын коча)

Балаларым, кызларым,Сез минем алтыннарым,

Сезнең кебекләр юк җирдә,Сез минем канатларым.

  

Алып баручы:Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, тик кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Алып баручы: Кызлары киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел вакыт үткән һәм көннән – беркөнне әниләре чирләп киткән (Әни караватта ята, авырый). Әнинең күрше урманда тиен дусты бар икән. Әни тиенне үз яныны дәшкән.

Әни: Тиен, дускай, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.

 

Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз ләгәннәр  чистарта икән.

Тиен:Балакаем, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Олы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, ләгәннәр  чистартасым бар.

Тиен: Ай – яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларың белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака маскасы киертелә).

  

Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чыгып чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта киндер суга икән.

Тиен: Балакаем, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Уртанчы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Киндер сугасым бар.

Тиен: Ай – яй! Юньсез кыз! Кал шул киндерең белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелгән.

  

Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.

Тиен: Балакаем! Әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек? (Кече кыз әнисен тәрбияли, терелтә. Шул вакыт ике кызы да кайтып кереп,әниләренә сыенып, гафу сорыйлар. Әни кеше аларны кичерә).

 

5 ӨЛЕШ   “ Ана белән бала” дип атала.

1 нче алып баручы:НИКА

-Ана!Әни!Инәкәй!Мамаң!Нинди бөек исем!

“Әни” дип ачылган безнең тел,

Әнине  хөрмәт ит, шуны бел.

Әни өйдә булса бик рәхәт

Әйтәбез без аңа : мең рәхмәт!

“ Ана белән бала”чыгышы

(Ана ролендә-Алия, бала-Нияз)

Бала.  Әнием,син нишлисең?

Ана.  Менә, балам, яхшы сүзләр укып утырам.

Бала. Әнием, ә син нинди яхшы сүзләр  әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

6 ӨЛЕШ  

  2 нче алып баручы: ӘДЕЛ

Синнән дә яктырак,

Синнән дә яхшырак,

Матуррак кеше юк,

Бөтен җир шарында.

1 нче алып баручы: НИКА

Китсәм дә читләргә

Әнием, шикләнмә.

Талпынып яныңа

Кайтырмын ерактан.

2 нче алып баручы: ӘДЕЛ

  Әлеге проект эшенең тагын бер өлеше-Әниләребез образы.Без аларны җир йөзендә иң матур, иң газиз, иң кирәкле булганнары өчен олылыйбыз һәм яратабыз.Хәзер сүзне кабат укучыларга бирәбез. (Һәр укучы үз образы турында сөйли)

7 ӨЛЕШ “ Рәхмәтемне кабул итеп ал, әнием!” дип атала.

1 нче алып баручы: НИКА

 Кадерлик, хөрмәтлик әле әниләребезне. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтик.

( Укучылар чыгып тезелә. Кулларында КОЯШ)

Ак карлардан җем- җем итеп,     Якты нурлар бөркелә.

   Кадерле әниләребезгә              Рәхмәт әйтәсе килә.

-Миңа гомер биргән өчен.,

-Кадерләп үстергән өчен.

-Назлы карашларың өчен,

-Пешергән ашларың өчен.

-Йөрәк җылыларың өчен,

-Шәфкатьле кулларың өчен.

Барысы, барысы, барысы өчен дә,

Рәхмәт сиңа, әнием!

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, кадерлем!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мама - солнышко моё.

Праздничное мероприятие ко Дню матери....

Внеклассное мероприятие "Мама, солнышко моё!"

Воспитывать любовь и правильное отношение к маме, формировать уважительное отношение к семейным ценностям...

Мама - Солнышко мое.

Литературно-музыкальный утренник, посвященный, Дню матери"Мама - солнышко мое" ...

Сценарий праздника "Мама - солнышко мое"

Цель: показать значимую роль матери в семье и обществе. Задачи: Развивать навыки коллективной работы. Воспитывать бережное отношение к близким, родным людям.Развивать память, внимание, формирова...

Открытый классный час. ТЕМА: «При солнышке тепло - при матери добро».

Открытое мероприятие, посвященное Дню Матери. Данное мероприятие несет в себе воспитательный характер. а также развитие культурного восприятия праздников такого характера, а также ставит цель показать...

Открытое торжественное мероприятие «Мама - солнышко моё» в день Матери

Категория: Современное внеклассное мероприятие с поддержкой ИКТГлавная цель этого праздника – воспитать у школьников любовь и глубокое уважение к матери, великую благодарность к ней.Готовясь к меропри...

Сценарий классного мероприятия " Мама-солнышко моё".

Дорогие женщины! Пусть ваши лица устают только от улыбок, а руки - от букетов цветов. Пусть ваши дети будут послушны, а мужья внимательны! Пусть ваш домашний очаг всегда украшают уют, достаток, любовь...