Әдәби клубка кабул итү кичәсе
методическая разработка (1 класс)

Сафина Гульназ Ринатовна

"Перспектив башлангыч мәктәп" УМК сында Әдәби уку фәне буенча әдәби клубта эшчәнлек бирелгән. Әдәби клубка кабул итү кичәсе оештыру бу эшчәнлекне башлап җибәрергә ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_klubka_kabul_itu_kichse.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпнең “Серле ачкыч”әдәби клубына кабул итү кичәсе.

Музыка уйный. Алып баручылар чыга.

1а.б.: Барыгызга! Барыгызга! Барыгызга! Тыңлагыз һәм ишетмәдек дип әйтмәгез!

2а.б.: Бездә бүген  бәйрәм - “Серле ачкыч” клубына яңа укучылар кабул итү бәйрәме.

Бергә: Ашыгыгыз! Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!(быргы кычкырталар)

Бер бала: Андый бәйрәм буламени? Минем ишеткәнем юк.

1а.б.: Килегез, күрегез!

Бергә: Игътибар! Игътибар! Безнең бәйрәм башлана!

Алып баручы: Бүген икенче сыйныф укучыларын әдәби клубка  кабул итәбез.  Алар бүгеннән клуб  кагыйдәләрен үтәргә тиеш булалар:

1. Туган телне яратырга.

2. Китаплар укырга.

3. Үзең укыганны башкаларга сөйләргә.

4. Иҗат итәргә.

 (Шулвакыт шаулашып патша, кәрлә, убыр керәләр.)

Убыр: Без аларны болай гына кабул итмибез әле.

Патша: Әйе, әйе. Клуб әгъзасы булыр өчен бик күп белергә кирәк. “Серле ачкыч” клубына һәм минем әкиятләр иленә керер өчен биремнәрне үтәп чыгарга кирәк.

Алып баручы: Дуслар, безнең кунакларны таныдыгызма соң? Бәлки узегез белән таныштырып чыгарсыз?

Патша: Мин әкиятләр иле патшасы. Бөек тылсымчы.

Убыр: Әллә мине танымыйлар да инде? Убыр булам мин, убыр.

Кәрлә:(оялып кына) Үзе бер карыш, сакалы биш карыш дисез бит мине.

Ал.бар.: Безнең канаклар булачак клуб әгъзаларын сынап карарга килгәннәр икән инде, аларга сүз бирик.

Әкият иле патшасы: Яле, сорауларыма җавап биреп карагыз әле!

  1. Агачтан эшләнгән озын борынлы малай кем ул? (Буратино яки Пиноккио)
  2. Ак байталны кем тоткан? (Патшаның өченче улы)
  3. Карлсон нәрсә ашарга ярата? (Кайнатма)
  4. Ак бүре кемгә әйләнә? (Егеткә, айгырга, кошка)
  5. Зөһрә кыз суны кая ташый? (Төпсез мичкәгә)
  6. Кыш бабайның өе нәрсәдән эшләнгән? (Боздан)

Убыр: Ә минем өем нәрсәдә басып тора? (тавык аягында) (-Эх,-дип, ачуы чыгып, китәргә юнәлә)

Ал.бар. Әбекәй, синең сынауларың юкмыни?

Убыр: Менә минем табышмакларымны тыңлагыз әле.

           Үзе юкның тавышы бар.

           Йомыш әйтер танышы бар.(Телефон)

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук.(Күке)

Исемем боерык, зурлыгым йодрык.

Эленеп торырлык

Бар миндә койрык.(Алма)

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.(Помидор)

Убыр: Ай-һай булдырасыз икән.

Кәрлә: Мин сезгә бик ерактан килдем. Минем кайда торганны белсәгез әле.

Мең санат, мең солдат.

Һәр солдатта мең канат.(Урман)

Ә минем кәрзиндә ниләр бар соң? Менә тыңлагыз да белеп карагыз.

Гәүдәсе бар - җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк.(Гөмбә)

Түгәрәк, түгәрәк шар кебек,

Кызыл, кызыл кан кебек,

Башы җиргә салынган,

Аңа кызлар ялынган.(Җир җиләге)

Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп куактан сикереп төште.(Алма)

Ал.бар.: Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар! Сез инде бераз ял итеп алыгыз.

Без дә кечкенә дусларыбызны сынап карыйк әле.

(Язучы, шагыйрьләрнең портретлары күрсәтелә, балалар кем икәнен белергә тиешләр. Г.Тукай, М.Җәлил, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин)

-Безнең укучыларга тагын бер бирем. Сез бөтенегез бергә аерым кисәкләрдән әкияткә иллюстрация җыярга тиеш буласыз. (Пазлдан “Су анасы”, “Куян кызы” әкиятләренә иллюстрация җыялар). (Бу вакытта 3нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җырын башкаралар).

-Ә хәзер шушы тизәйткечләрне дә әйтеп карагыз инде.

Килгән Гата

Кигән ката

Сул якта уң ката

Катада түгел лә хата

Хата киелгән ката.

Сирайның суынмаган суына Сөббух суын салсаң,

Сирайның суынмаган суы сиксән сигез секундта суына.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

Абагага бага бага,

Башым бәрдем баганага.

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе угезегезнеке.

Ал.бар.: Кадерле укучылар, сез бүген  сынаулар үттегез. Хәзер клуб әгъзасының вәгъдәсен дә әйтегез.

Мин,..., “Серле ачкыч” клубына  кергәндә, аның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ышанычлы иптәш, дус булырга сүз бирәм.

Патша: Менә сез клуб әгъзасы да булдыгыз. Мин сезгә әдәбият иленең ачкычын тапшырам. Сез бу ил буйлап ел дәвамында сәяхәт итәрсез! Зур уңышлар сезгә!

Котлаулар, бүләкләр тапшыру.

Анализ.

“Эзтабарга кабул итү кичәсе”нә алдан әзерлек эшләре алып барылды. Педагог-оештыручы укучыларны оешманың эше, законнары, символлары белән таныштырды. Тәрбия сәгатьләрендә әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәндек.

Узган чыгарылыш сыйныфындагы укучылар бу сыйныфта воңатыйлар итеп билгеләнде. Воңатыйлар белән кичәгә аерым әзерләдек. Рольләр бүлеп бирелде. Алып баручылар, Кәрлә, Убыр, Патша, өчен киемнәр әзерләдек. Һәр әкият героеның холкын, сөйләшү үзенчәлекләрен, хәрәкәтен тикшердек. Сәнгатьле сөйләү өстендә эш алып барылды.

Бәйрәм вакытында 2нче сыйныф укучылары өчен әкият геройларының чыгышы көтелмәгән кызыклы вакыйга булды. Вожатыйлар үз рольләрен яхшы башкардылар. Дулкынланудан сүзләр онытылганда да югалып калмадылар, үз сүзләре белән дәвам иттеләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

"Вторая жизнь вещей или что можно сделать из клубка и лоскутка"

Со временем наши вещи стареют: изменяется форма, появляютс протёртые места, проходит мода, вещи становятся малы. В каждом доме, наверняка, найдутся ненужные вязаные вещи: шапки, варежки, свитера и про...

Гимназистлыкка кабул итү бәйрәме

1 нче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү сценарие...

Татарстан варислар берлегенә кабул итү

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы...

Эзтабарга кабул итү 1 класс

Тема:Без эзтабарлар....